Снукер

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Снукер latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

[1]

Алсу шар уен башында кызыл шарлар пирамидасы өстенә, “үз ноктасы”на урнаштырыла.
“Крусибл” театры төнгә каршы: биредә планетаның снукер чемпионнарын “эшләп чыгаралар”.

Сну́кер (ингл. snooker, “тоткарлык” дигән мәгънәдәге сүз) — калталы бильярд уенының бер төре, бүген ул бигрәк тә Бөекбритания утрауларында, Кытайда һәм Көнбатыш Аурупада киң таралган. Снукер буенча дөнья чемпионаты ел саен сезон азагында, апрельнең икенче яртысыннан алып май башына кадәр үткәрелә (1977 елдан башлап гел бер урында — Англиянең Шеффилд шәһәрендәге “Крусибл” театрында).

Уен тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сэр Невилл Чемберлен (1856-1944), снукер уенын “уйлап табучы".
Җиде тапкыр дөнья чемпионы булган шотландияле Стивен Һендри. Бу аның рекордлы казанышы. WPBSA регламенты һәм кагыйдәләре буенча, 48 яшьлек ветеранның әле һаман да дөньякүләм снукер ярышларына кире кайту мөмкинлеге өзелмәгән. Ләкин ул, кайтам-кайтам дип күп тапкыр вәгъдә итсә дә, моңа батырчылык итми әле.

Снукер уенын Бөекбритания колониаль гаскәрләренең Җабалпур шәһәрендә (Һиндстан) хезмәт иткән төмәнбашы Невилл Чемберлен 1875 елда уйлап тапкан дип санала. Уен башында өстәлгә куелган 22 шарның унбише — кызыл шарлар, аларның снукер жаргонындагы атамасы нәкъ шундый. Сары, коңгырт, яшел, зәңгәр, алсу һәм кара төстәге алты шарны “төсле шарлар” дип атыйлар. Ак төстәге шар аткы буларак кулланыла. Баштарак уенда “төсле” шарлар дүртәү генә булган, 1890 елда тагын икене өстәгәннәр.

Джо Дэвис,снукер буенча беренче чемпион, 1920 нче еллар тирәсендә.

1919 елда BA&CC дип аталган оешма снукер уены кагыйдәләрен рәсми рәвештә раслаган. Беренче дөнья чемпионаты Бөекбританиянең Бирминһем шәһәрендә 1926-1927 нче еллар чигендә үткәрелгән. Икенче бөтендөнья сугышына кадәр бу уенда Британия һәм Австралия уенчылары тулаем өстенлектә булган. 1950-1960 нчы елларда, финанслауның һәм оештыру эшләренең түбән дәрәҗәдә булуы аркасында, снукер уенының үсеше торгынлыкка тарый. 1970 нче елларда, снукер турнирларын телевизия каналлары аша күрсәтә башлыйлар, шул сәбәпле уенның үсешенә иганәчелек итүчеләр саны да арта һәм уен яңадан популяр булып китә. 1976-1977 нче елларда снукер уенчыларының дөньякүләм рәсми рейтингы төзелә. Снукер буенча иң зур һәм абруйлы ярышлар Бөтендөнья профессиональ бильярд һәм снукер ассоциациясе (WPBSA) карамагында тора. Бу оешма яшүсмерләр, яшьләр һәм һәвәскәрләр арасында да саллы турнирлар үткәрә. Британия утрауларында, Аурупаның кыйтга өлешендәге илләрдә һәм Кытайда үткәрелә торган рейтинглы ярышлар мейн-тур дип атала. Шуларның өчесендә — дөнья һәм Бөекбритания беренчелекләрендә, Лондонда үткәрелә торган “Мастерс” турнирында — җиңеп чыга алган уенчыларны “Өч таҗ иясе” дип йөртәләр, моңа ирешү профессионаллар арасында иң дәрәҗәле казаныш дип санала. 1960-1988 нче елларда снукер Паралимпия уеннары програмына да кертелгән иде, ләкин Мәскәү Олимпиадасында (1980 елда) бу “буржуаз уен”га урын табылмады. 

Уен кагыйдәләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Снукер буенча халыкара турнирларда рефери булып бик еш катнашучы Чжу Йиң (Кытай Халык Җөмһүриятеннән) — бу юлы аны маркер, ягъни “лачын күзе” ярдәмендә уен барышын күзәтеп-теркәп баручы итеп куйганнар. Моннан берничә ел элек ул, 2017 елда, ягъни 35 яшен тутыргач, рефери карьерасын туктатып торып, шәхси тормышын җайга салачагы турында белдергән иде.

Уен башында 15 кызыл шар барысы бергә, пирамида рәвешендә урнаштырыла.
Алты “төсле” шар өстәлнең билгеле бер урыннарына куела. Уенны башлап җибәрүче ак төстәге аткыны “болкер сызыгы” янындагы ярымтүгәрәктә үзе теләгәнчә урнаштыра. Уенчылар кызыл һәм “төсле” шарларны аткы белән чәкештереп, бер-бер артлы өстәл почмакларындагы һәм ике кырыендагы алты калтаның берсенә кертергә тиешләр. Калталарга кертелгән кызыл шарлар уеннан чыга, ә “төслеләре”, кызыл шарлар барысы да кертелеп беткәнче, уенга кире кайтарыла. “Төсле” шарларны һәрвакыт үзләренең башлангыч урынына куялар. Үз ноктасына төгәл итеп урнаштыру мөмкин булмаса, “төсле” шар кара, алсу, зәңгәр, коңгырт, яшел яки сары шар нокталарының берсендә (чират буенча, санап чыккан тәртиптә) урын ала. Бу нокталар да буш булмаса, шарны өстәлнең урта сызыгы буенча үз ноктасына мөмкин кадәр якынрак итеп урнаштыралар.
Снукер уены партияләре фрейм дип атала. Уен барышында шарларны калталарга кертә-кертә, иң күп балл җыйган көндәш фреймда җиңүче дип таныла. Шуннан соң шарлар чираттагы фреймны үткәрү өчен яңадан үз урыннарына куела. Көндәшләр фреймнарны бер-бер артлы чиратлашып башлый. Снукер матчы гадәттә так сандагы берничә фреймнан тора, аларның саны турнир регламенты буенча алдан ук билгеләнгән була. Әйтик, дөнья беренчелегендә финал уены 35 фреймга кадәр, ягъни көндәшләрнең берсе 18 фреймда җиңеп чыкканчы, дәвам итәргә мөмкин. Гадәти турнирларда беренче тур уеннары 7 яки 9 фреймнан тора. Бөтен шарларны калталарга кертеп бетергәч тә, фреймдагы исәп тигез булса, уен көндәшләрнең берсе өстәмә кара шарны керткәнче дәвам итә. Бу очракта кара шар алсу һәм кара шар нокталары арасында, кыл уртада урнаштырыла. Өстәмә уенны башлап җибәрүчене җирәбә атып билгелиләр.

Уен башланыр алдыннан шарларның торышы
Уен менә шулай башлана

Снукер уенында, уенчыларның берсенә дә кызыл шарларны таратыбрак җибәрү кулай булмаса, пат халәте барлыкка килергә мөмкин. Бу очракта, ике көндәшнең һәм рефериның үзара килешүе белән, фреймны яңадан башлыйлар. Яңадан уйнау тәкъдимен гадәттә рефери ясый.

Калтага кертелгән шарларның “кыйммәте”:
• кызыл шар — 1 балл,
• сары шар — 2 балл,
яшел шар — 3 балл,
• коңгырт шар — 4 очка,
• зәңгәр шар — 5 балл,
• алсу шар — 6 балл,
• кара шар — 7 балл.
Бер фреймда иң күбе 147 балл җыярга мөмкин, мондый казаныш снукер телендә максималь брейк яки максималь серия дип атала. Ләкин бер генә кызыл шар да уеннан чыкмаган килеш “ирекле шар уены” дип аталган теоретик халәт барлыкка килсә, 155 балл туплау ихтималы да бар. Максималь сериягә ирешү өчен, уенчы башта кызыл шарларны гел кара шар белән генә алмаш-тилмәш кертеп бетерергә, соңыннан “төсле” шарларны да билгеләнгән тәртиптә калталарга төгәл юнәлтергә тиеш. Максималь брейк — профессионаллар арасында да бик сирәк ирешелә торган уңыш ул.

Уенның асылы һәм үзенчәлекләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Уен максаты — уен кагыйдәләре нигезендә күбрәк шарны калталарга кертеп, һәр фреймда көндәшеңнән артыграк балл туплау.
Снукер — бик интеллектуаль уен, уйнаучыларга һәрвакыт, уен барышын берничә йөрешкә алдан чамалап, төгәл план нигезендә алып барырга кирәк була.

Снукерчы гәүдәсенең уйнау өчен кулай дип саналган торышы
“Кытайча снукер халәте” — кызыл шарларга юл ачык, әмма аткыны аларга таба юнәлтергә яшел шар комачаулый!

Снукер — “чыгышлар уены”. Снукер телендә чыгыш дип, аткының, тиешле шарны калтага керткәннән соң, чираттагы йөреш өчен мөмкин кадәр җайлырак урынга урнашуы атала.
Снукер — серияле уен. Аткыны бер йөрештән икенчесенә күчкәндә тиешенчә һәм төгәл урнаштыра барып, бик озын серияләр үткәреп була. Снукер спортында уңышка ирешүнең төп сере бу.
Бильярдның башка төрләреннән аермалы буларак, снукер өстәле зуррак һәм аның калталарының геометриясе дә бөтенләй үзгә. Бу исә уенчылардан махсус уен техникасын таләп итә.
Снукер — джентельменнар уены. Гомуми этикетка, ярышучылар кигән кием-салымга, уен барышында үз үзеңне тотуга, үзара мөнәсәбәтләргә һәм хәтта тамашачыларга карата да катгый таләпләр куелган. Снукерда рефери белән бәхәскә керү гадәтсезлек дип санала. Ялгыш киткән очракта шарларның элеккеге торышын кире кайтарганда да уенчыларның һәм рефериның гаделлеккә һәм төгәллеккә омтылышы беренче планда тора.

“Снукер теле”[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Снукер уены атамаларының күбесе инглиз теленнән алынган. Кайсыберсен саф татар сүзләре белән дә билгеләргә мөмкин.

Калта авызына керәм-керәм дип торган бу кызыл шарны, аткыга сугып, теләсә кем кертә алыр иде. Ләкин аткысы гына аның артыннан төшеп китмәсен: югыйсә, дүрт баллык штраф салалар һәм уен көндәш кулына күчә.
“Орынулы шар” — аткыны, үзе орынып торган шарны урыныннан кузгатмыйча, теләсә кайсы якка тәгәрәтеп була.

Аткы — ак төстәге шар, башка шарлар аның ярдәмендә калталарга кертелә.
Брейк — уенчының өзлексез рәвештә бер-бер артлы ясаган уңышлы һөҗүмнәре һәм шулар нәтиҗәсендә тупланган баллар саны.
Болкер сызыгы (ингл. baulk line) — өстәл озынлыгының дүртән бер өлешен бүлеп алучы аркылы сызык; уен башында аңардагы махсус нокталарга сары, коңгырт һәм яшел шарлар урнаштырыла; ак шар (аткы) шуның артындагы ярымтүгәрәккә куела.
Винт — аткыны бильярд таягы (кий) белән сугып, тиешенчә бөтерелдереп җибәрү алымы. Уенда киң кулланыла. Ә менә шарны бильярдның башка төрләрендәге кебек сикертеп (очыртып) җибәрү алымы снукерда тыелган.
Дабл — дуплет (шарны турыдан-туры түгел, ә өстәлнең ян яктагы яки каршы тарафтагы кырыена бәрдереп калтага кертү).
Дабл-кисс — калтага кертелергә тиешле шарның аткы белән кабат бәрелешүе.
Кикс — аткыга таяк белән уңышсыз сугу.
Кластер — ике яки күбрәк шарның таратып җибәрелмәгән килеш, бер-берсенә ябышып торган халәте.
Клиренс — “өстәлне чистарту”, бөтен шарларны калталарга кертеп бетерү.
Тотал клиренс — бөтен шарларны, беренчесеннән башлап соңгысына кадәр, бер үк серия барышында калталарга кертеп бетерү.
Кросс-дабл — аткы һәм аның аша сугылган шар траекторияләренең кисешүе.
Кьюинг — бильярд таягын куллану алымнары.
Кэннон — аткының башка шарлар белән көтелмәгән яки алдан уйланылган бәрелеше.
Мисс — ялгыш җибәрү, аткының калтага кертелергә тиешле шарга кагылмыйча үтүе.
Уйнап кире кайтару — теге яки бу шарны калтага кертү өчен түгел, ә аткыны көндәш өчен җайсызрак урынга җибәрү яки “снукер халәте” барлыкка китерү максатыннан ясалган бәрелеш.
Плант — уйналырга тиешле, әмма аткыдан яшерен торышта булган кызыл шарны шул ук төстәге башка шарлар аша бәрдереп калтага кертү.

Снукер халәте: аткыны уйналырга тиешле кызыл шарларның берсенә дә турыдан-туры тидереп булмый — бары тик өстәл кырыена бәрдереп кенә.
Көндәшнең ялгышыннан соң килеп туган бу хәл — “ирекле шар” игълан ителүгә сәбәп. Аткыны, бер яктан булса да кара шарга тидермичә, уйналырга тиешле кызыл шарга кадәр тәгәрәтеп җиткезеп булмый.

Кисештерү — аткыны, уйнала торган шар башка юнәлештә китсен өчен, бу шар белән аның үзәгеннән читтәрәк бәрдерү.
Рест (спайдер-рест, “аккош муены”) — аткыга кул җитмәгәндә снукер таягын куеп уйнау өчен махсус җайланма.
Ирекле шар — көндәшнең ялгышыннан соң аткы снукер халәтендә калса, ягъни икенче уенчы уйнарга тиешле шарлар яшеренгән, төгәлрәге, аткы, башка шарларга кагылмыйча, ике яктан да аңа кадәр барып җитәрлек булмаса, “ирекле шар” игълан ителә: уенчы теләсә кайсы шарны калтага кертә ала, моның өчен аның исәбенә уйналырга тиешле шар “бәясе”ннән чыгып балл өстәлә.
Сенчури — бертоташтан йөз баллык һәм аннан да артыграк мая туплау.
Снукер — уенның атамасы.
Снукер халәте — аткының уйналырга тиешле шарлардан яшерелгән булуы, аткыны бу шарларга турыдан-туры тидерү мөмкинлегенең булмавы. Кайвакыт уенчы, ялгыш җибәреп, үзенә үзе дә “снукер куярга” мөмкин. Бу халәт бильярдның башка төрләрендә дә барлыкка килә ала; мәсәлән, пул уенында ул “битлек” дип атала.
Спайдер — снукер таягын озынайту өчен махсус ялганма; берничә озынлыкта була.
Уратып җибәреп тидерү — аткының уйнала торган шарга таба туры юлын башка бер шар өлешчә томалап торса, аткыны тиешенчә бөтерелдереп җибәрү (винт ясау) ярдәмендә бу киртәне әйләнеп үтү алымы.
Флюк — уен кагыйдәләре бозылмаган хәлдә, уйнала торган яки башка берәр шарның очраклы рәвештә калтага керүе. Мондый көтелмәгән уңышның кайвакыт уенчы файдасына булмавы да мөмкин.
Фол (ялгыш) — уен кагыйдәләренең бозылуы. Бу очракта ялгыш җибәргән уенчыга дүрт баллдан җиде баллга кадәр штраф бирелә. Уен аның көндәше карамагына күчә, көндәш исә уенның үзенә файдалы яки зыян китермәслек рәвештә дәвам иттерү вариантларының берсен сайлап ала ала.
Фрейм — снукер уены партиясе.
Фрейм-бол — фреймда теоретик яктан хәлиткеч дип санала торган шарны калтага кертү; көндәш калган шарларның барысын да кертеп бетергән очракта да исәпнең барыбер өстенлеккә ирешкән уенчы файдасына булып калуы. Ләкин оттырып баручы, көндәшенең ялгыш җибәрүенә өмет баглап, уенны дәвам итә ала. Бу очракта ул гадәттә җитешмәгән балларны ясалма рәвештә “снукер халәте” барлыкка китереп кире кайтару мөмкинлеген эзли.
Матч-бол — бөтен уен нәтиҗәсе өчен дә хәлиткеч булган фрейм-бол.
Орынулы шар (ингл. Touching ball) — аткының “уйнап кайтару” алымыннан соң икенче уенчы тарафыннан уйналу ихтималы булган бер яки берничә шарга кагылып торуы. Бу очракта уен чираты үзенә күчкән көндәш аткыны, башка шарларга тидермичә дә, үзе теләгәнчә юнәлтә ала. Аткы кызыл шарлар уйналганда “төсле” шарга тиеп торса, “орынулы шар” халәте игълан ителми. Һәм киресенчә.

Снукер рекордлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ронни О'Салливан, снукер рекордларының күпчелеге — аның кулында.

Максималь сериягә ирешү буенча хәзерге заман уенчыларыннан ирланд чыгышлы инглиз профессионалы Ронни О'Салливан рекорд куючы дип теркәлгән. 2001, 2004, 2008, 2012, 2013 елларда биш тапкыр дөнья чемпионы булган оста спортчы чирек гасыр дәвамында 14 мәртәбә максималь серия ясаган (соңгы тапкыр — 2018 елның 3 апрелендә, China Open 2018 турнирында). Моннан тыш, снукер турнирлары статистикасында йөзәр баллык серияләр дә теркәлеп бара, алар инглиз алынмасы “сенчури” атамасын йөртә. Ронни О'Салливанның бу категориядәге рекорды — 948 сенчури-брейк (2018 елның 28 апреленә, Betfred World Championship 2018 турнирында). Рейтинглы турнирларда максималь яки иң зур брейкка ирешкән снукерчыларга гадәттә өстәмә бүләк тә бирелә.
Ронни О’Салливан снукер уенының тагын бер рекордын үз кулында тота: турнирларның берсендә ул, көндәшенә бер генә балл да җыярга мөмкинлек бирмичә, берничә фреймда берьюлы 566 балл туплый алды.
Танылган снукерчының казанышлары арасында “максималь алсу брейк” дигәне дә бар. Ронни О'Салливан — дөньяда максималь сериягә гел алсу төстәге шарны гына кертә-кертә ирешкән бердәнбер оста (бу очракта 132 балл җыела). Бу уңыш Роннига Бөекбританиянең 2006 елгы беренчелегендә насыйп булды.
Өстәвенә Ронни О'Салливан ике кул белән бертигез уйнаучы берничә профессионал арасында да иң яхшысы дип санала. Мондый универсальлек еш кына аңа уенда зур өстенлек бирә.

Иң яхшы казанышлар

Уенчылар Казанышлар Ирешелгән уңыш Турнирлар Еллар (сезоннар)
Ронни О'Салливан[2] Турнирларда иң яшь җиңүче 17 яшь Бөекбритания беренчелеге 1992
Бер турнирда ясалган максималь серияләр саны 3 Embassy дөнья беренчелеге 1997, 2003, 2008
Бер сезонда ясалган максималь серияләр саны 3 2007/2008
Максималь сериягә ирешү өчен сарыф ителгән вакыт 5 минут 20 секунд Embassy дөнья беренчелеге 1997
Ронни О'Салливан Йөз баллык серияләр саны (даими үзгәреп тора, соңгы казаныш) 948 Betfred World Championship 2018
Ронни О'Салливан, Алистер Картер Бер уенда ясалган максималь серияләр саны 2 Embassy дөнья беренчелеге 2008
Ронни О'Салливан Уенчы карьерасында ясалган 147 баллык максималь серияләр саны 14
Нил Робертсон Бер сезонда ясалган 100 баллык серияләр саны 103 2013-2014
Беррәттән өч сезонда ясалган максималь серияләр саны 208 2013/14−2014/15−2015/16
Стивен Һендри Иң яшь дөнья чемпионы 21 яшь Embassy дөнья беренчелеге 1990
Дөнья чемпионы титулына ирешүләр саны 7 Embassy дөнья беренчелеге 1990, 1992-1996, 1999
Джон Һиггинс, Шон Мёрфи Бер уенда бер-бер артлы ясалган йөз баллык серияләр саны 4
Стивен Магуайр Беррәттән ике уенда бер-бер артлы ясалган йөз баллык серияләр саны 5 Бөекбритания беренчелеге 2004

Снукер һәм тормыш: чемпионнар язмышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Снукер уены спортчыда кешелеклелек сыйфатларын да тәрбияли ала икән. Моңа, мәсәлән, Ронни О'Салливанның тормыш юлы һәм олыгая барган саен кичергән уңай үзгәрешләре дәлил булып тора.

Ронни О'Салливан кулларында — German Masters турнирында алган кубок.
Дөнья чемпионына бирелә торган кубок

Ронни, безнеңчә әйтсәк, “авыр гаилә”дә туып үскән. Ул бала чакта аның әтисе-әнисе секс-шоп тотып һәм порнография сатып-таратып көн күргән. Гаиләдәге өлкән бала, Ронни озак еллар буе бу бизнес тирәсендә чуалган гангстерлар һәм мафиоз бәндәләр йогынтысында булган.1992 елда, 16 яшенә җитеп яшүсмерләр турнирларында катнаша башлагач, аның әтисен сыраханәдә сугышып кеше үтергән өчен төрмәгә утырталар. Гомерлеккә дип. Ронни гаиләнең бердәнбер туйдыручысы булып кала. Аңа профессионаллыкка гадәттәгедән иртәрәк күчәргә туры килә. Бер елдан соң Ронниның әнисе дә төрмәгә эләгә — салым түләмәгән өчен. Соңрак булачак дөнья чемпионы үзе дә мәхкәмә эскәмиясе аша үтә һәм шартлы рәвештә “срок” ала...
Бу хәлләр Ронниның характерында тирән эз калдыра. Ул сабырсыз һәм тотнаксыз булып китә. Шул сәбәпле аның беренче тапкыр гаилә коруы да уңышсыз булып чыга. Тәүге кыз баласы әтисенең матди ярдәме белән аякка баса, ләкин ата тәрбиясен күрмәгән килеш...
Ронниның уен осталыгы әле бүген дә аның психологик халәтенә бәйле булып кала. “Ракета” кушаматлы снукерчы чыннан да, кәефе әйбәт булганда, бүген дә теләсә кемне җиңәрлек булып кала. Элегрәк киресенчә дә булып куя иде. Әйтик, Бөекбританиянең 2006 елгы чемпионатында ул, кәефе булмау сәбәпле начар уйнавын сылтау итеп, Стивен Һендри белән уенны ташлап чыгып китте. Моның өчен WPBSA аңа зур күләмле штраф салган иде.

Ронниның балачак тәрбиясеннән килгән түземсезлеге үзен кайвакыт уенда зур өстенлеккә ирешкәч сиздерә башлый. 2014 елгы дөнья чемпионатының финалында ул үзенең төп көндәше булып киткән Марк Селбины 11:5 исәбе белән җиңеп бара иде. Шулвакыт “Лестер хәйләкәре” кушаматын алган Селби уен тактикасын көтелмәгән рәвештә һәм кискен үзгәртте һәм шуның белән Роннины чыгырыннан чыгаруга иреште. Бик югары уен техникасына ия булган Марк гадәттәгедән әкренрәк уйный башлады һәм, бернинди инициативага дәгъва кылмыйча, позицияне “корытырга” тотынды. Һәм Ронниның уенны тизләтергә омтылып ясалган адымнарыннан бик оста файдаланды. Нәтиҗәдә матч аның файдасына 18:16 исәбе белән тәмамланды.
Шулай да, снукер уенына тартылуы Роннины үзен кулга алырга, тормышка һәм дөньяга карашын үзгәртергә мәҗбүр итте. Югыйсә, спортның бу төрендә уңышка ирешәм дип хыялланма да! Бүген О'Салливан икенче гаиләсендә тигез һәм бәхетле тормыш кичерә. Дүртенче баласы, 2007 елгы Ронни Икенче дә снукер таягы тотып клубка күнегүләр ясарга йөри инде.

“Лестер хәйләкәре” кушаматлы Марк Селби (Англия), өч тапкыр дөнья чемпионы, Ронни О'Салливанның төп көндәшләреннән берсе
Роннины, гадәти кием кигән килеш, җанатарлар бик сирәк күрәләр

2010 елда Ронниның әтисен, гомерлеккә мәхбүс дигән хөкемне үзгәртеп, төрмәдән чыгаралар — “үрнәк булырлык тәртибе өчен”. Мондый гадәттән тыш чишелешкә дөньякүләм абруйлы һәм планетаның һәр төбәгендә җанатарлары булган чемпион керткән өлеш әлегә сер булып кала.
Тормыш әмма гел асфальт юллардан гына бармый, еш кына тизәккә дә баса. Снукер уенының тискәре яклары да юк түгел икән. Бүген Британиядә, бу уен белән мавыгып киткән балаларның күбесе юньләп укымый, кайсыберсе хәтта укуын бөтенләй ташлый, дип зарланалар. Белемсез калалар, барысы да чемпион булып бетә алмый бит инде, дип чаң кагалар! Ни хәл итмәк, аларның “илаһы” булып киткән Ронни О'Салливан үзе дә... өч кенә сыйныф бетергән кеше бит!
Ронни, әлбәттә, аларны хәленнән килгәнчә туры юлга күндерергә тырыша. Ышанычлы ярдәмчесе булган бер журналист кыз ярдәмендә үз истәлекләрен бастырып чыгара ул, аның китаплары, иң яхшы бестселлерлар кебек, күз ачып йомганчы таралып бетә. Нәтиҗәсе булырмы-юкмы бу үгет-нәсихәтләрнең, бер Алла гына белә...

Снукер кирәк-ярагы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Снукер өстәле
Снукер таягы тартмасы
Озайткыч “аккош муены”
Снукер шарлары өчен махсус тартма
Болардан башка да снукер уйнап булмый

Снукер өстәленең озынлыгы — 12 табан (фут), ягъни 3556 мм. Киңлеге — 6 табан, димәк, 1778 мм. Уен яссылыгы — 851-876 миллиметрлар арасында. Ә менә авырлыгы бер тонна ярымга җитәргә мөмкин.
Болкер сызыгы өстәлнең гомуми озынлыгыннан 737 миллиметрлык өлешне бүлеп ала. Аның кырындагы ярымтүгәрәкнең радиусы 292 мм. Кара шар ноктасы өстәлнең үзенә якындагы кырыеннан 324 миллиметр ераклыкта.
Өстәл өслегенә яшел төскә буялган тәрәшләнгән йон тукыма җәяләр. Иң зур күләмле турнирларда аны алмаштыралар, гадәттә чирекфинал уеннары алдыннан.
Өстәл почмакларында һәм уртасындагы алты калтаның киңлеге 90 мм. Аларга кертелгән шарларны җыю өчен җидешәр шар сыярлык махсус “кесәләр” беркетелгән.
Снукер шарларының диаметры 52,5 мм, ягъни пул шарларыныкыннан бераз кимрәк. Барысының да авырлыгы бертигез, 130-150 грамм булырга тиеш.

Снукер Татарстанда[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татарстанда снукер уены һәвәскәрлек дәрәҗәсендә генә таралган, профессиональ уенчылар әлегә юк. Казан, Чаллы, Түбән Кама шәһәрләрендәге дистәләгән бильярд клубларында снукер өстәлләре бар. Чаллыда исә шул клубларның берсе “Snooker” дип тә атала. Җөмһүриятебездә ел саен шәхси һәм такым беренчелекләре үткәрелә. 2016 елда снукер буенча Русия беренчелеге Казанда үткәрелде.

Татарлар арасында бер халыкара класслы спорт остасы (Әйнар Җамалиев) һәм бер спорт осталыгына кандидат (Ринат Кәлимуллин) бар. Быел татарстанлы Иван Каховский Халыкара бильярд һәм снукер федерациясенең (ингл. International Billiards and Snooker Federation, IBSF) 18 яшьлек һәвәскәрләр арасында дөнья беренчелегендә (Катарда үткәрелә) катнашырга чакыру алган иде. 2017 елның ноябрендә ул биредәге чыгышларын һәвәскәрләр арасында дөнья чемпионы булган яшьтәшен, пакистанлы Мөхәммәд Нәсим Әхтәрне җиңүдән башлады.[3][4]

  1. https://de.wikipedia.org/wiki/Snooker%7C алман теленнән тәрҗемә нигез итеп алынды
  2. https://de.wikipedia.org/wiki/Ronnie_O’Sullivan
  3. http://www.llb.su/node/2935256
  4. http://ibsf.info/index.php?option=com_k2&view=item&id=724:ivan-stuns-world-u18-champ-naseem&Itemid=180