Баларама

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Баларама latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Баларама, өлкән абыйсы Кришна Һала белән, 1830 ел. Баларама Вишну Ходае Аватары, авыл хуҗалыгы Ходае. Вишну, Дашаватар, Кришна, Параматман, Брахман, Сваям Бхагаван аватары. Хатыны - Ревати. Әти-әнисе: Васудэва (әтисе), Дэваки (әнисе). Коралы: сабан, гада (чукмары).

Баларама (Санскрит телендә: बलराम, IAST: Balarāma) Һинд дине Ходае һәм Кришнаның абыйсы. Ул бигрәк тә Джаганнатх традициясендә әһәмиятле, ул триада Илаһларның өлеше булып тора.[1] Ул шулай ук Баладэва, Балабһадра, Һаладһара һәм Һалаюдһа буларак мәгълүм.[1][2] Беренче ике эпитет аның көченә карый, соңгы икесе аны "Һала" белән ассоциацияли ("Лангала", "сука").[3] Бу аны фермалар һәм фермерлар белән көчле ассоциацияли, чөнки бу ферма җиһазларын сугыш кораллары итеп кулланган Ходай.[1][4]

Кайбер риваятьләрдә һәм текстларда Баларама Шешаның аватары буларак танылган - бу Вишну Ходаеның Нага компаньоны, ул үзе Кришнаны Браһман яки Соңгы Чынлык, барлык башка аватарларның һәм мәхлукъ булганның чыганагы дәрәҗәсенә күтәрә торган текстларда Вишну аватары дип таныла.[1]

Һиндстан мәдәниятендә Балараманың әһәмиятенең борынгы тамырлары бар. Сәнгатьтә аның сурәте безнең эра башына карый, һәм безнең эрага кадәр 2-енче гасыр тәңкәләрдә бар.[5] Җәйничелектә ул Баладэва буларак мәгълүм булган һәм тарихи рәвештә әһәмиятле авыл хуҗалыгына карый торган Ходай дип таныла.[6][7]

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Матһурадан Баларама, Урта Гасыр Һиндстаны (безнең эраның 8-енче - 13-енче гасыр.

Баларама борынгы Ходай, археологик һәм нумизматик шәһадәтләр буенча Һиндстан тарихының эпослар эрасында мәшһүр. Аның иконографиясе Нага (күп башлы елан) белән очрый, сука һәм башка авыл хуҗалыгы артифактлары белән, мәсьәлән, су сибү чүлмәге, мөгаен, аның авыл хуҗалыгы культурасыннан килеп чыгуын күрсәтә.[8] Баларманың риваяте күп "Махабхарата"ның күп Парва (китапларында) очрый. Вана Парваның Өченче Китабында Кришна һәм аның турында, Вишну Балараманың аватары, ә Кришна барлык аватарларның һәм мәхлукъ дөньянең чыганагы дип раслый. Виджаянагар Империясенең кайбер сәнгать эшләрендә, Гуҗарат гыйбадәтханәләрендә һәм башка урынннарда, мәсьәлән, Баладэва Вишнуның сигезенче аватары, ул Буддага (Буддачылык) яки Җинага (Җәйничелек) кадәр килгән.[9][10]

Текстлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Баларама турында тасвирламалар Маһабһаратада, Һаривамшада, Шримад Бхагаватамда, Кришна Чарит Маналарында һәм башка Пураналарда бар. Ул Вьюһа аватар Санкаршанада төркемләнә, анда Адишеша һәм Лакшманада аларның өлеше.[11] Адишеша инкарнациясе буларак аның турында риваятьтә, шуның өстендә Вишну ял итүче елан турында, аның ролен һәм Вишну белән бәйләнешен чагылдыра.[12] Шулай да, Баларама турында риваятьләр һәм аның Вишнуның ун аватары белән ассоциация чагыштырмача яшь, ул пост-Ведик, гәрчә борынгы, чөнки ул Ведик текстларда очрамый.[13]

Баларама Каутильяның Артхашастрасында бар (безнең эрага кадәр 4-енче гасырдан 2-енче гасырга кадәр), шунда Һадсон буенча, аның тарафдарлары "аскетик табынучылар" буларак тасвирлана, аларның башлары кырылган һәм чәчләре толымлы.[14]

Баладэва буларак Баларама 11-енче гасыр Ява тексты "Какавин Бһаратаюддһа"да, "Маһабһарата"га нигезләнгән Какавин поэмасында әһәмиятле персонаж булып тора.[15]

Тәңкәләр, сәнгатьләр һәм эпиграфия[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Баларама Маурья Империясенә карый торган чокып билге ясалган тәңкәләрдә сурәтләргән. Ул кулларында чукмар һәм кабырчык тоткан итеп сурәтләнә.

Баларама Һинд динендә куәтле бәйсез Ходай булып тора, һәм соңрак ул Вишнуның аватары булып киткән (безнең эраның 3нче яки 2нче гасырлары).Калып:Citation needed

Баларама сурәте белән Бактрия Агафоклы тиене, безнең эрага кадәр 2-енче гасыр.[16][16][17]
Obv Баларама-Самкаршана, Грек телендәге язу белән: ΒΑΣΙΛΕΩΣ ΑΓΑΘΟΚΛΕΟΥΣ "Патша Агафокл".[18]
Rev Васудева-Кришна, Браһми язуы белән Rajane Agathukleyasasa "Патша Агафокл".

Һинд-Грек патшасы Бактрия Агафоклына карый торган безнең эрага кадәр 185-170 елларга караган тәңкәләрдә Балараманың иконографиясе һәм Грек телендә язмалары бар. Баларама-Санкаршана типик рәвештә басып торучы итеп уң кулында гада чукмары белән һәм сулында сабан белән күрсәтелә. Бу тәңкәләрнең башка ягында Васудэва-Кришна ул кабырчыкны һәм чакраны тота.
Төньяк-көнбатыш Пакьстанда, Әфганстан белән чиктә, безнең эраның 1-енче гасырның беренче яртысына карый торган Чилас II археологик урынында, янында күп Буддачылык сурәтләре белән ике ир кеше чокып ясалган. Ике ир кешенең зуррагы ике кулында сабан һәм чукмарны тота. Сәнгать әйберенең шулай ук Харостһи әлифбасы белән язмасы бар, аны галимнәр "Рама-Кришна" дип укыганнар һәм ике бертуган Баларама һәм Кришнаның борынгы сурәте дип интерпретацияли.[19][20] Җансутида табылган иртә Баларама сурәтләре (Матһура, Уттар Прадеш) һәм Тумаинда (Ашокнагар, Мадхья Прадеш) ике безнең эрага кадәр 2-енче/1-енче гасырларга карый һәм аларда Баларама ике кулында "һала" (сабан) һәм "мусала" (килесап) тоткан итеп сурәтләнгән.[21] Кайбер борынгы Һиндстан сәнгатьләрендә һәм текстларында Баларама (Санкаршана) һәм Кришна (Васудева) ("Вришниларның Панчавирас")ның биш каһарманнарының икесе булып тора.[22] Башка өчесе текстка карап төрле булып тора. Боларның кайберәүләрендә "Прадьюма, Самба һәм Анирудһа",[23] башкаларында "Анадһрсти, Сарана һәм Видуратһа".[24][25] Матхура янында 1-енче гасыр Мора коесы безнең эраның 10-ынчы һәм 25-енче еллар арасына карый, анда таш гыйбадәтханәсендә биш Вришни каһарманнарларының корылышы искә алына.[26]

Баларамага караган иң иртә сакланып калган көньяк-көнчыгыш Азия сәнгать эше Пһном Да тупланмасыннан, ул Камбоджаның түбән Меконг Дельтасы регионында Ангкор Борей янында.[27][28]

Риваятьләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кришна һәм Баларама аларның әти-әнисе белән очрашалар. Раджа Рави Варма тарафыннан 19-ынчы гасыр сурәте.
Вриндаванда Кришна-Баларама Гыйбадәтханәсендә Кришна-Баларама муртилары.

Баларама Васудеваның улы булган. Васудеваның үги туганы явыз патша Камса бертуганының Дэвакиның балаларын үтермәкче булган, чөнки ул аның сигезенче баласы кулларыннан үләчәк дигән фараз булган.[1] Явыз шәйтан Камса Дэвакиның беренче алты баласын үтергән булган иде, ул яңа туган балаларны ташка чәлпәрәмә китергән. Вишну бу эшкә катышып якламакчы булган, һәм Баларама яралган булганда, Һинд дине риваятьләрендә расланганча, аның яралгысы Дэвакиның карыныннан Васудэваның беренче хатыны Дэви Роһини карынына күчерелгән булган.[1][12][29] Кайбер текстларда, бу хәрәкәт Баларамага Санкаршана эпитеты бирелә (алып кителгән). Баларама кече туганы Кришна белән үги әти-әнисендә, сыер көтүчеләр башы Нанда һәм аның хатыны Яшода йортында тәрбияләнгән булган.[1] The chapter 10 of the Bhagavata Purana describes it as follows:

Калып:Quote

Аның исеме Рама булган, әмма көчле куәте өчен ул Баларама, Баладэва, яки Балаһадра дип аталган, моның мәгънәсе "Көчле Рама". Ул Шраавана Пурнима яки Ракша Бандһанда туган булган. Аның исеме Рама булган, әмма үзенең бөек көче өчен ул Баларама, Баладэва, яки Балабһадра дип аталган булган, моның мәгънәсе "Көчле Рама". Ул Шраавана Пурнима яки Ракша Бандһан көнендә туган булган.

Балачагы & Өйләнүе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

̪Хатыны Ревати белән (уңда) Баларама, Натһдвара Сурәте.

Бер көнне Нанда яңа туган Кришна һәм Баларамага исем кушу өчен, аның каһине, олы фикер иясе Гаргамуниның булуын сораган. Гарга килгәч, Нанда аны яхшы кабул иткән һәм исем кушу церемониясен сораган. Гаргамуни анна соң Нандага Камса Дэвакиның улын эзләве турында искә төшергән һәм әгәр дә ул церемонияне мул итеп үткәрсә, бу аның игътибарына киләчәген әйткән. Шуннан соң Нанда Гарганы церемонияне серле итеп үткәрергә сораган һәм Гарга шулай эшләгән:

Роһининың улы, Баларама башкаларның трансценденталь балкышын арттырган өчен, аның исеме Рама һәм аның экстраординар көче өчен ул Баладэва дип атала. Ул Ядуларны күрсәтмәләрен үтәргә чакыра һәм шулай итеп аның исеме Санкаршана.|Bhagavata Purana, 10.8.12[30]}}

Баларама балачагын сыер көтүче итеп туганы Кришна белән үткәргән. Ул Канса тарафыннан җибәрелгән асура Дһенуканы үтергән, һәм шулай ук патша тарафыннан җибәрелгән Праламба һәм Муштика көрәшчеләрен. Явыз патша үлгәннән соң, Баларама һәм Кришна Уджджайнда олы фикер иясе Сандипани ашрамына укыр өчен барганнар. Ул Патша Какудми кызы Реватига өйләнгән.[31]

Баларама танылган сабанчы, Кришна белән ассоциацияләнгән мөгезле терлек белән беррәтән авыл хуҗалыгы баганаларның берсе. "Шримад Бхагаватам"да ул аны шәйтаннар белән сугышыр өчен куллана, Вриндаванга якынрак килер өчен Ямуна елгасы өчен юл казый һәм бөтен Хастинапура башкаласын Ганга елгасына тарта.[14]

Махабхаратаның Курукшетра Сугышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Баларама Акрура һәм Прадһьюмна белән Юдһиштһираны кочаклый һәм дини сәфәргә китә.


Баларама Пандаваларның Бһиманы да Каураваларның Дурйодһанасын да Гада чукмары белән сугышырга өйрәткән. Кауравалар һәм Пандавалар арасында сугыш килеп чыккач, Баларама ике як өчен дә кайгырткан һәм шулай итеп нейтраль булып калган. Ул сугыш вакытында энесе Прадьюмна һәм башка Ядавалар белән дини сәфәргә барган һәм соңгы көнне кайтып өйрәнчеләре арасында сугышны күргән. Бһима Дурьйодһананы ботына чукмар белән сугып җиңгән, Баларама Бһиманы үтерергә янаган. Кришна Баларамага Бһиманы үтерергә янаган. Бу Кришна Баларамага Бһиманың Дурйодһананы Бһиманың хатыны Драупадиның күрсәткән ботына җимереп анты турында искә төшергәч туктатылган булган.[32]

Юкка чыгуы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Балараманың үлеме

Шримад Бхагаватамда Яду династиясенең калдыкларын бетерүнең һәм Кришнаның юкка чыгуының нәтиҗәсе булган сугышта катнашкач ул медитатив халәткә утырып бу дөньядан киткән.[33]

Кайбер язмаларда Балараманың авызыннан чыккан зур ак елан тасвирлана, бу аның Ананта - Шешага буларак шәхескә сылтама. Ул киткән урын Гуҗаратта Сомнатһ Гыйбадәтханәсе янында урнашкан.

Веравалның асаба халкы ышануы буенча гыйбадәтханә урыны янында мәгарә, ул Балараманың авызыннан чыккан ак елан шул мәгарәгә килгән һәм кире "Паатал Лок"ка барган.

Әһәмияте[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Һинд дине традицияләрендә Баларама фермерларның саклаучы Ходае булган, ул "белемнең алдан килгән билгесе", авыл хуҗалыгы кораллары һәм муллыкны чагылдырган.[34] Ул һәрчак диярлек Кришна белән күрсәтелә һәм тасвирлана, мәсьәлән майны урлаучы итеп, шук итеп уйный торган итеп, Яшодага туганы Кришна сыер абзарларында уйнап пычракны ашаган дип әләкләгәне, бергә гурулары Сандипани мәктәбендә укулары һәм Камса тарафыннан ике туганны үтерер өчен җибәрелгән явыз көрәшчеләр белән көрәшүе.[34] Ул Кришнаның һәрдаим компаньоны, һәрвакыт карап тора торган, Вайшнавизмның Пуштимарга традициясендә "Лук Лук Дауҗи" (яки "Лук Лук Даубаба") эпитетына ия.[34][35] Ул авыл хуҗалыгында эшләүчеләр өчен иҗади саклагыч: белем Вриндаванга Ямуна суын китерер өчен су каналын казыган; бу урманчыкларга, фермаларга һәм урманнарга ярдәм иткән; бу ашамлыклар һәм эчемлекләр җитештерергә ярдәм иткән.[34][36] Һинд дине текстларында Баларама һәрвакыт Кришнаны формада һәм рухта тәэмин итә. Шулай да, Баларама һәм Кришна арасында әңгәмәләр төрле караш нокталарын тәкъдим иткән вакыйгалар була, шул вакытта Кришнаның акыллылыгы аны иң олы Илаһ итеп куя.[34] Балараманың Кришна белән даими символик ассоциациясе аны яклаучы һәм Дхарма тәэмин итүче итә.[37]

Иконографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өстә: Балараманы Васудева (Кришна) һәм Лакшми (Шубһадра) белән күрсәтүче 11-енче гасыр сәнгате. Аста: Җаганнатх традициясендә өчлекнең абстракт сурәтләре.

Баларама караңгы тәнле туганы Кришнадан аермалы буларак аграк төстәге тәнгә ия; Санкрит телендә Кришна караңгы дигәнне аңлата.[12] Аның аюдһа яки коралларына сабан hala һәм чукмар gadā керә. Сабан гадәттә Балачита дип атала.[38] Ул еш зәңгәр кием һәм урман чәчәкләре бәйләме кигән итеп сурәтләнә. Аның чәче бәйләм итеп ясалган һәм аның алкалары, беләзекләре һәм яка бәйләвечләре бар; ул исеме сәбәбе көче өчен мәгълүм.[39]

Һиндстанның көнчыгыш һәм үзәк регионнарында аеруча популяр булган Җаганнатһ Ходае традициясендә ул ешрак Балабһадра дип атала. Баларама триаданың берсе булып тора, шул ук вакытта Баларама бертуганы Җаганнатһ (Кришна) һәм туганы Шубһадра (Субһадра) белән күрсәтелгән. Җаганнатхны түгәрәк күзләреннән танып була, ә Шубһадраның күзләре оваль һәм Балараманың сурәтендәге бадәм чикләвеге (миндаль) формасындагы күзләре белән чагыштырып караганда. Дәвам итеп, Балараманың йөзе ак, Җаганнатхның сурәте ак, Җаганнатхның сурәте караңгы һәм Субһадраның сурәте сары. Өченче аерма булып Җаганнатхның сурәтенең башы яссы булуда, бу абстракт Балараманың ярым-түгәрәк кисеп ясалган башы белән чагыштырып караганда.[40] The shape of Balabhadra's head, also called Balarama or Baladeva in these regions, varies in some temples between somewhat flat and semi-circular.[40][41]

Гыйбадәтханәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Beck, Guy L. (Ed.) (2005). Alternative Krishnas: Regional and Vernacular Variations on a Hindu Deity. SUNY Press. ISBN 0-7914-6415-6.
  • Doniger, Wendy (1993). Purana Perennis: Reciprocity and Transformation in Hindu and Jaina Texts. SUNY Press. ISBN 0-7914-1381-0.
  • Singh, Upinder (2016), A History of Ancient and Early Medieval India: From the Stone Age to the 12th Century, Pearson Education, ISBN 978-93-325-6996-6
  • 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 1,5 1,6 James G. Lochtefeld (2002). The Illustrated Encyclopedia of Hinduism: A-M. The Rosen Publishing Group. pp. 82–84, 269. ISBN 978-0-8239-3179-8. https://books.google.com/books?id=5kl0DYIjUPgC. 
  • Jan Gonda (1969). Aspects of Early Viṣṇuism. Motilal Banarsidass. pp. 99–100. ISBN 978-81-208-1087-7. https://books.google.com/books?id=b8urRsuUJ9oC. 
  • Jan Gonda (1969). Aspects of Early Viṣṇuism. Motilal Banarsidass. pp. 100, 152–153. ISBN 978-81-208-1087-7. https://books.google.com/books?id=b8urRsuUJ9oC. 
  • Lavanya Vemsani (2006). Hindu and Mythology of Balarāma. Edwin Mellen Press. pp. 30–31, 52–59, 68–69 with footnotes. ISBN 978-0-7734-5723-2. https://books.google.com/books?id=RXnXAAAAMAAJ. 
  • Heather Elgood (1 April 2000). Hinduism and the Religious Arts. Bloomsburg Academic. pp. 57, 61. ISBN 978-0-304-70739-3. https://books.google.com/books?id=cj2tAwAAQBAJ&pg=PA61. 
  • Vemsani, Lavanya (2006). Hindu and Jain Mythology of Balarama (1 ed.). EdwinMellen. ISBN 9780773457232. 
  • Patrick Olivelle (2006). Between the Empires: Society in India 300 BCE to 400 CE. Oxford University Press. pp. 391 with note 15. ISBN 978-0-19-977507-1. https://books.google.com/books?id=efaOR_-YsIcC&pg=PA391. 
  • Kenneth W. Morgan (1987). The Religion of the Hindus. Motilal Banarsidass. p. 57. ISBN 978-81-208-0387-9. https://books.google.com/books?id=ulz9mO9cK54C. 
  • Roshen Dalal (2010). Hinduism: An Alphabetical Guide. Penguin. p. 112. ISBN 978-0-14-341421-6. https://books.google.com/books?id=DH0vmD8ghdMC. 
  • Kenneth W. Morgan (1987). The Religion of the Hindus. Motilal Banarsidass. p. 55. ISBN 978-81-208-0387-9. https://books.google.com/books?id=ulz9mO9cK54C&pg=PA55. 
  • A. C. Bhaktivedanta Swami Prabhupada (1987). Bhaktivedanta Book Trust. ed. Srimad-Bhagavatam: Bhagavata Purana. ISBN 0892132507. 
  • 12,0 12,1 12,2 Constance Jones; James D. Ryan (2006). Encyclopedia of Hinduism. Infobase Publishing. pp. 65–66. ISBN 978-0-8160-7564-5. https://books.google.com/books?id=OgMmceadQ3gC&pg=PA65. 
  • Padmanabh S. Jaini (1977), Jina Ṛṣabha as an "Avatāra" of Viṣṇu, Bulletin of the School of Oriental and African Studies, Cambridge University Press, Vol. 40, No. 2 (1977), pp. 321-337
  • 14,0 14,1 D Dennis Hudson (2008). The Body of God: An Emperor's Palace for Krishna in Eighth-Century Kanchipuram. Oxford University Press. pp. 97–101. ISBN 978-0-19-970902-1. https://books.google.com/books?id=IMCxbOezDi4C. 
  • Helen Creese (2015). Women of the Kakawin World: Marriage and Sexuality in the Indic Courts of Java and Bali. Routledge. pp. 93, 104–105, 110. ISBN 978-1-317-45179-2. https://books.google.com/books?id=RZ1sBgAAQBAJ. 
  • 16,0 16,1 Iconography of Balarāma, Nilakanth Purushottam Joshi, Abhinav Publications, 1979, p.22 [1]
  • Osmund Bopearachchi, 2016, Emergence of Viṣṇu and Śiva Images in India: Numismatic and Sculptural Evidence
  • Benjamín Preciado-Solís (1984). The Kṛṣṇa Cycle in the Purāṇas: Themes and Motifs in a Heroic Saga. Motilal Banarsidass. pp. 155, see Plate 2. ISBN 978-0-89581-226-1. https://books.google.com/books?id=JvCaWvjGDVEC&pg=PA155. 
  • Doris Srinivasan (1997). Many Heads, Arms, and Eyes: Origin, Meaning, and Form of Multiplicity in Indian Art. BRILL Academic. pp. 214–215 with footnotes. ISBN 90-04-10758-4. https://books.google.com/books?id=vZheP9dIX9wC. 
  • Jason Neelis (2010). Early Buddhist Transmission and Trade Networks: Mobility and Exchange Within and Beyond the Northwestern Borderlands of South Asia. BRILL Academic. pp. 271–272. ISBN 90-04-18159-8. https://books.google.com/books?id=GB-JV2eOr2UC. 
  • Julia Shaw (2016). Buddhist Landscapes in Central India: Sanchi Hill and Archaeologies of Religious and Social Change, c. Third Century BC to Fifth Century AD. Taylor & Francis. p. lxxix. ISBN 978-1-315-43263-2. https://books.google.com/books?id=IUbUDAAAQBAJ. 
  • Upinder Singh (2008). A History of Ancient and Early Medieval India: From the Stone Age to the 12th Century. Pearson. pp. 437. ISBN 978-81-317-1120-0. https://books.google.com/books?id=H3lUIIYxWkEC. 
  • T. Richard Blurton (1993). Hindu Art. Harvard University Press. p. 50. ISBN 978-0-674-39189-5. https://books.google.com/books?id=xJ-lzU_nj_MC&pg=PA50. 
  • Parmanand Gupta (1989). Geography from Ancient Indian Coins & Seals. Concept. pp. 57–59. ISBN 978-81-7022-248-4. https://books.google.com/books?id=LzHpZ5N5MhcC. 
  • Lavanya Vemsani (2016). Krishna in History, Thought, and Culture: An Encyclopedia of the Hindu Lord of Many Names. ABC-CLIO. pp. 11, 203, 239. ISBN 978-1-61069-211-3. https://books.google.com/books?id=4fw2DAAAQBAJ&pg=PA11. 
  • Edwin F. Bryant (2007). Krishna: A Sourcebook. Oxford University Press. pp. 18 note 19. ISBN 978-0-19-972431-4. https://books.google.com/books?id=HVDqCkW1WpUC. 
  • Nancy Dowling (1999), A new date for the Phnom Da images and its implications for early Cambodia, Asian Perspectives, University of Hawaii Press, Volume 38, Number 1, pages 54-57
  • John GuyТөзмә хата: билгесез сүз «et» (2014). Lost Kingdoms: Hindu-Buddhist Sculpture of Early Southeast Asia. Yale University Press. pp. 146–148. ISBN 978-0-300-20437-7. https://books.google.com/books?id=gCw_AwAAQBAJ. 
  • Kenneth W. Morgan (1987). The Religion of the Hindus. Motilal Banarsidass. p. 406. ISBN 978-81-208-0387-9. https://books.google.com/books?id=ulz9mO9cK54C&pg=PA55. 
  • Параметрны бирергә кирәк trans-title= {{cite web}} калыбында. Bhagavata Purana 10.8.12. 2007 елның 12 март көнендә төп чыганагыннан архивланган.
  • Pargiter, F.E. (1922, reprint 1972). Ancient Indian Historical Tradition, New Delhi: Motilal Banarsidass, p. 135
  • Varkey, C.P. (2001). A Pilgrimage Through The Mahabharata. Mumbai: St. Paul Society. pp. 148–149. ISBN 81-7109-497-X. 
  • Bhag-P 11.30.26 2007 елның 26 март көнендә архивланган.
  • 34,0 34,1 34,2 34,3 34,4 34,5 Lavanya Vemsani (2016). Krishna in History, Thought, and Culture: An Encyclopedia of the Hindu Lord of Many Names. ABC-CLIO. pp. 23–25. ISBN 978-1-61069-211-3. https://books.google.com/books?id=4fw2DAAAQBAJ. 
  • A. Whitney Sanford (2006). Guy L. Beck. ed. Alternative Krishnas: Regional and Vernacular Variations on a Hindu Deity. State University of New York Press. pp. 91–98. ISBN 978-0-7914-6416-8. https://books.google.com/books?id=8z-v1p2qrwsC&pg=PA91. 
  • Lavanya Vemsani (2006). Hindu and Jain Mythology of Balarāma: Change and Continuity in an Early Indian Cult. Edwin Mellen Press. pp. 64–66, 94–100, 116–125. ISBN 978-0-7734-5723-2. https://books.google.com/books?id=RXnXAAAAMAAJ. 
  • Lavanya Vemsani (2016). Krishna in History, Thought, and Culture: An Encyclopedia of the Hindu Lord of Many Names. ABC-CLIO. p. 26. ISBN 978-1-61069-211-3. https://books.google.com/books?id=4fw2DAAAQBAJ. 
  • Gopal, Madan (1990). K.S. Gautam. ed. India through the ages. Publication Division, Ministry of Information and Broadcasting, Government of India. p. 75. 
  • "Appearance of Lord Balaram" 2013 елның 2 декабрь көнендә архивланган., Iskondesiretree.com via iskconmanchester.com. Retrieved 2016-09-02.
  • 40,0 40,1 Thomas E. Donaldson (2002). Tantra and Śākta Art of Orissa. DK Printworld. pp. 779–780. ISBN 978-81-246-0198-3. https://books.google.com/books?id=2otOAAAAYAAJ. 
  • O. M. Starza (1993). The Jagannatha Temple at Puri: Its Architecture, Art, and Cult. BRILL Academic. pp. 61–64 with footnotes. ISBN 90-04-09673-6. https://books.google.com/books?id=v4bV3beb0n8C. 
  • Guy, John (1992). «New Evidence for the Jagannātha Cult in Seventeenth Century Nepal». Journal of the Royal Asiatic Society 2 (02): 213–230. DOI:10.1017/s135618630000239x.