Мавритания

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мавритания latin yazuında])
Мавритания
Байрак
Илтамга
Шигарь شرف إخاء عدل Edit this on Wikidata
Халык саны 4 614 974 (2021, база данных Всемирного банка) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 28 ноябрь 1960 Edit this on Wikidata
Сәгать кушагы UTC±00:00
Рәсми тел гарәп теле
География
Мәйдан 1,030,700 км²
Координатлар 21°N 11°W Edit this on Wikidata
Сәясәт
Карта
Икътисад
ТЭП 9996 миллион US$ (2021), 10 375 миллион US$ (2022) Edit this on Wikidata
Акча берәмлеге Мавритания үкыясе
Эшсезлек дәрәҗәсе 31% (2014)[1]
Туу күрсәткече 4.603 (2014)[2]
КПҮИ 0.556 (2021)[3]
Яшәү озынлыгы 63.238 ел (2016)[4]
Джини коэффициенты 32.6 (2014)[5]
Башка мәгълүмат
Ярдәм телефоннары
Автомобил хәрәкәте ягы уң
Челтәр көчәнеше 220 вольт[6]
Телефон коды +222
ISO 3166-1 коды MR
ХОК коды MTN
Интернет домены .mr


Маврита́ния (гарәпчә موريتانيا‎‎; тулы исем Исла́м Маврита́ния Җөмһүрияте́) – көнбатыш Африкада урнашкан дәүләт. Көнбатышта Атлантик океан белән юыла, Көнбатыш Сахара, Сенегал, Алжир, Мали белән чиктәш.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

4—11 гасырларда Мавританиянең көньяк өлеше Көнбатыш Африка (Гана һ.б.) дәүләтләре составында булган. 13—14 гасырларда Мавританиянең көньяк өлеше Мали дәүләтенә кушылганнан соң гарәпләр хакимлеге көчәйде.

15 гасырдан Мавританиягә португаллар, испаннар, һолландлар, инглизләр, французлар килә башлаган. 1783 елгы Версаль шартнамәсе буенча, Мавритания тәмамән Франциягә буйсынып калган. 1903 елда Франция Мавританияне үз протекторатына әйләндергән. 1920 елда рәсми рәвештә Франсия мөстәмләкәсе дип игълан ителгән.

Икенче бөтендөнья сугышыннан соң Мавританиядә азатлык хәрәкәте көчәйгән. 1946 елдан Мавритания Франциянең "диңгезарты терриориясе". 1960 елның 28 ноябреннән — мөстәкыйль дәүләт.

Дин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мавританиядә ислам ― дәүләт дине. Ил халкының (4,4 млн кеше, 2018 елга) 99,2 % ы ― мөселманнар[7][8][9]. Аларның күбесе Мәлики мәзһәбе сөнниләре [8]. Шулай ук Суфичылык тәгълимате вәкилләре, әхмәдияләр бар [10]. 1960 елда бәйсезлеккә ирешкәч, Мавритания Ислам республикасы дип игълан ителә. 1985 ел Конституциясе исламны дәүләт дине дип игълан итә һәм Мавританиядә шәригать кануннарын урнаштыра.

Илдә 4500гә якын католик динендәге чит ил кешесе исәпләнә, шулай ук яһүд динендәге берничә кеше дә эшли[11].

Ил башкаласы Нуакшотта(ингл.) 2004 елда төзелгән Согуд мәчете ― Нуакшоттагы унике мәчетнең берсе

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  2. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  3. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  4. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  5. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  6. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  7. Table: Muslim Population by Country (ингл.), Pew Research Center's Religion & Public Life Project (2011-01-27). 12 февраль 2018 тикшерелде.
  8. 8,0 8,1 Mauritanie. www.axl.cefan.ulaval.ca. 2018-02-12 тикшерелгән.
  9. The World Factbook — Central Intelligence Agency. www.cia.gov. әлеге чыганактан 2018-12-24 архивланды. 2018-02-12 тикшерелгән.
  10. Marloes Janson. . — ISBN 9781107040571.
  11. Taylor & Francis Group (September 2004). Europa World Year Book 2. Taylor & Francis. pp. 2851. ISBN 978-1-85743-255-8. https://books.google.com/books?id=gP_-8rXzQs8C&pg=PA2851. Retrieved 1 August 2012.