Портал:Индуизм

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Индуизм latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Ярдәм үзәге · Җәмгыять үзәге · Форум · Порталлар · Сайланган эчтәлек · Проектлар · Мөрәҗәгатьләр · Бәяләү эшчәнлеге
үзгәртү 

Индуизм

Ом. Кулланучыларга Индуизм (Һинд дине) порталы тәкъдим ителә. Монда Индуизм турында мәкаләләр урнаштырырга, шулай ук һинд динен күп кеше тоткан илләр, шәһәрләр, авыллар турында мәгълүмат өстәргә җыенабыз.

үзгәртү 

Шәп мәкалә

Һинди свастикасы, дини билге

Һинд дине яки Һиндуизм Көньяк Азиядә, иң күбесе Һиндстанда доминант дин яки яшәү рәвеше. Гәрчә Һинд дине составында төрле фәлсәфәләр булса да, ул уртак концепцияләр, шул ук текст чыганаклары, уртак йола техникалары, космология һәм изге урыннарга зиярәт кылу белән берләштерелгән. Аның составына (башка деноминацияләр арасында)Шайвизм, Вайшнавизм һәм Шактизм керә , һәрберсе уралган ышанулар һәм гамәлләр төрлелеге белән. 1 миллиард тарафдар белән Һинд дине Христианлык һәм Исламнан соң дөньяда өченче иң зур дин.

Һинд дине дөньяда "иң борынгы дин" дип аталган. Кайбер кулланучылар аны [[Санатани|санскр. (IAST) Санатана Дхарма]], "мәңге канун" яки "мәңге ысул" дип атыйлар. Көнбатыш галимнәре Һинд динен төрле һинд мәдәниятләре һәм йолалары синтезы буларак күрәләр. Аның тамырлары арасында соң Веда чорының Веда дине һәм аның Брахманнар статусына йогынтысы, әмма шулай ук Һинд Үзәне Цивилизациясе диннәре һәм киң таралган җирле йолалар һәм бер нигезләүче юк булу. Ул самимилек, тере җанварларны җәрәхәтләмәү (аһимса), түземлелек, хәлгә керү, үзеңне чикләү, мәрхәмәтлелек һәм башка шундыйлар кебек мәңге бурычлар үтәргә куша.

үзгәртү 

Шәп рәсем

Madurai Meenakshi temple 2.jpg
Минакши
үзгәртү 

Беләсезме

үзгәртү 

Яңа мәкаләләр

Баконг — Камбоджада Ангкор гыйбадәтханәләр комплексының Ролуос төркемнәренең гыйбадәтханәләрнең берсе.

Баконг 8-енче гасыр ахырында Джаяварман II тарафыннан нигезләнгән башкалада Харихаралайяда Шива Ходаена багышланган Индраварман Iнең дәүләт гыйбадәтханәсе. Баконг Ангкорның пирамида формасындагы культ биналарны төзегәндә укыла торган өлге булып торган. Башта Джаяварман III тарафыннан латериттан төзелгән, соңрак Индраварман I тарафыннан комташ белән өслеге капланган. Гыйбадәтханәнең тышкы стенасы 900 дан 700 метрга кадәр һәм үзенә ике канау һәм стеналардан өч концентрик корылма ала. Баконгның үзәгендә пирамида тора, ул биш ярустан тора һәм Меру тавының символы булып тора. Бу биш ярусның һәрберсе наглар патшалыгы, Гаруда, ракшасларны, якшларны һәм махараджларны күрсәтә.

Гыйбадәтханә нигезендәге стела аның Лингамын 881 елда изгеләштерүне тасвирлый.
үзгәртү 

Мин булыша алганым

Praising-hands.svg

Википедияның татар-телле бүлегендәге Индуизм белән бәйле вазгыятьләрне аңлату өчен кулланылган терминнарга багышланган мәкаләләрне булдыру, тулыландыру, мәгълүматны төзәтеп бару һәм структураны тәртиптә тотуга керткән өлешегез өчен рәхмәтләр яусын!

үзгәртү 

Шәхес

Jigme Palbar Bista.jpg

Джигме Палбар Биста яки Джигме Дордже Трандуиль Биста (1930 ел, Ло Мантанг, Непал) - Непалга керүче Мустанг патшалыгының соңгы патшасы, 1965 елдан 2008 елның 7 октябрь көненә (илдә монархия юкка чыгарылганына) кадәр вазифаларны башкара.

Ул патшалыкны 1400-енче елда нигезләгән риваять сугышчысы Аме Палның туры варисы, 25-енче хөкемдар. Аның рәсми титулы Гьялпо яки Непал формасында Раджа.

Джигме Палбар 1930-ынчы ел тирәсендә патшалыкның башкаласында, Ло Мантанг сараенда туган, Ангун Тенцинг Тандул патшаның кече улы булган. Ул Көньяк-көнбатыш Тибетта, Шигадзеда шәхси укуларын тәмамлаган һәм 1950-нче елда өйләнгән. Патша рәсми рәвештә һинд динен тота һәм өстәмә исем Биста ала. Турыдан туры варислары булмау сәбәпле, Джигме Палбар Биста үзенең туганының улын (энесен) варис итәргә ниятләнә. Джигме Биста Амарасингхе Палбар.

Мустанг Патшалыгы, халыкта шулай ук Ло буларак билгеле, Аннапурна массивыннан төньякка таба, Кали Гандаки елгасының үзәнендә Непал һәм Тибет арасындагы чигендә 2563 квадрат километр колачлый. 32 торак пунктта 6000 тирәсе яшәүче Тибет диалектларында сөйләшә һәм Буддизм динен тота. 20 гасырның уртасына кадәр Мустанг Непал дәүләтендә автономияле территория булган. Тибетны Кытай басып алгач һәм сәүдә юллары таркалудан соң, ил үзенең бәйсезлеген югалта һәм Непал административ структурасында төньяк Мустанг районының тулысынча интеграцияләнгән өлеше булып китә. Хәзерге вакытта (2007) Ло патшалыгына җәяү яки җайдак буларак барып җитәргә мөмкин.

үзгәртү 

Төркемнәр

үзгәртү 

Мәкаләләр

үзгәртү 

Тугандаш порталлар

Диннәр

Ибраһими диннәр: Ислам • Христианлык • Яһүдилек
Һинд диннәре: Буддизм • Джайнизм • Индуизм • Сикххизм
Көнчыгыш Азия чыгышлы диннәр һәм гадәтләр: Даосизм • Конфуцийчылык • Фалун гон • Шинто
Үзәк Азия чыгышлы диннәр һәм гадәтләр: Тәңречелек
Көнбатыш Азия чыгышлы диннәр һәм гадәтләр: Бахаи • Зороастризм
Яңа диннәр: Рамакришнаизм • Саентология • Фалун гон
Аурупа диннәре: Викка • Грек мифологиясе • Мәҗүсилек • Эллинизм
Башкалар: Астрология • Атеизм • Мифология • Нонтеизм

Тиңдәш бүлекләр: География һәм урыннар • Дин һәм ышанычлар • Җәмгыять һәм җәмгыяви фәннәр • Математика һәм мантыйк • Мәдәният һәм сәнгать • Сәләмәтлек һәм медицина • Табигый һәм физик фәннәр • Тарих һәм вакыйгалар • Технология һәм гамәли фәннәр • Шәхес һәм шәхесләр • Фәлсәфә һәм фикерләү