Гайшә

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Гайшә яки Гайшә Бинт Әбү Бәкер(гарәп. عائشة بنت أَبي بكر ‎, ? — 678 ел, һ. 56) - Мөхәммәд пәйгамбәрнең хатыннарының берсе, өммел мөэминин, Әбү Бәкернең кызы.

Мөхәммәд пәйгамбәргә 620 елда Мәккәдә кияүгә чыга, ләкин ире йортына ике елдан соң гына күчә. Аңа бу вакытта 9 яки 10 яшь була, ләкин төрле чыганакларда Гайшәнең бу вакыттагы яшен төрлечә күрсәтәләр. Ибне Хишам һәм башка кайбер тарихчыларда Гайшәнең иң беренче ислам кабул итүчеләрдән булганлыгы әйтелә, ә бу аңа 15 яшь булганлыгына күрсәтә. Шулай ук кайбер тарихчылар пәйгамбәргә кадәр Гайшәгә Җүбәйр ибне Мутимнең өйләнергә теләгәнлеге һәм Гайшәгә 17 яшь булганлыгы турында мәгълүмат китерәләр. Тарихи чыганакларда шулай ук Гайшәнең апасы Әсма турында мәгълүмат бар. Әсма һ. 73 елда 100 яшендә вафат була, ә бу һиҗрәт вакытында аңа 27 яшь, ә аңардан 10 яшькә кече Гайшәнең 17 яшьтә булганлыгын аңлата.

Һиҗрәттән соң, Гайшә күпләгән сугышларда яралы мөселманнарга ярдәм күрсәткән.

Гайшә гомерендә әһәмиятле вакыйга булып аңа карата монафикълар тарафыннан ягылган яла тора. Бәну Мусталик кабиләсенә каршы яу белән бару вакытында, Гайшә кәрваннан артта кала, һәм бераздан Сафван, аны юлда очратып, кәрванга кире кайтара. Бу Гайшә өстенә яла ягу һәм аны зинада гаепләү өчен сәбәпкә әйләнә. Әлеге ялган таралгач, Гайшә авырый башлый һәм әтисе Әбу Бәкер өендә бер ай тора. Шуннан соң Мөхәммәд пәйгамбәргә Гайшәнең гөнаһсызлыгы турында аятьләр[1] иңә.

Мөхәммәд пәйгамбәр үзенең соңгы көннәрен Гайшә өендә үткәрә һәм аның кулларында килеш вафат була. Гайшә аның үлеменнән соң бүтән кияүгә чыкмый.

Сәхабәләр арасында иң танылган шәригать белгече дип санала.[2][3] Гарәп хәлифәлеге җитәкчелеге әтисе Әбу Бәкер һәм аның дәвамчысы Гомәр кулларында булганда, сәясәт эшләрендә әһәмиятле киңәшче ролен башкара.[4], Өмәвиләр хәлифәтен төзи башлаган Госман чорында сәяси тәэсирен югалта башлый.[5]

Гарәп традицияләрен яңарту һәм гарәп хатын-кызларына лидерлык үрнәген күрсәтү ягыннан бик әһәмиятле, Исламда дәрәҗәсе бик югары булган шәхес булып тора.[6][7][8]

һ. 36 елда Гыйракта Басрадан ерак түгел мөселманнар арсында Дөя сугышы исемен алган бәрелеш була. Йәмән яһүде Габдулла ибн Саба тырышлыгы нәтиҗәсендә ике мөселман төркеме - Гайшә, Тальхә, Зүбәйр һәм хәлиф Гали төркемнәре арасында бәрелеш башлана.[9] Гали җиңүеннән соң, Гайшәне Мәдинәгә җибәрәләр.

Гайшә яхшы хәтергә ия булган, гомеренең соңгы елларында фикеһнең хатын-кызларга кагылышлы бүлеге буенча фәтвалар биргән. Гайшәгә фикеһкә нигез салучыларның берсе буларак та карыйлар. Гайшә 2200 тирәсе хәдис тапшыра.

Гайшә Мугәвия хәлифәлеге чорында Мәдинәдә вафат була.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Коръән, 24:1-10
  2. Sayeed, Asma (2013-08-06). Women and the Transmission of Religious Knowledge in Islam. Cambridge University Press. pp. 27–9. ISBN 9781107031586 . 
  3. 40 Хадисов Ан-Навави.
  4. Spellberg, Denise (1994). Politics, Gender, and the Islamic Past: the Legacy of A'isha bint Abi Bakr. Columbia University Press. ISBN 978-0231079990 . 
  5. Abbott, Nabia (1942). Aishah The Beloved of Muhammad. University of Chicago Press. ISBN 978-0-405-05318-4 . http://oi.uchicago.edu/research/pubs/catalog/misc/aishah.html. 
  6. (Spring 2001) «Discourses on Women's Biographies and Cultural Identity: Twentieth-Century Representations of the Life of 'A'isha Bint Abi Bakr». en:Feminist Studies 27 (1).
  7. «A'ishah In the Islamic World: Past and Present». Oxford Islamic Studies Online. Проверено November 12, 2012.
  8. (January 2011) «'A'isha bint Abi Bakr and her Contributions to the Formation of the Islamic Tradition». Religion Compass 5 (1): 37. DOI:10.1111/j.1749-8171.2010.00260.x.
  9. "Исламнаневе" сайты