Фридрих Энгельс

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фридрих Энгельс latin yazuında])
Фридрих Энгельс
Friedrich Engels
Туган телдә исем алман. Friedrich Engels
Туган 28 ноябрь 1820(1820-11-28)
Бармен, Пруссия
Үлгән 5 август 1895(1895-08-05) (74 яшь)
Лондон, Бөекбритания
Үлем сәбәбе яман шеш[1]
Ватандашлыгы  Пруссия кыйраллыгы[d]
Әлма-матер Берлин үнивирситите[d]
Һөнәре фәлсәфәче
Сәяси фирка Союз коммунистов[d]
Өйдәш Мери Бёрнс[d][2]
Ата-ана

 Фридрих Энгельс
Friedrich Engels
Викиҗыентыкта

Фри́дрих Э́нгельс (алман. Friedrich Engels) — алман фәлсәфәчесе, марксизмга нигез салучыларның берсе, Карл Марксның фикердәше һәм дусты.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ул Пруссиянең Бармен дип аталган шәһәрендә бай фабрикант гаиләсендә туа. Әтисе аны дини юнәлештә тәрбияләргә тели, ләкин Энгельс әтисенең өметләрен акламый. 1838 елда ул сәүдә эшләре буенча Бремен шәһәренә китә. Ләкин аны сәүдә кызыксындырмый, ул вакытын күбрәк әдәбият, сәнгать, музыка һәм спорт белән шөгыльләнүгә тота. Шул ук вакытта «Яшь Алмания» оешмасының басма органында эшли башлый.

1830 еллар ахырында Энгельс фәлсәфә белән якыннан таныша башлый. Башта ул Һегель фәлсәфәсе йогынтысын кичерә, соңрак, 1840 еллар башында, аны материалистик караштагы хезмәтләр җәлеп итә башлый. Энгельсның шушы юнәлештә җитлегеп җитүендә Фейербахның «Христианлыкның асылы» (1841) исемендәге хезмәте зур роль уйный.

Энгельсның Маркс белән танышуы һәм бергә эшли башлавы 1842 елга туры килә. «Рейн газета»сының хәбәрчесе буларак, ул Англиягә күчеп китә һәм анда аналитик характердагы «Англия эшчеләр сыйныфының хәле» дигән хезмәтен иҗат итә. 1844 елдан Маркс белән Энгельсның якын дуслыгы башлана. 1845 елда алар «Изге гаилә...» бергә иҗат иткән беренче китапларын чыгаралар. 18451846 елларда Маркс белән Энгельс «Алман идеологиясе» дигән уртак хезмәт өстендә эшлиләр. 1850 елларда икесе дә, теоретик әсәрләр иҗат итү белән бергә, практик рәвештә инкыйлабый эшчәнлек тә алып баралар. Энгельс, Марксның иң якын дусты буларак, аңа матди яктан даими ярдәм күрсәтеп килә.

187080-еллар нче елларда Энгельс үзенең танылган «Анти-Дюринг», «Табигать диалектикасы» һ. б. күп кенә хезмәтләрен төгәлли. Маркс үлгәннән соң, Энгельс үз өстенә бөтендөнья эшчеләр хәрәкәтенең җитәкчесе вазифасын ала. Шушы чорда ул үзенең «Гаилә, шәхси милекчелек һәм дәүләтнең килеп чыгуы» дигән хезмәтен иҗат итә. Марксның тугры дусты буларак, ул, «Капитал»ның 2 нче һәм 3 нче томнарын бастырып чыгаруга әзерли. 1888 елда «Людвиг Фейербах һәм классик алман фәлсәфәсенең тәмамлануы» дигән хезмәтен бастырып чыгара.

Гомеренең соңгы елларында Энгельсның инкыйлабый эшчәнлеге активлаша. Ул Аурупаның барлык илләрендә үсә барган эшчеләр хәрәкәте белән таныш була, алардагы хәлләрне җентекләп өйрәнә, шушы хәрәкәт башындагы җитәкчеләр белән тыгыз бәйләнештә яши. 1894 елда Энгельс нык авырый башлый һәм 1895 елның августында яман шеш авыруыннан вафат була. Аның гәүдәсен яндырып, көлен Англия ярларыннан ерак булмаган урында диңгезгә ирештерәләр.

Фәлсәфи карашлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Энгельс диалектика тәгълиматын үстерүдә зур роль уйный. Аның карашлары Маркс белән охшаш була. Маркс үзенең барлык көчен икътисади теорияне эшкәртүгә юнәлдерсә, Энгельс исә үз хезмәтенең үзәк предметы итеп фәлсәфә тематикасын сайлый. Диалектик материализм Энгельсның аеруча «Дюрингка каршы», «Табигать диалектикасы» һәм «Людвиг Фейербах...» әсәрләрендә исбат ителә.

Энгельс, материянең беренчел, ә рухның, аңның икенчел икәнлеген дәлилләү белән бергә, фәлсәфәнең нигез ташы ролен уйнаган башка мәсьәләләргә дә игътибар бирә. Аныңча, хәрәкәт материянең яшәү ысулы, димәк, алар аерылгысыз. Энгельс бу фикерне белдереп кенә калмый, хәрәкәтнең иерархик мөнәсәбәттә булган төрләрен күрсәтә, аларга гомуми классификация бирә. Хәрәкәтне бу яссылыкта карауның методологик әһәмияте бүгенге көнге фән өчен дә чиксез зур. Энгельс галәми сузулык һәм вакытны материянең яшәү формалары дип дәлилли, аларның аерылгысыз бербөтен булуын исбатлый.

Энгельс танып белү теориясе буенча да ныклы материалистик позициядә тора. Ул танып белүнең чиксезлеген күрсәтә, абсолют хакыйкать белән нисби хакыйкать арасындагы диалек-тиканы исбатлый. Энгельс барлык фәннәрне классификацияли. Аларны өч төркемгә бүлә: тере булмаган материя турындагы фәннәр; тере материя турындагы һәм кешенең фикерләве турындагы фәннәр.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Гыйззәтов К.Т., Философия: 2 китап. 1 нче китап: Кыскача философия тарихы. Философиянең нигез проблемалары: Югары уку йорты өчен дәреслек.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]