Кабо-Верде

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү


Кабо-Верде Җөмһүрияте
Flag of Cape Verde.svg Coat of arms of Cape Verde.svg
Байрак Илтамга
Кабо-Верде милли һимны
Location Cape Verde AU Africa.svg
Бәйсезлек көне 1975 елның 5 июле
Рәсми телләр португал, кабовердиану
Башкала Прая
Идарә итү формасы Президент республикасы
Президент
Премьер-министр
Жорже Фонсека
Жозе Невеш
Мәйдан
• Барлыгы

4033 км²
Халык саны
• Бәя
Халык тыгызлыгы

498 897[1] кеше
КПҮИ  0,572[2], 0,594, 0,629[2], 0,637[2], 0,639[2], 0,643[2] һәм 0,646[2] 
Акча берәмлеге Кабо-Верде эскудосы
Интернет-домен .cv
ISO коды CV
ХОК коды CPV
Телефон коды +238
Сәгать пояслары −1

Координатлар: 15°05′14″ т. к. 23°37′56″ кб. о. / 15.08722° т. к. 23.63222° кб. о. / 15.08722; -23.63222 (G) (O)

Ка́бо-Ве́рде Җөмһүрияте (порт. República de Cabo Verde [ˈkabu ˈveɾdɨ], Калып:Lang-kea) — шул ук исемдәге Атлантик океанның утрауларында урнашкан дәүләт. Африканың көнбатыш ярыннан 620 км ераклыкта урнаша. Дәүләткә 10 зур һәм 8 кечкенә утрау керә. Утрауларның гомуми мәйданы — 4 033 км². Башкаласы — Прая шәһәре.

2006 елда үткәрелгән халык санын алу нәтиҗәсендә илдә 434 263 кешенең яшәгәне ачыкланды. 2008 елгы саннар — 426 998 кеше[3]. Халыкның 70 %-ны — аурупалылар һәм африкан халыкларның кушылмасы булган креоллар, 28 %-ны — африканнар, 1 %-ны аурупалылар тәшкил итә. Халыкның яртысыннан артыграгы шәһәрләрдә яши.

Утрауларны 1460 елда ачканнар, дип санала. 1446 елда бирегә португал диңгезчеләре килгән. 1495 елны утрауларны рәсми төстә Португалия җирләре дип игълан иттеләр. 1581 елда алар Испания хакимиятенә күчә, 1640 елда янә Португалиягә кайта. 1963 елда утрауларда хәрби бәрелеш башлана. Аның нәтиҗәсендә Кабо-Верде бәйсезлеге игълан ителә.

Административ яктан Кабо-Вердега 22 муниципалитет керә. Илдә туризм чәчәк ата.

Фотосурәтләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]