Сейшел утраулары
Сейше́л утраулары (фр. République des Seychelles, ингл. Republic of Seychelles, сейш. Repiblik Sesel) — Һинд океанының көнбатыш өлешендә, экватордан бераз көньякка таба урнашкан утрау-дәүләт. Җөмһүрият эченә 100 утрау керә, аларның нибары 33дә генә кеше яши.
Дәүләтнең мәйданы — 455 км². Иң зур утрау — Маэ (142 км²). Шул утрауда дәүләтнең башкаласы һәм халыкара һава аланы урнаша. Башка зур утраулар — Силуэт, Праслен, Ла-Диг. Шулай ук дәүләт эченә күп кечкенә коралл утраулары керә.
Халык саны — 88 мең кеше (2010). Этник яктан биредә франк-африкан мулатлары, шулай ук аурупалылар, негрлар, һиндлар, кытайлар, гарәпләр яши. Католиклар халыкның 82,3 %-ын тәшкил итә. Мөселманнар саны — 1,1 %.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Беренче тапкыр Сейшел утрауларына кергән Амирант утрауларын Васко да Гама 1502 елда билгели. Якынча шул ук вакытта португал харита белгечләре Маэ утравын теркиләр. Утрауга IX-X гасырларда гарәп диңгезчеләренең килүләре дә билгеле.
Аурупалылардан утрауга беренче булып инглизләр килеп төшә. 1609 елда бирегә махсус экспедиция оештырыла. Утраудагы даими торак пунктларын исә французлар нигезли: 1756 елдан биредә плантацияләр ясый башлыйлар. Шушы вакытта утрауларга Франция финанс министры исеме бирелә — Моро де Сейшел.
Французлар утрауларга Мадагаскар һәм Көнчыгыш Африкадан колларны алып килә башлыйлар. 1794 елда архипелагны Британия яулый. 1814 елгы Париж килешүе нигезендә Сейшел утраулары рәсми төстә Бөекбритания җире дип таныла.
1976 елда Бөекбритания утрауларга рәсми бәйсезлек бирә.
Дин
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Христианнар – ил халкының (98,5 мең, 2020 елга) 89,2 % ын тәшкил итә, ш.и. католиклар – 76,2 %, англикан чиркәве тарафдарлары – 6,1 %, җиденче көн адвентистлары – 1,1 %, башка христианнар – 3,4 %. Һинд дине тарафдарлары – 2,4 %, башка христиан булмаган диннәргә табынучылар – 1,5 %, атеистлар – 2,1 % [32].
Хәзерге вакытта утрауларда мөселман халкының өлеше ― 1,6 %. 2010 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча, утрауларда 1459 мөселман исәпләнә [33].
Фотосурәтләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]-
Шәех Мөхәммәд бин Хәлифә мәчете
-
Ил башкаласы Викториядә Һинд дине гыйбадәтханәсе
-
Виктория шәһәре
-
Виктория порты
-
Маэ утравы
-
Маэ утравы
-
Маэ утравы
-
Утраулардагы ташбакалар
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ http://www.seychellesnewsagency.com/articles/11227
- ↑ 2,0 2,1 2,2 http://cnig.gouv.fr/wp-content/uploads/2020/02/CNT-PVM_r%C3%A9vis%C3%A9_2020-01-27-1.pdf
- ↑ ЮНЕСКО-ның статистика институты
- ↑ https://www.workwithdata.com/place/seychelles
- ↑ https://data.iana.org/time-zones/tzdb-2021e/africa
- ↑ https://www.ncnk.org/sites/default/files/content/resources/publications/NCNK_Issue_Brief_DPRK_Diplomatic_Relations.pdf
- ↑ http://thecommonwealth.org/our-member-countries/seychelles
- ↑ https://www.interpol.int/Member-countries/World — Интерпол.
- ↑ https://www.interpol.int/Member-countries/Africa/Seychelles
- ↑ https://www.interpol.int/Who-we-are/Member-countries/Africa/SEYCHELLES
- ↑ https://www.opcw.org/about-opcw/member-states/member-states-by-region/africa/member-state-seychelles/ — ХКТО.
- ↑ https://www.opcw.org/about-us/member-states/seychelles
- ↑ http://www.unesco.org/eri/cp/ListeMS_Indicators.asp
- ↑ http://www.upu.int/en/the-upu/member-countries.html
- ↑ https://www.upu.int/en/Universal-Postal-Union/About-UPU/Member-Countries?csid=-1&cid=263
- ↑ https://www.itu.int/online/mm/scripts/gensel8
- ↑ https://public.wmo.int/en/members/seychelles
- ↑ https://www.who.int/choice/demography/by_country/en/
- ↑ https://www.wcoomd.org/-/media/wco/public/global/pdf/about-us/wco-members/list-of-members-with-membership-date.pdf
- ↑ база данных Всемирного банка — Бөтендөнья банкы.
- ↑ 21,00 21,01 21,02 21,03 21,04 21,05 21,06 21,07 21,08 21,09 21,10 21,11 21,12 21,13 21,14 21,15 21,16 21,17 21,18 21,19 21,20 21,21 21,22 21,23 (unspecified title) — база данных Всемирного банка.
- ↑ 22,0 22,1 https://data.worldbank.org/indicator/NY.GDP.MKTP.CD — Бөтендөнья банкы.
- ↑ Отчёт о развитии человечества — Программа развития ООН, 2022.
- ↑ Отчёт о развитии человечества — Программа развития ООН, 2022.
- ↑ http://chartsbin.com/view/edr
- ↑ 26,0 26,1 World Plugs / мөхәррир Халыкара иликтер тихникасы кәмисиясе
- ↑ 27,0 27,1 Crystal D. English as a Global Language — 2 — Cambridge University Press, 2012. — 224 p. — ISBN 978-1-107-61180-1, 978-0-511-07862-0, 978-0-521-82347-0, 978-0-521-53032-3
- ↑ ЮНЕСКО-ның статистика институты
- ↑ https://data.worldbank.org/indicator/SI.POV.GINI
- ↑ ЮНЕСКО-ның статистика институты
- ↑ 31,0 31,1 31,2 31,3 International Numbering Resources Database: ITU-T E.129 National-only numbers linked with emergency services and other services of social value / мөхәррир Халыкара телекоммуникацияләр берлеге
- ↑ Archived copy.
- ↑ Archived copy.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Викиҗыентыктагы медиафайллар? |
- Рәсми сайт (ингл.)
- Хөкүмәт сайты(үле сылтама) (ингл.)
- Seychelles Nation Online (ингл.)
Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Башка телле бүлектә тулырак мәкалә бар: Seychelles (ингл.) Сез тәрҗемә ярдәме белән бу мәкаләне язып бетереп проектка ярдәм итә аласыз.
|