Карл Маркс

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Карл Маркс latin yazuında])
Карл Маркс
Туган телдә исем Karl Heinrich Marx
Әйтелеш
Туган 5 май 1818(1818-05-05)
Трир, Пруссия
Үлгән 14 март 1883(1883-03-14) (64 яшь)
Лондон, Бөекбритания
Үлем сәбәбе үпкә авыруы[d]
Күмү урыны Һайгейт зираты[d][1]
Яшәгән урын Ошибка Lua в Модуль:Sources на строке 178: attempt to concatenate local 'letter' (a nil value).
Ватандашлыгы Ошибка Lua в Модуль:Sources на строке 178: attempt to concatenate local 'letter' (a nil value).
Әлма-матер Ошибка Lua в Модуль:Sources на строке 178: attempt to concatenate local 'letter' (a nil value).
Һөнәре галим, фәлсәфәче, социолог
Эш бирүче Neue Rheinische Zeitung[d] һәм Rheinische Zeitung[d]
Сәяси фирка Союз коммунистов[d]
Җефет Женни фон Вестфален
Балалар Женни (1844—1883); Женни Лаура (1845—1911); Эдгар (1847—1855); Генри Эдвард Гай («Гвидо») (1849—1850); Җенни Эвелин Фрэнсис (1851—1852); Женни Элеонора (1855—1898).
Ата-ана
  • Генрих Маркс (әти)
  • Генриетта Маркс (әни)
Кардәшләр Ошибка Lua в Модуль:Sources на строке 178: attempt to concatenate local 'letter' (a nil value).
Гыйльми дәрәҗә: Ошибка Lua в Модуль:Sources на строке 178: attempt to concatenate local 'letter' (a nil value).

 Карл Маркс Викиҗыентыкта

Карл Ге́нрих Маркс (алман. Karl Heinrich Marx) — алман фәлсәфәчесе, социолог, икътисадчы, сәясәтче журналист, җәмәгать эшлеклесе. Эшләре фәлсәфәдә диалектик һәм тарихи материализмны формалаштырдылар, икътисад өлкәсендә теорияләре бар, сәясәттә — сыйнфый көрәш теориясен уйлар чыгаручы. Әлеге юнәлешләр коммунистик һәм социалистик хәрәкәтләренең нигезе булганнар, фәлсәфә исә «марксизм» исеме белән йөртелә башлады.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Карл Маркс 1818 елда Трир шәһәрендә адвокат гаиләсендә туа. Анда гимназияне тәмамлаганнан соң, ул башта Бонн, соңрак Берлин университетында белем ала. Диссертацияне Демокрит белән Эпикур фәлсәфәсе буенча яза. Маркс үзенең яшьтәшләре белән бергә Һегель фәлсәфәсе белән дә тирәнтен таныша, аның хезмәтләрендәге революцион «орлыкларны» үзләштерергә омтыла. Ләкин еллар узган саен, ул фәлсәфә кыйбласын материализмга таба үзгәртә бара. Моңа Людвиг Фейербахның хезмәтләре хәлиткеч сәбәп була.

1840 еллар башында Маркс Кельнда чыга торган «Рейн» гәзитендә мөхәррир булып эшли башлый. Ләкин анда озак эшли алмый, цензура басымы көчәю аркасында китәргә мәҗбүр була.

1843 елда Маркс өйләнә. Аның хатыны Дженни фон Вестфален реакцион дворян гаиләсендә туып тәрбияләнгән булса гомеренең соңгы сәгатенә хәтле революционер иренә турылыклы булып, бөтен көчен һәм матди мөмкинлеген иренең изге эшенә багышлый.

1844 елда Маркс Парижда үзенең киләчәктә иң якын дусты булачак Энгельс белән таныша. Шунда аларның иҗади дуслыгы, икесенең дә тормыш юлларында яңа этап башлана. 1847 елда алар, Прудонның «Хәерчеләр фәлсәфәсе» дигән әсәрен тәнкыйтьләп, «Фәлсәфәнең хәерчелеге» дип аталган зур уртак хезмәтләрен чыгаралар. Шул ук елда алар Энгельс белән «Коммунистлар союзы» дигән яшерен оешмага керәләр, аның йөкләмәсе буенча 1848 елда «Коммунистлар партиясе манифесты» дигән атаклы хезмәтне иҗат итәләр.

1840 еллар азагы Маркс өчен аеруча киеренке уза. Аны сәяси яктан кысалар, эзәрлеклиләр, илдән илгә күчеп йөрергә мәҗбүр итәләр. Ул матди авырлык шартларында үзенең төп хезмәте «Капитал» өстендә эшли башлый. Ә 1864 елда Лондонда I Интернационал барлыкка килү белән Маркс аның ихтыяҗларына җавап бирү җәһәтеннән практик эшкә бирелә, шушы ук елларда ул үзенең кайбер атаклы хезмәтләрен яза.

1870 елларда, «Париж коммунасы» җиңелгәннән соң, Маркс яңадан теоретик юнәлештәге эшләрен дәвам иттерә. Ләкин бу вакытка аның сәламәтлеге шактый какшаган була инде. 1881 елны аның белән гомер иткән хатыны үлә, ә ике елдан соң үзе дә кәнәфиендә утырган килеш, йокысыннан уянмыйча, дөнья куя.

Төп эшләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Викиөзек эчендә Карл Маркс темасы буенча бит бар

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Гыйззәтов К.Т., Философия: 2 китап. 1 нче китап: Кыскача философия тарихы. Философиянең нигез проблемалары: Югары уку йорты өчен дәреслек.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]