Мали

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү


Мали Җөмһүрияте
Flag of Mali.svg Мали илтамгасы
Байрак Илтамга
Мали милли һимны
Location Mali AU Africa.svg
Рәсми телләр француз теле
Башкала Бамако[d]
{{{Җитәкчеләр вазифалары}}} {{{Җитәкчеләр}}}
Халык саны
• Бәя
Халык тыгызлыгы

15 301 650 кеше кеше (2013)[1]
ТЭП (номинал)
  • Барлыгы
  • Кеше башына

12 037 229 619±1 $[2] $
КПҮИ  0,199, 0,207, 0,233[3], 0,268, 0,313[3], 0,366, 0,409[3], 0,415[3], 0,414[3], 0,416[3] һәм 0,419[3] 
Акча берәмлеге КФА франкы[d]
Интернет-домен .ml
ISO коды ML
ХОК коды MLI
Телефон коды +223
Сәгать кушаклары UTC±00:00[d]

Мали (фр. Mali), рәсми исеме — Мали́ Җөмһүрияте (фр. République du Mali) — Көнбатыш Африкада урнашкан дәүләт. Көнбатышта Сенегал, төньякта Мавритания һәм Алжир, көнчыгышта Нигер, көньяк-көнчыгышта Буркина Фасо, көньякта Кот-д’Ивуар һәм Гвинея белән чиктәш.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәзерге Мали территориясен негроид расасы халыклары берничә мең ел элек төяк иткән. Алар аучылык, балыкчылык, терлекчелек белән шөгелләнгән. Б. э. к. III мең еллыктан алып игенчелек белән дә шөгыльләнә башлаганнар. Малиның иң борынгы мәдәният комарткылары неолит дәверенә карый (Банкларда һәм Бамакодан каяга төшерелгән сүрәтләр). Б. э. III буалыдан алып хәзерге Мали территориясендә бер-берсен алмаштырган өч империя булган: Гана (III—XI гасырлар), Мали (XIII—XV гасырлар), Сонгый (XV—XVI гасырлар). XI гасыр азагында Гананы мурабитлар яулап ала, урындагы халык ислам диненә күчә. XII—XVI гасырларда Мали территориясендә урнашкан дәүләтләрдә шәһәр төзелеше үсешә. XVI гасыр азагында мароккада Сонгый империясен яулап ала. XVII гасырда бамбара кабиләсенең ике дәүләте барлыкка килә, алар үзара ызгыша, ә XIX гасыр башында тукур кабиләсенә каршы сугыш өчен берләшә. XIX гасыр уртасына тукур кабиләсе Малиның көньягын үзенә буйсындыра. 18821898 елларда Мали территориясендә Вассал ислам империясе булган.

Француз колониясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

XIX гасырның икенче яртысында Франция хәзерге Мали территориясендә колониаль сәясәт үткәрә башлый. XX гасыр башына хәзерге Мали тулысынча французларга буйсындырыла һәм Француз Судан исемен ала.

1932 елда Нигер елгасы үзәнендә дөге һәм мамык үстерү өчен җирләрне үзләштерү максатында "Офис дю Ниже" компаниясе булдырыла. Сугару каналлары, тимер һәм автомобиль юллары төзелә.

1945 елда Француз Судан Франциянең диңгез аръягындагы биләмәсе статусын ала. Урындагы сайлап куела торган кул органнары булдырыла, урындагы халыкка Франция гражданлыгы бирелә, сәяси фиркаләр һәм башка оешмалар рөхсәт ителә.

Азатлык алу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1946 елда Модибо Кита Ф. Ууэ-Вань белән бергә Судан берлеге фиркасен оештыралар, колониализмга каршы сугыш башлана. 1958 елда Француз Судан Француз берлеге составында автоном Судан Республикасына әверелә. 1959 елда Мали Федерациясе барлыкка килә, анда Судан Республикасы һәм Сенегал керә. 1960 елның июнендә Мали Федерациясе Француз берлеге чикләрендә азатлык игълан итә. 1960 елның авгусында Сенегал федерация составыннан чыга. 1960 елның 22 сентябрендә Судан Республикасы Француз берлегеннән чыга һәм үзен азат Мали республикасы итеп игълан итә.

Беренче Президент[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1960-1968 елларда Малиның Президенты Модибо Кита була. Ул Судан берлеге фиркасен да җитәкли. Тышкы сәясәттә ССРБ һәм социалистик илләр белән бәйләнешләр үстерелә. Рәсми идеология итеп марксизм-ленинизм игълан ителә. Моңа карамастан, Моно Кита 1961 елда АКШ-ка юл ясый, Президент Джон Кеннеди белән дустанә мөнәсәбәт урнаштыра. Мали хөкүмәте икътисадны дәүләтләштерү юлын сайлый. Икътисад өлкәсендә үзгәрешләр үтә кискен була, мәсәлән, 1962 елда Мали Африканың француз колонияларында кулланылган франктан баш тарта һәм милли акча - мали франкын кабул итә. Бу адым тышкы сәүдә өчен бик бәхетсез булып чыга. Сәнәгатьтә авыр мәсьәләләр килеп туа — бу шартларда исәп тотылган предприятиеләр акчалы эшли алмый. Экспортка җибәрелүче тауарлар җитештерү кими, илнең халыкара түләүләргә акчасы җитми. Дәүләт аппаратын тотуга дәүләт бюджетының 80 проценты китә. Хезмәтчәннәрнең тормыш кимәле начарая.

1967 елда хөкүмәткә Франция белән сәүдә бәйләнешләрен тергезергә, илне африка франкы зонасына кайтарырга һәм Париждан гына икътисади ярдәм алырга туры килә. Ул гына да түгел, Модибо Кита Францияга ил икътисады үтә киң күзәтү хокукы бирергә дә мәҗбүр була. Бу сәясәт Судан берлеге фиркасенең бүленүенә китерә, Президент ризасызларга карата каты чаралар күрә.

1968 елдагы дәүләт түңкәрелеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1968 елның ноябрендә лейтенант (соңыннан подполковник) Муса Траоре җитәкчелегендә бер төркем хәрбиләр дәүләт түңкәрелеше кыла. Сәяси эшчәнлек тыела, иске Президент Модибо Кита илнең төньягына Кидаль каласына төрмәгә озатыла. М. Траоре социалистик илләр ярдәмнән баш тартмый, шул ук вакытта Франция, АКШ, ГФР, Канада, гарәп илләре белән актив хезмәттәшлек итә башлый. 1972-1973 елларда илдә көчле корылык була, бу мәсьәләне Траоре хөкүмәте хәл итә алмый. Чит илләрдән килгән ярдәмне урлап бетәләр. 1974 елда Малида референдум үтә, 99 % тавыш белән яңа конституция кабул ителә, анда эшкуарлыкка һәм шәхси милеккә хокук гарантияләнә. Моннан тыш, формаль рәвештә бер партияле сәяси система индерелә, асылда хәрбиләр идарәсе дәвам итә. 1977 елда ачыкланмаган сәбәптән төрмәдә Модибо Кита үлә. Аны җирләгәндә ил буйлап халык чуалышлары үтә, күпләр кулга алына. 1978 елда, түнтәрелеш әзерләүдә гаепләнеп, милли хәвефсезлек хезмәте директоры полковник Текоро Багайоко белән оборона һәм хәвефсезлек министры Киссима Дукара кулга алына. 1979 елда М. Траоре бердәнбер легаль фиркәгә — Мали халкының демократик берлегенә нигез сала һәм аны җитәкли. Шул ук елда илдә парламент һәм президент сайлаулары үтә, анда М. Траоре җиңеп чыга һәм ватандашлар хөкүметен төзей. 1980 елда Малида студент чуалышлары була, алар аяусыз бастырыла. Моннан соң берничә еллап илдә хәлләр чагыштырмача тотрыклы тора. 1985 елгы президент сайлауларында М. Траоре кабат сайлана.

Агашер сугышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1985 елның 25-30 декабрендә Буркина-Фасо белән чик барча сугышы була. Агашер сызыгына хокук турындагы бәхәс БМО-ның халыкара судына бирелә. 1986 елның декабрендә чыккан вердикт буенча, территория нәкъ урталай диярлек бүленә.

1991 елдагы дәүләт түңкәрелеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1991 елның мартында, халык чыгышларын аяусыз бастырганнан соң, М. Траоре подполковник Амаду Тур җитәкчелек иткән хәрби алмашыну нәтиҗәсендә президент вазифасыннан төшерелә. Парламент таратыла, күп партияле система кертелә, яңа конституция кабул ителә. 1992 елның апрелендә президент сайлаулары үтә, анда Африка шәфкать һәм гаделлек фиркасе җитәкчесе Альфа Умар Коннаре җиңү яулый. Ул Модибо Кита хөрмәтенә мемориал төзетә, М. Траоре һәм аның хатынын мәңгегә төрмәгә яптыра. 2002 елда президент сайлауларында Амаду Тур җиңеп чыга.

2006 елның 23 маенда туареглар Алжир белән чик буендагы ике хәрби базаны басып ала.

2007 елда Амаду Тур икенче биш еллык мөддәткә президент итеп сайлана.

2012 елдагы дәүләт түңкәрелеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2012 елның 22 мартында фетнәче-хәрбиләр президент сараен, дәүләт телевидениесен һәм хәрби казармаларны басып ала. Һөҗүм итүчеләр алар тарафыннан Амаду Санго җитәкләгән Демократияны һәм дәүләтне тергезү милли комитеты булдырылуын мәгълүм итә. Амаду Тур режимы төшерелүе турында да хәбәр ителә, берничә вәзир кулга алына.

2012 елның 2 апрелендә Көнбатыш Африка дәүләтләре икътисади берләшмәсенең әгъза-илләре Малига каршы дипломатик, икътисади, финанс санкцияләр кертү турында игълан итә. Сәүдә һәм дипломатик мөнәсәбәтләр туктатылып торыла, уртак чикләр ябыла, төбәк үзәк банкында мали активлары туктатыла.

2012 елның 5 апрелендә билгесез кешеләр Гао шәһәрендә Алжирның Генераль консуллыгына һөҗүм итә һәм җиде хезмәткәрне урлап алып китә.

2012 елның 6 апрелендә туареглар, Малидагы түнтәрелештән файдаланып, илнең төньяк-көнчыгышында Азават исемле азат дәүләт игълан итәләр.

2012 елның 8 апрелендә, Амаду Саного, хәрби хунта җитәкчесе, власты Милли җыелышка (бер палаталы парламентка) тапшырырга ризалашкач, Көнбатыш Африка дәүләтләре икътисади берләшмәсе илләре Малига каршы санкциялардан баш тарта.

2012 елның 21 маенда меңәрләгән кеше президент сараен басып ала. Гражданнарның төп таләбе булып вакытлы президент Дионкунда Траореның вазифасыннан китүе тора, аның урынына Амаду Саногоны тәкъдим итәләр.

2012 елның 26 маенда баш күтәрүчеләрнең туареглар «Әнсәр-әд-Дин»  белән Малиның төньягын азат итү өчен бергәләп көрәшү максатында солых килешүе төзи, әммә 28 майда килешүдән баш тарта.

2012 елның 11 декабрендә Малиның премьер-министры Модибо Диарра кулга алына.

2012 елның 20 декабрендә БМО-ның Хәвефсезлек Советы Малиның төньягын экстремистлардан коткару өчен тынычлык урнаштыру контингентын кертүгә ризалык бирә.

2013 елның 13 гыйнварында Малига француз һәм алман гаскәрләреннән торган халыкара десант төшә. Шушы ук көнне Мали Республикасының Президенты Дионкунда Траоре илнең бөтен территориясендә гадәттән тыш хәл кертә.

2013 елның 6 июнендә хөкүмәт һәм туареглар арасында сөйләшүләр башлануы турында игълан ителә.

Географиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рельефы һәм елгалары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гомуми мәйданы — 1 240 192 км² (йөз мәйданы — 20 000 км²). Илнең территориясен өч төп географик төбәккә бүлергә мөмкин: чагыштырмача уңдырышлы Көнбатыш Судан (көньякта), корылыклы Сәхил (үзәк районнарда) һәм Сахараның чүлле төбәге (төньякта). Илнең төньяк-көнчыгышында биек булмаган сыртсыз һәм уалар (1000 метрга чаклы), көньягында саванналар. Чүллекләр һәм ярым чүллекләр илнең 65 % территориясен били. Малиның иң биек ноктасы — Гомбори Тондо тавы (1155 м), иң түбән нокта — Сенегал елгасы кимәле (20 м).

Иң зур елгалары - Нигер һәм Сенегал. Нигер ил территориясе буйлап Гвинея чигеннән Нигер чигенә чаклы агып үтеп, уңдырышлы төбәк булдыра. Нигер Мали өчен икътисад һәм транспорт эченнән зур әһәмияткә ия.

Климаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Илнең климаты, нигездә, тропик һәм чагыштырмачы корылыклы, төньяктан көньякка таба үзгәрә. Бамако (илнең көньяк-көнбатышы) өчен эссе климат хас, елда уртача явым-төшем кимәле — 1120 мм, температура, гадәттә, 16-дан 30 °С ка кадәр, 46-47 °С ка да җитә. Бамакодан яңгырлар мизгеле мәйдан сентябргә кадәр, коры заман декабрдән февральгә кадәр дәвам итә. Гаола (Сәхил төбәге) уртача явым-төшем күләме елына 220 мм, Тимбуктуда — 183 мм.

Геологиясе һәм файдалы казылмалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Геологик яктан Мали территориясе төп ике формадан тора: Көнбатыш Африка платформасы (көнбатышта) һәм Туарег калканы (көньяк-көнчыгышта). Бокситлар, бакыр, алмас, алтын, гипс, тимер мәгъдәне, бурташ, фосфатлар, көмеш, уран, тутыя һ.б. файдалы казылма яткылыклары бар. Шулай ук һидроэнергия потенциалы да зур.

Административ-территориаль бүленеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мали Республикасы 8 өлкәгә һәм аерым административ берәмлек Бамакога бүленгән.

Мәйдан (фр.) Адм.үзәк Мәйдан, "'км"'2 Халкы (2009) Тыгызлыгы, кеше/"'км"'2
1 Бамако Bamako Бамако 252 1 809 106 7178,99
2 Гао Gao Гао 170 572 544 120 3,19
3 Каес Kayes Каес 119 743 1 996 812 16,68
4 Кидаль Kidal Кидаль 151 430 67 638 0,45
5 Куликово Koulikoro Куликово 95 848 2 418 305 25,23
6 Мопти Mopti Мопти 79 017 2 037 330 25,78
7 Сегу Ségou Сегу 64 821 2 336 255 36,04
8 Сикасо Sikasso Сикасо 70 280 2 625 919 37,36
9 Томбукту Tombouctou Тимбукту 496 611 681 691 1,37
Барлыгы 1 248 574 14 517 176 11,63

Табигате[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Малиның территориясе тропик һәм субэкваториаль кушакта, чүллекләр һәм ярым чүллекләр, саванналар һәм сирәк урманнар өлкәләрендә урнашкан.

Илнең бөтен көнбатыш, үзәк һәм төньяк өлешен диярлек (территориянең 90 %-тан ашуын) 200-500 метр биеклектәге тигезлек били. Төньякта — ташлы, комлы-ташлы яки кырчынташлы Сахара чүлләре.

Малиның күпчелек территориясендә климат тропик чүллекле, көньякта — субэкваториаль. Елның уртача температурасы 28-29 °C.

Төп су артерияләре — Нигер һәм Сенегал.

Илнең төньягында ярты территорияне диярлек куак һәм кыяклы куаклы Сахара чүлләре били. Көньяктарак — сәрвәрләр, кыяклылар, баобаблар, дум пальмалары үскән чүллекле саванна. Тагы көньяктарак — гадәттәге саванналар, ерак көньягында — урманлы саванна.

Төньяк чүлләрдә һәм ярты чүлләрдә эре антилопалар, вак газәлләр, жирафлар, гепардлар, сыртланнар яши. Сөйрәлүчеләр күп: гекконнар, вараннар, сцинклар, еланнар. Саванналарда антилопаларның төрле төрләре, африка кабаннары, арысланнар, леопардлар, чүл бүреләре, филләр (филләрнең саны кими). Елгаларда крокодиллар, су сыерлары яши, балык күп. Бөҗәкләр киң таралган: термитлар, кыргый корт, москитлар, черкиләр, цеце чебене.

Буль-дю-Баул дигән милли парк бар.

  1. 1,0 1,1 база данных Всемирного банка
  2. 2,0 2,1 http://data.worldbank.org/indicator/NY.GDP.MKTP.CD
  3. 3,00 3,01 3,02 3,03 3,04 3,05 3,06 3,07 3,08 3,09 3,10 3,11 3,12 3,13 http://hdr.undp.org/en/countries/profiles/MLI