Гай Юлий Цезарь
| Юлий Цезарь | |
|---|---|
| Туган телдә исем | Гай Юлий Цезарь |
| Туган | 12 июль БЭК 102 Рим |
| Үлгән | 15 март БЭК 44 (57 яшь) Рим |
| Үлем сәбәбе | протыкание[d] |
| Яшәгән урын | Рим |
| Ватандашлыгы | Борынгы Рим |
| Һөнәре | диктатор |
| Сәяси фирка | популяры[d][1][2] |
| Җефет | 1. Корнелия Цинилла 2. Помпея Сулла 3. Кальпурния Пизонис. |
| Өйдәш | Клеопатра |
| Балалар | Юлия Цезарис[d][3], Птолемей XV Цезарион[d] һәм Октавиан Август |
| Ата-ана |
|
| Кардәшләр | Юлия Цезарис Старшая[d] һәм Юлия Цезарис Младшая[d][3] |
Гай Юлий Цезарь (лат. Gaius Iulius Caesar [ˈɡaː.i.us ˈjuːli.us ˈkaɪsar]) – Борынгы Рим дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе, Рим диктаторы, гаскәр башлыгы, язучы.
Галлияне яулап алуы белән Цезарь Рим дәүләтенең чикләрен төньяк Атлантикага кадәр киңәйтә һәм Рим хакимиятенә хәзерге Франция җирләрен буйсындыра, шулай ук Британ утрауларына һөҗүмне башлап җибәрә. Цезарьның эшчәнлеге Көнбатыш Аурупаның мәдәни һәм сәяси күренешен тамырдан үзгәртә.
Ватандашлар сугышында җиңгәннән соң Pax Romana (Рим Дөньясы) бердәнбер хакиме булган. Юлий Цезарь Гней Помпей бергә Римда күп ислахларны үткәрә башлаганнар, ул үлгәннән соң Рим империясе килеп чыккан. Цезарьнең үзәкләштерү сәясәте патшалык хакимлеге белән чагыштырганнар. Сәяси көндәшләр Цезарьне патша торгызлыгына гаепләгәннәр, ләкин Цезарь патша булып басмаган, ә диктатор булып үзен игълан иткән. Дошманнар диктаторлык өчен Цезарьне үтергәннәр, үтерүчеләр арасында элекке Цезарьнең якташы Брут булган. Гыйбәрә "Син дә, Брут" - иң якын якташның хыянәтен хәзер билгели.
Гай Юлий Цезарь эпилепсия белән авырган.