Пондишери

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Пондишери latin yazuında])
Пондишери
Нигезләнү датасы 1674
Сурәт
Рәсми исем Puducherry
Нигезләүче Франсуа Мартин[d]
Дәүләт  Һиндстан
Нәрсәнең башкаласы Пондичерри[d] һәм Французская Индия[d]
Административ-территориаль берәмлек Пондичерри[d]
Сәгать поясы UTC+5:30[d]
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 3 ± 1 метр
Кардәш шәһәр Бас-Тер
Мәйдан 19,54 км²
Почта индексы 605001–605014
Рәсми веб-сайт py.gov.in
Җирле телефон коды 413
Карта
 Пондишери Викиҗыентыкта

Пондишери (рәсми рәвештә Пудучери буларак мәгълүм) — Һиндстанда шәһәр һәм берлек территориясе булып тора.

Шри Ауробиндо Ашрам.
Пондишериның панорамик манзарасы.

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Пондишериның күпчелек халкы Тамил телендә сөйләшә, шулай ук Француз телендә сөйләшүчеләр дә бар.

Туризм[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Rue de la Marine урамында урнашкан Шри Ауробиндо Ашрамы Һиндстанда иң әһәмиятле ашрамнарның берсе булып тора.
Манакула Винаягар Урамында Арулмигу Манакула Винаягар Дэвастханам Ганешаның гыйбадәтханәсе булып тора. Бу гыйбадәтханә Французлар килгәнгә кадәр (1666 ел) булган. Шастралар буенча Ходай Ганешаның 16 формасы бар, шуларның Бәңгәл култыгы янында көнчыгышка караучысы Бхубанешвар Ганапати буларак мәгълүм, ул хәзер Манакула Винаягар дип атала. Тамил телендә "Манал" ком дигәнне аңлата, ә "Кулам" дингез янында буа дигәнне аңлата. Элек буа янында күп ком булган. Шулай итеп, кешеләр Ходайны Манал Кулатху Винаягар дип атаганнар (ягъни комлы буа янында Ходай). Соңрак ул Манакула Винаягар дип аталган.
Тһирукаамеесварар Гыйбадәтханәсе Виллианур шәһәрчегендә урнашкан гыйбадәтханәләрнең берсе (борынгы исеме Вилваналлур, ягъни "вилва марангал нараиндһа палла нур"), ул Пондишеридан 10 км ераклыкта (Виллупурамга таба) урнашкан. Бу гыйбадәтханә Перия Ковил "Зур Гыйбадәтханә" буларак мәгълүм. Төп Ходай - ул Шива һәм төп Алиһә булып Кокиламбигай булып тора. Шулай ук башка Һинд дине Ходайлары бар, мәсьәлән, Муруган, Винаягар, Тхакшанамурти, Перумал, Брахма, Чандикешварар, Натараджар, Наваграха һәм 63 Нааянмарлар.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]