ЭкзоМарс

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
ЭкзоМарс
ExoMars
Paris Air Show 2007-06-24 n18.jpg
Җитештерүче

МНОА: Thales Alenia Space, Марста йөрүче: EADS Astrium

Оператор

ЕКА & Роскосмос

Максат

Марсны тикшерү

Марс орбитасына чыгу

2016 елның 19 октябре, 2019

Ракета ташучы

Протон-М ике ракетасы

Үрнәк: КарауБәхәсҮзгәртү

ЭкзоМарс (русча Экзомарс, инглизчә ExoMars) — Марсны тикшерү буенча Рәсәйнең Федераль галәми агентлыгы (Роскосмос) һәм Аурупа галәми агентлыгы уртак программасы.

Экзомарс программасы буенча беренче галәми аппарат 2016 елда, икенчесе 2018 елда җибәреләчәк.

2016 елгы галәми аппарат Марсның ясалма иярчене - Марс фәнни орбиталь аппараты һәм төшерелә торган аппарат автоматик Марс станциясе белән - «Скиапарелли» дигән десант күрсәтү модуле белән.

2016 елның 14 мартында төшке сәгать 12:31:42 Мәскәү вакытында Байкоңгыр галәм аланыннан беренче ЭкзоМарс аппараты җибәрелә.

Марска очып килеп җитү вакыты җиде айдан көтелә.

Максатлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Элекке мөмкин булган яки бүгенге Марстагы тереклек эзләрен эзләү
  • Марс өслегендәге суның һәм геохимик бүленешен тикшерү
  • Марс өслеген, әйләнә-тирәдәге мохитен тикшерү, киләчәктәге пилотлы очышлар өчен куркынычлар ачыклау.
  • Марс өслеге астындагы катламнарны тикшерү
  • Барлык бурычларны тутырып үтәгәч, Җиргә уңышлы итеп кайту.
Технологик максатлар
  • Марс өслегенә зур йөкле аппаратларны утырту
  • Марста Кояш энергиясен куллану
  • Марс туфрагын алу өчен бораулау җайланмасын куллану
  • Марс-йөрүчеләр ярдәмендә тикшеренүләр үткәрү

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]