Эчтәлеккә күчү

Давыт пәйгамбәр

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Давыт пәйгамбәр latin yazuında])
Давыт пәйгамбәр
Туган телендәге исеме яһүд. דָּוִד
Туган БЭК 1039[1]
Бәйтлеһем[d], Израильское царство[d][2]
Үлгән БЭК 969[3]
Котдус
Күмү урыны Город Давида[d] һәм Котдус
Ватандашлыгы Израильское царство[d]
Һөнәре көтүче, хаким, шагыйрь, полевой командир, коралчы, монарх
Җефет Вирсавия[d], Авигея[d], Эгла[d][4][5], Мелхола[d], Ахиноама[d], Аггифа[d], Abital[d] һәм Мааха[d]
Балалар Сөләйман пәйгамбәр[6], Авессалом[d][7], Хилеав[d][7], Фамарь[d], Нафан[d][6], Адония[d][8], Амнон[d][9], Ивхар[d][10], Jerimoth[d][11], Итреам[d][12][13], Shephatiah[d][8], Hazana[d], Совав[d], Eliada[d], Japhia[d], Elishua[d], Элифелет[d], Нефег[d] һәм Самуа[d]
Ата-ана
Кардәшләр Элиав[d], Shimea[d], Аминадав[d], Саруия[d] һәм Авигея[d]

 Давыт пәйгамбәр Викиҗыентыкта

Давыт пәйгамбәр – (гарәп. داود‎, דָּוִד, דָּוִיד, рус. Давид, яһүд. דָּוִד; сөекле) Исламда, Христианлыкта, Яһүд динендә пәйгамбәр. Талуттан (рус. Саул) кала Исраил халкының икенче патшасы, Бет-Ләхәмдә туып үскән Ишай (рус. Иессей) Обид улының баласы (Инҗил, Лук 3:32).

Библия буенча (Батш. 2-11), кырык ел патшалык итә: җиде ел да алты ай - Яһүдиянең (башкаласы — Хеврон), аннары утыз өч ел берләшкән Исраил белән Яһүдия патшалыгының (башкаласы - Иерусалим) патшасы була. Төрле хронологияләр буенча, хакимлек итү даталары: безнең эрага кадәр 1055—1015 еллар[16], б.э.к. 1012—972 еллар [17], б.э.к. 1005—965 еллар[18], ә традицион яһүд хронологиясе буенча, б.э.к. 876—836 еллар тирәсе[19][20][21]. Давыт иң камил хаким итеп сурәтләнә. Аның тарихта булу-булмавы фәнни бәхәсләр уртасында калуын дәвам итә.

Библиягә караганда, Давыт ыругыннан Мәсих (ивр. Машиах, рус. Мессия) чыгарга тиеш. Яһүд традициясе буенча, Мәсих киләчәктә килергә тиеш, ә христиан Яңа Гаһеде буенча Мәсих күптән килгән, ул — Гайсә Мәсих.

Давыт (гарәп. داودداود‎‎‎) — ислам динендә — пәйгамбәр, аның аша изге Зәбүр китабы тапшырылган. Исламдагы Давыт иудаизмдагы Давыт патшага тиңдәш. Давыт пәйгамбәр күп вакытын дога кылып үткәргән, шуның өчен аны Аллаһ пәйгамбәр генә түгел, җирдәге хаким дә иткән.

Давыт. Микеланджело скульптурасы. 

Давытка төрле дәверләрдә бик күп әсәрләр багышланган. Мәсәлән:

  • Микеланджелоның танылган скульптурасы
  • Тициан һәм Рембрандт картиналары 
  • француз композиторы Артюр Онеггерзның «Давыт патша» ораториясе.

2008 елның 7 октябрендә  Сион тавында  Давыт патшага бронза һәйкәл куела, аны  Израилгә Рәсәйнең Святитель Николай Чудотворец хәйриялек фонды бүләк иткән була[22].

  • 1985 — «Царь Давид» (ингл. King David), режиссёр Брюс Бересфорд фильмы,   төп рольдә Ричард Гир.
  • 1997 — «Царь Давид: Идеальный властитель» (ингл. David) — режиссёр Роберт Марковицның телевизион фильмы.
  • 2005 — «Давид» (ингл. The King) — режиссёр Санг Джин Кимның анимацион фильмы
  • 2012 — «Царь Давид» (порт. Rei Davi) — Бразилия  телесериалы.
  • 2016 — Цари и пророки (ингл. Of Kings and Prophets) — АКШ сериалы.
  1. http://www.timelineindex.com/content/view/3041
  2. Catalogue of the Library of the Pontifical University of the Holy Cross
  3. http://www.poemhunter.com/king-david-of-israel/
  4. ΒΑΣΙΛΕΙΩΝ Β
  5. группа авторов Еврейская энциклопедия: Свод знаний о еврействе и его культуре в прошлом и настоящемСПб: Брокгауз — Ефрон.
  6. 1 2 14 // ΒΑΣΙΛΕΙΩΝ Β
  7. 1 2 3 // ΒΑΣΙΛΕΙΩΝ Β
  8. 1 2 4 // ΒΑΣΙΛΕΙΩΝ Β
  9. 2 // ΒΑΣΙΛΕΙΩΝ Β
  10. 15 // ΒΑΣΙΛΕΙΩΝ Β
  11. 2 Kings 11
  12. Никифор (Бажанов) Иефераам // Иллюстрированная полная популярная библейская энциклопедия в 4-х выпусках. Выпуск IIМосква: 1892.
  13. 5 // ΒΑΣΙΛΕΙΩΝ Β
  14. 22 // מגילת רות
  15. Bavli Bava Batra
  16. Давид, царь израильский // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907.
  17. Эрлихман В. В. I. ДРЕВНИЙ ВОСТОК И АНТИЧНОСТЬ. // ПРАВИТЕЛИ МИРА. — Москва, 2002. — Т. 1.
  18. Калып:ЭЕЭ
  19. Э. Шульман. Седер а-корот беталмуд (порядок событий в Талмуде) = סדר הקורות בתלמוד. — «Коль Мевасер», 2003. — 211 с.
  20. Шульман Э. Седер а-корот беТанах аль пи Раши (порядок событий в Танахе согласно Раши) = סדר הקורות בתנ"ך ע"פ רש"י. — «Коль Мевасер», 2001. — 104 с.
  21. Шульман Э. Седер Олам Раба ла-тана раби Йосей бар Халафта (порядок событий в мире по таннаю р. Йосей бар Халафта) = סדר עולם רבה להתנא רבי יוסי בר חלפתא. — Нехалим: «Мофет», 1999. — 170 с.
  22. NEWSru.co.il — Дар России: бронзовый Царь Давид на горе Сион. Раввин Гольдштейн: проблема в ухе