Габдуллаһ ибне Габбас

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Габдуллаһ ибне Габбас (гарәп. عبد الله بن عباس‎)- Мөхәммәд галәйһиссәләмнең мәшһүр сәхабәсе һәм икетуганы, ислам экзегетикасына нигез салучы. Габбас ибн Габдел-Мотталибнең улы була. Ул иң яхшы Коръән мөфәссирләреннән булып санала.

Мөхәммәд галәйһиссәләм үлеменнән соң, олырак сәхабәләрдән хәдисләр өйрәнә башлый. Аңардан Бухари һәм Мөслим җыентыкларында 1660 хәдис тапшырыла.

Ибне Габбас Мәккә Коръән тәфсирләү мәктәбенә нигез сала. Аңардан белем алыр өчен бик күп кеше җыелган, хәтта урамда "бөке"ләр хасил булган. Габдуллаһ ибне Габбасның мәшһүр укучыларынан Сәгыйт ибне Җүбәйр, Мүҗәһид ибне Җәбр әл-Мәкки, Икрима, Тавус ибн Кәйсан әл-Йәмәни һәм Гата ибн Әбу Рабах булалар.

Тормыш юлы[үзгәртү]

Ибне Габбас һиҗрәткә 3 ел кала туа. Ул кечкенә вакытыннан Мөхәммәд галәйһиссәләм янында була: ул тәһарәт алырга җыенганда, су әзерләгән, намаз укыганда, аның артында намазга баскан, аның белән юлда булган.

Ул әнисе белән һ. 8 елга кадәр Мәккәдә була, ләкин, Мәккәне ачырга бераз вакыт кала, алар Мәдинәгә күчәләр. Ибне Габбас Хүнәйн һәм Таиф сугышларында, Мәккәне ачуда катнаша. Беренче хәлифләр вакытында, аларның ярдәмчесе була, мөселманнарның Төньяк Африка һәм Табаристанга һөҗүмнәрендә катнаша.

Госман үлеменнән соң, Гали аны Басра хакиме итеп билгели. Шунда ул хариҗилар фетнәсендә катнашучы 20 000 кешегә аларның Галине гаепләүләре нигезсез булуын аңлатуга ирешә.

687 елда (һ. 68) Габдулла ибне Габбас Таифтә 70 яшендә вафат була. Җеназа намазын Мүхәммәд Ибн әл-Хәнәфийә укый.

Сылтамалар[үзгәртү]