Шри Ауробиндо
Шри Ауробиндо | |
---|---|
Туган телдә исем | бенг. অরবিন্দ ঘোষ |
Әйтелеш | |
Туган | 15 август 1872[1][2][3][…] Sri Aurobindo Bhawan[d], Ward No. 63, Kolkata Municipal Corporation[d], Borough No. 7, Kolkata Municipal Corporation[d], Кәлкүттә, Британия империясе[4] |
Үлгән | 5 декабрь 1950[1][2][3][…] (78 яшь) Пондишери, Франция |
Ватандашлыгы | Британия Һиндстаны Һиндстан[5] |
Әлма-матер | Школа Святого Павла[d], Кембриҗ кыйрал көллияте[d] һәм Loreto Convent[d] |
Һөнәре | шагыйрь, тәрҗемәче, фәлсәфәче, эссече, язучы, әдәби тәнкыйтьче, профессор, сәясәтче, дәүләт хезмәткәре, инкыйлабчы, йогин, principal, мөхәррир, Vice-principal |
Эш бирүче | Бароданың Маһараҗа Саяҗирао университеты[d] |
Җефет | Mrinalini Devi[d] |
Ата-ана |
|
Кардәшләр | Barindra Kumar Ghosh[d], Manmohan Ghose[d], Sarojini Ghosh[d] һәм Benoy Bhushan Ghosh[d] |
Шри Ауробиндо (Бенгаль телендә: শ্রী অরবিন্দ), (Инглиз телендә: Sri Aurobindo); туганда исеме: Ауробиндо Гхош (Бенгаль телендә:অরবিন্দ ঘোষ), (Инглиз телендә:Aurobindo Ghosh (Ghose); (1872—1950) — Һинд дине фәлсәфәчесе, шагыйрь, йогин, гуру һәм Интеграль йогага нигез салучы.
Шри Ауробиндо
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Иртә еллары һәм Кембриджта укуы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Ауробиндо Гхош Калькуттада 1872 елның 15 августында туган. Аның әтисе, доктор Кришна Дхан Гхош, Бенгалиядә Рангапурның даирә хирургы булган, әнисе Сварналата Деви, Брахмо-самадж дини-реформаторлык җәмгыятенең эшчәне Раджнараян Басуның кызы булган. «Aurobindo» исеме Санскрит килеп чыгышлы, «अरविन्द» (aravinda), Санскрит телендә «арави́нда» дип әйтелә һәм «лотос» дигән мәгънәдә. Англиядә булганда, Ауробиндо исемен «Aravinda» дип язган, Бародада — «Aravind» яки «Arvind», ә Бенгалиягә күчкәч — «Aurobindo» (инглиз «au» хәрефтезмәсе бары тик «о» дип әйтелә). Бенгаль фамилиясе «Ghose» дип әйтелә — һәм Инглиз телендә гадәттә — «Ghosh» дип языла да («Гош» дип әйтелә); Инглиз академик чыганакларында Шри Ауробиндо исеме еш «Arabindo Ghosh» төрендә очрый. Тумыштан бирле аңа икенче Инглиз исеме дә бирелгән булган. Ике үз туганнары белән ул Инглиз мәдәнияте рухында тәрбияләнгән булган. Биш яшендә Дарджилингта Ирландия монастырь мәктәбенә йөри башлаган. Ике елдан соң (1879 елда) ул Англиягә җибәрелгән — анда ул Кембриджның Патша колледжында белем алуын тәмамлаган. Нәтиҗәдә Ауробиндо камил итеп борынгы грек телен, латин телен, инглиз телен һәм француз телләрендә сөйләшкән, немец, итальян һәм испан телләрендә укыган. Аның багажында, шуннан соң Ауробинда гомер буена кулланган инглиз телендә оста итеп язылган шигырьләр, поэмалар, пьесалар.
Һиндстанга кайту һәм милли бәйсезлек өчен көрәш
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Көнбатыш белемен алып һәм Һиндстанда кайтып (1893 елда), Шри Ауробиндо үзен Санскрит телен, хәзерге Һинд телләрен, фәлсәфи системаларны һәм Һиндстанның борынгы изге китапларын — Упанишадалар, Бхагавад Гита, Рамаяна һәм Веда өйрәнүгә багышлаган.
Шуннан соң 13 елда Шри Ауробиндо Барода шәһәре (хәзер Вадодара), хөкүмәтендә төрле вазифалар башкара, биредәге университетында инглиз һәм француз әдәбиятын укыта, ә 1906 елда Калькуттага күчә, анда ул Милли колледжның ректоры булып китә. Һиндстанда беренче көннәреннән бирле Шри Ауробиндо бертуктаусыз илдә сәяси халәтне күзәтә. 1905 елда Бенгалияне беренче бүлүдән соң Шри Ауробиндо ачык рәвештә Һинд милли-азатлык хәрәкәтенә кушыла. Сигез ел эчендә (1902—1910) ул актив рәвештә илнең сәяси тормышында катнаша, бу ике мәртәбә аны соңыннан аклану белән арестларга китерә.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ 1,0 1,1 Encyclopædia Britannica
- ↑ 2,0 2,1 Брокгауз энциклопедиясе
- ↑ 3,0 3,1 Bibliothèque nationale de France data.bnf.fr: اوپن ڈیٹا پلیٹ فارم, платформа відкритих даних, платформа открытых данных, plateforme de données ouvertes, piattaforma di dati aperti, Opendata-Plattform, otevřená data platforma, åben-data-platform, տվյալների բաց շտեմարան, platforma za odprte podatke, plataforma de datos abierta, plataforma de dados aberta, платформа адкрытых даных, платформа на отворените данни, platforma otwartych danych, ашық деректер платформасы, ачык маалыматтарды платформа, açıq məlumat platforması, ochiq ma'lumotlar platforma, açık verilerin platformu, платформа отвореног података, platforma otvorenih podataka, platforma otvorenog podataka, platforma otvorených údajov, πλατφόρμα ανοικτών δεδομένων, platformu atklātā datu, platforma atvira duomenų, platvormi avatud andmete, avoimen datan foorumi, nyílt adatok platformja, პლატფორმა ღია მონაცემები, платформа за отворени податоци, нээлттэй мэдээллийн тавцан, platformă de date deschise, platformo de malferma datumoj, open data platform, плятформа адкрытых зьвестак, Усьтэм даннойёслэн платформазы, асыҡ мәғлүмәт платформаһы, açıq malümat platforması, açıq malümat platforması, ачык малюмат платформасы, öppen dataplattform, платформаи додаҳои боз, ачык кӧргӱзӱлердиҥ платформазы, гом бæрæггæнæнты платформæ — 2011.
- ↑ 4,0 4,1 Deutsche Nationalbibliothek Record #118505157 // Gemeinsame Normdatei — 2012—2016.
- ↑ SELIBR — 2012.