Марксизм

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Маркси́змКарл Маркс һәм Фридрих Энгельс нигезләгән фәлсәфи, икътисади һәм сәяси тәгълимәт.

Социаль система[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җәмгыять – кешеләрнең буыннан-буынга күчә торган, тарихи уртак яшәү һәм гамәл итү формасы. Күмәкләп яшәү кешегә генә хас түгел. Биологиядә җәмгыяви җәнлекләр дигән исем алган эт-бүреләр, күселәр, кайбер бөҗәкләркырмыска, бал корты һ.б.лар чын коммуна итеп яши. Җәмгыять итеп яшәү ике төрле файда бирә: үрчүне рәткә салу һәм саклану. Җәмгыяви җәнлекләр ерткычларга катырак каршылык күрсәтә һәм токымны яхшырак кайгырта. Шуннан аналогия эзләп, җәмгыятьнең үзенчәлеген дә аерып була. Кешелек җәмгыятен кырмыска оясы белән чагыштыру бик файдалы. Аларның уртаклыгы – гамәл нәтиҗәләре (продукт яки хезмәтләр) белән алмашу. Кеше дә, кырмыска да тапканны һичшиксез якындагылар белән бүлешергә тиеш. Алмашу – хезмәт бүленешенең нигезендә ята. Кешелек өчен файдалы шундый кооперация үрнәге аерым шәхесләрне җәмгыятькә берләштерә. Нәтиҗә ясыйк: кешеләрнең үзара ярдәмләшүе җәмгыятьне ныгыта торган гамәл булып санала.

Җәмгыять хасил булу өчен мөһим икенче шарт – җитештерә торган хуҗалык алып бару (бу К. Маркс фикере). Иҗтимагый җәнлекләр һәм беренче кешеләр үзләштерә торган хуҗалык белән яши, сезгә мәктәп программасынан таныш җыючылык һәм аучылык белән. Кеше исә, табигать байлыкларын файдалану өстенә табигатьнең үзен, үз максатында үзгәртә ала. Шуңа да беренче кешеләр коллективы, борынгы кешеләр көтүе җәмгыять түгел әле.

К. Маркс белән Ф. Энгельс системаның яшәешен икътисад даирәсенә йөкли. Алар детерминизм мәсьәләсен ифрат җиңел чишәләр. Җитештерүче көчләр һәм җитештерү мөнәсәбәтләре системаның базисын тәшкил итә. Өстәмә кыйммәтне бүлешү (Марксча: җитештерү мөнәсәбәтләре) технология (җитештерү көчләре) белән үзара диалектик бердәмлектә торалар. Җитештерү көчләре белән җитештерү мөнәсәбәтләре бер-берсенә туры килгәндә һәм сәяси өскорма икътисади базиска ярашлы булган шартларда җәмгыять тотрыклы була ала. Маркс әйткәнчә, диннең, хокукның, дәүләтнең мөстәкыйль яшәеше чикләнгән, аларның үз тарихлары юк, чөнки алар чын яшәешнең чагылышы гына.

Җәмгыятьнең үсеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иҗтимагый үсешнең беренче теорияләренә уртак үзенчәлекләр хас. Беренчедән, идеализм – тарихи үсешнең сәбәпләрен рухи чыганактан эзләү. Үсешнең этәргеч көчләрен рухи даирәдән күрәләр: фән, әхлак, хокук, диннең йогынтысыннан. Икенче үзенчәлек – иҗтимагый тормышның диалектикасын аңламау. Иҗтимагый үсеш салмак, әкрен, революциясез, кискен борылышларсыз, турысызык буенча күтәрелү итеп күзаллана (О. Конт, Г. Спенсер). Кешелек бер урында гына таптанмый, яңа, катлаулырак халәткә күчә: гади маймылдан – кешесыман маймылга, шуннан безнең заман кешесе кыяфәтенә керә (30 мең еллап элек); кыргыйлык белән мәҗүсилектән – цивилизациялеккә һәм «дөрес дингә» килә һ.б. Өченчедән, үсеш авторның кайсыдыр аеруча ошаткан иҗтимагый тәртипнең бетүе белән тәмамлана. Германия философы Г. Гегель (1770-1831) җәмгыять үсешенең югаргы ноктасы итеп герман телле һәм христиан динле дөньяны күргән. Гегельнең укучысы Маркс та кайбер мәсьәләләрдә бу хатаны кабатлый. «Прогресс» төшенчәсе аша социологиягә аның киләчәге өчен бик мөһим тарихилык, иҗтимагый эволюция, динамика, үзгәреш, модернизация төшенчәләре үтеп кергән. Бүгенге социологиядә «прогресс»ны «эволюция», «үзгәреш» төшенчәләре кысрыклап чыгарган. К. Маркс белән Ф. Энгельс иҗтимагый үсеш тамырларын базис һәм өскорманың диалектик мөнәсәбәтеннән күргәннәр. Җитештерү көчләре белән икътисад – базис (нигез), ә калганы – дәүләт, сәясәт, әхлак һәм милли холык-фигыль – өскорма булып чыга. Яңа технология пәйда булгач, икътисади мөнәсәбәтләр дә үзгәрә. Калган даирәләр һәм мөнәсәбәтләр – җәмәгать, сәяси, юридик һ.б. мөнәсәбәтләре – котылгысыз рәвештә, җән-фәрманга булса да үзгәртелә. Шул рәвешле яңа формация пәйда була.

Формацион теория[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

К. Марксның формацияләр теориясе буенча кешелек дөньясы эзлекле рәвештә дүрт формация – борынгылык, колбиләүчелек, феодализм, капита¬лизм чорларын узган. Маркс тарихи материализм ысулына таянып, формацияләрнең табигый рәвештә, ләкин революцияләр юлы аша берсен-берсе алыштырып торуын күрсәтә. Аның сүзе белән, «революцияләр – тарихның этәргеч көче». Революцион үзгәрешнең механизмы шундыйрак: Җитештерү көчләренең һәм җитештерү мөнәсәбәтләренең тотрыксыз балансы «авыша» башлагач, җитештерү мөнәсәбәтләре үсешкә аяк чала башлый. Шуңа күрә алар революцион үзгәрешләргә дучар ителә. Бу процесс берьюлы иҗтимагый системаның башка компонентлары арасындагы төрле коллизия һәм низагларда чагыла: сыйнфи, идеологик, сәяси көрәш, тарткалашлар көчәя һ.б. Нәтиҗәдә тулы канлы иҗтимагый үзгәреш, иҗтимагый революция хасил була. Әмма революциядән соң да искергән формация элементлары өлешчә сакланып килә. Тарихи процесс коммунизм дәвере җитү белән бетәргә тиеш, дип исәпли Маркс. К. Маркс икътисади, иҗтимагый, сәяси үзгәрешләрне үлчәп, яңа иҗтимагый дәвер – капитализмның килүен тасвирлый. Капитализм – хосусый милеккә һәм базар икътисадына нигезләнгән җәмгыять төре. Маркс тасвирлаганча, капитализмның төп билгеләре – сәнәгатьнең үсеше һәм сәнәгать җитештерү коралларына хосусый милек. Табышка хезмәт куйган күпчелек халык түгел, «җитәкчелек» иткән азчылык, ягъни капиталистлар ия. Техник үсеш хезмәт җитештерүчәнлеген арттыра, эшче хезмәте күбрәк кыйммәтне китерә башлый, ләкин «өстәмә» кыйммәт эшче гавамга түгел, капиталистлар азчылыгына кала. Ризасыз эшчеләр кайчан да булса капиталистик җәмгыятьнең астын өскә китерергә тиеш. Маркс сәнәгать эшчеләрен «капитализмны күмүчеләр» дип атый. Ләкин капитализм үзендәге каршылыкларны Генри Форд кебек капиталистлар кулы белән үзе җиңә алды. Капиталистлар сыйныфының аңлы вәкилләре, сәнәгатьнең үсеше эшче көчнең хезмәт хакын һәм тормыш дәрәҗәсен үстерүне күздә тотарга тиеш, дигән фикергә киләләр. Шуңа күрә бүген капиталистик илләрдә өстәмә кыйммәтне бүлү артык иҗтимагый поляризациягә юл куймый.

Социаль структура теориясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җәмгыятьнең корылышын, сыйныфларга бүленешен аңлаткан иң абруйлы авторлар – К. Маркс һәм М. Вебер. Марксның иҗтимагый структура теориясе ифрат гади. Җәмгыятьтә һәрвакыт ике төп сыйныф була: җитештерү чараларына хуҗа булган өстен сыйныф (төрле чорда ул колбиләүче, феодал, капиталист исемнәрен йөртә) һәм эксплуатация объекты – юксыл гавам (кол, игенче, сәнәгатьтәге эшче сыйныф). Капиталистик җәмгыятьтә капиталистлар арасында көндәшлек бик кискенләшә. Һәр капиталист җитештерү чыгымнарын киметергә тели. Моның иң җиңел юлы – чыгымнарның тере хезмәт өлешен киметү. Эшченең хезмәт хакы кими, ул хәерчеләнә. Хәерчелеккә төшкән эшчедә сыйнфый аң кискен үсеп китә. Бу вазгыять, зур ихтималлык белән, революциягә, һәм, ахыр чиктә яңа, сыйныфсыз җәмгыятькә – коммунизмга илтә. Бу яңа җәмгыятьтә бөтен милек уртак, аны бүлү исә – Маркс принцибы буенча: «һәркемнән – сәләтенчә, һәркемгә – хезмәтенчә». Иҗтимагый структура кешене конкрет гамәлләргә этәрәме? Маркс бу мәсьәләгә катгый җавап бирә: төп сыйныфлар арасындагы мөнәсәбәтләргә бары тик низаглы сыйфатлар хас һәм аерым шәхес сыйныфтагы урынына карап гамәл итәргә мәҗбүр ителә. Бу базис гамәл үтәлмәгән очракта, аның сәбәбен өскорма структураларында – диннең, сәнгатьнең, хокукның, башка «ялган аң»ның тәэсиреннән эзләргә кирәк. Маркс фикеренчә, пролетариатның «чын» вәкиле хуҗасы белән аяусыз көрәш алып барырга тиеш.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]