Сайланган мәкаләләр — проектта катнашучылар уйлавынча, татар Википедиянең иң яхшы мәкаләләре. Сайланган мәкаләләрнең битенең өске өлешендә уң якта кечкенә алтын йолдыз табып була:
Бу статусны алу өчен, мәкалә нигез таләпләренә туры килергә һәм вики-җәмгыять тарафыннан сайлану процедурасын үтәргә тиеш.
Таләпләре түбәнрәк булган «яхшы мәкалә » статусы да бар — теләгән һәр кеше мәкаләләр өстендә эшләп аларны сайланган мәкалә дәрәҗәсенә кадәр җиткерә ала.
Бу баш биттәге «Сайланган мәкалә…» бүлеге архивы. Бүгенге көндә 119 чыгарылыш әзерләнгән.
1 • 2 • 3 • 4 • 5 • 6 • 7 • 8 • 9 •
10 • 11 • 12 • 13 • 14 • 15 • 16 • 17 • 18 • 19 •
20 • 21 • 22 • 23 • 24 • 25 • 26 • 27 • 28 • 29 •
30 • 31 • 32 • 33 • 34 • 35 • 36 • 37 • 38 • 39 •
40 • 41 • 42 • 43 • 44 • 45 • 46 • 47 • 48 • 49 •
50 • 51 • 52 • 53 • 54 • 55 • 56 • 57 • 58 • 59 •
60 • 61 • 62 • 63 • 64 • 65 • 66 • 67 • 68 • 69 •
70 • 71 • 72 • 73 • 74 • 75 • 76 • 77 • 78 • 79 •
80 • 81 • 82 • 83 • 84 • 85 • 86 • 87 • 88 • 89 •
90 • 91 • 92 • 93 • 94 • 95 • 96 • 97 • 98 • 99 •
100 • 101 • 102 • 103 • 104 • 105 • 106 • 107 • 108 • 109 •
110 • 111 • 112 • 113 • 114 • 115 • 116 • 117 • 118 • 119 • 120 • 121 • 122 • 123 • 124 • 125 • 126 •
Баграж күле
Зәй районы (рус. Заинский район ) — Татарстан Республикасы составындагы административ-территориаль һәм муниципаль берәмлек (муниципаль район). Территория Республиканың көнчыгышында — Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгының төньяк-көнбатыш битендә урнашкан. Административ үзәге — Зәй шәһәре. Зәй сүзе иске татар телендә елга дигәнне аңлата. 2020 ел башына районда 53 698 кеше яши, шуларның 39 887се — шәһәр халкы, 13 811е — авыл халкы. Район икътисадының нигезе — сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы. Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең мәйданы — 1221,49 км2 . Район территориясендә Идел буендагы иң эре ДРЭС — Зәй ГРЭСы урнашкан.
XI гасырда Чишмә һәм Зәй елгалары арасында Идел буе Болгарының көнчыгыш чиге уза. Урта гасырларда Зәй районы территориясе буенча Бөек ефәк юлыннан борынгы Сюдумга кадәрге аерылган өстәмә юлы уза. XVII гасыр уртасында Кама аръягында Кама аръягы сызыгы төзелә башлый. 1652 −1656 елларда Рус патшалыгы , Казан ханлыгын яулап алганнан соң, Кама аръягы җирләрендә чик буе ныгытмалары төзүгә керешә, шуларның берсе — Зәй крепосте. Бер үк вакытта бу якларга урс патшасы иген игүчеләрне күчереп утырту башлана, шулай ук чик буен саклау өчен патшага тугрылыклы булган кораллы сугышчылар да җибәрелә. Мондагы уңдырышлы җирләрне патша үзенең морзаларына һәм тугрылыклы хезмәткәрләренә бүлеп бирә һәм Россиянең үзәгеннән, башка төбәкләреннән крепостной крестьяннарны күчереп утыртуга рөхсәт бирелә. Зәйгә күчеп килүчеләрнең күбесе казаклар булып исәпләнә, шунлыктан алар күп кенә чикләүләрдән азат ителә.
↪ Дәвамы
үзгәртү – бәхәс – тарих – бәйле үзгәрешләр
Төньяк Осетия-Аланиядә , Владикавказда Куртат тарлавыгында Уастырджига багышланган Тхост гыйбадәтханәсе.
Ассианизм (осетин телендә: Уацдин) ул скифларның алан кабиләләренең хәзерге заман токымнары осетиннарның традицион мифологиясеннән алынган, борынгы скиф диненең дәвамы дип ышанылган хәзерге заман мәҗүси дине . Русча сөйләшүче тарафдарлары арасында дин «Ассианизм» буларак мәгълүм («Ассианизм» «Ас» яки «Осс» дине дигәнне аңлата—беренчесе Аланнарның борынгы исеме, аннан, мөгаен, греклар «Азия » исемен алганнар, ур рус һәм гөрҗиләрдән алынган «Осетиннар» атамасында сакланган) һәм (Уацдин), Æцæг Дин буларак мәгълүм икесе дә «Чын Ышану» дигәнне аңлата, Æсс Дин «Ассианизм»ның осетин теле сүзе, яки осетиннарның үз телләрендә гади итеп Ирон Дин «Осетин ышануы» . Ул аңлы һәм оешкан рәвештә 1980-енче елларда Осетиннар арасында этник дин буларак яңартыла башлаган.
Дин кайбер оешмалар тарафыннан күбесенчә Россия эчендә Төньяк Осетия-Аланиядә кертелгән булган, әмма шулай ук Көньяк Осетиядә һәм Украинада бар. Диндә үзәк булып Нарт сагалары тора һәм хәрәкәтнең тәкъдим итүчеләре теологик аңлатмаларны алардан алган.
↪ Дәвамы
үзгәртү – бәхәс – тарих – бәйле үзгәрешләр
Нурминкә елгасындагы буа. Халык телендә — Кабык күле.
Нормабаш — Татарстан Республикасының Кукмара районына керә торган авыл. Авылга XVII йөзнең икенче яртысында − 1675 елларда нигез салына. 1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Иске Юмья волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан — Кукмара, 1963 елның 1 февраленнән — Саба, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кукмара районында. Хәзер Байлангар авыл җирлеге составында. XVIII йөз — XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле — игенчелек һәм терлекчелек була, шулай ук киез итек басу кәсепчелеге тарала. 1898 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча, авылда мәктәп була. 1934 −1956 елларда колхоз кирпеч заводы эшли, ул күрше авылларда яшәүчеләр өчен дә продукция җитештерә. XX йөз башында авылда мәктәп, мәчет, тукыма ману йортлары, вак-төякләр белән сәүдә итүче ике кибет эшли. Нормабашта дүрт тапкыр мәчет салынуы билгеле.
↪ Дәвамы
үзгәртү – бәхәс – тарих – бәйле үзгәрешләр
Аййяважи Тһирунамам белән Иша Йога Үзәгендә Адийоги Шива сыны.
Аййяважи (тамил телендә:அய்யாவழி, Малаялам телендә:അയ്യാവഴി) Аййявали IPA-ml:əjːaːvəɻi, «Остаз Юлы») ул Көньяк Һиндстанда килеп чыккан һенотеистик ышану. Ул Көньяк Һиндстанда килеп чыккан. Ул берничә газет тарафыннан аерым монистик дин буларак карала, унтугызынчы гасыр уртасына Аййяважи аерым дин буларак хөкүмәт рапортларында, журналларда һәм академик өйрәнүчеләр тарафыннан танылган булган.
Аййяважи Аййя Вайкундар тормышы һәм дәгъвасы тирәли үзәкләшкән; аның фикерләре һәм фәлсәфәсе Акилатһиратту Амманаи һәм Арул Нул изге текстларында нигезләнгән. Аның буенча Нараянаның Пурна аватары булган. Аййяважиның ышану һәм практика буенча күп фикерләре уртак, әмма ул яхшы һәм начар һәм дхарма концепцияләре шактый аерылып тора. Айяважи игътибар үзәгендә дхарма булганга күрә дхармик дин буларак төркемләнә.
Аййяважи җәмәгать игътибарына беренче мәртәбә XIX гасырда Һинду сектасы буларак килгән. Вайкундарның эшчәнлеге һәм үсүче төркем тарафдарлары 19-ынчы гасыр Траванкорда һәм Тамил халкы арасында реформация һәм инкыйлабка сәбәп булган һәм Көньяк Һиндстан феодаль иҗтимагый системасы өчен бик яңа булып таң калдырган. Ул шулай ук берничә реформа хәрәкәтләренең этәргече булган, алар арасында Нараяна Гуруныкы һәм Рамалинга Свамигалныкы .
↪ Дәвамы
үзгәртү – бәхәс – тарих – бәйле үзгәрешләр
Манусмрти (санскрит телендә: मनुस्मृति ), шулай ук Манусмрити дип языла, ул Һинд диненең күп Дхармашастраларының борынгы законнар тексты. Ул Һиндстанда Британия хөкемдарлыгы вакытында беренче тәрҗемә ителгән текстларның берсе, 1794 елда Сэр Вильям Джоунс тарафыннан. ул колониаль хөкүмәт тарафыннан Һинд дине законнарын формулалаштыру өчен кулланылган. Манусмритиның илледән артык манускриптлары мәгълүм, ләкин иң элек табылган, күбесенчә тәрҗемә ителгән һәм оригиналь юрама дип кабул ителгәне 18-енче гасыр «Куллука Бхатта комментарлары белән Калькутта манускрипты». Хәзерге заман фәне бу оригинальлекне шик астына куя һәм Һиндстанда табылган Манусмритиның төрле манускриптларында үзе эчендә туры килми торган урыннары бар һәм үзара шулай ук, бу чынлык, эченә чит мәгълүмат кертү һәм текстка соңрак интерполяцияләр турында борчулар күтәрә. Текстның мәшһүрлеге Һиндстаннан тыш колониаль эрага кадәр таралган. Урта гасыр эрасының Мьянма һәм Таиландның Буддизм законы шулай ук Мануга карый.
↪ Дәвамы
үзгәртү – бәхәс – тарих – бәйле үзгәрешләр
Татар аты (рус. Татарская лошадь ) — Татарстанда 2018 елда чыгарылган җирле атлар токымы.
Татар атлары безнең эраның беренче меңьеллыгында ук билгеле булган. Алар турында борынгы кытайлар тарихи чыганакларда «күк атлары» дигән язмалар калдырган, чөнки бу атлар ул вакыттагы башка атлардан гадәти булмаган төсләре белән аерылып торган. Алар, нигездә, алтын ком гәүдәле, ак җаллы һәм ак койрыклы булганнар. Мондый төсле атлар офыктан каршыңа йөгергәндә кояш чыгуны хәтерләткәннәр, шуңа да аларга карата «күк атлары» исеме таралган.
Тарихи чыганакларда шулай ук 7-8 сәгать дәвамында өзлексез хәрәкәттә булырга һәм 100—120 км араны үтәргә сәләтле татар атлары чыдамлыгы билгеләп үтелә. Бу турыда борынгы татар ханы Багадурның күрше халыклар найманнар, тунгуслар һәм кытайлар белән дусларча яшәр өчен, аларга үзенең иң яхшы атларын бүләк итәргә яратуы, көнгә 1 мең ли (100—120 км) узарга сәләтле булуы турында язмалар сакланып калган.
↪ Дәвамы
үзгәртү – бәхәс – тарих – бәйле үзгәрешләр
Ринат Нуруллин (рус. Риннат Галеевич Нуруллин ) — балалар шагыйре, язучы , тәрҗемәче, татар галиме, Татарстанның атказанган уйлап табучысы, техник фәннәр кандидаты. Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы (2011), Шәйхи Маннур исемендәге премия лауреаты (2017), Ю. И. Островский исемендәге премия лауреаты (2017).
1954 елның 20 августында Татарстан Республикасының Балык Бистәсе районы Зур Мәшләк авылында дөньяга килә. 1961 елда ул Зур Мәшләк авылының башлангыч мәктәбенә беренче сыйныфка укырга бара. 1962 елда аларның гаиләсе Иркутск өлкәсенә күчеп китә (Бохан районының Усть-Укыр һәм Хинь авылларында яшиләр). 1965 елда Нуруллиннар гаиләсе Котлы Бөкәш авылына кайтып урнаша. 1967 елда Ринат «Артек » пионерлар лагеренә юллама белән бүләкләнә. 1971 елда Ринат Нуруллин 48нче номерлы Котлы Бөкәш урта мәктәбен тәмамлый һәм Котлы Бөкәш «Сельхозтехника» бүлекчәсенең моторлар ремонтлау цехында слесарь булып эшли башлый. 1972 -1977 елларда Казан авыл хуҗалыгы институтының механика факультетында белем ала. 1977 елдан алып 1982 елга кадәр «Сельхозтехника» дәүләт комитетына караган Стандартлаштыру һәм метрология лабораториясендә өлкән инженер һәм, соңрак, төркем җитәкчесе булып эшли, әмма 1978 -1979 елларда Байкал арты хәрби округында (Песчанка, Кяхта һәм Сретенск торак пунктларында урнашкан хәрби частьләрдә) танкист булып хезмәт итә. Соңрак Татарстан Мелиорация hәм су хуҗалыгы министрлыгында (1982 -1985 елларда ), СССР фәннәр академиясенең Казан физика-техника институтында (1985 -1987 елларда ), Казан химия-технология институтында (1988 -1990 елларда ) инженерлык белгечлеге юнәлешендә эшли.
↪ Дәвамы
үзгәртү – бәхәс – тарих – бәйле үзгәрешләр
1915 ел Шамасатриның Артхашастра тәрҗемәсендә Чанакья портреты.
Артхашастра (Санскрит телендә:अर्थशास्त्र, IAST3:Arthaśāstra) - ул дәүләт төзелеше, икътисади сәясәт һәм хәрби стратегия буенча борынгы Һиндстан Санскрит трактаты. Каутилья шулай ук Вишнугупта һәм Чанакьяны идентификацияләгән, ул традицион рәвештә текст авторы дип ышаныла. Икенчесе Такшашилада галим булган, Чандрагупта Маурьяның остазы һәм сакчысы. Кайбер галимнәр ышануы буенча ул шул ук шәхес булган, шул ук вакытта күп кешенең бу идентификация белән сораулары туган. Текст гасырлар буена берничә авторның эше булырга мөмкин дип охшаган. Безнең эрага кадәр 2-нче гасыр һәм безнең эраның 3-енче гасыр арасында тезелеп, киңәйтелеп һәм мөхәррирләнеп, Артхашастраның 12-енче гасырда йогынтысы булган, шул вакытта ул юк булган. Ул 1905 елда Р. Шамасастри тарафыннан янә ачылган булган, ул аны 1909 елда нәшер иткән. Беренче инглиз теленә тәрҗемәсе 1915 елда нәшер ителгән булган. "Артхашастра" атамасын еш "сәясәт фәне" дип тәрҗемә итәләр, Аңа хөкүмәт, закон, гражданлык һәм җинаять суды системалары, әхлак , икътисад , базарлар һәм сәүдә, министрларны күзәтү ысуллары, дипломатия, сугыш теорияләре, тынычлык табигате һәм патшаның вазыйфалары һәм үтәргә тиеш әйберләре. Артхашастра җәмгыять байлыгы , җәмгыятьне бергә тота торган коллектив әхлак, төбәкләрдә ачлык, эпидемия һәм шундый табигать бәла-казалары, яки сугыш булганда патшага киңәш бирү, ул ирригация арыклары барлыкка китерергә яки төп стратегик корылмалар һәм шәһәрчекләр тирәли кальгалар төзергә һәм зыян күргәннәрне салымнардан арындырырга тиеш.
↪ Дәвамы
үзгәртү – бәхәс – тарих – бәйле үзгәрешләр
Косаланың Патшасы, Һинд дине Ходае Вишнуның җиденче аватары Рама.
Рама яки Рам (IPAc-en:|ˈ|r|ɑː|m|ə; Санскрит телендә: राम , IAST : Rāma ), шулай ук Рамачандра буларак мәгълүм, Һинд динендә төп Ходай булып тора. Ул Вишну Ходаеның җиденче аватары булып тора, Кришна һәм Гаутама Буддһа белән иң популяр инкарнацияләрнең берсе булып тора. Һинд диненең Рама үзәкле традициясендә ул Иң Олы Җан булып таныла. Рама Айодхьяда Каушальяда һәм Дашаратхада туган булган, Косалы хөкемдары гаиләсендә. Аның туганнарына Лакшмана , Бһарата һәм Шатругһна керә. Ул Ситага өйләнгән булган. Гәрчә патша гаиләсендә туса да, аның тормышы Һинд дине текстларында көтелмәгән үзгәрешләр булган дип тасвирланган, мәсьәлән, ярлы һәм авыр шартларга куылу, әхлакый сораулар һәм мораль дилеммалар куелу. Шәйтан-патша Рама Ситаны урлаганнан соң, аннан соң Рама һәм Лакшмананың билгеле һәм эпик тырышулары булган, алар азатлыкка ирешкәннәр һәм авырлыкларга карамастан явыз Равананы тар-мар иткәннәр. Раманың, Ситаның һәм аларның дусларының бөтен тормыш хикәясе аллегорик рәвештә шәхеснең вазыйфаларын, хокукларын һәм иҗтимагый җаваплыкларын тасвирлый. Ул модель персонажлар аша дхарманы һәм дхармик тормышны сурәтли.
↪ Дәвамы
үзгәртү – бәхәс – тарих – бәйле үзгәрешләр
Жан-Франсуа Шампольон , Шампольон Кечесе дип аталган, 1790 елның 23 декабрендә Фижакта (Лот департаментында) туган, Франция Мисыр белгече . Беренче булып Борынгы Мисыр иероглифларын дешифрлап, Шампольон Мисыр белеменең атасы дип таныла.
Ата ягыннан Жан-Франсуа Кече дип атала, бу иртуганыннан аерып булыр өчен. Вальбоннэ гаиләсеннән, ул Вальжуффредан килеп чыккан (Изэр департаменты). Бу авылда төбәкләрдә кыш белән йөреп әйберләр сата торган крестьяннар яшәгән. Аның бабасы Бартелеми Шампольон 1694 елда Вальжуффрейда туган һәм Мария Жеруд яки Жеру, 1709 елда Вальбоннэда туган, ул Вальбоннэда 1727 елда кияүгә чыккан. Дофин Генеалогия Үзәгендә аларның гаилә кору актын карарга була.
↪ Дәвамы
үзгәртү – бәхәс – тарих – бәйле үзгәрешләр
Хәзерге тямнар – Тямпаның борынгы халкының токымы.
Тямпа җәмгыяте күбесенчә Һиндстан мәдәнияте нигезендә формалашкан, ул элегрәк чор гадәтләрен һәм традицияләрен үзе эченә алган. Борынгы Тямнарның көнкүреш тормышы диңгезгә юнәлгән булган, бу диңгез буе үзәне яшәүчеләре көнкүреше һәм мәдәниятенә зур йогынты ясаган. Тямнар тормышына шулай ук килгән Һиндстан диннәре — Һинд дине һәм әзрәк дәрәҗәдә Буддачылык йогынты ясаган — алар үзенең киң пантеонына биредәге культ һәм ышанулар Илаһларын керткән.
Тямпа халкы шактый бөртөрле булган, этник мөнәсәбәттә борынгы тямнар күбрәк булган. Бары тик үзләренең дәүләтенең кырыйларында гына тямнар күршеләре белән элемтәгә кергәннәр һәм — төньякта Вьетлар белән, көньякта Кхмерлар белән һәм көнбатышта тау кабиләләре белән. Безнең эра башына үзәк Вьетнамның яр буе районнарында яши башлапа, к V гасырга тямнарга Һинд цивилизациясе зур йогынты, алар Һинд динен һәм Һинд язуын кабул иткәннәр. Тямнарның соңрак тарихы өчен шулай аталган “Көньякка марш” (вьетн. Nam tiến ; нам тьен) — бу Вьетлар тарафыннан Тям җирләрен салмак колонизациясе, ул XI гасырда башланган.
↪ Дәвамы
үзгәртү – бәхәс – тарих – бәйле үзгәрешләр
Вишну поты, XIV—XV гасыр, Баңкок Милли музее тупланмасы, (Таиланд )
Вишнуи́зм , яки вайшнави́зм (санскрит телендә: वैष्णव धर्म}}, (Viṣṇuism), (Vaiṣṇavism) — һинд диненең төп юнәлешләрнең берсе, аның төп хасияте булып Вишну Ходаена һәм аның чагылышларына аватарларына (күбесенчә Кришнага һәм Рамага ) табыну тора. Вайшнавизмның ышанулары һәм рухи практикалары, бигрәк тә бхакти һәм прапатти концепцияләре «Вишну-пурана », «Бхагавата Пурана » һәм «Бхагавадгита » текстларына нигезләнә.
Вишнуизм тарафдарларын «вишнуи́тлар» яки «вайшна́влар» дип атыйлар. Вишнуизм уртак «һинд дине » астындагы диннәр гаиләсендә күпсанлы тармак булып тора. Әмма Вишнуизм бертөрле тармак булып тормый, Вишнуитлар Вишнуның төрле аватарларына табынучы төрле җәмәгатьләргә бүленгән (еш бер үк аватарның төрле ипостасьларына) яки аның аерым образларына. Вишнуизмның чыганаклары соң Веда чорында . Аның соңрак үсеше күренекле дин әһелләре тарафыннан баетылган һәм берничә Вишнуит традициясе тууына китергән, алар теистик доктриналар, фәлсәфә һәм ритуаллар белән аерылып тора. XVI гасырда Вишнуизм эчендә дүрт төп традиция аерылып чыкты (Сампрадая лар) — Шри-вайшнавизм , Мадхва-сампрадая, Нимбарка-сампрадая һәм Валлабха-сампрадая . Фәнни тикшеренүләрдә Вишнуизмның сампрадаяларга бүленүеннән тыш Кришнаизм (Кришнага табыну), рамаизм (Рамага табыну) һәм башка дини агымнар турында сөйлиләр. Вишнуизм үзенә ритуаль Ходайга табыну (упасана ); Вишнуда сыену (шаранагати ); көч кулланмау яклы булу (Ахимса ), Вегетарианлык һәм Альтруизм яклы булуны кертә.
↪ Дәвамы
үзгәртү – бәхәс – тарих – бәйле үзгәрешләр
Тхампам стилендагы XII гасыр Шива поты.
Тямпа сәнгате күбесенчә дини булган һәм Ходайларга һәм корбан бирүчеләргә дан җырлаган. Тямпада ясаучысы имза куйган сәнгать әсәрләре очрамаган, кәсеп эшләнмәләре заказга ясалганнар һәм кырыс дини кануннар буенча эшләнгән. Шулай итеп, эшнең бөтен интеллектуаль милеге һәм иҗтимагый престижы бүләк итүченеке булган. Тямпа сәнгате Һиндстаннан , Камбуджадеша һәм Шривиджаядан килгән өлгеләр буенча эшләнгән булган, әмма тулаем алганда үзешчән характерлы булган. Шуннан ары, Тямпа сәнгате Вьетнамның Ли Династиясе чоры сәнгатенә йогынты ясаган.
Күпсанлы сугышлар һәм табигый факторлар Тямпа потлары һәм һәйкәлләре саклануына ярдәм итмәгән. Тям керамикасы, агач потлары, стена рәсемнәре, ритуаль савытлары һәм металл эшләнмәләре турында бик аз билгеле, тегү һәм чигү сәнгатьләре начар өйрәнелгән. Тям сәнгатенең эволюциясенең, бигрәк тә гыйбадәтханә комплексларының эволюциясен дәвамлы рәвештә күзәтергә мөмкин түгел. Еш кына яулап алучылар гыйбадәтханәләрне үз карашлары буенча гына яңача төзәтмәгәннәр, ә шулай ук бүләк итүчеләрнең исемнәре белән язмаларны да бетергәннәр. Шуңа күрә үзгәртелгән язмалар буенча Тямпа сәнгате тарихын өйрәнү ышанычлы булмаган дип санала. Хәзергәчә кадәр Тям стильләренең сыйфатламасы һәм аларның хронологиясе төгәл түгел.
↪ Дәвамы
үзгәртү – бәхәс – тарих – бәйле үзгәрешләр
Мурудешварда Шива сыны. Шива Һинд дине Ходае.
Шива (әйтелеше: - ˈ|ʃ|iː|v|ə|,_|ˈ|ʃ|ɪ|-); санскрит телендә: शिव, IAST : Śiva, турыдан-туры мәгънәдә: алкышлы берәү ) — ул Һинд диненең төп ходайларының берсе. Ул Шайвизмда иң олы ходай, бу хәзерге заман Һинд динендә иң төп традицияләрнең берсе.
Шива "явызлыкны бетерүче һәм трансформацияләүче" Тримуртиның берсе, бу Һинду өчлеге, аңа шулай ук Брахма һәм Вишну керә. Шайвизм традициясендә, Шива Галәмне барлыкка китерүче, саклаучы һәм трансформацияләүчесе. Һинд диненең Шактизм традициясендә Алиһә, яки Дэви иң олы дип таныла, шулай да Шивага, Вишну һәм Брахма белән табыналар. Алиһә һәрберсенең энергиясе һәм барлыкка китерүче көче (Шактисы) дип раслана, монда Парвати (Сати ) Шиваның көчен тулыландыручы хатыны. Ул Һинд диненең Смарта традициясенең Панчаятана пуджасында биш эквивалент Ходайның берсе. Шайвизм сектасы буенча, Шиваның иң олы формасы формасыз, чиксез, трансцедент һәм үзгәрмәүче абсолют Брахман , һәм Галәмнең беренчел Атманы (җаны, үзе).
↪ Дәвамы
үзгәртү – бәхәс – тарих – бәйле үзгәрешләр
Танкодром, «Легенда» һәм «Голливуд» торак комплекслары (апрель, 2021 )
Танкодром — Казанның Совет районындагы микрорайон. Танкодром микрорайоны Совет районының көньяк-көнбатыш ягын ябучы яссы калкулыкта урнашкан. Аның территориясе чикләре өлешчә җир рельефы белән формалаштырылган. Чик көньяктан Танк урамы буйлап уза, ул Танкодром микрорайонын һәм Горки торак районын аерып тора. Микрорайонның көнбатыш чиге дә рельефлы сызыкка ия — ул Танкодром урнашкан калкулык итәгенә салынган Универсиада проспекты буенча уза. Микрорайонның төньяк чиге өлешчә Даурия урамы буйлап, ә аннары квартал эчендәге юллар буйлап уза, алар аз катлы һәм урта катлы торак корылмаларны «Легенда» һәм «Голливуд» биеклек торак комплексларыннан Отрадная урамы буйлап аерып тора. Танкодром чиге көнчыгыштан Гвардейская һәм Рихард Зорге урамнары буйлап уза. Танкодром исеме Совет чорында барлыкка килә, әмма ул елларда рәсми булмаган. Ул 1929 елдан хәзерге микрорайон территориясендә урнашкан танк полигоныннан (танкодромнан) килеп чыга.
↪ Дәвамы
үзгәртү – бәхәс – тарих – бәйле үзгәрешләр
Дакий сугышында сармат катафрактлары. Траян колоннасы барельефы.
Сарматлар (бор. грек Σαρμάται, лат. Sarmatae ) — Тиса һәм Дунай елгасыннан Арал диңгезенә (хәзерге Украина , Русия һәм Казакъстан чикләре) кадәр су аралыгының дала районнарында иртә Тимер гасыр (VI—IV гг.) азагында яшәгән иран телле күчмә кабиләләрдән торган халык.
Сарматларны беренче тапкыр Геродот телгә алган, алар скиф егетләренә кияүгә чыккан амазонкалардан туган, дип хәбәр итә. Икенче фараз буенча Авеста тарихында чагылган Траэтаон улларының берсе белән бәйләнелә. Сарматларның дини-гыйбадәт күзаллауларында хайван, бигрәк тә, сарык тәкәсе образы күренекле урын били. Сарматларның меңнәрчә еллар яшәгәнлегенә бердәнбер һәйкәл булып 5-7 метр биеклегендәге күп санлы курганнар тора.
XVI гасыр уртасыннан поляк гуманистлары поляк шляхтасы, грек һәм рим этнографиясеннән билгеле булган борынгы дала халкы сарматлардан барлыкка килгән дигән фикерен әйтә башлый.
↪ Дәвамы
үзгәртү – бәхәс – тарих – бәйле үзгәрешләр
Дөнья буенча шаманизм картасы.
Шаманизм дөнья буенча күп илләрдә төрле төбәк формаларда бар. Күпчелектә Азия мәдәнияте дип саналса да, дөньяның бар илләр буенча таралган гадәт: булсын җирле формалары, булсын ышанучылар күпләп күченгәндә бу мәдәни традицияне үзе белән ташулары аркасында таралган.
Бу дини ышанулары буенча транс вакытында рухлар белән аралашырга һәм сырхауларны дәваларга сәләтле кеше шаман дип атала. Кеше дөньясы һәм рухи дөнья арасында изге уртак кешеләре буларак хезмәт итү үзе бер һөнәр булып тора. Бу рольдә алар дәвалау, илаһилаштыру, бабаларга мөрәҗәгать итү, элементлар белән манипуляцияләү, югалган җаннарны алып бару һәм җәмәгать дини ритуалларын башкару биремнәрен башкара.
Бәйле традицияләрне иң борыңгыдан бүгенгегә кадәр дәвам иттерүчеләр арасыннан Кытайның 5000 ел борынгылыклы Хмонг халкы булып тора. Корбан чалу һәм башка шаманик транс практикаларда хайваннарны кулланулары бөек ихтирам белән башкарыла.
Котып тирәли яшәүче халыклар, Африка, Азия, Океания, Көньяк һәм Төньяк Америка илләрендәге асаба халыклары арасында бу традиция әлегә дә дәвам итә һәм җәмгыятькә файда китерә.
↪ Дәвамы
үзгәртү – бәхәс – тарих – бәйле үзгәрешләр
«Алабуга» МИЗы, 2017 ел
Татарстанның сәнәгать парклары (рус. Промышленные парки Татарстана ) — Татарстан Республикасында урнашкан, гомуми инфраструктура һәм үзара җитештерү берләшмәсе хисабына җитештерү белән шөгыльләнүче һәм башка предприятиеләрне берләштерә торган махсус территорияләр. Мондый территорияләр барлык кирәкле инфраструктура һәм энергия чыганаклары белән тәэмин ителгән, аларда бердәм административ-хокукый система эшли.
Татарстан булдырылган индустриаль парклар саны буенча федерация лидерлары рәтенә керә. 2020 елга республикада 100 сәнәгать паркы бар, аларда 1,5 меңнән артык резидент һәм 32 меңгә якын эш урыны бар. Дәүләт инвестицияләре 100 объектның 18 енә генә кертелгән, калган парклар хосусый кертемнәргә эшли.
↪ Дәвамы
үзгәртү – бәхәс – тарих – бәйле үзгәрешләр
Синоплы Диоген
Космополитизм (бор. грек. κοσμοπολίτης ягъни kosmopolites — космополит, дөнья кешесе) — бөтендөнья ватандашлыгы идеологиясе . Кешелекнең мәнфәгатьләрен аерым милләт яки дәүләт некеннән өстенрәк куя, һәрбер кешене Җир чикләре эчендә суверен шәхес буларак күрә.
Борынгы Грециядә барлыкка килә. Дөнья ватандашлыгы турында фикерләрне беренче булып Сократ белдерә, киниклар арасында үсә. Беренче булып "космополит" сүзен Синоплы Диоген куллана. Борынгы Рим чорында теоретик нигезләрне стоиклар фәлсәфә мәктәбе эчендә үсә.
Урта гасырларда космополитизм дини , XVI гасыр дан башлап күбесенчә дөньяви төсмерен йөртә. XX гасырда яңарышы инкыйлаблар һәм бөтендөнья сугышлары белән бәйле. XXI гасырда үсеше гомуми глобализация дулкынында дәвам итә.
Космополитизмны яклаучылар арасында Лев Толстой , индивидуализм , индивидуальлек , капитализм һәм кеше хокуклары тарафдарлары, тәнкыйтьләүчеләр арасында — Владимир Ленин , коммунизм , патриотизм һәм милләтчелек яклылары.
↪ Дәвамы
үзгәртү – бәхәс – тарих – бәйле үзгәрешләр
Камил Сәмигуллин (22 март 1985 , Красногорский , Звенигово районы , Мари АССР , РСФСР , / ССРБ ) — мөселман дин әһеле, мөфти , хәнәфи мәзһәбе галиме, Коръән-хафиз .
Урта гомуми белемне Россия Федерациясе нең Мари Ил республикасындагы Волжск шәһәрендә һәм Татарстан Республикасы башкаласы Казан да ала. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлаудан соң, Дагстан республикасы башкаласы Махачкала дагы Төньяк-Кавказ Ислам Университетына укырга керә, шулай ук Төркия нең Истанбул шәһәрендә «Исмәгыйль ага» мәчете каршындагы мәдрәсәдә шәех Мөхәммәд Әл-Уфыйда белем ала.
2007-2008 елларда Төмән өлкәсе нең Хант-Манси — Югра автономияле округы Нижневартовск районы Новоаганск бистәсендә имам . 2008-2013 елларда Казандагы Россия ислам институтында белем ала, шул арада «Тынычлык» мәчете имам-хатыйбы, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең нәшрият бүлеген җитәкчесе, мөфти урынбасары һ.б. вазыйфаларын башкара. 2013 елдан Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, 2020 елдан Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе әгъзасы.
Рус , татар , гарәп , төрек телләрендә иркен аралаша. Джиу-джитсу буенча спорт мастерлыгына кандидат, куе кызыл билбау иясе.
↪ Дәвамы
үзгәртү – бәхәс – тарих – бәйле үзгәрешләр
Фил сөягеннән Кунсткамера Музееның экспозициясендә Кали Алтаре. Һиндстан, XVIII гасыр
Ка́ли (санскр. काली , санскр. (IAST) Kālī , «кара») — Парватиның кара һәм ярсулы формасы, кара Шакти һәм Шиваның җимерүче аспекты. Алиһә-ана, җимерү символы. Кали наданлыкны юк итә, дөнья тәртибен тәэмин итә, Ходайны белергә теләгәннәрне алкышлый һәм азат итә. Ведаларда аның исеме Агнига , ут Ходаена бәйле. «Калика-Пурана»да әйтелгәнчә: "Кали - азат итүче, аны белгәннәрне яклаучы. Ул Шиваның караңгы Щактисы. Ул эфир , һава , ут , су һәм җир . Аның аша Шива Ходаеның барлык физик теләкләре үтәлә. Ул 64 сәнгатьне белә, ул Ходай-Барлыкка китерүчегә шатлык бүләк итә. Ул саф трансценденталь Щакти, тулы караңгылык. Дурга Алиһәсе белән билгеле бәйләнеш бар, хәтта Калиның соңгысының ипостасе булып тануына кадәр. Кали Алиһәсе Типитакада чагылган, анда ул Дэвапутта Мараның анасы булып тора, безнең дөньяның Кальпаның, Алиһә утыз өч Ходайдан өстәрәк яши, Камадатху чиге Ходайлары арасында. Шива Ходае матди уңайлыкларга һәм хис рәхәтләренә битараф булып дәрвиш булып аулак урында яши, Кали Алиһәсе исә матди кыйммәтләргә битараф булып, Шива Ходаена гашыйк булып аның янына аулак урынга килә.
↪ Дәвамы
үзгәртү – бәхәс – тарих – бәйле үзгәрешләр
Ганешаның якынча 1730-нчы елгы Башоли миниатюрасы, Милли Музей , Яңа Дәһли
Ганеша ( Санскрит телендә - गणेश) , шулай ук Ганапати , Винаяка , Пиллаяр һәм Бинаяк буларак мәгълүм, Һинд дине Ходайлары арасында иң мәгълүм һәм иң күп табыныла торган Ходайларның берсе. Аның сурәтен Һиндстанда , Шри-Ланкада , Таиландта һәм Непалда еш күреп була. Гәрчә ул күп атрибутлары өчен мәгълүм булса да, Ганешаның фил башы аны җиңел танырга мөмкинчелек бирә. Ганешаны киртәләрне юк итүче буларак киң хөрмәт итәләр. Шулай ук ул сәнгатьләр һәм фәннәр яклаучысы һәм акыл һәм зирәклек Дэвасы . Башлаулар Ходае буларак аңа ритуаллар һәм церемонияләр башында ихтирам күрсәтәләр. Бу фикерләр шулкадәр киң таралган ки, Кортрайт аларны үзенең китабы атамасында - "Ганеша: Киртәләрнең Ходае, Башлауларның Ходае" - Ganesha: Lord of Obstacles, Lord of Beginnings куллана. Ганешаның килеп чыгышы һәм гамәлләре турында берничә риваять бар һәм алар аның иконографиясен тасвирлыйлар. Ганеша культы безнең эраның икенче гасырында килеп чыккан дигән фаразлар бар, әмма тагын да тәгаенрәк безнең эраның 4-енче һәм 5-енче гасырларында, Гупта Империясе чоры вакытында, гәрчә ул Ведик заманнардан ук билгеле булса да. Һинд диненең Шиваизм традициясендә ул Парвати һәм Шиваның сакланып калган улы буларак билгеле, әмма ул төрле традицияләрдә булган гомум-Һинду Ходае.
↪ Дәвамы
үзгәртү – бәхәс – тарих – бәйле үзгәрешләр
Польша Республикасы илчесенең Берндагы резиденциясе, 2014 (сугыш вакытында Польша илчелегенең штабы)
Ладош төркеме (пол. Grupa Ładosia ) яки Берн төркеме (пол. Grupa berneńska ) — Икенче бөтендөнья сугышы вакытында Аурупа яһүдләрен үтерүдән саклап калу өчен, Швейцариядә ялган Көньяк Америка паспортлары бирү системасын булдырган поляк дипломатларына һәм яһүд активистларына бирелгән исем. Төркем Бәйсез Польша Республикасы илчелегенең дүрт дипломатыннан, Бөтендөнья яһүд конгрессы төзегән RELICO комитеты (Яһүд сугыш корбаннарына ярдәм комитеты) һәм Агудат Израиль вәкилләреннән торган. Алты әгъзаның бишесе Польша гражданнары һәм яртысы яһүдиләр иде.
Ялган паспортлар булдыру идеясы 1939/1940 башында барлыкка килгән, Советлар Союзында яшәгән абруйлы яһүдиләр Япония аша котыла алуы өчен дистәләгән Парагвай документлары чыгарылган. 1942 елда Ванзее конференциясеннән соң Аурупа яһүдиләрен күпләп үтерү башлангач, яңадан паспортларны күпләп бирү планнары төзелә. Латин Америкасы паспортлары яһүдиләрне юкка чыгару лагерьларына алып барудан саклыйлар: паспорт ияләре Алманиядәге изоляторларда һәм окуппацияләнгән Франция интеграцион лагерьларына җибәрелә. Бу чаралар үтерү лагерьларына алып китүдән якынча 10,000 кешене коткарган.
↪ Дәвамы
үзгәртү – бәхәс – тарих – бәйле үзгәрешләр
Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы баш-фатиры (2017)
Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы (ингл. Tatarstan Investment Development Agency or TIDA , рус. Агентство инвестиционного развития Республики Татарстан или АИР РТ ) — Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карамагы астында эшләүче төбәккә инвестицияләрне җәлеп итү һәм инвесторларны озата бару өчен җаваплы башкарма хәкимият ведомствосы. Республика министрлыклары белән бер дәрәҗәдә тора һәм турыдан-туры Татарстан Республикасы Рәисенә буйсына.
2011 елда Бөтендөнья инвестицион агентлыклар ассоциациясендә Россиянең беренче вәкиле була. 2013 елда Көнчыгыш Аурупа буенча WAIPA директоры, 2016 елдан бирле — Россия үсеш институтларын берләштерә торган федераль коммерциячел булмаган оешма идарәчелегенә керә, 2020 елдан халыкара дәрәҗәдә ассоциация вәкиле итеп сайлана.
Кече һәм урта бизнесны үстерү комитеты базасында барлыкка килгән ИҮА хәзерге вакытта бары тик эре инвесторлар белән генә эшли. «Татарстан Республикасының Инвесторлар клубы» проекты чикләрендә, агентлык катнашучыларына республика җитәкчелеге һәм тармак министрлыклары белән формаль булмаган шартларда аралашу мөмкинлеген тәэмин итә.
↪ Дәвамы
үзгәртү – бәхәс – тарих – бәйле үзгәрешләр
Ганеша Чатуртхи (санскр. गणेशचतुर्थी ) — фил башлы яңа башлангычлар, киртәләрне бетерүче һәм акыл ходае Ганешага табынуга багышланган Һинд дине бәйрәме. Ун көн дәвам итә торган бәйрәм Һинд ай-кояш календареның Бхадрапада аена туры килә. Беренче көне милади тәкъвимнең 22 август белән 20 сентябрь көннәре арасында урын ала (2021дә - 10 сентябрь). Бөтен Һиндстан буенча бәйрәм ителә, मुंबई Мумбай шәһәре чараларына меңнәрчә хаҗиләр җыела.
Бу вакыт өйләрдә һәм җәмәгать урыннарында Ганешаның балчык сыннарын урнаштырыла, ведик гимннарны яки "Ганапати Упанишад " кебек Һинду текстларны җырлыйлар, дога укыйлар һәм ашаудан тыелулар үтиләр. Фестиваль бетүгә, сынны җәмәгать процессиясе белән музыка уйнатып һәм төркемләп җырлап алып баралар һәм якындагы сулыкка (елгага яки океанга) салалар, шуннан соң балчык сын эри һәм Ганеша Ходай Парвати һәм Шива янына Кайлаш тавына кайта дип ышаналар.
Рәсми билгеләнүләре турында иң борынгы архив язмалар XVII гасырда яшәгән маратхлар дәүләте чорына карый.
↪ Дәвамы
үзгәртү – бәхәс – тарих – бәйле үзгәрешләр
Нарасимха (санскр. नरसिंह , турыдан-туры мәгънәдә арслан-кеше ) — Һинд дине ходае Вишнуның аватары ; Җир йөзендә дини эзәрлекләүләрне, явызлыкны һәм бәлаләрне бетерү, шулай итеп Дхарманы торгызу өчен арслан һәм өлешчә кеше формасында инкарнация ала. "Бөек Яклаучы" буларак мәгълүм затка дини гыйбадәтханәләрендә, текстларда, башкару һәм сурәтләү сәнгатьтә, фестивальләрдә табыныла.
Безнең эрага кадәр II меңьеллыкка караган Ригведа ның 1.154 Вишну гимнындагы "тауларда үкерүче вәхши куркыныч хайван " турындагы мәгълүмат кайберәүләр тарафыннан Нарасимха риваяте буларак интепретацияләнә. Илаһка багышлангаң иң борынгы сакланган сәнгать эшләре Һиндстан ның Уттар-Прадеш һәм Андһра Прадеш штатларындагы археологик казмаларда табылган, II -IV гасырларга карый дип даталана.
↪ Дәвамы
үзгәртү – бәхәс – тарих – бәйле үзгәрешләр
Дрейфы маршруты картада
Т-36 үзйөрешле баржасының дрейфы (рус. Дрейф самоходной баржи Т-36 ) — 1960 елның гыйнвар -март айларында булган вакыйга. ССРБ Кораллы көчләренең дүрт хәрби хезмәткәре Тын океанда идарә ителми торган, бортында өч көнлек азык-төлек запасы гына калган баржада 49 көн дрейфта үткәргән, Япониянең Йокосука портыннан Американың Сан-Францискога баручы «Кирсардж» авиаташучысының патруль очкычы тарафыннан табып алына.
17 гыйнварында Итуруп утравы култыгында көчле шторм вакытында швартовкасыннан ычкынган баржасы бортында ССРБ хәрби-төзелеш бүлгесенең баржага хезмәт күрсәтүче дүрт хәрби хезмәткәре: 21 яшьлек кече сержант Әсхәт Җиһаншин һәм рядовойлар — 20 яшьлек Анатолий Крючковский, Филипп Поплавский һәм Иван Федотов була. Кубрикта табылган газетадан 15 февральгә кадәр, континентара баллистик ракеталар сынаулары уздырылу сәбәпле, бу район суднолар йөреше һәм авиация очышлары өчен ябылган булуын белә Җиһаншин һәм «март башына кадәр аларны эзләмәячәкләр»» дип фаразлый.
↪ Дәвамы
үзгәртү – бәхәс – тарих – бәйле үзгәрешләр
Раймон Лулли (лат. Raymundus Lullius , исп. Lulio , кат. Ramon Llull ; 1235 , Пальма де Мальорка - 1315 , шунда ук) ― каталан миссионеры, шагыйрь , фәлсәфәче һәм дин белгече, Аурупаның урта гасырлардагы иң абруйлы фикер ияләренең берсе. Аурупа арабистика һәм комбинаторика фәннәренә нигез салучыларның берсе булып санала, псевдо-эпиграфик алхимик трактатлар корпусы белән дә танылган. Раймон Луллиның балачагы һәм яшьлек еллары турында мәгълүмат күп түгел, әмма утыз яшеннән соңгы вакыйгалар яхшы мәгълүм. Аның тормышы турында төп мәгълүмат чыганагы билгесез автор тарафыннан Вовер шәһәре заһидханәсендә 1311 елда язылган "Vida coetània" тексты. Текстның Лулли үзе, билгесез монах яки Аррас шәһәренең канонигы Томас Ле Мизер тарафыннан язылуы фараз. Лулли үзе күпчелек әсәрләрендә бу бәхәсле язмасы турында сүз кузгата. Бу аның шәкертләре һәм замандашлары тарафыннан искә алынган әсәрдә аның тормыш юлы турында мәгълүматка ия тарихи документлар исемлеге бар. Гомумән, аның тәрҗемәи хәле бик яхшы өйрәнелгән дип әйтеп булмый.
↪ Дәвамы
үзгәртү – бәхәс – тарих – бәйле үзгәрешләр
Татарстан Республикасы алгарышлы социаль-икътисади үсеше территорияләре, 2020 ел
Татарстан Республикасының алгарышлы социаль-икътисади үсеше территорияләре (рус. Территории опережающего социально-экономического развития Республики Татарстана, ТОСЭР РТ ) — Татарстанның социаль һәм икътисади үсешен алга этәрү максатында булдырылган бизнес өчен махсус шартлар булган зоналар.
Резидентлар өчен иминият түләүләре һәм табышка салым буенча ташламалар, шулай ук инфраструктураның аерым шартлары каралган. ТОСЭР территориясе булып шәһәр территориясе санала, ләкин региональ хакимиятләр карары буенча аңа шәһәр перифериясендәге индустриаль парклар территориясе кушылырга мөмкин.
Төбәктә ТОСЭР статусына биш моношәһәр ия: Яр Чаллы , Түбән Кама , Яшел Үзән , Чистай һәм Менделеевск .
↪ Дәвамы
үзгәртү – бәхәс – тарих – бәйле үзгәрешләр
Бөер (лат. ren , бор. грек. nephros ) —- умырткалыларда сидек бүлеп чыгара торган парлы орган .
Бөерләр канда һәм тукымаларда осмотик актив субстанцияләрнең тәңгәллеген саклый, азот алмашы продуктларының калдыкларын чыгара, аксымнар , майлар һәм күмерсуларның метаболизмы процессында катнашалар. Сидек бөерләрдә кан китергән матдәләрдән ясала.
Бөернең уртача зурлыклары: озынлыгы 10-12 см, киңлеге 6 см тирәсе, юанлыгы 3-4 см, урта авырлыгы 120 г. Бөерләрнең төп эше булып каннан токсик матдәләр һәм артык суны чыгару тора, шулай ук артериаль басымын контрольдә тотарга, кан күзәнәкләрен (эритроцитларны) һәм гормоннар эшкәртергә, скелет сөякләренең саулыгын сакларга булыша. 2006 елдан бирле март аеның икенче пәнҗешәмбесе рәсми рәвештә Дөньякүләм бөер авырулары белән көрәшү көне дип санала.
↪ Дәвамы
үзгәртү – бәхәс – тарих – бәйле үзгәрешләр
Генерал-лейтенант Д.М. Карбышев
Дмитрий Карбышев , Дмитрий Михаил улы Карбышев, ингл. Dmitry Mikhaylovich Karbyshev , рус. Карбышев Дмитрий Михайлович (1880 елның 26 октябре , Омск — 1945 елның 18 феврале , Өченче рейх (Австрия ), Маутхаузен ) — совет хәрби эшлеклесе, фортификатор, инженер гаскәрләре генерал-лейтенанты, хәрби фәннәр докторы, Советлар Берлеге Каһарманы (1946 елның 16 августы , вафатыннан соң ). Маутхаузен үлем лагерендә, алман фашистлары тарафыннан газапларга дучар ителеп, үтерелә. Рус-япон сугышы , Беренче бөтендөнья сугышы , Ватандашлар сугышы , Совет-фин сугышы , Бөек Ватан сугышында катнашучы. 1880 елның 14 (26) октябрендә Россия империясе Акмола өлкәсе Омск шәһәрендә туган. Милләте — керәшен татары . Омскидагы Себер кадет корпусын (1898 ), Петербургтагы Николай хәрби инженерлек укуханәсен (1900 ), Петербургтагы Николай хәрби-инженерлек академиясен (1911 ), Эшче-крестьян Кызыл гаскәре (ЭККГ , рус. РККА ) генштабының хәрби академиясен (1938 ) тәмамлый.
үзгәртү – бәхәс – тарих – бәйле үзгәрешләр
Һингладж Мата Мандир мәгарәсе керүе
Һинд дине тарафдарлары Пакистан халкының якынча 2%-ын тәшкил итә. Һинд дине , 1998 елгы халык саны алу мәгълүматы буенча, Пакистанда Исламнан кала икенче иң зур дин.
Pew Research буенча Һинду халкы 5,6 миллион булачак һәм Һиндулар 2050 елга Пакистан халкының 2%-ын тәшкил итәчәк. Пакистан 1947 елның 14 августта Британия Һиндстаныннан бәйсезлеккә ирешкәч, Көнбатыш Пакистанның 4,7 миллион Һинд дине тарафдарлары һәм Сикхлар Һиндстанга күчкән, шул ук вакытта 6,5 миллион Мөселманнар Һиндстаннан Көнбатыш Пакистанга яшәргә күчкән. 1998 ел халык санын алу буенча Һинду халкы 2 443 614 булган. Һиндулар Пакистанның барлык провинцияләрендә күп, ләкин бигрәк тә Синдхта концентрацияләнгән. Алар төрле телләрдә сөйләшәләр, мәсәлән, синдхи , сераики , аер, дхатки, гера, гоариа, гургула, джандвара, кабутра, коли, лоарки, марвари , санси, вагхри һәм гуҗарати .
Иң борынгы Һинд дине тексты, Риг Веда , Инд елгасы буенда безнең эрага кадәр 1500 ел элек хәзерге Пакистан (һәм Һиндстан) төбәгендә төзелгән булган.
өрле археологик табучылар, мәсәлән, свастика символы, Йога позицияләре мәсәлән "Пашупати " сурәтендә Мохенджо-дарода , Синдхта халыкның мөһерләрендә Һинд динен формалаштырган төрле тәэсирләргә күрсәтә. Инд Үзәне Цивилизациясе кешеләре фольклоры һәм дини ышанулары Һинду диненең төп өлеше булып Көньяк Азиянең бу өлешендә эволюцияләнгән. Синдх патшалыгы һәм аның хөкемдарлары МахабхаратаҺинд эпик тарихында әһәмиятле роль уйнаган. Өстәвенә, Һинд риваятеньдә Пакистанның Лахор шәһәрен беренче мәртәбә Лава тарафыннан нигезләнгән булган, ә Касурны аның игезәге Куша нигезләгән, аларның икесе дә Рамаянада Раманың уллары булган. Гандхара төньяк-көнбатышында риваять Гандхара кешеләре шулай ук Махабхарата һәм Рамаяна кебек Һинду әдәбиятның төп өлеше булган.
үзгәртү – бәхәс – тарих – бәйле үзгәрешләр
«Идел буе татарлары тарихы» , яки «Идел буе татарлары: Милли сыгылмалылык профиле» (ингл. The Volga Tatars: A Profile in National Resilience ) — 1986 елда АКШның Калифорния штатында Стэнфорд университеты тарафыннан инглиз телендә нәшер ителгән гыйльми хезмәт (монография). Авторы — Калифорния университеты профессоры Азадә-Гайшә Рорлих (ингл. Azade-Ayşe Rorlich ). Хезмәтнең төп максаты — бай чыганакларга таянып, татар халкының гражданлык, этник тарихын тасвирлау. Автор татар халкының авыр елларда да үзенең милли мәдәниятен, сәнгатен саклап кала алуын ассызыклап, киләчәктә дә яшәячәгенә ышаныч белдерә. Зур күләмле бу хезмәт 3 кисәктән, һәр кисәге берничә бүлектән тора. Монографиянең исеме — «Идел буе татарлары» дигән сүзләрдән соң «Милли сыгылмалылык профиле» дип куелган. Хезмәтнең һәр бүлеге исеменнән соң, автор күбесенчә хәзерге заман татар шагыйрьләре шигырьләреннән өзекләрне эпиграф итеп китерә.
↪ Дәвамы
үзгәртү – бәхәс – тарих – бәйле үзгәрешләр
Баш уку корпусы
И. Н. Ульянов исемендәге Чуаш дәүләт университеты (рус. Чувашский государственный университет имени И. Н. Ульянова , чуаш. И. Н. Ульянов ячӗллӗ Чӑваш Патшалӑх Университечӗ ) — Чуашстан башкаласы Чабаксарда урнашкан классик дәүләт университеты. Алатырь шәһәрендә филиалы бар (2018).
1967 елның 1 сентябрендә СССР һәм РСФСР Министрлар Советларының карарлары нигезендә Мәскәү энергетика институтының Идел филиалы һәм И. Я. Яковлев исемендәге Чуаш дәүләт педагогика институтының тарих-филология факультеты базасында оештырыла.
Университетта 15 факультет, 150 гә якын профессор, фән докторы һәм 600 дән артык доцент, фән кандидаты эшли; бакалавриатның 57 юнәлеше, белгечләр әзерләүнең 27 программасы, магистратураның 31 юнәлеше буенча белгечләр әзерләнә. Укучылар саны ~ 16 100 студент.
↪ Дәвамы
үзгәртү – бәхәс – тарих – бәйле үзгәрешләр
Район байрагы
Югары́ Осла́н районы́ (рус. Верхнеуслонский район ) — Татарстан Республикасы составында административ-территориаль һәм муниципаль берәмлек (муниципаль район), административ үзәге Югары Ослан авылы.
2020 ел башына районда 15 935 кеше, язгы-җәйге сезонда — 60 меңгә кадәр яши. Милли состав буенча 65,8 % — руслар , 24,9 % — татарлар , 6,2 % — чуашлар тәшкил итә.
Идел буе калкулыгының төньяк-көнчыгыш өлешендә, Иделнең уң ярында урнашкан бу район 1931 елның 20 октябрь көнендә, Тәмте һәм Зөя районнарын берләштерү юлы белән оештырыла. XVI гасырдан башлап халыкның төп шөгыле тау токымын чыгару булган. 2012 елдан бирле Иннополис шәһәре территориясендә шул исемдәге махсус техник-гамәлгә кертү икътисади зона урнашкан. Гамәлдәге район башлыгы — Марат Зиатдинов , җирле исполком җитәкчесе — Илнур Шакиров .
↪ Дәвамы
үзгәртү – бәхәс – тарих – бәйле үзгәрешләр
Польша-Литва татарлары (липкалар , липка татарлары , Беларусь татарлары ) — XIII (XIV ) гасырдан Литва , Беларусьтә , Польшада , Балтыйк буенда яшәүче татарлар .
Гомуми санннары — 26 меңнән артык кеше (1993 ): 10 меңнән артык Беларуста , 5 меңнән артык Польшада , 4 мең Литвада яши. Аерым вәкилләре Россиядә , Украинада һәм башка дәүләтләрдә гомер кичерә. Диннәре буенча — сөнни мөселманнар һәм христианнар (православ , католик , протестант ).
Телләре: поляк , беларус , татар телләре . Язулары латин , кирил һәм гарәп әлифбалары нигезендә.
↪ Дәвамы
үзгәртү – бәхәс – тарих – бәйле үзгәрешләр
Нарака (ингл. नरक ) — Һинд дине тәгълиматындагы тәмугъның эквиваленты, гөнаһ кылучылар үлемнән соң җәзалану урыны.
Үлем Ходае Яма Раджның яшәгән патшалыгы галәмнең көньягында һәм җир астында урнашкан итеп тасвирлана. Катлары һәм типлары турында мәгълүмат аерыла, күп язмаларда 28 тәмугъ тасвирлана.
Үлемнән соң Яма Раджның вәкилләре мәхлукатларны Яма сарае янына хөкем ителүгә китерә. Яхшы эшләре күбрәк булганнары Сваргага (күккә) җибәрелә, ә гөнаһлылар тәмугъка җибәреләләр. Сваргада яки Наракада тору вакытлыча дип тасвирлана. Җәза өлеше беткәннән соң, җаннар кылган эшләренә карап реинкарнация процессы дәвамында түбәнрәк яки югарырак мәхлукатлар итеп туа.
↪ Дәвамы
үзгәртү – бәхәс – тарих – бәйле үзгәрешләр
Мәхмүт Нигъмәтҗан улы Нигъмәтҗанов (1930 елның 10 мае , Олы Арташ , ТАССР , РСФСР , ССРБ ) — танылган фольклорчы -галим , музыка белгече, татар халык көйләрен җыючы һәм өйрәнүче, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (1979), Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе иясе (1985).
Башта хәрби заводта столяр эшен башкара, Украина ССР ның Кадиевка һәм ТАССРның Юдино һөнәри укуханәсендә , аннары Мәскәү тимерюлчылар техникумында, Казан университетының физика-математика факультетында (читтән торып) һәм Казан дәүләт консерваториясендә белем ала.
Хезмәт юлы Юдино һөнәр укуханәсе, Казан дәүләт консерваториясе , Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты , Татар дәүләт филармониясе һәм Казан педагогика институты белән бәйле. ↪ Дәвамы
үзгәртү – бәхәс – тарих – бәйле үзгәрешләр
Азәрбайҗан тар уен коралы сәнгате (әзери. Azərbaycan tar ifaçılıq sənəti ) — озын муенлы кыллы-чиртмә музыка коралында көйне башкару сәнгате, Азәрбайҗанның һәр өлкәсендә дә киң таралган, әзербайҗаннарның мәдәни кемлекләрен формалаштыруда зур роль уйный.
Тар туйларда, бәйрәмнәрдә һәм концертларда халык музыкасын башкарганда киң кулланыла, мугам триосы составында әйдәп баручы инструмент буларак кулланыла; әзербайҗан халык фольклор оркестрлары һәм ансамбльләренең төп инструменты булып тора.
Азәрбайҗанның музыкаль символы булып санала, уен коралы сәнгате һәм аны ясау осталыгы ЮНЕСКО тарафыннан матди булмаган мәдәни мирас ядкарьләре исемлегенә кертелгән.
↪ Дәвамы
үзгәртү – бәхәс – тарих – бәйле үзгәрешләр
Хиромантия (грек. χεῖρ, ός "кул" һәм грек. μαντεία, ας "илаһилаштыру" сүзләреннән алынган) — учны өйрәнеп, киләчәктә хуҗасын ни көткәнен һәм аның шәхес хасиятләрен алдан әйтү. Популяр мәдәнияттә уч буенча уку буларак мәгълүм.
Дөнья буенча таралган, күптөрле мәдәни юрамалары булган феномен. Уч уку мәктәбенә карап төрле сызыкларны укуның һәм уч хасиятләренең күп еш конфликтлаучы интерпретацияләре бар. Кайбер академиклар бу белемне тәнкыйтьләп псевдофән дип атаганнар.
Евразиядә аны Һиндстан , Непал , Тибет , Кытай , Борынгы Иран , Шумерия, борынгы Израиль һәм Вавилон җирләрендә практикаланган. Европага Борынгы Мисыр һәм Борынгы Греция аркылы килә. Урта гасырларда уч уку сәнгате Католик чиркәү тарафыннан мәҗүси хорафат дип аталып актив бастырылган, XIX гасырның урталарыннан белемне тарату, хезмәтләр һәм тикшеренүләрнең басылуы актив дәвам итә.
↪ Дәвамы
үзгәртү – бәхәс – тарих – бәйле үзгәрешләр
Benz Velo — беренче автомобильләрнең берсе.
Автомоби́ль (б. грек αὐτός — үзем һәм лат . mobilis — хәрәкәтчән, ашыгыч) — кешеләр яки йөк ташу өчен кулланыла торган моторлы юл транспорт чарасы. Сәнәгать алга киткән илләрдә автомобиль транспорты пассажирлар йөртү күләме буенча транспортның башка төрләре белән чагыштырганда алдынгы урында тора. Заманча автомобиль 15-20 мең детальдән тора, шуларның 150-300 иң мөһим һәм кулланылыш өчен зур чыгымнар таләп итүче булып тора. Төшенчәгә җиңел автомобиль, йөк машинасы, автобус , троллейбус, бронетранспортер керә, әмма авыл хуҗалыгы тракторы һәм мотоциклны үз эченә алмый.
Төрләре буенча җиңел машина, йөк машинасы, югары узу мөмкинлеге булган автомобиль, внедорожник, багги, йөзүче автомобиль (амфибия), очучы автомобиль, спорт автомобиле, ярыш автомобиле, электромобиль, гибрид автомобиль һ.б.
Җитештерелә торган автомобильләрнең күп төрлелегенә карамастан, аларны төзелешендә төп өч өлешне: кузов, двигатель һәм шассины бүлеп йөртергә мөмкин.
↪ Дәвамы
үзгәртү – бәхәс – тарих – бәйле үзгәрешләр
«Ватан-ана» һәйкәле
«Ватан-ана» мемориаль комплексы — Татарстан АССРның (1991 елдан Татарстан ) Чаллы шәһәрендә 1975 елда ачылган мемориаль комплекс. Чаллы шәһәрен гәүдәләндерүче төп символларның берсе. Ватандашлар сугышында һәм Бөек Ватан сугышында катнашкан чаллылылар хөрмәтенә, Муса Җәлил проспекты белән Студентлар урамы кисешкән чатта куелган. Мемориаль комплексны төзүдә турыдан-туры 69 оешма катнашкан. Һәйкәлнең авырлыгы 3 мең тонна, биеклеге 14 м, озынлыгы 24 м.
Һәйкәл бик кыска срокларда, 1975 елның гыйнвар аенда башланып, 9 майга , Бөек Җиңүнең 30 еллыгына, төзелеп бетәргә тиеш була. Һәйкәл төзелешен оештыручы итеп, Яр Чаллы шәһәр шурасы башкарма комитеты рәисенең капиталь төзелеш һәм коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча (беренче ) урынбасары Биктимер Гыйниятулла улы Мурясов, монументның архитекторы итеп Чаллы шәһәренең баш архитекторы Р.С. Насыйров, корылманың баш конструкторы итеп «Татаргражданпроект» институтының эшләрне проектлау бүлеге баш инженеры В.И. Матвеев, проектның баш инженеры итеп Хәлиулла Абдрахман улы Айдабулов билгеләнә.
Һәйкәлнең авторы – Илдар Ханов .
↪ Дәвамы
үзгәртү – бәхәс – тарих – бәйле үзгәрешләр
Китийлы Зенон, Фарнезе коллекциясе бюсты, Неаполь. Паоло Монти фотосы 1969.
Стоиклык , яки стоицизм — Рим һәм грек дөньясында безнең эраның 3 гасырына кадәр чәчәк аткан эллинистик фәлсәфә мәктәбе. Стоиклыкка безнең чорга кадәр 3 гасыр башында Афиналарда Китийлы Зенон нигез сала, аңа Сократның аерым өйрәтмәләре җитди йогынты ясый. Стоик физикасы исә Һераклитның өйрәтмәсенә нигезләнә. Стоицизм барыннан да бигрәк, үзенең мантыйк системасы һәм табигый дөньяга карашларыннан формалашкан шәхси этика фәлсәфәсе булып тора. Аның өйрәтмәсенә караганда, иҗтимагый затлар — кешеләрнең — бәхеткә таба юллары шушы мизгелне хәзерге вакыт итеп кабул итүгә, ләззәткә омтылыш яки авыртудан курку кебек хисләргә үзеңне контрольдә тотарга ирек бирмәүгә, әйләнә-тирә дөньяны һәм табигать сөрешендә безнең өлешебезне аңлар өчен акылыбызны куллануга һәм бергәләп хезмәт куюга, башкаларга гаделлек белән карауга нигезләнә.
↪ Дәвамы
үзгәртү – бәхәс – тарих – бәйле үзгәрешләр
Кальяриның археология музеенда сакланган сыны
Нерон Клавдий Цезарь Август Германик (туганда бирелгән исеме - Луций Домиций Агенобарб — Юлий-Клавдийлар нәселеннән булган соңгы Рим императоры, ул 54 елның 13 октябреннән идарә итә башлый.
Шулай ук Сенат прицепсы , трибун , Ватан атасы (лат. Pater patriae ), Бөек понтифик (лат. Pontifex Maximus ) (55 елдан башлап), биш мәртәбә консул (55, 57, 58, 60, 68 елларда).
Үлү вакытына булган тулы титуллар исемлеге: император Нерон Клавдий Цезарь Август Германик, Бөек понтифик, трибун хакимияте кулына 14 мәртәбә, император хакимияте 13 мәртәбә тапшырылган, биш тапкыр консул, Ватан атасы. Тарихчылар Тацит һәм Светоний 64 елда Римны хәрабәләргә әйләндергән янгын чыгаручысы итеп күрсәтәләр. Бу уйдырма безнең заманда да факт итеп кабул ителә, чөнки Нерон беренче христианнарны кырыс эзәрлекли, моны исә күп буын тарихчылары кичерә алмый.
Луций Домиций Агенобарб тумышы белән Домиций исемле плебейлар нәселеннән була. Светоний сөйләүенә караганда, булачак императорның бабалары кискен холыклы булулары белән аерылып торалар, чын римлыларга хас яхшы якларга һәм кимчелекләргә ия булалар. мизгелне хәзерге вакыт итеп кабул итүгә, ләззәткә омтылыш яки авыртудан курку кебек хисләргә үзеңне контрольдә тотарга ирек бирмәүгә, әйләнә-тирә дөньяны һәм табигать сөрешендә безнең өлешебезне аңлар өчен акылыбызны куллануга һәм бергәләп хезмәт куюга, башкаларга гаделлек белән карауга нигезләнә.
↪ Дәвамы
үзгәртү – бәхәс – тарих – бәйле үзгәрешләр
Һиндле рухи остаз Шри Чинмой
Шри Чинмой (туганда бирелгән исеме - Чинмой Кумар Гхош , 27 август 1931, Шакпура, Боалхали Упазиласы, Көнчыгыш Бенгалия , Британия Һиндстаны – 11 октябрь 2007, Куинс , Нью-Йорк , Нью-Йорк штаты , АКШ ) — Һиндле рухи остаз. Дога һәм медитация юлы белән эчке тынычлыкка ирешүне өйрәтүче, бу максатка хезмәт итүче концерт, сәнгать чараларын, марафон йөгерү һәм башка физик күнегүләрне популярлаштыручы.
Үзенең җитди медитация гамәлен 11 яшендә башлаган. 20 елын дини ашрамда рухи медитация, бенгаль һәм инглиз әдәбиятын өйрәнүдә, атлетика белән шөгыльләнүдә һәм ашрамның йортлар төзү эшчәнлегендә катнашып, рухи гамәлдә үткәргән. Сәркатиплек һәм тәрҗемәчелек белән шөгыльләнгән.
1964 елда , Шри Ауробиндо нигезләгән ашрамына бәйле спонсорлар ярдәме белән, Көнбатыш илләрдәге кешеләрнең рухи канәгатьлек эзләвенә хезмәт итү өчен, Нью-Йорк шәһәренә күчә. Клерк булып эшли, кичен әнгәмәләр оештыра. 1970-еллар башында АКШ университетларында, соңрак Аурупа, Азия һәм Австралиядә лекцияләр белән чыгышлар ясый башлый. Иоанн Павел II , Тереза Ана , Принцесса Диана һәм Михаил Горбачёв кебек танылган шәхесләр белән очрашканы мәгълүм.
↪ Дәвамы
үзгәртү – бәхәс – тарих – бәйле үзгәрешләр
Атешгях (әзери. Atəşgah ) — элек Зәрдөштлек , Һинд дине һәм Сикхчылык тарафдарлары тарафыннан табыну өчен кулланылган ут гыйбадәтханәсе. "Мәңге" сүнми торган утлар - табигый газ чыганаклары урынында барлыкка килә, атамасы «Ут урыны» дигәнен аңлата. Азәрбайҗан президенты әмере буенча ачык күк астындагы музей 2007 елда Дәүләт тарихи-архитектура тыюлыгы дип игълан ителгән.
Баку үзәненнән 30 км да, Сурахан районында , Сурахан авылы кырыенда урнаша. Борынгы заманнан бирле гыйбадәт кылу урыны булган җирдә гыйбадәтханә корылмалы комплексының биналары 1713 елда төзелә. Ут алтаре Мидия эпохасында борынгы традициясен чагылдыра. 1998 елда «Атешгях» ЮНЕСКО тарафыннан Дөнья мирасы объектлары исемлегенә кертелү өчен тәкъдим ителгән. Ширваншаһ Сарай комплексы филиалы булып тора. ↪ Дәвамы
үзгәртү – бәхәс – тарих – бәйле үзгәрешләр
Габделкаюм Габденнасыйр улы Насыйров (قه ييوم ناسيرى, Каюм Насыйри; 2 (15) февраль 1825 , Олы Шырдан , Зөя өязе , Казан губернасы , Россия империясе - 20 август (2 сентябрь) 1902 , Казан , Казан өязе , Казан губернасы , Россия империясе ) — танылган татар мәгърифәтчесе , тел галиме , тарихчы , тәрҗемәче , язучы , фольклорчы .
1841 -1855 елларда Казанда "Касыймия" мәдрәсәсендә укый. 1855 -1871 елларда Казан руханилар семинариясендә татар телен укыта. Югары белемне Казан университетында ирекле тыңлаучы буларак ала. 1871 елда татар , башкорт һәм казакъ мәктәпләре буенча Казан укыту округы инспекторы Вилһелм Радлов тәкъдиме белән Казанда татар балалары өчен башлангыч рус-татар мәктәбе ача. ↪ Дәвамы
үзгәртү – бәхәс – тарих – бәйле үзгәрешләр
В. Скумин, Н.М.Амосов Институтында, 1978 В. Скумин , Н.М.Амосов Институтында, 1978
Скумин синдромы – йөрәккә клапан аппаратына протез куйганнан соң авыруларның дүрттән бер өлешендә күзәтелә торган психик эшчәнлек бозылуның үзенчәлекле симптомнар комплексы.
Ул имплантатларның ышанычлылыгына шикләнү, һичбер сәбәпсез алар ватылыр дип курку, физик һәм психоэмоциональ йөкләмәләргә, йокының специфик бозылуына һәрвакыт тискәре мөнәсәбәт, шомлану, таркаулык, кәефнең төшенке булуы белән характерлана.
1978 елда танылган галим Виктор Скумин бу симптомнар комплексын кардиопротез психопатологик синдром атамасы белән тасвирлый.
Н.М.Амосов Институтында үзе үткәргән тикшеренүләр нигезендә, В.А.Скумин беренчеләрдән булып, әлеге авыруның этиологиясен, патогенезын, клиник картинасын өйрәнә, аңа диагностика ясау, дәвалау, профилактикалау методларын, нәтиҗәле реабилитация чаралары системасын, халыкның бу контингентына сәламәтлек культурасы нигезләрен төшендерү программасын эшләтә. ↪ Дәвамы
үзгәртү – бәхәс – тарих – бәйле үзгәрешләр
Бөрбаш, 1962 ел
Бөрбаш — Татарстанның Балтач районындагы татар авылы. Бөр елгасының башында урнашканга, авылга Бөрбаш дип исем бирелгән. Бөре елгасына авыл урнашкан җирдә ваграк елгалар кушылган.
А. Артемьев Бөрбаш авылын Кече Чурадан килгән бер татар гаиләсе нигезләгәнлеге турында язган. Олыларның әйтүе буенча, авылдан читтәрәк элек чирмешләр зираты булган. Авылның башлангыч чоры тарихы Шиһабетдин Мәрҗанинең «Мөстафадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар» дигән китабында яктыртыла. Русия империясе документларында авыл Көчек Пүчинкәсе дип йөртелгән. XX гасыр башында авыл 4 өлештән торган. Беренчесе — үзәк (урта), икенчесе әҗәл ягы (зират ягы). Андагы пыялачылар (тәрәзәчеләр), йөгерекчеләр хәтта өяз буенча да билгеле булганнар. Өченче, дүртенче кисәкләре – тау башлары. Авылда 2 мәчет булган. Авыл уртасындагысы 1823 елда салынган, 1883 елда такта белән төрелгән, түбәсе калай, яхшы буялган. 1938 елда манарасы киселгән, 1982 елның февраленә кадәр клуб (мәдәният йорты) булып торган, 1988 елны сүтелгән, шул вакыт кайчан салынганлыгы һәм такта белән төрелгәнлеге турындагы язу — такта табылган. Бу корылма 165 ел торган. ↪ Дәвамы
үзгәртү – бәхәс – тарих – бәйле үзгәрешләр
Бөрбаш, 1962 ел
Бөрбаш — Татарстанның Балтач районындагы татар авылы. Бөр елгасының башында урнашканга, авылга Бөрбаш дип исем бирелгән. Бөре елгасына авыл урнашкан җирдә ваграк елгалар кушылган.
А. Артемьев Бөрбаш авылын Кече Чурадан килгән бер татар гаиләсе нигезләгәнлеге турында язган. Олыларның әйтүе буенча, авылдан читтәрәк элек чирмешләр зираты булган. Авылның башлангыч чоры тарихы Шиһабетдин Мәрҗанинең «Мөстафадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар» дигән китабында яктыртыла. Русия империясе документларында авыл Көчек Пүчинкәсе дип йөртелгән. XX гасыр башында авыл 4 өлештән торган. Беренчесе — үзәк (урта), икенчесе әҗәл ягы (зират ягы). Андагы пыялачылар (тәрәзәчеләр), йөгерекчеләр хәтта өяз буенча да билгеле булганнар. Өченче, дүртенче кисәкләре – тау башлары. Авылда 2 мәчет булган. Авыл уртасындагысы 1823 елда салынган, 1883 елда такта белән төрелгән, түбәсе калай, яхшы буялган. 1938 елда манарасы киселгән, 1982 елның февраленә кадәр клуб (мәдәният йорты) булып торган, 1988 елны сүтелгән, шул вакыт кайчан салынганлыгы һәм такта белән төрелгәнлеге турындагы язу — такта табылган. Бу корылма 165 ел торган. ↪ Дәвамы
үзгәртү – бәхәс – тарих – бәйле үзгәрешләр
Expo 2005 күргәзмәсендә ASIMO (2000) ике аяклы гуманоид робот .
Робот — ул катлаулы гамәлләр сериясен автоматик рәвештә ясарга сәләтле, бигрәк тә санак тарафыннан программаланучы машина . Роботлар читтәге идарә җайланмасы тарафыннан юнәлтелергә мөмкин яки эчендә корылган идарә булырга мөмкин. Роботлар кеше формасында конструкцияләнергә мөмкин, әмма күпчелек роботлар аларның кыяфәте нинди булуга карамастан биремне үтәү өчен конструкцияләнгән машиналар. Тормыштагы сыман кыяфәт мимикасы яки автоматик хәрәкәтләр ярдәмендә робот акыл хисен яки фикерен чагылдыра ала.
Роботларның куллануы, эшләве, төзүе һәм конструкциясе өстендә, һәм шулай ук аларның идарәсе, сенсор кире бәйләнешен һәм мәгълүмат эшкәртү санак системалары белән эшләүче технология тармагы робототехника дип атала. Бу технологияләр куркынычлы мохиттә яки җитештерү процессларында кеше урынына эшли ала торган, яки кыяфәт, үз-үзен тотуы һәм/яки аңлауда кешегә охшый торган автоматик машиналар белән эш итә.
Электроника 1948 елда Англиядә Уильям Грэй Уолтер ясаган беренче электроник автоном роботлар ясау белән үсешнең әйдәп баручы көченә әйләнә. Беренче санлы һәм программаланучы робот 1954 елда Джордж Девол тарафыннан уйлап чыгарыла һәм Unimate дип атала. Ул 1961 елдан General Motors заводларында басым астында кою машиналарыннан кайнар металл кисәкләрен күтәрү өчен кулланылган. ↪ Дәвамы
үзгәртү – бәхәс – тарих – бәйле үзгәрешләр
Мари теленең диалектлары
Чирмеш теле яки Мари теле (чир. Марий йылме ) — мари халкының туган теле, фин-угыр телләренең фин-пермь телләре төркеменә керә.
Чирмеш телендә 2 төп сөйләм бар: Тау һәм Болын . Болын чирмеш теленең ике шивәсе бар: Көнчыгыш (урал ) сөйләше һәм Төньяк-көнбатыш сөйләше.
Чирмеш (мари) телләрендә исемнәр сан, килеш, зат һәм тартым буенча төрләнә.
Күплек сан категориясе башлыча “-влак” кушымчасы белән билгеләнә, “-шамыч” кушымчасы сирәгрәк кулланыла: пӧрт-влак , пӧрт-шамыч — өйләр; ача-влак — әтиләр; пасу-влак , пасу-шамыч — кырлар. Күмәк күплек сан кушымчасы “мыт” кеше исемнәренә, фамилияләргә һәм туганлык-кардәшлек атамаларына ялгана: Сапаевмыт — Сапаевлар; Эчанмыт — Эчаннар; ачамыт — әтиләр. Ә “ла” кушымчасы кайбер очракларда һәм башлыча күплек санның урын һәм юнәлтү килешләрендә генә актив кулланыла: яллаште — авылларда; яллашке — авылларга.
Татар телен белгән кеше чирмеш теле синтаксисын җиңел үзләштерә. Чирмеш һәм татар телләре җөмләләренең гомуми төзелеше бик охшаш. Ике телдә дә фикер йөртү рәвеше бер үк табигый мантыйк калыбына салынган. Гади җөмләләрдә дә, катлаулыракларында да хәбәрнең иң мөһим өлеше җөмлә азагында урнаштырыла: Тудо книгам лудеш. — Ул китап укый. Ме чодыраш каена. — Без урманга барабыз. Тыйын йоратыме туныктышет кӧ? — Синең яраткан укытучың кем?
↪ Дәвамы
үзгәртү – бәхәс – тарих – бәйле үзгәрешләр
Зур театр , Русиянең дәүләт академия Зур театры (рус. Большой театр, ГАБТ ) — Мәскәүдә урнашкан, Россиянең әйдәүче опера һәм балет театры , дөнья музыка-театр мәдәниятенең эре үзәге. Театр булып оешу (1776 ) һәм дәүләт театры статусы алу (1806 ) көненнән башлап, Зур театрда иң яхшы опера-балет артистлары, театр режиссёрлары, оркестр дирижёрлары туплана һәм иҗат итә, дөньякүләм билгеле опера-балет әсәрләре сәхнәгә беренче булып куела. 1919 елдан академия театры. Тамаша залы 2 меңнән артык тамашачыга исәпләнгән.
↪ Дәвамы
үзгәртү – бәхәс – тарих – бәйле үзгәрешләр
Triticum aestivum L. , йомшак бодай, 1897 елгы иллюстрация
Бодай (лат. Tríticum ) — бөртеклеләр гаиләсеннән гадәттә беръеллык үләнлеләр ыруыннан үсемлек , күп илләрнең төп бөртекле культура булып тора. Башакчыклары 2-7 чәчәкле, катлаулы башакчыкның һәр буынында берәрләп урнаша. Үзеннән серкәләнүче бер еллык үсемлек.
Сабагы — 30-200 см биеклектәге салам, кыяк яфраклы. Чәчкәлеге — катлаулы башак. Орлыгы — ялангач бөртекчә, июль азагында — август башында өлгерә. 1000 орлыгының авырлыгы 20-50 г. Орлык составы: аксымнар (20% ка кадәр), җилемчә (40% ка кадәр), углеводлар, майлар, минераль матдәләр һ.б.
үзгәртү – бәхәс – тарих – бәйле үзгәрешләр
Шахмат сәгате, шахмат тактасы, башлангыч позиция
Ша́хмат — 64 шакмаклы тактада махсус шахмат ташлары (фигуралары) белән ике көндәш арасында уйнала торган үзендә сәнгать , фән һәм спорт элементларын сыйдырган логик уен.
Шахмат атамасы фарсы теленнән таралган: «шахмат» – «шаһ үлде» дигәнне аңлата. Шахмат уены гадәттә ике көндәш арасында уйнала. Уенны шулай ук кара-каршы ике төркем дә уйнарга мөмкин. Аларны консультантлар дип атыйлар. Уен билгеләнгән кагыйдәләр буенча уйнала. Ярышлар вакытында алар ФИДЕ кагыйдәләре белән тулыландырылына.
үзгәртү – бәхәс – тарих – бәйле үзгәрешләр
Халыкара хатын-кызлар көне плакаты. 8.03.1914
Халыкара хатын-кызлар көне — хатын-кызларның ирләр белән хокукый тигезлеге, кешеләр җәмгыятендә хатын-кыз хокуклары н киңәйтүгә юнәлгән көрәштә халыкара сәяси чаралар үткәрү өчен билгеләнгән көн, һәр елның 8 март көненә төшә.
Халыкара дәрәҗәдә истәлекле көн буларак 1977 елгы БМО генераль ассамблеясендә резолюция кабул ителгәч билгеләнә башлый.
Халыкара хатын-кызлар көненен 8 март белән бәйле тарихын 1980 елларда тарихчы Рене Котэ күрсәтеп чыга.
Бүгенге көндә, халыкара дәрәҗәдә хатын-кызлар хокукларын үстерү белән 2010 елда барлыкка килгән аерым БМО махсус агентлыгы UN Women шөгыльләнә.
үзгәртү – бәхәс – тарих – бәйле үзгәрешләр
б.э. кадәр 14 гасырда ясалган мәгарә сәнгате, Франция , Ласко
Дөнья тарихы – кешелек җәмгыятенең тулаем үсеш процессы, аңа барлык халыкларның тарихында чагыла торган закончалыклар хас. Бердәм дөньякүләм тарихи процесс җәмгыятьнең барлыкка килүе белән башлана һәм төрле аерып торучы үзенчәлекләргә карап, шартлы рәвештә аерым вакыт чорларына бүленә.
Кешелекнең тарихи үсеше ике ысул: ачышларның һәм табышларның әкренләп үсә-арта баруы, һәм матди һәм рухи эволюциядә аерым чорларны тәшкил итүче сикерүләр яки инкыйлаблар – белән бара.
үзгәртү – бәхәс – тарих – бәйле үзгәрешләр
Туберкулез — кешегә һәм хайваннарга йога торган инфекцион авыру. Авыруны микробактерияләр , беренче чиратта Mycobacterium tuberculosis (Кох таякчыгы ) китереп чыгара. Кох таякчыклары хаста кешедән һава-тамчы юл белән сөйләшкән, йөткергән һәм төчкергән вакытта таралалар.
Бүгенге көндә аның белән 18дән 40 яшькә кадәрге кешеләр ешрак авырый. Ел саен җир шарында 8 млн кеше бу чир белән авырый башлап исәпкә алына һәм бу авырудан 3 млн кешенең гомере өзелә. Үпкә чире тормышы һәм көнкүреше начар илләрдә киң таралган. Эшсезлек , хәерчелек , авыр хезмәт h.б. туберкулез авыруы таралуның төп шартлары булып тора.
үзгәртү – бәхәс – тарих – бәйле үзгәрешләр
Этано́л (эти́л спирты, метилкарбино́л, шәраб спирты яки алкого́ль) — бератомлы, C 2 H 5 O H формулалы спирт (C2 H6 O), бератомлы спиртлар гомологик рәтенең икенче вәкиле, стандарт шартларда очучан, кабынучан, үзенә бертөрле исле, төссез сыекча. Судан җиңелрәк (тыгызлыгы 0,8 г/см3), 78,3 °С та кайный, суда яхшы эри һәм үзе дә күп кенә органик һәм органик булмаган матдәләрне яхшы эретә.
1993 елга кадәр гамәлдә булган ГОСТ буенча этил спирты – үзенчәлекле исе булган, тиз кабынып китә торган сыекча, башта ярсыта, аннары нерв системасын параличлый торган көчле наркотик матдә. Медицинада антисептик , төрле дарулар нигезе булуы белән кыйммәтле. Этил спирты шулай ук ягулык , буяу эреткеч һәм спиртлы термометрларда тутырма буларак кулланыла.
Этил спирты углеводлар әчешү процессында чүпрә гөмбәләре эшчәнлеге нәтиҗәсендә барлыкка килә. Этил спиртын алуда төп чыганак булып бөртеклеләр , бәрәңге , чөгендер һәм шулай ук кәгазь һәм агач производствосы тора.
үзгәртү – бәхәс – тарих – бәйле үзгәрешләр
Алмания (Алмания Федератив Җөмһүрияте ) – Үзәк Аурупада урнашкан дәүләт. Төньяктан Дания һәм Балтыйк диңгезе белән, көнчыгыштан Польша һәм Чехия республикалары белән, көнбатыштан Франция , Люксембург белән, төньяк-көнбатыштан Бельгия һәм Голландия белән, көньякта Швейцария һәм көньяк-көнчыгышта Австрия белән чикләнгән. Территориясе: 357 021 км², су өлеше — 2,42%, халык саны: 81 751 600 кеше. Алмания – федераль парламент җөмһүрияте , 16 автономияле җирләрдән тора. Башкаласы – Берлин . Алмания Аурупа берлегенә , БМО , НАТО һәм G8 кә керә.
үзгәртү – бәхәс – тарих – бәйле үзгәрешләр
Тьюринг машинасының эшенең схематик сурәте
Алгори́тм — мәсьәләне чишү нәтиҗәсенә чикләнгән вакыт кисәге эчендә ирешү өчен башкаручы гамәлләр тәртибен тасвирлаучы күрсәтмәләрнең (инструкцияләрнең ) төгәл җыелмасы.
Еш кына башкаручы сыйфатында берәр механизм булырга мөмкин (компьютер, токарь станогы, тегү машинасы), әмма алгоритм төшенчәсе мәҗбүри рәвештә компьютер программаларына карамый, мәсәлән, төгәл тасвирланган ризык пешерү рецепты шулай ук алгоритм булып тора, мондый очракта башкаручы булып кеше тора.
үзгәртү – бәхәс – тарих – бәйле үзгәрешләр
Ак гөмбә
Гөмбәләр (лат. Fungi яки Mycota ) — үсемлекләрнең һәм хайваннарның кайбер сыйфатларын берләштергән эукариот организмнардан торган мөстәкыйль патшалык. Гөмбәләр патшалыгын микология өйрәнә. Элек гөмбәләрне үсемлекләргә керткәнгә микология хәзер дә биологиянең бүлеге дип санала.
Гөмбәләр гаять күптөрлелек белән аерылып торалар. Бөтен экологик системаларда да гөмбәләр аерылгысыз элементлар. Җир шарында төрле тикшерүләр буенча 100 меңнән 250 меңгә якын, ә кайбер санаулар буенча 1,5 миллионнан артык гөмбәләр төре бар.
үзгәртү – бәхәс – тарих – бәйле үзгәрешләр
Җир өслеге температурасы үзгәреп тору
Глобаль җылыну — Җир атмосферасының һәм Дөнья океанының уртача еллык температурасының XX һәм XXI гасырларда әкренләп күтәрелү процессы. XIX гасыр урталарыннан башлап үткәрелгән тикшеренүләр күрсәтүенчә, соңгы йөз елда планетада уртача температура — 0,7, Русия буенча исә 1,29 градуска күтәрелгән. Беренче карашка, бу сан кечкенә кебек, ләкин ул да климаттагы зур үзгәрешләргә сәбәпче булган. Климат үзгәрүгә күзәтчелек итүче халыкара экспертлар төркеме раславынча, бу — антропоген факторның чагылышы, ягъни җирдәге цивилизация сәнәгате атмосферага газлар чыгаруны арттырган, ә бу, үз чиратында, парник эффекты тудырган.
үзгәртү – бәхәс – тарих – бәйле үзгәрешләр
Конденсатор — электрик корылманы туплау һәм саклау өчен кулланылган җайланма. Гамәлдә йөргән конденсаторларның формалары бик төрле, әмма барысында да үткәрмәүче материал ярдәмендә аерылган кимендә ике үткәргеч бар. Электр системаларның өлешләре буларак кулланылган конденсаторлар, мәсәлән, изолятор элпә катламы ярдәмендә аерылган металл фольгадан тора.
1745 елның октябренда, Германиядә, Помераниядә Эвальд Георг фон Кляйст югары көчәнеш электростатик генераторны тимерчыбык ярдәмендә кулда тотылган пыяла чүлмәктәге су күләменә тоташтырып, корылманы саклап булу икәнен таба.
үзгәртү – бәхәс – тарих – бәйле үзгәрешләр
Трансформа́тор — ике яки күбрәк индуктив бәйләнешле чолганышы булган, электромагнит индукция ярдәмендә бер яки берничә система алмаш токны бер яки берничә башка система алмаш токка әверелдерү өчен электрик җиһаз (ГОСТ Р52002-2003).
Трансформатор күп төрле куллану өлкәләрендә — электроэнергетикада, электроникада һәм радиотехникада алмаш токның әверлдерелүен һәм/яки гальваник чишелешне (аеруны) башкара. Конструкциясе буенча трансформатор бер (автотрансформатор ) яки берничә гомуми магнит агымы белән уратылган изоляцияләнгән чыбыклы, яки тасмалы чолганыштан (кәтүктән) тора.
үзгәртү – бәхәс – тарих – бәйле үзгәрешләр
Ясалма интеллект — машиналарның интеллекты һәм аны барлыкка китерүне максат итеп куя торган санак белеменең тармагы. Ясалма интеллект буенча дәреслекләр өлкәне «акыллы агентларны өйрәнү һәм аларны конструкцияләү» дип атыйлар, монда акыллы агент — ул үзенең әйләнә-тирәсен сиземли һәм уңыш шансларын максимизациясе өчен гамәлләр эшли торган система. Төшенчәне 1956 елда керткән Джон МакКарти аңа «акыллы машиналар ясауның фәне һәм инженериясе» билгеләмәсен бирә.
Ясалма интеллектны тикшерү — югары технологияле һәм махсус тармак.
үзгәртү – бәхәс – тарих – бәйле үзгәрешләр
Айнулар
Айнулар (айн. アイヌ/ainu, аину, туры мәгънәдә: кеше, чын кеше) — халык, Япон утрауларының иң борынгы халкы. Кайчандыр айнулар хәзерге Россия территориясендә дә, Амур елгасы түбән агымы буйларында, Камчатка, Сахалин һәм Курил утраулары көньягында яшәгәннәр. Хәзерге вакытта айналар нигездә Япония генә калган. Япониядә аларның саны 25 000 (башка мәгълүматлар буенча 200 000) кешегә җитә. Япониядә 2008 елның июнендә җирле халык буларак танылган.
Айнуларның килеп чыгышы хәзерге вакытта ачык түгел. XVII гасырда Европа кешеләре, айнулар белән очрашканда, аларның тышкы кыяфәтенә сокланганнар. Монголоидлардан аермалы буларак, бик куе чәчле, озын һәм зур сакалы һәм мыеклы кешеләр булганнар. Уртача климатта яшәсәләр дә, җәй көне айнулар, экваториаль илләрдә яшәүчеләргә охшатып, бот биләүләре генә кигәннәр. Айнулар политеистик халыклар булганга, алар табигатьне илаһилаштыралар. Шулай да табигатьнең барлык күренешләре дә илаһлар дип саналмаган. Айнулар өчен алла — бу илаһларның җаннарын үз эченә алган нәрсә, ул я илаһлар дөньясында яши һәм кешеләр дөньясына төшә, я кеше дөньясында яши, тере яки үле табигать объектларында гәүдәләнә.
↪ Дәвамы
үзгәртү – бәхәс – тарих – бәйле үзгәрешләр
Совет чоры билгесе
Казанның мактаулы гражданины , Казанның шәрәфле ватандашы (рус. Почётный гражданин Казани ) ― 2005 елда булдырылган һәм Казан мэры тарафыннан «Казанның үсешенә һәм чәчәк атуына, Россия Федерациясендә һәм халыкара аренада аның ролен һәм абруен арттыруга керткән зур өлеше өчен» бирелә торган исем. Элек Россия империясендә һәм СССРда булган.
«Казанның мактаулы гражданины» исеме беренче тапкыр 1864 елда Казан шәһәр башлыгы карары буенча Казан шәһәр җәмгыяте җыелышы карары (рус. постановление собрания Казанского городского общества ) белән булдырыла. Бу исем Казанда туганнарга да, Казанның дәүләт, сәүдә-икътисади һәм хәйрия эшчәнлеге өлкәсендәге үсешенә зур өлеш керткән Россия империясенең югары чиновникларына да бирелә. Бу исемне бирү турында карар шәһәр думасы тарафыннан кабул ителә, аннары император тарафыннан раслана, шуннан соң Казанның яңа мактаулы гражданы исеме махсус «Бәрхет кенәгә»гә кертелә. 1864 елда Казанның беренче мактаулы гражданы Казан , Вятка һәм Пермь генерал-губернаторы А. Е. Тимашев була. Алга таба исемгә финанс министры М. Х. Рейтерн (1880), семинария профессорының тол хатыны Ю. П. Годяева (1882), финанс министры И. А. Вышнеградский (1890), меценат О. С. Александрова (1890), вице-адмирал И. Ф. Лихачёв (1891), финанс министры С. Ю. Витте (1894) лаек дип табыла. Соңыннан яңа мактаулы гражданнар барлыкка килми, 1917 елгы революциядән соң бу исем бирү практикасы озак вакытка онытылып тора.
↪ Дәвамы
үзгәртү – бәхәс – тарих – бәйле үзгәрешләр
Кришна Шишупаланы үтерә.
Кришна (IPAc-en|ˈ|k|r|ɪ|ʃ|n|ə), (санскрит телендә :|ˈkɽɪʂɳɐ|Krishna.ogg); (санскрит телендә :कृष्ण), (Kṛṣṇa) Һинд динендә төп Ходай булып тора. Ул Вишну Ходаеның сигезенче аватары буларак табыныла һәм шулай ук кайберәүләр тарафыннан үз хакында Иң Олы Ходай булып табыныла. Ул мәрхәмәтлелек, наз, һәм мәхәббәт Ходае.
"Кришна Илаһилыгының Өч Үлчәме (…) илаһи бөеклек һәм өстенлек; илаһи наз һәм якынлык, наз һәм яклау һәм Һинд Илаһлары арасынңа иң популяр һәм киң табыныла торганы. Кришнаның туган көне һәр елны Һинд дине тарафдарлары тарафыннан Ай-Кояш Һинд дине календаре буенча Кришна-Джанмаштамины бәйрәм итәләр, ул Грегориан календаре буенча август ахырына яки иртә сентябрьгә туры килә.
Кришна тормышы турында анекдотлар һәм кыйссалар «Кришна Лила» дип аталалар. Ул «Махабхаратада », «Бхагавата Пуранада » һәм «Бхагавад Гитада » үзәк персонаж булып тора һәм күп Һинд дине фәлсәфәсе , Һинд дине теологиясе һәм Һинд дине риваятьләре текстларында искә алына. Алар аны төрле перспективаларда сурәтлиләр: Ходай-бала, шук бала, үрнәк яратучы, илаһи каһарман һәм универсаль иң олы җан. Аның иконографиясе бу риваятьләрне чагылдыра һәм аны тормышының төрле этапларында күрсәтә, мәсьәлән, майны ашаучы бала, флейтада уйнаучы кечкенә малай, Радха белән хатын-кыз тугърылары тарафыннан уратылган яшь кеше, яки Арджунага киңәш бирүче дустанә арба йөртүчесе.
↪ Дәвамы
үзгәртү – бәхәс – тарих – бәйле үзгәрешләр
Басып торучы Хануман, Чола Династиясе, 11-енче гасыр, Тамил Наду , Һиндстан
Хануман ; (IAST : Санскрит телендә : हनुमान्) — ул Ходай Раманың дәртле тугърысы һәм Һиндстан субкыйтгасында һәм Көньяк-Көнчыгыш Азиядә «Рамаяна » эпосының төрле юрамаларында үзәк персонажларның берсе. Чирандживиларның берсе буларак, ул шулай ук төрле башка текстларда, мәсьәлән, «Махабхаратада » очрый. Шулай ук төрле Пураналарда һәм кайбер Джайн , Будда , һәм Сикх текстларында. Кайбер соңрак текстларда ул шулай ук Шива инкарнациясе буларак күрсәтелгән. Хануман Анджананың һәм Кесариның улы һәм шулай ук җил Ходае Вайюның улы, ул төрле риваятьләр буенча аның тууында роль уйнаган.
Аның Һинд динендә телогик килеп чыгылышлары төгәл ачыкланмаган. Альтернатив юрамаларда ул борынгы тамырлы итеп күрсәтелә, бу Арий-булмаган Ходай, ул халык Якшаларны саклаучы Ходайлардан килеп чыккан дип әйтелә.
Хануман борынгы Һинд дине эпосы "Рамаяна"ның төп персонажы булып, шулай да аңа борынгы һәм урта гасырланың күпчлек вакытларында табыну шәһадәтнамәләре юк. Хануман өйрәнүләре өчен мәшһүр Америка Һинд дине белгече Филип Лутгендорф буенча, Хануманга табыну 2-енче меңьеллыкта Һинд суб-кыйтгасында Ислам хөкеме вакытында башланган. Бхакти хәрәкәте изгеләре, мәсьәлән, Самаратх Рамдас Хануманны милләтчелек символы итеп күрсәткәннәр. Хәзерге эрада, аның иконографиясе һәм гыйбадәтханәләр бик киң таралган. Ул «көч, каһарман инициативасы һәм камиллекнең» идеаль комбинациясе итеп күрсәтелә, шулай ук «аның шәхси Ходае Рамага мәхәббәт һәм эмоциональ тугърылык», һәм Шакти һәм Бхактиның символы итеп күрсәтелә. Соңрак әдәбиятта, ул көрәш, акробатика, кебек сугыш сәнгатьләре һәм шулай ук медитация һәм тугъры лыкның Ходае итеп күрсәтелә.
↪ Дәвамы
үзгәртү – бәхәс – тарих – бәйле үзгәрешләр
Дени́ Дидро́ (фр. Denis Diderot ; 5 октябрь 1713 , Лангр — 31 июль 1784 , Париж ) — француз язучысы , мәгърифәтче -фәлсәфәче һәм драматург , «Энциклопедия, яки фәннәр, сәнгатьләр һәм һөнәрләрнең аңлатмалы сүзлеге »нең баш мөхәррире.
Вольтер , Руссо , Монтескье , Д'Аламбер һ. б. энциклопедистлар белән бергәләп Дидро Француз инкыйлабының идеологиясе нигезенә яткан мәгърифәтчелек фәлсәфәсен барлыкка китерә. Дени Дидро фәлсәфи эшчәнлеккә һәм мәгърифәтчелек хәрәкәтенә инглизчәдән ясаган тәрҗемәләре аша килә. 1743 елда ул тәрҗемә иткән «Англия тарихы» чыга, киләсе елда 6 томлы «Гомуми медицина, хирургия һәм химия сүзлеге» чыга башлый, Дидро өч тәрҗемәченең берсе була.
үзгәртү – бәхәс – тарих – бәйле үзгәрешләр
Сәләт — яшьләр иҗтимагый хәрәкәте. Сәләтле татар балалары һәм яшьләренең талантларын ачу һәм үстерү белән шөгыльләнә, беренче чиратта татар телен үстерүне максат итеп куя. «Сәләт» оешмасы эшен төрле яклап алып бара: төрле фестивальләр һәм бәйгеләр оештыра, мәктәп, студияләр һәм клублары эшли.
Сәләтле балалар һәм яшьләр өчен төрле аланнар оештыра һәм бу аланнарда ел саен 1500дән артык балалар һәм әйдаманнар катнаша. Балалар Татарстан , Русия күләмендәге фән олимпиадалары һ.б. бәйгеләр нәтиҗәләре буенча, әйдаманнар исә республика «Әйдаманнар мәктәбе» бәйгесе аша сайлап алына. Аланнар Татарстанның төрле төбәкләрендә, Русиянең Анапа шәһәрендә һәм Болгария , Чехия кебек чит илләрдә дә үткәрелә.
үзгәртү – бәхәс – тарих – бәйле үзгәрешләр
Тициа́н (Тициа́но ) Вече́ллио (итальян телендә : Tiziano Vecellio, 1488 /1490 , Пьеве-ди-Кадоре — 1576 елның 27 августы , Венеция ) — итальян живописецы , Югары һәм Соң Яңарыш чоры Венеция мәктәбенең иң эре вәкиле. Тициан исеме Леонардо да Винчи , Рафаэль һәм Микеланджело кебек Яңарыш рәссамнары белән беррәттән тора. Тициан Тәүрат , мифология темаларына рәсемнәр ясаган һәм портретист буларак дан казанган. Венециянең иң яхшы живописецы булып танылганда Тицианга әле утыз яшь тә тулмаган булган әле. Туу урыны буенча (Беллуно провинциясендә Пьеве-ди-Кадоре , Венеция республикасы) рәссамны кайвакыт «Тициано да Кадоре» (итальян телендә:Tiziano dа Cadore); ул шулай ук Илаһи Тициан (итальян телендә: Tiziano Divino) буларак та мәгълүм.
Живопись новаторы һәм үткен рәссам булып Тициан оста эшмәкәр булган. Ул «картиналар җитештерү» буенча зур остаханә оештырган. Озын гомере дәверендә ул корольләрдән, Рим папаларыннан, кардиналлардан , герцоглардан һәм кенәзләрдән гаять зур сан заказ башкарган. Аның иҗади ысулын «тонализм» (итальян телендә: tonalismo, La pittura tonale) дип атаганнар. Бу билгеләмә Тоскана мәктәбе, флорентиецлар һәм Леонардо да Винчи , иртә Рафаэль һәм Микеланджело шәхесендә киләчәк Римлылар сәнгатендә «рәсем приматына» каршы куюда һәм Венеция живопись мәктәбе нигезләүчеләре нигезләгән субъектив тональ нисбәтләр һәм төс һәм яктылык стихияләрен куллануда барлыкка килгән.
үзгәртү – бәхәс – тарих – бәйле үзгәрешләр
Домéникос Теотоко́пулос (юнан телендә: Δομήνικος Θεοτοκόπουλος, IPA-el: ðoˈminikos θeotoˈkopulos; 1541 елның 1 октябре — 1614 елның 7 апреле), киңрәк күбрәк Эль Греко (IPA es: el ˈgɾeko; «Грек») исеме астында мәгълүм — Испан Яңарышы грек рәссамы, сынчысы һәм архитекторы булган. Эль Греко кушамат булган, Теотокопулос «Эль Греко» кушаматына кешене килеп чыгыш иле яки шәһәре буенча билгеләү йоласы булган Италиядә алган. «Эль» артикленең кызык формасы венециан теленнән булырга мөмкин, яки күбрәк ихтималы булып испан теленнән, гәрчә испан телендә аның исеме «Эль Гриего» булыр иде. Крит остасы Италиядә һәм Испаниядә гадәттә «Доминико Греко» дип мәгълүм булган һәм «Эль Греко» дип үлеменнән соң аталган булган. Замандашы мәгълүматы буенча Эль Греко исемен килеп чыгыш урыныннан гына түгел, ә сәнгате нечкәлегеннән алган: «Ул зур абруеннан Грек дип аталган булган (итальян телендә: Il Greco)».
Эль Греко шул вакытта Венеция республикасы , Италия өлеше һәм пост-Византия сәнгате үзәге булган хәзерге Критта Кандия патшалыгында туган булган. Ул 26 яшендә башка грек рәссамнары кебек Венециягә сәфәр кылганчы өйрәнгән һәм шул традициянең остасы булган. 1570 елда ул Римга күчкән, анда ул остаханә ачкан һәм эшләр сериясен башкарган. Италиядә торганда Эль Греко стилен маньеризм һәм шул вакытның берничә бөек рәссамнарыннан, билгеләп үтелергә тиешләрдән Тинторетто һәм Тицианнан Венеция Яңарышы элементлары белән баеткан.
үзгәртү – бәхәс – тарих – бәйле үзгәрешләр