Томас Һоббс

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Томас Һоббс latin yazuında])
Томас Һоббс
Thomas Hobbes
Туган телдә исем ингл. Thomas Hobbes
Туган 5 апрель 1588(1588-04-05)
Малмсбери, Уилтшир, Англия
Үлгән 4 декабрь 1679(1679-12-04) (91 яшь)
Дербишир, Англия
Күмү урыны Church of St John the Baptist, Ault Hucknall[d]
Ватандашлыгы Англия кыйраллыгы[d][1]
Әлма-матер Магдален көллияте[d] һәм Оксфорд университеты
Һөнәре фәлсәфәче, сәясәт белгече

 Томас Һоббс
Thomas Hobbes
Викиҗыентыкта

Томас Һоббс (ингл. Thomas Hobbes), яки Томас Гоббс — инглиз фәлсәфәчесе, материализм юнәлеше вәкиле, җәмгыять килешүе теориясенә һәм дәүләт суверенитеты теориясенә нигез салучыларның берсе. Этика, теология, фәлсәфә, физика, геометрия, тарих кебек фәннәрдә эз калдырган фикерләр авторы.

Томас Һоббс Малмсбери шәһәрендә рухани гаиләсендә дөньяга килә. Оксфорд университетын тәмамлаганнан соң, зур аристократ гаиләсенә гувернер булып урнаша, һәм аның тормышы ахырына хәтле шушы гаилә белән бәйле булып кала.

Карашлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фәлсәфи карашлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Һоббсның фәлсәфи хезмәтләре XVII гасырның инглиз буржуаз инкыйлабы йогынтысында формалаша. Аның дөньяга карашына, шулай ук теоретик концепцияләрендә Бэкон, Галилей, Декарт фикерләре зур эз калдыра. Һоббс шулай ук Эвклид геометриясен үзләштерүгә дә зур көч куя.

Һоббсның төп гыйльми хезмәтләре: «Табигый һәм сәяси законнарның элементлары», «Фәлсәфә нигезләре», «Кеше турында», «Ватандаш турында» һәм башкалар. Һоббс фән җәмгыятьнең гамәли ихтыяждарына хезмәт итәргә тиеш, дигән караштан чыгып эш итә. Шунлыктан төп игътибарын иҗтимагый проблемаларга юнәлдерә. Сугышны ул залимлек дип бәяли һәм аның сәбәпләрен, шулай ук аны булдырмау юлларын күрсәтергә омтыла.

Һоббсның дингә булган карашы ике яклы. Бер яктан, ул дәүләттә чиркәү һәм руханиларның хакимлек ролен булдырмау, шулай ук фәлсәфәне дини тәгълиматларга буйсындырмау карашында булса, икенче яктан, җәмгыятьтә динне томана халыкны буйсындыруда идеологик корал буларак саклап калырга кирәк дигән фикерне яклый. Ягъни ул бу мәсьәләдә үзенең сыйнфый аристократлык мәнфәгатьләрен алга куя. Томас Һоббс фәлсәфәсенең төп (материя белән аң мөнәсәбәте) мәсьәләсен чишүдә материалистик позиция тора. Ул Рене Декартның кайбер идеалистик тайпылышларын тәнкыйтьләп чыга. Мәсәлән, кешенең фикерләве, кешенең үзеннән гайре ниндидер субстанция хасияте түгел, бәлки кешенең турыдан-туры үзенең хасияте, дип саный ул.

Ьоббс материализм тәгълиматын яклауда механистик хәрәкәткә чамадан тыш зур, абсолют роль бирергә тырыша. Һоббс теориясе — механистик материализм. Ул танып белү процессында эмпирик баскыч белән рациональ баскыч арасындагы тыгыз бәйләнешне аңлый алмый. Шунлыктан ул танып белүнең рациональ баскычына хас булган дедуктив ме-тодка эмпирик баскычка хас булган индуктив методны каршы куя.

Сәясәт турында карашлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Һоббсның XVII гасыр Европа илләре җәмәгатьчелегенә иң зур тәэсир ясаган хезмәте — ул да булса, аның дәүләт турындагы теорияләре. Ул дәүләтнең асылын һәм аның барлыкка килү сәбәпләрен фәнни материалистик позициядән чыгып аңлата алмый, ләкин галимнең теориясе җәмгыяви шартнамәләр концепциясенә нигезләнгән була. Дәүләтнең функцияләрен ул, нигездә, аның башында торучы һәм аның белән идарә итүче шәхесләргә тапшыра. Аның карашынча, кешеләр үзләренең ирекләрен үзләре теләп дәүләткә йөклиләр. Һәм, әгәр дә дәүләт кешеләрнең хокукларын, аларны бәхетле итү бурычларын үзенә туплаган икән, ул зур куәткә ия булырга тиеш.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Викиөзек эчендә Томас Һоббс темасы буенча бит бар

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Гыйззәтов К.Т., Философия: 2 китап. 1 нче китап: Кыскача философия тарихы. Философиянең нигез проблемалары: Югары уку йорты өчен дәреслек.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. SELIBR — 2012.