Малави
Байрак
| |
Шигарь | Unity and Freedom ![]() |
---|---|
Башкала | Лилонгве |
Халык саны | 18 622 104 (2017) ![]() |
Нигезләнгән | 6 июль 1964 ![]() |
Сәгать кушагы | UTC+02:00 |
Рәсми тел | инглиз теле |
География | |
Мәйдан | 118,484.186083 квадрат километр |
Координатлар | 13°S 34°E ![]() |
Сәясәт | |
Дәүләт башлыгы | Чаквера, Лазарус |
Хөкүмәт башлыгы | Чаквера, Лазарус |
![]() | |
Икътисад | |
Акча берәмлеге | Малави квачасы |
Эшсезлек дәрәҗәсе | 8% (2014)[1] |
Туу күрсәткече | 5.129 (2014)[2] |
КПҮИ | 0.477 (2017)[3] |
Яшәү озынлыгы | 63.223 ел (2016)[4] |
Башка мәгълүмат | |
Ярдәм телефоннары | |
Электр аергычы төре | BS 1363[8] |
Автомобил хәрәкәте ягы | сул[9] |
Челтәр көчәнеше | 230 вольт[8] |
Телефон коды | +265 |
ISO 3166-1 коды | MW |
ХОК коды | MAW |
Интернет домены | .mw |
Малави[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
(Малави Җөмһүрияте)
Гомуми мәгълүмат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Географик урнашуы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Малави Африканың көньяк-көнчыгышында урнашкан дәүләт. Төньякта Танзания белән, көньяк-көнчыгышта һәм көньякта Мозамбик белән, көнбатышта Замбия белән чиктәш. Көнчыгыш чик Ньяса күле (Малави) буйлап уза.
Мәйданы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Малави территориясе 118 484 кв. км.
Төп шәһәрләр, административ бүленеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Малавиның башкаласы - Лилонгве. Иң эре шәһәрләр - Блантайр (402 мең кеше), Лилонгве (310 мең кеше). Илнең административ-территориаль бүленеше: 24 округны кертүче 3 өлкә.
Дәүләт төзелеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Малави - җөмһүрият. Хөкүмәтнең һәм дәүләтнең башы - президент. Канун бирүче орган - бер палаталы Милли җыелыш.
Табигате[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Рельеф[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Көнчыгыш Африка сынуыннан көнбатыш һәм көнчыгышка биеклеге 900 дан алып 1200 м га кадәр тау платолары ята. Илнең көньягында Шире таулары урнашкан, анда Малави һәм Үзәк Африканың иң югары ноктасы - Муланье тавы (3002 м).
Геологик төзелеш һәм файдалы казылмалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Илнең җирләре эчендә тимер рудалары, мәрмәр, бокситлар, күмер запаслары бар.
Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Илнең климаты регионга карап үзгәрә. Үзәннәрдә ул эссе һәм дымлы, кышын уртача еллык температура якынча +21°С, җәен - якынча +29°С. Таулы районнарда климат салкынчарак. Яңгырлар фасылы ноябрьдан апрельга кадәр дәвам итә.
Эчке сулар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Территориянең өчтән бер өлешен диярлек Ньяса күле һәм тагын өч кечерәк күл били. Малавиның төньягыннан көньягына Көнчыгыш Африка сынуының өлеше уза, шунда Африканың зурлыгы буенча өченче күле - Ньяса урнашкан. Илнең төп елгасы Шире күлнең көньяк өлешендә башлана.
Туфраклар һәм үсемлекләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Илнең төньяк өлешендә мәңге яшел тропик урманнар үсә, көньяк өлешендә - баобаблар белән акация саваннасы.
Хайваннар дөньясы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Малавиның фаунасы шактый күптөрле, монда фил, мөгезборын, зәрәфә, зебра, маймылларны, берничә төр антилопаны, гиппопотамны, төрле еланнарны, бөҗәкләрне һәм кошларны очратырга була.
Халкы һәм теле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Илнең халкы якынча 9,84 млн кеше, халыкның уртача тыгызлыгы Африкада иң югарылардар берсе: 1 кв км га 83 кеше. Этник төркемнәр: чева - 90%, ньянджа, тумбука, нгони, яо. Телләр: чичева, инглиз теле (икесе дә дәүләт теле), ломве, яо.
Дин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Протестантлар - 55%, католиклар - 20%, мөселманнар - 20%, мәҗүсиләр.
Кыскача тарихи тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
XV гасыр ахырында Малави территориясенда, Ньяса күле районында, малави кабилә берләшмәсе оешкан, ул аның җитәкчесе Каронги үлеменнән соң таралган. Португалиядән иезуит-миссионерлар Малавига XVII гасырда килгән, әмма Ньяса күле турында европалылар аңа күренекле эзләнүче Давид Ливингстон барып җиткәч, 1859 елда гына белгәннәр. 20 елдан соң Малавиның әкренләп колонизациясе башланган, 1891 елда ил Бөекбритания протектораты дип игълан ителгән, 1907 елда Ньясаланд протектораты атамасын алган. 1953 елдан 1963 елга кадәр ил Родезия һәм Ньясаланд федерациясе составына кергән. 1963 елда Малави үз идарә хокукын алган. 1964 елның 6 июленда ил бәйсезлек яулаган, ә 1966 елның 6 июленда җөмһүрият дип игълан ителгән.
Кыскача икътисади тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Малави - аграр ил. Икътисадның нигезе - экспорт авыл хуҗалыгы культуралары үстерү: чәй, тәмәке, арахис, мамык, тунга, шикәр камышы, каучык бирүче үсемлекләр. Күл һәм елга балыкчылыгы. Киселгән агач әзерләү. Авыл хуҗалыгы чималы эшкәртү буенча предприятиелар. Авыл хуҗалыгы продукциясе экспорты. Акча берәмлеге - квача.
Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Энциклопедический справочник "Все страны мира", Издательство "Вече", 2003, авторы-составители: И.О.Родин, Т.М. Пименова.
- ↑ http://data.worldbank.org/indicator/SL.UEM.TOTL.ZS.
- ↑ http://data.uis.unesco.org/index.aspx?queryid=239; ЮНЕСКО-ның статистика институты.
- ↑ http://hdr.undp.org/en/data; Отчёт о развитии человечества.
- ↑ http://data.uis.unesco.org/Index.aspx?DataSetCode=DEMO_DS; ЮНЕСКО-ның статистика институты.
- ↑ "International Numbering Resources Database"; подзаголовок: ITU-T E.129 National-only numbers linked with emergency services and other services of social value; тикшерү датасы: 3 июль 2016; мөхәррир: Халыкара иликтер элемтәсе береге.
- ↑ "International Numbering Resources Database"; подзаголовок: ITU-T E.129 National-only numbers linked with emergency services and other services of social value; тикшерү датасы: 8 июль 2016; мөхәррир: Халыкара иликтер элемтәсе береге.
- ↑ 7,0 7,1 "International Numbering Resources Database"; подзаголовок: ITU-T E.129 National-only numbers linked with emergency services and other services of social value; тикшерү датасы: 10 июль 2016; мөхәррир: Халыкара иликтер элемтәсе береге.
- ↑ 8,0 8,1 "World Plugs"; тикшерү датасы: 10 июнь 2016; мөхәррир: Халыкара иликтер тихникасы кәмисиясе.
- ↑ http://chartsbin.com/view/edr.