Конфуций
| Кун-Цы яки Кофуций | |
|---|---|
| Туган телдә исем | Кун Цю (кыт. 孔丘) (тугач) кыт. 孔子 / 孔夫子 |
| Әйтелеш | |
| Туган | 28 сентябрь БЭК 551 Цюйфу, Кытай |
| Үлгән | БЭК 479 Цюйфу, Кытай |
| Күмү урыны | Конфуций зираты[d] |
| Ватандашлыгы | Лу[d] |
| Һөнәре | галим, фәлсәфәче |
| Җефет | 亓官氏[d] |
| Балалар | Kong Li[d] һәм 孔姣[d] |
| Ата-ана |
|
| Кардәшләр | Meng Pi[d] |
Кун-Цы яки Конфу́ций (кыт. 孔子, сирә кенә кыт. 孔夫子, латинлаштырылуы — Confucius; тууы якынча б.э.к. 551 нче ел, Цюйфу — үлеме б.э.к. 479 елда) — Кытайның борынгы акыл иясе һәм фәлсәфәчесе. Аның өйрәтмәләре Кытай һәм Көнчыгыш Азия тормышына тирән йогынты ясый һәм конфуцийчылык исемле фәлсәфә системасына нигез сала.
Чын исеме — Кун Цү (孔丘 Kǒng Qiū), ләкин әдәбиятта еш кына Кун-цы, Кун Фу-Цы («укытучы Кун») яки Цы — «Укытучы» дип кенә әйтелә. Һәм бу очраклы түгел: 20 яшендә үк ул Кытайда иң беренче һөнәри мөгаллим буларак таныла.
Конфуций борынгы бабаларны олыларга, өлкәннәрнең сүзен тыңларга өйрәткән, иске гореф-гадәтләр һәм кануннар буенча яшәргә өндәгән. Ул һәрнәрсәдә борынгы Кытай культурасын сакларга омтылган. Аның тәгълиматы соңыннан бөтен Кытайга бик нык таралган.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Конфуций һәйкәле (Казан)
