Огюст Конт

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Огюст Конт
Auguste Comte
Auguste Comte.jpg
Туган телдә исем Isidore Marie Auguste François Xavier Comte
Туган 19 гыйнвар 1798(1798-01-19)
Монпелье
Үлгән 5 сентябрь 1857(1857-09-05) (59 яшь)
Париж
Ватандашлыгы Франция
Альма-матер Жоффре лицее[d], Политехника мәктәбе[d] һәм Монпелье университеты[d]
Һөнәре фәлсәфәче
Җефет Caroline Massin[d][1]
Огюст Конт
Auguste Comte
Викиҗыентыкта

Исидо́р Мари́ Огю́ст Франсуа́ Ксавье́ Конт (фр. Isidore Marie Auguste François Xavier Comte) — француз фәлсәфәчесе, социология фәненә һәм фәлсәфи позитивизмга нигез салучы.

Конт Монпельеда чиновник гаиләсендә туа. Белемне лицейда һәм политехник мәктәптә ала. Берникадәр вакыт Сен-Симонның сәркәтибе булып эшли.

Конт төп игътибарын башта табигать фәннәренә юнәлдерелгән булса, соңрак ул социаль проблемаларга таба борыла. Конт предметларның объектив рәвештә билгеле бер галәми сузулыкта һәм билгеле бер вакыт эчендә яшәүләрен тәкрарлый. Конт чынбарлыктан аерылган фәлсәфи гыйлемнәрне тәнкыйтьли. Ләкин болар белән беррәттән ул материализмнан һәм диалектикадан читләшә. Үз гамәлләрен, гомумән, бернинди юнәлешкә дә бәйләмичә алып барырга тырыша, материализмнан да, идеализмнан да «өстен» торганлыгын исбатларга омтыла.

Контның фәлсәфи карашлары күбрәк субъектив идеализмга һәм агностицизмга авыша. Мәсәлән, ул дөньядагы күренешләрнең объектив сәбәплелеген инкяр итә, хакыйкатьне тану мәсьәләсендә үзен нисбилек (релятивизм), агностицизм тарафдары итеп күрсәтә. Русиядә Герцен, Белинский һәм Огарев, Контның позитивлык рухындагы фәлсәфәсен Һегель тарафыннан ирешелгән диалектикадан кирегә чигенү дип бәялиләр.

Контның фәлсәфи хезмәтләре «сул тарафтан» да, шулай ук «уң тарафтан» да тәнкыйтьләнә. Контның идеалистик пландагы карашларын материализм вәкилләре тәнкыйтьләсә, «наив реализм »ын субъектив идеалистлар һәм агностиклар — Кант, Беркли, Юм тарафдарлары — тәнкыйть итәләр.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Гыйззәтов К.Т., Философия: 2 китап. 1 нче китап: Кыскача философия тарихы. Философиянең нигез проблемалары: Югары уку йорты өчен дәреслек.