Бәхәс:Мөхәммәт пәйгамбәр
Мөхәммәт пәйгамбәр дигәннән соң салләллаһү галәйһи үә сәлам сыман өстәмәләр мәкаләләрнең нейтральлеген бетерә. Бу бит энциклопедия, монда андый әйберләр булырга тиеш түгелдер. Сез ничек уйлыйсыз, җәмәгать? -- Marat Vildanov 19 сен 2010, 15:29 (UTC)
- Мөхәммәт - салләллаһу галәйһи үә сәлләм , Мөхәммәт (салләллаһу галәйһи үә сәлләм) һәм Мөхәммәт (с.г.в) битләрен Мөхәммәт пәйгамбәр битенә юнәлтсәк ни диярсез? --Ильнар Шайдуллов 19 сен 2010, 15:44 (UTC)
- Булуын буладыр, тик, мәсәлән, Бәдер сугышы мәкаләсендә дә андый өстәмәләр очрый. Гомумән, мөселман булсак та, ислам турында мәкаләләрне битараф күзлектән чыгып язу дөрес булырдыр. Сез ясагыз алайса сылтамаларны, авыр булмаса. -- Marat Vildanov 19 сен 2010, 15:49 (UTC)
- Эшләнде--Ильнар Шайдуллов 19 сен 2010, 16:02 (UTC)
- Булуын буладыр, тик, мәсәлән, Бәдер сугышы мәкаләсендә дә андый өстәмәләр очрый. Гомумән, мөселман булсак та, ислам турында мәкаләләрне битараф күзлектән чыгып язу дөрес булырдыр. Сез ясагыз алайса сылтамаларны, авыр булмаса. -- Marat Vildanov 19 сен 2010, 15:49 (UTC)
Шәхсән мин фәкать исемне куллана алмыйм. Википедия энциклопедия булса да, минемчә без әлеге олуг шәхес өчен искәрмә ясый алабыз.--Рашат Якуп 19 сен 2010, 16:29 (UTC)
Рәсемнәр өстәргә. Карикатуралармы?))--Сәрхүш 4 окт 2010, 15:00 (UTC)
- =) Хәзер үзгәртәм.--Рашат Якуп 4 окт 2010, 19:29 (UTC)
Хак кеше[вики-текстны үзгәртү]
Мөхәммәт пәйгамбәрнең хак кеше булуын мөселманнар һәм гомум дөнья таный. - ничек аңларга? -- Marat Vildanov 21 гый 2011, 06:23 (UTC)
- Ул сүзләрне мин язган идем.)) Кызганыч, ул үзгәртүгә кадәр анда белибердитса иде )) Ярый ул чагында Илназ әфәнде күрмәгән аны))) Ә моны болайрак аңларга мөмкин: "Мөхәммәт пәйгамбәр дигән шәхеснең дөньяда яшәгәнлегенә мөселманнар гына түгел, бөтен дөнья халкы да таный" Мәсәлән, Гайсә Мәсихнең яшәгәненә 19-20 гасыр атеистлары ышанмаган. Мастер и Маргаританың 1 нче бүлеген искә төшерегез! Берлиоз Бездомныйга нәрсә турында сөйли әле? --Шәйхи 21 гый 2011, 09:12 (UTC)