Роскосмос

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Роскосмос
галәми эшчәнлек буенча дәүләт корпорациясе
Proton Zvezda.jpg
Төр

Дәүләт корпорациясе

Нигезләнгән

1992 - Рәсәйнең галәми агентлыгы

  • 1999 - Рәсәйнең һава-галәми агентлыгы
  • 2004 - Роскосмос Федераль галәми агентлыгы
  • 2015 - Роскосмос галәми эшчәнлек буенча дәүләт корпорациясе
Элекке атама

ССРБ гомуми машиналар төзү министрлыгы

Урнашу урыны

Мәскәү, Щепкин урамы, 42

Җитәкче

Игорь Комаров

Үрнәк: КарауБәхәсҮзгәртү

Роскосмос яки Галәми эшчәнлек буенча дәүләт корпорациясе "Роскосмос"Рәсәйнең галәми программалары өчен җаваплы дәүләт корпорациясе.

2015 елның 28 декабрендә Рәсәй Федераль галәми агентлыгы нигезендә үзгәртеп корылган.

Роскосмос идарәсе Мәскәүдә, ә Галәми очышлар белән идарә итү үзәге Королев шәһәрендә урнашкан. Юрий Гагарин исемендәге космонавтлар әзерләү үзәге Мәскәү өлкәсенең Йолдыз шәһәрчегендә урнашкан.

Галәми аппаратларны җибәрү җайланмалары Байкоңгыр галәм аланында, Плесецк галәм аланында (пилотсыз очышлар өчен) һәм төзелә торган Көнчыгыш галәм аланында урнашалар.

Роскосмосның гомуми директоры Игорь Комаров (2015 елдан).

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1992 елның 25 февралендә Рәсәйнең галәми агентлыгы булдырыла.

1999 елда Рәсәйнең галәми агентлыгыннан Рәсәйнең һава-галәми агентлыгы яңадан корыла.

2004 елда Рәсәйнең һава-галәми агентлыгыннан Роскосмос Федераль галәми агентлыгы төзелә.

2015 елда Роскосмос Федераль галәми агентлыгыннан Роскосмос галәми эшчәнлек буенча дәүләт корпорациясе корыла.

Бурычлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Астрофизика[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Спектр-Р (Радиоастрон)» — астрофизик тикшеренүләр өчен җибәрелгән радиотелескоп (2011 елдан)
  • «Спектр-РГ» — халыкара орбиталь астрофизик обсерватория, Галәмне гамма һәм рөнтген диапазонында тикшерәчәк (2017 елда)
  • «Нуклон» — галәми нурларны тикшерүче җайланма, 2014 елдан «Ресурс-П» № 2 иярченендә урнаштырылган

Пилотлы галәми аппаратлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ракета ташучылар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Протон-М» — авыр ракета ташучы, 2001 елдан
  • «Ангара» — модуль төрендәге ракета ташучылар гаиләсе, 2014 елдан
  • «Союз-ФГ» — Р-7 гаиләсеннән ракета ташучы, 2001 елда - беренче очыш, төп максат - «Союз-ТМА» галәми корабын Халыкара галәми станциягә җибәрү
  • «Союз-2.1в» — җиңел ракета ташучы, 2013 елдан

Планеталар тикшерү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]