Бенгаль теле
| Бенгаль теле | |
|---|---|
| бенг. বাংলা[1] | |
| Кыскача исем | банголӣ |
| Дәүләт |
|
| Барлыкка килү урыны | бенгальлеләр[d], Бангладеш, Ассам, Биһар, Җаркһанд, Одиша, Трипура һәм Көнбатыш Бәңгәл |
| Тел типологиясе | SOV[d] һәм флектив тел[d] |
| Килешләр | баш килеш[d], төшем килеше[d], иялек килеше[d] һәм урын килеше[d] |
| Имеет грамматическое число | берлек саны[d] һәм күплек саны[d] |
| Грамматик җенескә ия | хатын-кыз заты[d], ир заты[d], урта җенесле сүз[d] һәм гомум җенесле сүз[d] |
| Имеет грамматическую категорию лица | первое лицо[d], второе лицо[d] һәм третье лицо[d] |
| Язу | бенгальское письмо[d] |
| Телне көйләүче | Академия Бангла[d] һәм Bangla Akademi[d] |
| Сөйләшүчеләр саны | 300 000 000 кеше кеше (2019)[4] |
| Ethnologue каталогында телнең статусы | 1 National[d][4] |
| Кайда өйрәнелә | Bangla studies[d] |
| Бу телдәге музыка өчен төркем | [d] |
| Нинди вики-проектка керә | Obelepédia[d] |
| Викимедиа проектларында тел коды | bn |

Бенгаль теле яки бенгали (бенг. বাংলা Bāṇlā) — Һинд-аурупа телләренең һинд-иран төркеме телләренең берсе, бенгалиялеләрнең милли теле. Бенгаль телендә 230 миллионнан артык кеше сөйләшә. Баңладеш һәм Көнбатыш Бенгалиядә киң таралган, шулай ук Һиндстанның аерым штатларында бу телдә сөйләшүчеләр күп яши.
Тел XV — XVII гасыр башында формалаша дип санала. XIX гасыр ахырында яңа бенгаль тел барлыкка килә.
Бенгаль теле брахми язуыннан барлыкка килгән бонгаккхор графикасын куллана. Тел орфографиянең фонетик принцибына буйсынса да, искәрмәләр бар.
Шигърият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Бенгаль шигъриятендә ике төп юнәлешне аералар. Беренчесе Вайшнавизм белән илһамландырылган булган - Вишну һәм аның аватарлары культы белән, бигрәк тә Кришна культы белән. XIV-XVI гасырда Бенгалиядә Вайшнав мистик-эротик шигърият чәчәк аткан, аның яраткан темасы булып Кришна һәм аның сөйгәне Радханың мөнәсәбәтләре булган, аларга моңа кадәр берничә гасыр элек мәшһүр Санскрит поэмасы "Гитаговинда"да Джаядэва дан җырлаган.
XVI гасырда икенче шигъри юнәлеш үсә башлаган, ул Шива һәм Кали Алиһәсе культына нигезләнгән.
Таралу
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Тарихи яктан Бенгаль теле Бенгалиядә шактый киң таралган. Ул — Баңладешның рәсми теле һәм Һиндстанның 23 рәсми телләренең берсе.
Һинд штатларына килгәндә, Көнбатыш Бенгалия һәм Трипурда рәсми статусны йөртә. Шулай ук Ассам, Андаман һәм Никобар утраулары, Джаркханд, Аруначал-Прадеш һәм Мизорам штатларында таралган.

