Аврелий Августин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Аврелий Августин latin yazuında])
Aurelius Augustinus
Туган телдә исем Аврелий Августин
Туган 13 ноябрь 354(0354-11-13)
Таһас, Алжир, Рим империясе
Үлгән 28 август 430(0430-08-28) (75 яшь)
Һиппон, Византия империясе
Күмү урыны Чель д’Оро[d]
Ватандашлыгы Борынгы Рим
Һөнәре фәлсәфәче, христиан дин әһеле
Балалар Adeodatus[d]
Ата-ана
Кардәшләр Perpetua of Hippo[d] һәм Navigius of Hippo[d]

 Aurelius Augustinus Викиҗыентыкта

Аврелий Августин яки Хозурлы Августин (лат. Aurelius Augustinus) — Рим империясенең фәлсәфәчесе, христиан рухание, католиклар тәгълиматына башлап нигез салучы.

Ул Таһас шәһәрендә (Төньяк Африка) туа. Күп еллар дәвамында үзлектән дин тотучылар вазифасын алып бара һәм, ниһаять, Һиппон шәһәрендә епископ дәрәҗәсенә ирешә.

Августинның фәнни мирасы гаять бай һәм күпкырлы. Фәлсәфәсенең төп мәсьәләсе буенча, дөньяның булуын ул игелек дип карый. Игелек — субстанция. Яманлык исә — субстанция түгел, бәлки игелекнең кимчелеге, бозылган формасы гына. Аллаһ — булулыкның чыганагы. Булулыкның хәрәкәт итеп торуы Аллаһтан тора. Әгәр дә Аллаһның иҗат итү көче бетә икән, дөнья да, яшәешен югалтып, юклыкка дучар булыр иде, ди Августин.

Августин фикеренчә, дөнья ул бер генә, ягъни бердәнбер. Башка («теге») дөнья турында фикер йөртү бушка гына, аның һичнинди нигезе юк дип санаган борын заман галиме. Шуның өстенә Августинның материяне бар дип тануы да аның идеализм юнәлешендәге башка галимнәргә бик үк охшамаганлыгын күрсәтә. Ул җан белән тәнне бер-береннән аерып карый. Җан, Августин фикеренчә, материаль түгел, һәм ул үлемсез.

Августинның тәгълиматында игелек белән явызлык проблемаларына да зур урын бирелгән. Алар галимнең социаль тәгълиматына барып тоташа. Августинча, җәмгыятьнең яшәве — бер-берсенә каршы булган ике нәрсәнең мөнәсәбәте ул. Нәрсә белән нәрсә арасында соң бу каршылык? Аларның берсе — Рим империясенең дәүләт учреждениеләре, икенчесе — чиркәү. Августинның фикерләве буенча, боларның беренчесе — гөнаһка батып беткән булса, икенчесе исә, — нәкъ киресенчә, яхшылыкны туплаган, Аллаһка яраклы күренеш.

Августин колбиләүчелекне Аллаһ ихтыярына бәйләп карамый, әмма колбиләүчелеккә түзәргә кирәк дип саный. Гомумән, ул җәмгыятьтәге сыйнфый каршылыклар турында фикер йөртүдән баш тарта, кешеләрнең фәкыйрьлеккә төшүен яман кү-ренеш дип санамый. Бу фикер аның аскетлыкка кыйбла тотуының билгесе булып тора.

Августинның социаль проблемалар буенча фикерләре аның 22 китаптан торган «Шәһри Алла турында» дигән хезмәтендә урын таба. Августинның эстетикасы юнәлеше, эчтәлеге белән Әфләтүн һәм Аристотель калдырган мирасларга якын. Нәкъ Әфләтүнчә, ул кешеләр тарафыннан иҗат ителгән матурлыкны Алла үзе яраткан матурлыктан ким дип саный. Сәнгатьне ул, Аристотельча, чынбарлыкка иярү, дип бәяли.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Гыйззәтов К.Т., Философия: 2 китап. 1 нче китап: Кыскача философия тарихы. Философиянең нигез проблемалары: Югары уку йорты өчен дәреслек.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]