Автомобиль

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
1000 кешегә автомобильләр саны

Автомоби́ль (бор. грек. αὐτο – үзе һәм лат. mobilis – хәрәкәт итүче) – җир өслеге буйлап хәрәкәт итү өчен җайланган үзйөрешле рельссыз транспорт чарасы.

Автомобиль тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Автомобильнең беренче сызмалары Леонардо да Винчига тәгаенләнә, әммә корыч аргамакның үзе турында нинди дә булса мәгълүмат безнең көнгә кадәр килеп җитмәгән. 2004 елда Флоренциянең фән тарихы Музее экспертлары, ул замандагы сызмалар буенча автомобиль җыеп, Леонардоның планы дөрес икәнлеген исбатлый.

«Кюньо арбасы» — беренче үзйөрешле арба өлгесе.

1769-1770 елларда француз уйлап табучысы Ж. Кюньо артиллерия тупларын ташыр өчен өч тәгәрмәчле сөйрәгеч уйлап таба. Пар ярдәмендә хәрәкәт итүче “Кюньо арба”сын автомобильнең генә түгел, ә паровозның да башлангычы итеп саныйлар. Ул4 км/сәг тизлек белән йөргән. Аны хәрәкәткә китерү өчен 1 тонна су һәм утын кирәккән. Машинаның рулен ике кеше дә бик авырлык белән генә бора торган булган. Аның каравы арба 5 тонна йөк тарта алган. Кюньо үзе аны утлы арба итеп атаган, чөнки аның нияте буенча ул артиллерия тупларын йөртергә тиеш булган.

Русиядә XVIII гасырның 80-нче елларында автомобиль проекты өстендә билгеле уйлап табучы Иван Кулибин эшли. 1791 елда ул арба-самокат булдыра.

Җиңел, компактлы һәм куәтле эчке янулы двигательнең барлыкка килүе корыч аргамакларның үсешенә зур мөмкинлекләр ача. 1885 елда немец уйлап табучысы Г. Даймлер, ә 1886 елда аның ватандашы инженер К. Бенц бензин двигательле мөстәкыйль хәрәкәт итүче беренче экипажлар җитештерүне башлый. Автомобиль транспортының киң таралуына Америка уйлап табучысы һәм сәнәгатьчесе Г. Форд та зур көч сала.

Электромобиль һәм пар ярдәмендә хәрәкәт итүче машиналар киң таралу ала. АКШ-та 1900 елда автомобильләрнең яртысы диярлек пар хәрәкәтендә була. 1906 елда Stanley фирмасының парлы автомобиле сәгатенә 203 км ирешеп тизлек рекорды куя. Агалы-энеле Стэнлилар 1927 елга кадәр елына бер мең чамасы пар белән эшли торган автомобиль җитештерә.

Үлем китергән беренче автомобиль һәлакәте 1896 елда Лондонда теркәлгән. Машина сәгатенә 6 чакрым тизлек белєн барган, әмма шофер Артур Эдселл юлдагы җәяүле хатынны күрмәгән. Суд аның үлемен бәхетсезлек очрагы дип тапкан.

Әмма болар әле автомобиль түгел. 1898 елда “шоффэр” (ул вакытта нәкъ шулай язылган һәм әйтелгән) автомобильне кабызыр өчен “үзйөрешле экипаж” янына килә һәм, иң беренче эш итеп, аны, завод инструкциясендә язылганча, “мөмкин кадәр горизонталь итеп урнаштыра”. Шуннан соң шланг ала да, глушительне төтен чыккыч торбага тоташтыра. Аннан соң бакка бензин тутыра, чөнки бензинны төнгә бакта калдырмыйлар – ул агып утыра. Арытаба шоффэр магнето чыбыгын свечага тыга да, бензин бирү кранын ача һәм шунда ук машина тирәли кызу гына йөгереп әйләнеп чыга – бу – карбюраторның энәсен басып, артык ягулыкны түгү өчен, алайса бердәнбер цилиндрга ягулык артык күп киләчәк. Әлеге эшләрдән соң шоффэр стартерны, инструкциядә әйтелгәнчә, “якынча биш мәртәбә” әйләндерә. Шуннан башта карбюраторны, аннары махсус компрессион кранны ача төшә, бу цилиндрдагы басымны төшерер өчен эшләнә, шулай булмаганда, аңа бензин килмәячәк... Двигатель эшләп китү белән шоффэр кузлага менеп утыра. Рульне борырга зур көч кирәк, ә беренче “үзйөрешлеләрдә” исә руль булмаган, аның урынына озын рычаг файдаланылган.

1901 елда Карл Бенцның “Мерседес”ы Ниццада үткә­релгән узышта җиңә һәм шушы җиңүдән соң автомо­бильләр чоры башлана. Шул ук елны Парижда узган күргәзмәдә Русия императоры Николай IIгә өч машина сатып алалар. Беренче Русия авто­мо­биль­ләре 1896 елда Нижгар ярминкәсендә күрсәтелә. Боларны караганнан соң Николай II үзенең көндәлегенә: “Карар нәрсә юк, чит илнекеләр күпкә яхшырак”, – дип язып куя.[1]

Бүген Җир йөзендә елына 65 миллион тирәсе автомобиль эшләп чыгарыла. Машина хәзер байлык түгел, ә гап-гади транспорт чарасы. Ул һәр гаиләдә диярлек бар, кайберләрендә ике-өч... “Автостат” агентлыгы мәгълү­мат­ларына караганда, бүген Русиядә 40 миллион җиңел автомобиль бар. Шуларның 21 миллион 304 меңе – чит илнеке, 18 миллион 629 меңе Русиядә җитештерелгән (14 миллионга якыны “Лада”). Русиядә автомобильләрнең яртысы 2006 елга кадәр чыгарылган. 2015 елның июленә Башкортстанда 1 миллион 116 мең 288 җиңел машина бар иде. Республика җиңел машиналар саны буенча Мәскәү шәһәре һәм Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург, Краснодар крае, Ростов һәм Свердловск өлкәләре, Татарстан һәм Төмән өлкәсеннән кала, унынчы урында.[2]

Автомобиль төрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Аманат» ж. № 12 (805), Декабрь, 2010.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Кызыл таң, 28.01.2015. Машина байлык түгел...
  2. Кызыл таң, 28.01.2015. Машина байлык түгел...