Мөхәммәт пәйгамбәр
Әбү әл-Касыйм Мөхәммәд бине Габдулла бине Габделмоталлиб (гарәп. أبو القاسم محمد بن عبد الله بن عبد المطلب) 570 елның 20 апрелендә Мәккә шәһәрендә туа – 632 елның 8 июнендә Мәдинә шәһәрендә вафат була) – мөселманнар ышануы буенча, Аллаһның барлыгына һәм берлегенә, ягъни тәүхидкә өндәгән, кешелек дөньясының иң шәрәфле заты, Аллаһның соңгы (ахырзаман) пәйгамбәре[8][9]. Шулай ук оста сәясәтче, оратор, гарәп кабиләләрен ислам байрагы астында туплаучы[10]. Мөселманнар тарафыннан Мөхәммәднең Адәм, Нух, Ибраһим, Муса, Гайсә һәм башка пәйгамбәрләрнең үзгәртелгән монотеистик диннәрен яңартучы һәм тәмамлаучы булганына инанылыр[11]. Мөселман динендә булмаганнар Мөхәммәд пәйгамбәрне ислам диненә нигез салучы буларак кабул итәләр[12].
Ислам тәгълиматы буенча, Мөхәммәд пәйгамбәргә Аллаһтан вәхи юлы аша Көръән китабы иңгән. Көръән китабы һәм Мөхәммәд пәйгамбәрнең сүзләре, эшләгән гамәлләре (хәдисләр) ислам дине кануннарының, фикһның нигезе булып тора[13] Мөселманнар Мөхәммәд пәйгамбәр исемен әйткәннән яки язганнан соң аңа салават («Саллә-ллаһу галәйһи үә сәлләм» (гарәп. صلى الله عليه وسلم) дип әйтәләр.
Кыскача хронология
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 571 елның апреле — Мөхәммәд пәйгамбәр Мәккә шәһәрендә туа.
- 595 ел — Хәдичә бинт Хөвәйлидкә өйләнә.
- 610 ел - Мөхәммәд пәйгамбәрлек вазыйфасын ала. Беренче Көръән аятьләре иңә. Яшерен рәвештә исламга чакыру башлана.
- 613 ел — Мөхәммәд пәйгамбәр Мәккә халкын һәм хаҗга килүче гарәпләрне ачыктан исламга өнди башлый.
- 615 ел — Мөхәммәд пәйгамбәрнең бер өлеш тарафдарлары потка табынучыларның эзәрлекләүләреннән Хәбәшстанга күчәләр (үзе Әбү Талиб яклавы астында кала).
- 619 ел — Хәдичә бинт Хөвәйлид һәм Әбү Талиб вафат булалар. Кайгы елы.
- 622 ел — Мәдинәгә күчә, Һиҗрәт.
- 623 ел — Мөселманнарга сугыш кылу рөхсәт ителә.
- 624 ел — Мөселманнар Бәдер янындагы Мәккәлеләр гаскәрен тар-мар итәләр. Бәдер сугышы.
- 625 ел — Мөселманнар Өхед тавы янында сугышта Мәккәлеләргә өлешчә җиңеләләр. Өхед сугышы.
- 626 ел — Мөселманнарга Мәккәлеләр, берничә гарәп кабиләләре һәм Мәдинә яһүдиләренең уңышсыз һөҗүме.Хәндәк сугышы.
- 628 ел — Хөдәйбиядә тынычлык турында килешү. Хөдәйбия килешүе.
- 629 ел — Мөхәммәд пәйгамбәр белән мөселманнар имин рәвештә гөмрә хаҗын кылалар.
- 630 ел — Мәккә шәһәре Мөхәммәд пәйгамбәр тарафыннан алына, Кәгъбәдә булган сыннар җимерелә.
- 632 ел — Мөхәммәд пәйгамбәрнең Мәккәгә соңгы хаҗы һәм Аерылу хөтбәсе, 8 июнь — Мөхәммәд пәйгамбәрнең вафат булуы.
Исеме
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Мөхәммәд исеме гарәп теленнән «мактауга лаеклы» дигәнне аңлата. Бу исем гарәпләр арасында киң таралмаган була. Ислам риваятьләре буенча, Мөхәммәд пәйгамбәрнең әнисе Әминә балага узгач, бер төш күрә. Анда аңа туачак улына "Мөхәммәд" исеме бирелергә тиешлеген хәбәр итәләр[14]. Мөхәммәд пәйгамбәрнең башка исемнәре дә бар: Әхмәд, Мәхмүд, Мостафа. Аллаһ Коръәндә аңа исеме белән 4 тапкыр эндәшә, шул ук вакытта аны Нәби, Рәсүл, Габд, Бәшир, Нәзир, Мөнәззир, Шаһит, Дәгый кебек исемнәр белән дә атый. Мөхәммәд пәйгамбәрнең тагын бер исеме "Хәбибулла" - Аллаһның яраткан колы[15].
Нәселе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Мөхәммәд галәйһиссәләм Гарәп ярымутравында иң көчле булган Кораеш кабиләсенең хөрмәтле һәм затлы нәселләреннән була. Ислам тарихчылары аның нәселен егерме бер буынга кадәр, Гаднәнгә хәтле, төгәл ачыклаганнар. Кайбер тарихчылар исә Мөхәммәд пәйгамбәр бабаларын Адәм галәйһиссәләмгә хәтле җиткергәннәр. Әмма барсы да нәсәп-шәрифнең Исмәгыйль пәйгамбәргә барып тоташуында бердәм фикердә торалар. Шулай итеп Мөхәммәд галәйһиссәләмнең әтисе Габдулла бине Габделмоталлиб бине Һашим бине Габдеманнаф бине Кусай бине Киләб бине Мурра бине Кагъб бине Лүәй бине Галиб бине Фиһр бине Мәлик бине ән-Надр бине Кинәнә бине Хозәймә бине Мудрикә бине Ильяс бине Модар бине Низар бине Мәгадд бине Гаднән[16].
Гаднәннән соң дәвам иткән буыннар хакында ислам галимнәре төрле карашта тора. Беренче ислам тарихчыларыннан булган Ибн Һишам Гаднәннән соң булган Мөхәммәд пәйгамбәр нәселенең болай дәвам иткән вариантын күрсәтә: Гаднән бине Әдәд бине Мокаввим бине Нәхур бине Сәйрах бине Йәгрүб бине Йәшҗуб бине Нәбит бине Исмәгыйль бине Ибраһим бине Тарих бине Нәхур бине Саруг бине Шалих бине Ирфәхшәд бине Сәм бине Нух бине Ләмк бине Мүтәвәшлих бине Әхнух (бу Идрис пәйгамбәр) бине Йәрд бине Мөһлил бине Кайнан бине Йәниш бине Шис бине Адәм.[17]
Мөхәммәд пәйгамбәрнең әнисе Әминә шулай ук затлы нәселдән, Мәдинә шәһәрендәге Ибне Зуһра кабиләсе башлыкларыннан булган Вәһб бине Габдүманнаф бине Зуһра бине Киләб бине Мурра кызы иде[18].
Гарәбстан һәм Мәккә Мөхәммәд пәйгамбәрлегенә кадәр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Дин
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Аллаһка ышанулары булса да, корәеш һәм башка гарәп кабиләләренең күбесендә потларга табыну таралган була. Коръәндә мөшрикләрнең потлар аркылы Аллаһка якынаерга теләүләре сурәтләнә: "Аллаһудан башка сынымнарны дус тоткан мөшрикләр: "Без аларга гыйбадәт кылмыйбыз, мәгәр безне Аллаһуга якын кылсыннар өчен генә аларга гыйбадәт кылабыз", - дип әйтәләр."[19] Гарәпләрнең мәҗүсилек диннәре хәмер эчү, зина кылу, хаксызга кеше үтерү, яңа туган кызларны тереләй күмү һәм башка кыргый йолаларны тыймый торган булган. Ислам тарихы буенча, гарәпләр (Ибраһим улы Исмәгыйль нәселе) башта мөвәххид (монотеист) булалар, дөньяда беренче мәчетне, Кәгъбәне төзиләр. Соңрак исә башка халыклардан потларга табынуны алып киләләр. Шул ук вакытта алар Кәгъбәне олылаудан туктамыйлар. Риваятьләр буенча, Гамр бине Лүхәййә дигән зат, Шам җирләренә барып, Нух пәйгамбәр нәселеннән булган әмәликләрдән Хубал исемле потны Мәккәгә алып кайта һәм кешеләргә аңа тыбынырга куша. Икенче бер риваятьтә болай диелә: Исмәгыйль пәйгамбәрнең кайбер балалары тормышның авырлыгына чыдый алмыйча Мәккә шәһәреннән аерылганнар. Кәгъбәне истән чыгармас өчен, үзләре белән әлеге бинага ошаган ташлар да алганнр. Тукталган җирләрендә алар тирәли әйләнгәннәр. Соңрак әлеге ташлар потлар, ягъни гыйбадәт кылу объектлары булып киткән. Бераз ваткан колы.акыттан соң күпчелек гарәпләрдә потка табыну ныклап тамыр җәйгән. Һәрберсенең өендә сыннар, изге саналган ташлар барлыкка килгән. Әгәр гарәпләрнең берәрсе сәфәргә китсә, соңгы гамәле булып әлеге потка кагылу тиешле саналган. Сәфәрдән кайтканда да беренче эше булып өйдәге потны олылау, аңа табыну тиеш булган. Мөхәммәд пәйгамбәр заманында гарәпләрнең Кәгъбәдән тыш башка изге җирләре дә барлыкка килгән. Бу җирләрдә потларга гыйбадәт кылу биналары, аларны махсус караучылар да булган. Мәккә һәм аның тирәсендә яшәгән Көрәеш һәм Кинәнә гарәпләренең иң мәшһүр потларыннан әл-Гоззә, Ясрибтә (Мәдинәдә) Әүс һәм Хәзрәҗ кабиләләренең Манат, Дүмәте-л Җәндәл исемле урында урнашкан Кәлб кабиләсенең поты Вәддә, Һузәйл кабиләсенең поты Сүвәгъ, Йәмәндә Мәзхәҗ кабиләсе поты Ягусь һәм башка потлары булган. Мөхәммәд Пәйгамбәр Мәккә шәһәрен алганнан соң Кәгъбәдәге өч йөз алтмыш һәм, гомумән, Гарәп ярымутравындагы барлык мәшһүр потларны җимерттергән[20]. Сүрия һәм Фәлестин җирләрендә яшәгән Гассән гарәпләренең шактые исә, Көнчыгыш Рум имприясе йогынтысы астында насара динендә булганлыклары мәгълүм. Шулай ук гарәпләрнең бик азы Ибраһим һәм Исмәгыйль пәйгамбәрләрдән калган динне тотучы мүәххидләр булган[21]..
Мәдәният үзенчәлекләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Мөхәммәд Пәйгамбәр дөньяга килгән заманда Гарәбстанның уртасында яшәгән гарәпләрдә оешкан дәүләтчелек һәм мәдәният бик түбән дәрәҗәдә булган. Әмма ярымутрауның читләрендә хөкүмәт төзегән Йәмән, Гассан, Ләхм һәм Киндә гарәпләре исә үз заманында мәдәниятта шактый ук алга киткән халыклардан саналганнар. Йәмән гарәпләре бер-бер артлы өч бөек дәүләт оештырганнары мәгълүм: Мәгыйн (б.э.к. XIV г.), Сәбә (б.э.к. IX г.), Химьяр (б.э.к. II г. - б.э. VI г.). Мәгыйн дәүләте хакында мәгълүмат аз. Сәбә падишаһларыннан Бәлкыйс Тәүратта һәм, исеме аталмыйча, Коръәни Кәримдә искә алына. Химьяр дәүләте падишаһларының иң мәшһүре, шулай ук Коръндә искә алынган, Ифрикс Зөлкарнәйн. Химьяр дәүләте IV г. ахырларында хәбәшәлеләр тарафыннан яулап алына. Әбраха исемле кеше идарә иткән чорда мәшһүр "Фил вакыйгасы" булганы мәгълүм. Нәкъ шушы чорда, ягъни Фил елында, Мөхәммәд пәйгамбәр дә дөньяга килә. "Фил вакыйгасы" Көръндә "Фил" сүрәсендә искә алына. Соңыннан Химьяр дәүләтенең Сәйф бине Зи Йәзән исемле бер рәисе, фарсылар ярдәме белән Йәмәнне кире кайтаруга ирешә. Мөхәммәднең пәйгамбәрлек чоры вакытында исә Иран мәмләкәте Йәмәнгә Бәзан исемле үз идарәчесен куеп, бу җирләрне үз вилаятенә керткән булганнар. Йәмәндә Мәэраб, Санга кебек төрле биналар һәм сарайлар белән тулган зур шәһәрләр булган. Бу җирләрдә елга булмаганлыктан, кешеләр бик күп буа-диварлар төзегән, яңгыр суларын бер җиргә җыйган. Йәмәнлеләрнең үз алфавитлары, патшалар төшкән акчалары булуы мәгълүм. Югарыда искә алынганнардан кала, гарәпләрдә Бусрадагы башкаласы белән Гассан дәүләте (б.э. VII г. кадәр), Хира дәүләте (б.э. III-VI гг.) ярымхөкүмәтле Киндә дәүләте (б.э. VII г. кадәр)булганы билгеле[22].
Исламга кадәрге гарәпләрдә оста теллелек, кунакчыллык һәм биргән сүзгә тугърылык сыйфатларына зур урын бирелгән. Примитив гадәтләрдән түбәндәгеләрне атарга мөмкин: кан үче, яңа туган кызларны тереләй күмү, шулай ук, ачлыктан курку сәбәпле, яңа туган яшь балаларны күмү.
Икътисад
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Мөхәммәд галәйһиссәләм яшәгән Мәккә Гарәбстанның сәүдә һәм икътисади үзәге булып торган. Шәһәр Йәмәннән Сүриягә һәм Хәбәшстаннан Гыйракка илтүче юллар кисешүендә урнашкан була. Акча берәмлеге булып динар хезмәт иткән. Динар шулай ук Коръәндә дә искә алына, динар 24 карат яки 4,25 грамм авырлыклы алтын тәңкә була.
Климат
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Мәккә уңдырышсыз тау-ташлар арасында урнашкан була, анда җир эшкәртүчелек мөмкин булмый. Җир эшкәртүчелек оазисларда гына таралган була. Шундый оазисларның берсендә Ясриб (Мәдинә) урнашкан.
Мөхәммәд галәйһиссәләм тормыш юлы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Мөхәммәд галәйһиссәләм гаиләсе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Мөхәммәд галәйһиссәләм гарәпләр арасында югары урын алып торган "Корәеш" кабиләсеннән була. Ул Хашим ыруына караган. Ыру Мөхәммәд галәйһиссәләм бабасының әтисе - Хашим исеме белән аталган. Хашимнең исән чагында хаҗиларны тукландыруга һәм зәмзәм коена хокукы була. Ул бай була. Аңа «Хашим» кушаматын (чын исеме - Гамр) хаҗиларга ипине кисәкләргә бүлеп таратканга бирәләр. Хашим үлеменнән соң, хаҗиларны тукландыру һәм эчерү хокукы аның туганы әл-Мотталибка күчә. Әл-Мотталибка корәешләр әл-Файда — «юмартлыкның үзе» кушаматын бирәләр. Хашимның Шүгәйб (Габд әл-Мотталиб) исемле улы була. Аны бик хөрмәт иткәннәр.
Тууы һәм балачагы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Мөхәммәт галәйһиссәләм, галимнәр фикере буенча, григориан календаре буенча 571 елның 20 яки 22 апрелендә,[23] фил елында дүшәмбе көнне туа. Шулай ук 570 елга күрсәтүче чыганаклар бар.
Мөхәммәт галәйһиссәләм әтисе Габдуллаһ улының тууына ике ай кала яки Мөхәммәд галәйһиссәләм туып берничә ай үткәч вафат була. Мөхәммәт галәйһиссәләм әнисенең исеме Әминә бинт Вахб ибн Габде Манаф ибн Зухра ибн Килаб. Мөхаммәд исемен Габдел-Моталлиб бирә.
Таралган гадәт буенча, Мөхәммәд галәйһиссәләмне Хәлимә бинт Аби Зу'әйбкә асрауга бирәләр, ул берничә елы Бану С’ад бәдәвиләре гаиләсендә яши. 4 яшендә киредән гаиләсенә кайтаралар. 6 яшендә Мөхәммәт галәйһиссәләм әнисен югалта: Мәдинәгә Габдуллаһ ибн Габдел-Моталлиб каберенә барганда, ул авырып китә һәм вафат була. Мөхәммәтне тәрбиягә бабасы Габдел-Моталлиб ала, ләкин ике елдан ул вафат була. Мөхәммәт галәйһиссәләм бик ярлы булучы әтисе ягыннан абыйсы Әбү Талиб тәрбиясенә күчә. 12 яшендә Мөхәммәт галәйһиссәләм сарыклар көтүен көтә, аннары абыйсының сәүдә эшләрендә катнаша башлый.
Мөхәммәд галәйһиссәләм кечкенә чагында вакыйга була: несториан монахы аны бөек киләчәк көтәчәген әйтә[24]. Әбу Талиб кәрван белән Сүриягә бара, ә яшь Мөхәммәд галәйһиссәләм аңа иярә. Кәрван Бусрада туктала, ә анда христиан галиме булучы монах яшәгән. Элегрәк кәрван аның яныннан үткәндә, монах сәүдәгәрләр янына чыкмаган. Бу юлы, Мөхәммәд галәйһиссәләмне Кояштан саклаучы болытны һәм башка пәйгамбәрлек билгеләрен күреп инангач, Бахира Мөхәммәд галәйһиссәләмнең булачак пәйгамбәр икәнлеген аңлый, Әбу Талибка аны яһүдиләрдән сакларга киңәш итә.
Пәйгамбәрлеккә кадәрге вакыты
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- әл-Фиҗәр сугышында катнаша. Мөхәммәт галәйһиссәләмгә 14 яки 15 яшь (яки 20 яшь) булган вакытта, корәешләр һәм Кинана кабиләсе белән Кайс Айлан кабиләсе арасында сугыш башлана. Бу сугышта Пәйгамбәр галәйһиссәләм калкан белән абыйларын уклардан саклап торган.
- 25 яшендә Хәдиҗәгә өйләнә.
- 35 яшендә Кәгъбәне төзекләндерүдә катнаша. Ул үзе «Кара таш»ны урнына куя.
Пәйгамбәрлекнең башлануы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Мөхәммәд галәйһиссәләмгә 40 яшь тулгач, аның пәйгамбәрлек чоры башлана.
Башта ул Хира мәгарәсендә берүзе калып уйлана һәм Аллаһка гыйбадәт кыла башлый. Шулай ук аңа күрәзә төшләр керә башлый. Бервакыт Хира мәгарәсендә аның янына Аллаһтан беренче аятьләр белән Җәбраил галәйһиссәләм килә. Беренче булып Мөхәммәт галәйһиссәләмнең пәйгамбәрлегенә аның хатыны - Хәдиҗә ышана. Бераздан Гали ибне Әбу Талиб - мөхәммәд галәйһиссәләмнең икетуган энесе, Зәйд ибн Хәрисә - аның иреккә җибәрелгән колы ислам кабул итәләр.
Алардан соң Әбу Бәкер ислам кабул итә, һәм ул башка кешеләрне дингә чакыра башлый. Аның дәгъвәте аша Госман ибне Гәффан, Зүбәйр ибн әл-Гәввам, Габдеррахман ибне Гауф, Сәгъд ибне Әбу Ваккас һәм Тальхә ибне Губәйдуллаһ Мөхәммәд галәйһиссәләмгә иярәләр.
Ислам тарала башлагач, мәккәлеләр мөселманнарга каршы чыгалар, аларны җәберли башлыйлар. Бу мөселманнарны Хәбәшстанга һиҗрәт кылырга мәҗбүр итә.
Хәбәшстанга һиҗрәт
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Мөселманнарның бер төркеме Хәбәшстанга һиҗрәт кылалар. Хәбәшстан патшасы мөселманнарга саклык һәм дин иреклеген гарантияли.
Мөхәммәд галәйһиссәләм Мәккәдә кала.
Кайгы елы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Пәйгамбәрлек чорының унынчы елында Мөхәммәд галәйһиссәләмнең абыйсы Әбу талиб һәм хатыны Хәдиҗә вафат булалар. Әбу Талиб үлгәч, корәешләрнең Мөхәммәд галәйһиссәләмгә карата басымы көчәя. 2 яки 3 айдан соң, шул ук елның Рамазан аенда Хәдиҗә дә вафат була. Бу елны «кайгы елы» дип атыйлар[25].
Хәдиҗә үлеменнән соң бер ай үткәч, шәүвәл аенда Мөхәммәд галәйһиссәләм Сәүдә бинт Зәмгәгә өйләнә.[26]
Таифкә бару
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Шул ук айда Мөхәммәд галәйһиссәләм җәяү Таиф шәһәренә кешеләрне исламга чакырырга барырга кузгала. Аның белән Зәйд ибне Хәрисә дә юлга чыга. Таиф Мәккәдән 70 чакрым ераклыкта урнашкан.
Мөхәмәд галәйһиссәләм юлда һәрбер очрган кешене исламга чакыра. Таифтә пәйгамбәр шәһәрнең барлык затлы нәселдән булган яшәүчеләре белән очрашып сөйләшә, ләкин берсе дә аның чакыруына җавап бирми. Алар бала-чага, акылсыз һәм колларны Мөхәммәд галәйһисәләмгә кашы котырталар. Алар пәйгамбәрне, шәһәрдән өч миль үткәч кенә, Утбә һәм Шәйбә бакчаларында калдыралар. Аларның таш бәрүләре нәтиҗәсендә, пәйгамбәрнең аягы, ә Зәйднең башы яралана.[26]
Исра һәм Мигъраҗ
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]«Исра һәм Мигъраҗ» сүзе астында мөселманар Мөхәммәт галәйһисәләмнең Мәккәдән Кодыстагы әл-Әкса мәчетенә күчерелүе һәм Күккә күтәрелүе вакыйгасын аңлыйлар. «Әл-Исра» - "төнлә сәфәр кылу", ә «Мигъраҗ» - "Күккә күтәрелү" дигәнне аңлата. Мөхәммәд галәйһиссәләм әл-Әксада ике рәкәгать намаз укый, ә башка пәйгамбәрләр аңа бу вакытта оейлар. Шуннан соң пәйгамбәр җиде кат күккә күтәрелә, җәннәт һәм тәмугъны күрә. Әлеге сәяхәт вакытында мөселманнарга мәҗбүри 5 вакыт намаз уку вазыйфасы йөкләнелә.
Әлеге вакыйгага бер икеләнүсез ышануы сәбәпле, Әбу Бәкергә «Ситдыйк» (Тугрылыклы) кушаматын бирәләр. Ислам чыганакларында әлеге вакыйганың датасы турында төрле саннар китерелә.
Бу вакыйга Коръәндә ике сүрәдә искә алына: әл-Исра һәм ән-Нәҗм сүрәләрендә.[27]
Һиҗрәт
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Пәйгамбәрлек башлануның 11 елында Мәккәгә Мәдинәдән 6 хәзрәҗ кабиләсе кешесе килә. Мина үзәнлегендәге Гакабә дигән урында алар Мөхәммәд галәйһисәләм белән очрашалар һәм ислам кабул итәләр. Алар, Йәсрибкә (Мәдинәгә) кайткач, якташларын исламга чакырырга һәм бер елдан соң яңадан пәйгамбәр белән очрашырга сүз куешалар.
Икенче елны Мәдинәдән 12 кеше килә. Алар Мөхәммәд галәйһиссәләмгә ант китерәләр. Мус'аб ибне Умайр исемле сәхабә Мәдинәлеләр белән аларны дингә өйрәтергә китә.
Пәйгамбәрлек башлануның 13 елында Мәдинәдән күп кеше хаҗ кылырга килә. Алар арасында мөселманнар да, мөшрикләр дә була. Мөселманнар яшертен генә Мөхәммәд галәйһиссәләмбелән очрашалар һәм аңа ант китерәләр.
Мәдинәдә ислам киң тарала, һәм икенче анттан соң, мөселманнар Мәдинәгә күченә (һиҗрәт кыла) башлыйлар. Элек Хәбәшстанга күченгән мөселманнар да Мәдинәгә күченәләр.
Мөхәммәд галәйһиссәләм Әбү Бәкер белән бергә Мәдинәгә күченә. Мәдинәгә килгәч, ул Әбу Әйүб әл-Әнсари өендә туктый.
Мәдинәдәге чоры
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Мөхәммәт галәйһиссәләмнең яңа шәһәрдә башкарган беренче эшләреннән берсе - ул мәчет төзү. Моның өчен Мәдинәгә килгәч пәйгамбәр галәйһиссәләмнең дөясе туктаган җир сатып алына. Бу урында мөшрикләрнең каберләре һәм куаклыклар була. Җирне чистартканнан соң, мөселманнар 3 култык тирәнлегендә мәчет фундаментын салалар, кирпеч һәм балчыктан диварлар торгызалар, таштан ишек яңаклары куялар. Түшәм пальма ботакларыннан түшәлә, баганалар итеп пальма кәүсәсе файдаланыла, ә идәнгә ком һәм вак ташлар түшәлә. Мәчетнең өч ишеге була, ә кыйбла Кодыска (Иерусалимга) таба караган. Мәчет төзелешендә Мөхәммәд галәйһиссәләм башкалар белән беррәттән таш һәм кирпечләр ташый.
Мәчет янына таш һәм кирпечтән ике бүлмә төзиләр, пальма ботакларыннан түшәм ясыйлар. Бу бүлмәләр Мөхәммәд галәйһиссәләм хатыннары - Сәүдә бинт Зәмгә һәм Гайшә өчен була.
Шулай ук карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Deutsche Nationalbibliothek Record #118583158 // Gemeinsame Normdatei — 2012—2016.
- ↑ Real Academia Española, Asociación de Academias de la Lengua Española Diccionario de la lengua española — Real Academia Española, 2024.
- ↑ الذهبي ش. ا. سير أعلام النبلاء — 1 — بيروت: مؤسسة الرسالة, 1985.
- ↑ المباركفوري ص. ا. الرحيق المختوم — 1976. — ISBN 978-1-59144-070-3
- ↑ الدمشقي ا. ك. البداية والنهاية, Al-Bidāyah wa-al-nihāyah — القاهرة: هجر للطباعة والنشر والتوزيع والإعلان, 1997.
- ↑ القرآن — 0631.
- ↑ Mohammad M. N. Did Prophet Muhammad SAW Have Red Hair // Darul Ifta Birmingham
- ↑ Бикбулат С. Хәзрәти Мөхәммәд (аңа Аллаһының салаваты һәм сәламе булсын) / Сөнгатулла Бикбулат. - Казан: Хузур, 1436/2014. - 3 б.
- ↑ Шейх Мухаммад Садык Мухаммад Юсуф Хадисы и жизнь: Пророк, явившийся миру милостью / Мухаммад Садык. - 19 том. - Москва: Хилал, 2011 г. - С. 16-46.
- ↑ Бикбулат С. Хәзрәти Мөхәммәд (аңа Аллаһының салаваты һәм сәламе булсын) / Сөнгатулла Бикбулат. - Казан: Хузур, 1436/2014. - 443 б.
- ↑ Шейх Мухаммад Садык Мухаммад Юсуф Хадисы и жизнь: Пророк, явившийся миру милостью. - С. 16-17.
- ↑ Большая Советская Энциклопедия / Мухаммед (основатель ислама). - [Электрон чыганак]. - http://bse.sci-lib.com/article079259.html
- ↑ 'Абд аль-Хамид Махмуд Тахмаз Ханафитский фикх в новом обличье (Книга первая: Религиозные обязанности Очищение (тахарат) / Махмуд Тахмаз 'Абд аль-Хамид. - Перевод с арабского А.Нирша. - Нижний Новгород: Растр-НН, 2004. - С.3.
- ↑ Ибн Хишам Жизнеописание пророка Мухаммада (Рассказанное со слов аль-Баккан, со слов Ибн Исхака аль-Мутталиба (первая половина VIII века)/ Ибн Хишам. - Перевод с арабского Н.А. Гайнуллина. - Москва: UMMAH, 2003. - С. 58-59.
- ↑ Шейх Мухаммад Садык Мухаммад Юсуф Хадисы и жизнь: Пророк, явившийся миру милостью / Мухаммад Садык. - 19 том. - Москва: Хилал, 2011 г. - С. 16-46
- ↑ Бикбулат С. Хәзрәти Мөхәммәд (аңа Аллаһының салаваты һәм сәламе булсын). - 67 б.
- ↑ Ибн Хишам Жизнеописание пророка Мухаммада (Рассказанное со слов аль-Баккан, со слов Ибн Исхака аль-Мутталиба (первая половина VIII века). - С. 12-14.
- ↑ Бикбулат С. Хәзрәти Мөхәммәд (аңа Аллаһының салаваты һәм сәламе булсын). - 67-68 б.
- ↑ Коръән, 3үмәра (Халык Төркеме) сүрәсе (39), 3 аять, Ногмани тәфсире
- ↑ Ибн Хишам Жизнеописание пророка Мухаммада (Рассказанное со слов аль-Баккан, со слов Ибн Исхака аль-Мутталиба (первая половина VIII века). - С. 35-37.
- ↑ Бикбулат С. Хәзрәти Мөхәммәд (аңа Аллаһының салаваты һәм сәламе булсын). - 13-20 б.
- ↑ Бикбулат С. Хәзрәти Мөхәммәд (аңа Аллаһының салаваты һәм сәламе булсын). - 42-51 б.
- ↑ Ибн Хишам «Жизнеописание пророка Мухаммада», пер. Н. А. Гайнуллин, 2002, глава «Рождение Посланника Аллаха», примечания переводчика(үле сылтама)
- ↑ Соловьёв. B.C. Магомет, его жизнь и религиозное учение. («Жизнь замечательных людей». Биографическая библиотека Ф. Павленкова, Санкт-Петербург, 1896, ГЛАВА II «Ранние годы Мухаммеда, его религиозное призвание»
- ↑ Ибн Хишам «Жизнеописание пророка Мухаммада», пер. Н. А. Гайнуллин, 2002(үле сылтама)
- ↑ 26,0 26,1 «Жизнеописание Посланника Аллаха», Сафи ар-Рахман аль-Мубарак Фури
- ↑ Ночное путешествие и вознесение, archived from the original on 2011-02-25, retrieved 2011-04-11
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Фәтхуллаһ Гүләннең "Мәңгелек Нур" китабы буенча ясалган сайт. 2011 елның 14 июль көнендә архивланган. (тат.)
Бу мәкалә Татар Википедиясенең яхшы мәкаләләр рәтенә керә. |