Галилео Галилей

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Галилео Галилей
Galileo.arp.300pix.jpg
Тулы исем:

Galileo Galilei

Һөнәре:

фәлсәфәче, физик, астроном

Туу датасы:

15 февраль 1564(1564-02-15)

Туу җире:

Пиза, Италия

Ватандашлыгы:

Италия

Милләт:

Итальян

Үлем датасы:

8 гыйнвар 1642(1642-01-08) (77 яшь)

Үлем җире:

Флоренция янында урнашкан Арчетри

Әтисе:

Винченцо Галилей

Әнисе:

Джулия Амманнати

Култамгасы:

Galileo Galilei Signature 2.svg

Галилео Галилей Викиҗыентыкта
Wikisource-logo.svg Әсәрләр Викитекада

Галилео Галилей (ит. Galileo Galilei; 1564 елның 15 февралендә Пизада туган – 1642 елның 8 гыйнварында Арчетрида вафат) – Италия физигы, механигы, астрономы, философы һәм математигы. Үз вакытының фәненә зур йогынты ясаган. Беренче булып күк йөзендә булган җисемнәрне күзәтү өчен телескопны кулланган. Күп мөһим астрономия ачышларын эшләгән. Галилей – Экспериментлы физиканың нигезчесе.

Яшәгән вакытта дөньяның гелиоцентрик системасының актив тарафдары булу сәбәпле аның католик чиркәү белән җитди конфликт булган.

Биография[үзгәртү | чыганак текстны үзгәртү]

Кече чаклар[үзгәртү | чыганак текстны үзгәртү]

Галилей 1564 елда Италиядә урнашкан Пиза шәһәрендә нәселле, ләкин факыйрьләшкән композитор Винченцо Галилей (15201591) гаиләсендә туа. Галилео Галилейның тулы исеме Галилео ди Винченцо Бонайути де Галилей (ит. Galileo di Vincenzo Bonaiuti de' Galilei). Галилейның нәселе инде XIV гасырдан мәгълум. Аның берничә туры бабасы Флорентий Җөмһүриятенең җитәкчеләре булганнар, хәтта бер бабасы, шулай ук Галилео исемле мәшһүр табиб, 1445 елда җөмһүрият башлыгы булып сайланды.

Винченцо Галилей һәм Джулия Амманнати гаиләсендә алты бала булган, ләкин бары дүртесе өлкән яшькә кадәр җиттеләр. Галилео (балалар арасында иң олы), Вирджиния һәм Ливия исемле кызлар һәм иң кечкенә малай Микеланджело. Микеланджело киләчәктә әтисе кебек лютнада уйнаган композитор буларак мәшһүр булыр.

Галилейның яшь чагы турында күп нәрсә мәгълум түгел. Яшь чактан малай сәнгатькә тартылды. Гомере буе аның музыкага һәм рәсемнәргә мәхәббәте булды.

Башлангыч белемне Галилей ерак урнашмаган Валломброза исемле монастырьда алды. Ул бик укырга яратты, һәм сыйныфта беренче укучылар арасында торды. Галилей христиан дине әһеле булырга теләгән иде, ләкин әтисе рөхсәт итмәде.

1581 елда Галилей әтисе киңәше белән табиблык өйрәнү өчен Пиза университетына керде. Студент булып ул өч елдан кимрәк өйрәнде, инде шул вакытта ул борынгы фәлсәфәчеләр китаплары белән танышты. Шул вакытта ул Коперник теориясе белән танышты дип санала.

Ләкин галилей әтисенең финанс хәле начарайды, һәм ул малайның укуын түли алмады. Галилейга бушлай укырга рөхсәт бирмәгәч, ул кире кайтырга мәҗбүр булды. Бәхеткә, аңа Гвидобальдо дель Монте исемле кеше ярдәм итте, һәм тиздән 1589 елда ул Пиза университетына профессор буларак килде.

1591 елда аның атасы вафат булды, һәм гаилә өчен җаваплык Галилейга күчте. Беренче чиратта ул кече сеңле тәрбиясе турында уйларга тиеш иде.

Падуя, 1592–1610[үзгәртү | чыганак текстны үзгәртү]

1592 елда Галилей бай һәм дәрәҗәле Падуя университетында урын ала. Падуядагы вакыт – Галилейның фәнни эшчәнлеге өчен иң әйбәт вакыт.

Фәнни ачышлар[үзгәртү | чыганак текстны үзгәртү]

Хәтер[үзгәртү | чыганак текстны үзгәртү]

Мифлар һәм версияләр[үзгәртү | чыганак текстны үзгәртү]

"Ул барыбер әйләнә!"[үзгәртү | чыганак текстны үзгәртү]

Бөтенесенә мәгълум булган риваять: Галилей чиркәү алдында үз версиясеннән баш тарткач "Ул барыбер әйләнә!" дип әйткән, ләкин моны дәллиләгән фактлар юк. Тарихчылар тапканнар ки, әлеге миф журналист Джузеппе Баретти тарафыннан 1757 елда язылган.

Галилей һәм Пиза манарасы[үзгәртү | чыганак текстны үзгәртү]

Риваятьләргә күрә Галилей Пиза манарасының аву тизлеген үлчәгән. Галилей чыннап та моның кебек экспериментларны эшләгән, ләкин алар Пиза манарасына кагылышты булганы дәлилләнмәгән.

Әдәбият[үзгәртү | чыганак текстны үзгәртү]

Оригинал телендә[үзгәртү | чыганак текстны үзгәртү]

Тәрҗемә[үзгәртү | чыганак текстны үзгәртү]

Ни кызганыч, Галилео Галилей китаплары татар теленә тәрҗемә ителмәде.

Моны да карагыз[үзгәртү | чыганак текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | чыганак текстны үзгәртү]

Калып:Link FA

Калып:Link FA Калып:Link FA Калып:Link FA Калып:Link FA Калып:Link FA Калып:Link GA Калып:Link GA