Цицерон

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Цицерон latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Цицерон
M-T-Cicero.jpg
Туган телдә исем лат. Marcus Tullius Cicero
Туган 3 гыйнвар БЭК 106[1][2][3]
Арпино[d], Фрозиноне[d], Лацио[d], Италия[4][5]
Үлгән 7 дикәбер БЭК 43[2][3] (63 яшь)
Формия[d], Рим республикасы[5]
Үлем сәбәбе башсызландыру[d][3]
Ватандашлыгы Борынгы Рим
Һөнәре фәлсәфәче, сәясәтче, шагыйрь, сәясәт теоретигы, хокук белгече, нотыкчы, язучы, адвокат, хәрби хезмәткәр
Җефет Теренция[d][3][6]
Балалар Кече Цицерон[d][3] һәм Туллия Цицеронис[d][7][3]
Ата-ана
Кардәшләр Квинт Туллий Цицерон[d]

Commons-logo.svg Цицерон Викиҗыентыкта

Марк Туллий Цицерон (лат. Marcus Tullius Cicero; б.ч.к. 106 елның 3 гыйнвары б.ч.к. 43 елның 7 декабре) – Борынгы Римның дәүләт эшлеклесе, сүз остасы (оратор), юрист һәм фәлсәфәче, б.ч.к. 63 елда Рим дәүләтенең консулы.  Ул Римдагы җайдаклар катламына караган бай муниципийлар (шәһәр әһелләре) гаиләсендә туып үскән һәм Римның иң бөек ораторларының һәм проза стиле белгечләренең берсе булган[8][9].

Аның латин теленә ясаган йогынтысы шулкадәр зур булган ки, аннан соң килгән проза тарихы, латинныкы гына түгел, ә XIX гасырга кадәр барлык Аурупа телләрендәге проза, аның язу стиленә реакция рәвешендә яши – чәчмә жанрда язучылар йә аның өслүбен кабул иткән, йә инкарь иткән[10]. Майкл Грант сүзләренә караганда, «Цицеронның Аурупа әдәбияты һәм фикеренә йогынтысы теләсә кайсы телдәге теләсә кайсы башка язучыдан шактый алда тора»[11]. Цицерон римлыларны грек фәлсәфәсенең төп мәктәпләре белән таныштырган һәм латин теленең фәлсәфи вокабулярын, сүзләр тупламасын барлыкка китергән (мәсәлән, evidentia,[12] humanitas, qualitas, quantitas, һәм essentia кебек неологизмнар)[13].

Үзе тәҗрибәле оратор һәм бик тә уңышлы хокукчы булса да, Цицерон үзенең иң мөһим казанышы дип сәяси карьерасын санаган. Аның консуллыгы вакытында Катилинаның икенче фетнәсе башлана, фетнәчеләр шәһәргә читтән һөҗүм итүчеләр ярдәмендә хөкүмәтне бәреп төшерергә маташа. Ләкин Цицерон биш фетнәчене җәзалап үтерергә дигән каршылыклы һәм бәхәсле әмерне бирә һәм фетнәне бастыра. Безнең чорга кадәр I гасырның икенче яртысында Рим дәүләтендә Ватандашлар сугышы була һәм Гай Юлий Цезарьның диктаторлыгы урнаштырыла. Бу буталчык заманада Цицерон гадәти республика хакимиятен кайтарырга өнди. Юлий Цезарь үтерелгәч, Цицерон хакимият өчен башланып киткән көрәштә Марк Антонийның дошманына әверелә, чыгышларында аңа һөҗүм итә. Икенче Триумвират вакытында исә ул дәүләт дошманы дип проскрипцияләргә кертелә. Б.ч.к. 43 елда, Италиядән качып китәргә омтылыш ясаганнан соң, аны хәрбиләр кулга ала һәм ул үтерелә. Аның кисеп алынган куллары һәм башы, Марк Антонийның тәмам җиңүен исбатлап, Рим форумында күрсәтелә.

Франческо Петрарка Цицеронның хатларын табып, «яңадан ачкач», Аурупа монастырьләрендә латин һәм борынгы грек кулъязмаларын эзләү эше киң җәелә, бу исә Яңарыш чоры башлануга китерә[14]. Польша тарихчысы Тадеуш Зелински фикеренчә, «Ренессанс, барыннан да элек, Цицеронны торгызу иде, һәм бары аннан соң гына һәм аның аша башка классик антиклыкны кайтару иде»[15]. Цицерон абруе һәм дәрәҗәсенең иң югары ноктасы XVIII гасырдагы Мәгърифәтчелек чорына туры килә[16]. Джон Локк, Дэвид Юм, Монтескье һәм Эдмунд Берк кебек Мәгърифәтчелекнең алдынгы фикер ияләре һәм сәясәт теоретикларына Цицеронның йогынтысы зур була, күбесенә ул нигезле рәвештә йогынты ясый[17]. Аның әсәрләре Аурупа мәдәниятенең иң йогынтылы әсәрләре сафында тора, һәм бүген дә Рим тарихын өйрәнүдә, бигрәк тә, Рим республикасының соңгы көннәрен аңлауда беренчел материалның иң мөһим өлешен тәшкил итә[18].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. http://urn.nb.no/URN:NBN:no-nb_digibok_2008060900023#3
  2. 2,0 2,1 Istituto dell'Enciclopedia Italiana Enciclopedia Treccani — 1929.
  3. 3,0 3,1 3,2 3,3 3,4 3,5 Любкер Ф. Tullii // Реальный словарь классических древностей по Любкеру / под ред. Ф. Ф. Зелинский, Л. А. Георгиевский, М. С. Куторга et al. — Санкт-Петербург: Общество классической филологии и педагогики, 1885. — С. 1418–1426.
  4. 4,0 4,1 Ф. Зелинский Цицерон, Марк Туллий // Энциклопедический словарьСанкт-Петербург: Брокгауз—Ефрон, 1903. — Т. XXXVIII. — С. 254–274.
  5. 5,0 5,1 5,2 5,3 Немецкая национальная библиотека, Берлинская государственная библиотека, Баварская государственная библиотека һ.б. Record #118520814 // Gemeinsame Normdatei — 2012—2016.
  6. Любкер Ф. Terentii // Реальный словарь классических древностей по Любкеру / под ред. Ф. Ф. Зелинский, Л. А. Георгиевский, М. С. Куторга et al. — Санкт-Петербург: Общество классической филологии и педагогики, 1885. — С. 1354–1357.
  7. А. Пр. Туллия // Энциклопедический словарьСанкт-Петербург: Брокгауз—Ефрон, 1902. — Т. XXXIV. — С. 41–42.
  8. Rawson, E.: Cicero, a portrait (1975) p. 303
  9. Haskell, H.J.: This was Cicero (1964) pp. 300–01
  10. Merriam-Webster, Inc (January 1995). "Ciceronian period". Merriam-Webster's Encyclopedia of Literature. Merriam-Webster. p. 244. ISBN 978-0-87779-042-6. https://books.google.com/books?id=eKNK1YwHcQ4C&pg=PA244. Retrieved 27 August 2013. 
  11. Cicero, Selected Works, 1971, p. 24
  12. Q. Acad. 2.17–18
  13. Conte, G.B.: "Latin Literature: a history" (1987) p. 199
  14. Wootton, David (1 January 1996). Modern Political Thought: Readings from Machiavelli to Nietzsche. Hackett Publishing. p. 1. ISBN 978-0-87220-341-9. https://books.google.com/books?id=78eaIfCg2mcC. Retrieved 27 August 2013. 
  15. Zieliński, Tadeusz. Cicero Im Wandel Der Jahrhunderte. Nabu Press. 
  16. Wood, Neal (1991). Cicero's Social and Political Thought. University of California Press. ISBN 978-0-520-07427-9. 
  17. Nicgorski, Walter Cicero and the Natural Law. Natural Law, Natural Rights, and American Constitutionalism.
  18. Griffin, Miriam; Boardman, John; Griffin, Jasper; Murray, Oswyn (15 January 2001). The Oxford Illustrated History of the Roman World. Oxford University Press. pp. 76ff. ISBN 978-0-19-285436-0. https://books.google.com/books?id=w95Nb-BJWRcC&pg=PA76. Retrieved 10 August 2011.