Денпасар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Денпасар latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Денпасар Балиның башкаласы һәм утрауга капка. Шәһәрдә шулай ук Кече Сунда Утраулар өчен хаб бар.
Балида туризм үсеше белән, Денпасарда бизнес үсә башлаган, бу Бали Провинциясендә иң югары үсеш дәрәҗәсе булган. Денпасарның халкы 2017 елда 897300 булган,[1] 2010 ел халык саны алу буенча 788,445 елдан үсеп. Тирә-юнь метрополия даирәсендә якынча 2 миллион яшәүче булган.

Этимологиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Денпасар – Бали телендәге "ден", ул төньяк дигәнне аңлата, һәм "пасар", базар дигәнне аңлата – бу шәһәрнең базар-шәһәр буларак чыгышын күрсәтә, ул хәзерге шәһәрнең төньяк өлешендә хәзер Кумбасари Базар (элек "Пекен Паюк" дип буларак булган урында) урнашкан.[2]

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Колониаль эра[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

18-енче һәм 19-ынчы гасырларда Денпасар Бадунгның Һинду Маҗапаһит Патшалыгының башкаласы буларак функцияләгән.[3] Шулай итеп, шәһәр элек Бадунг дип аталган. Патша сарае Балига 1906 елда Голландия интервенциясе вакытында таланган булган.

Бәйсезлек чоры[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1949 елда Денпасар

1958 елда Денпасар Бали Провинциясе хөкүмәте урнашуы урыны булган. Ул Бадунг Патшалыгы өчен дә, Денпасар Шәһәре өчен дә хөкүмәт үзәге булган.[4]

Денпасарда да, Бадунг Патшалыгында да тиз физик, иҗтимагый һәм мәдни үсеш булган.[4] Денпасар хөкүмәт үзәге генә түгел, ә шулай ук сәүдә, белем алу, сәнәгать һәм туризм үзәге булган.[4]

Уртача халык үсеше елына 4,05% булган, бу күп шәһәр проблемаларына китергән. [4] Денпасарга автоном шәһәр статусын бирү турында килешү китерелгән булган.[4]

2009 елның 16 ноябренда Бадунгның башкаласы Денпасардан Мангупурага күчерелгән булган.

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тулаем территория 127,78 км² яки Бали Провинциясенең 2.18%-ы. Җир кулланылуының 2768 гектары дөге, 10,001 гектары коры җир, ә калган җир территориясе 9 гектар.

Бадунг Елгасы Денпасарны бүлә, шуннан соң ул Беноа Култыгына коя.[5]

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Денпасар, экватордан бераз гына көньякка таба урнашкан, аның климаты тропик дымлы һәм коры климат (Көппен климат классификациясе Aw), ел саен эссе һәм дымлы һава торышы була. Бу сәбәпле ел буена температура әз үзгәрә, уртача температура 28 градус Цельсий була. Бу ел ике фасылга бүленә: дымлы һәм коры. Дымлы фасыл ноябрьдән апрельгә кадәр дәвам итә, коры фасыл майдан октябрьга кадәр дәвам итә. Температура экстремаль түгел, кайбер вакытларда бик эссе булырга мөмкин. Калып:Weather box

Демография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шәһәрнең халкы 2010 елда 788 445 кеше булган, бу алдагы унъеллыкта 533 252 кешедән үсеш. Провинция вебсайты мәгълүматы буенча 2017 елның декабренда халык саны 897 300.[1]

Денпасарның халкы 2000-енче елдан 2010 елга кадәр ел саен 4%-ка үскән. 2002 ел Бали бомбалавының туризмга, эшләргә һәм башка утраулардан иммиграциягә депрессив йогынты ясаган. Шулай да, хәзерге трендлар дәвам итсә, Денпасар миллион кеше саныннан артык булачак дип көтелә. Денпасарда хатыннар ир кешеләрдән якынча 4.57%-ка артыграк. 2015 елгы халык санын алулары арасында эзләнү буенча шәһәрнең халкы 879 098 кеше булган.[6]

Халыкның якынча 65.95%-ы Һинд дине тарафдарлары, ә Ислам иң зур азчылык дине (24.32%), аннан соң Христианлык (7.34%), Буддачылык (2.35%), һәм Конфуцийчылык (0.03%).[7]

Идарә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Административ рәвештә, шәһәр дүрт районнан тора, ул 43 суб-районнан һәм 209 авылдан тора. Денпасарда җәмәгать хезмәтләрен камилләштерү өчен күп чаралар булдырылган.[8]

Районнар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Денпасар дүрт районга бүленгән (kecamatan), түбәндә 2010 халык санын алу китерелгән:[9]

  • Денпасар Селатан (Көньяк Денпасар) 244,851
  • Денпасар Тимур (Көнчыгыш Денпасар) 138,404
  • Денпасар Барат (Көнбатыш Денпасар) 229,435
  • Денпасар Утара (Төньяк Денпасар) 175,899

Зур Денпасар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Зур Денпасар туристик төбәкләргә бүленә, боларга Кута һәм Убуд керә. Даими территориягә бөтен Бадунг (Петанг Районыннан тыш), һәм бөтен Гианьяр (Паянган Районыннан тыш), һәм ул Сарбагита буларак мәгълүм.[10].

Административ бүленеш Территория
(км²)
Халкы
(2010 ел халык санын алу буенча)
Халык
тыгызлыгы (км2)
Денпасар 123.98 788,445 6,359.45
Бадунг 418.52 543,332 1,293.37
Гианьяр 368.00 470,380 1,278.21
Денпасар
Метрополия Даирәсе
910.50 1,802,157 1,979.30
Табанан 839.33 420,913 501.49
Денпасар Киңәйтелгән
Метрополия Даирәсе
(Сарбагита)
1,749.83 2,223,070 1,270.45

Икътисады[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Денпасарда Бадунг Базары.

Икътисадның структур үзгәреше һәм туризмның үсеше Денпасарга зур йогынты ясаган. Тулаем төбәк продуктында зур өлешне сәүдә, кунакханәләр һәм рестораннар алып тора.[11]

Денпасарның икътисадына шулай ук сувенир кисеп алынган әйберләр һәм сыннар алып тора. Һөнәрләр шулай да кризис кичерә, чөнки глобаль кризис булган һәм Вьетнам, Таиланд, Һиндстан, Малайзия һәм Кытайдан көндәшлек зур булганга күрә.

Архитектурасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чын Бали үзенең балчык стеналары һәм салам капкалары өчен мәгълүм булган. [12] Шулай да, капка яшәүчеләре һәм кибетләр шәһәр Балиның хасияте булып тора.

19-ынчы гасыр ахырыннан соң хәким итүче гаиләнең резиденциясе шәһәрнең үзәге булып тора.[13] Базар мәйданы Бадунг Патшалыгында әһәмиятле роль уйнаган.[14]

21-енче гасырда Денпасарда массив планлаштырылмаган төзү булган. Шулай да базар мәйданы һаман әһәмиятле рольне уйный, ә аның фасады Бали мәдәниятенең традицион элементларын чагылдыра.

Туризм[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Денпасарның төрле манзаралары бар. Ак ком пляжлары бөтен утрауда билгеле. Серф пляжы булып Серанган Утравы тора. Санур пляжының сулары салкынрак һәм Кояшта кызыну һәм һава еланнарын очыру өчен әйбәт.

Нгураһ Раи Халыкара Аэропортыннан ун минутта Кута шәһәре урнашкан, анда күпчелек кунакханәләр, рестораннар, сәүдә үзәкләре, кафелары, базар урыннары һәм туристлар өчен спалар урнашкан. Денпасар даирәсендә җирле кибетләрдә Бали һөнәрләренең бөтен төрләре бар. Боларга сәнгать әйберләре, чүлмәкләр, текстиль һәм көмеш керә. Батик саронглар һәм ир кеше күлмәкләре шулай ук күпләп сатыла.

Белем бирү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Денпасарда төрле университетлар һәм учреждениеләр бар. Боларның кайберәүләре:

Транспорты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Һава[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шәһәргә Нгураһ Раи Халыкара Аэропорты хезмәт итә, ул Индонезиядә иң тыгыз эшли торганнарның берсе.[15]

Диңгез[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Денпасарга диңгез керүе булып Беноа Гаване тора.[16] Порт шәһәр үзәгеннән 10 км да урнашкан һәм 1924 елдан бирле эшли.

Җир өсте транспорты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2011 елның августыннан бирле шәһәрдә тиз автобуслар транзиты системасы эшләгән, ул Транс Сарбагита дип атала.[17]

Спорт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Денпасарда 2008 ел Азия Пляж Уеннары булган. Шулай ук 2009 Азия Җәядән Ату Чемпионаты үткәрелгән булган.

Денпасарның футбол тәкымы Перседен Денпасар дип атала,[18] ул Лига Нусантарада уйный.

Мәдәният һәм манзаралар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Денпасарда төрле манзаралар бар:

  • Пура Джаганатха Денпасарның иң әһәмиятле Һинд дине гыйбадәтханәсе. Ул 1953 елда төзелгән булган.[19]
  • Пури Пемекутан Денпасарның элеккеге патша сарае, ул 1906 ел Голландиялеләр интервенциясе вакытында янгын тарафыннан юк булган.[20] Сарайны янә төзекләндерелгән һәм анда килеп карарга була.
  • Пура Маоспахит Һинд дине гыйбадәтханәсе ул 14-енче гасырда төзелгән булган һәм 1917 ел Бали җир тетрәве вакытында җимерелгән булган.[21] Гыйбадәтханәдә ике мәһабәт Гаруда һәм мистик гигант Батара Байю сыннары бар.
  • Изге Йосыф Чиркәве бу Һинд дине стиленда төзелгән Рим Католик чиркәве.
  • Денпасар Шәһәр Туры [1].
  • Баджра Сандхи Һәйкәле [2].

Музейлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бали Музеенда хасиятле Бали сәнгате һәм тарихы күрсәтелгән. Музей традицион Бали стиленда төзелгән. Музей эчендә дүрт бина бар, һәрберсе экспонатларның билгеле темасына багышлаган.[22]

Кардәш шәһәрләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Өземтә китерү хатасы: Неверный тег <ref>; для сносок bali.bps.go.id не указан текст
  2. Параметрны бирергә кирәк trans-title= {{cite web}} калыбында. Gambaran Umum Kota Denpasar dan Pemertahanan Bahasa Bali. 2013 елның 25 гыйнвар көнендә тикшерелгән.
  3. Achmadi, Amanda (2010). «Reading urban Bali: Untold history, unwanted urbanism». RIMA: Review of Indonesian and Malaysian Affairs 44 (2): 156. ISSN 0815-7251.
  4. 4,0 4,1 4,2 4,3 4,4 Параметрны бирергә кирәк trans-title= {{cite web}} калыбында. Sejarah Kota Denpasar. 2013 елның 25 гыйнвар көнендә тикшерелгән.
  5. I.B. Kade Sugirawan, Kondisi Ekologi Perairan Muara Sungai Badung di Teluk Benoa Ditinjau dari Parameter Fisika, Kimia, dan Biologi, Skripsi, Institut Pertanian Bogor, 1992.
  6. "Penduduk Bali 2015"
  7. Өземтә китерү хатасы: Неверный тег <ref>; для сносок BPS не указан текст
  8. Djojosoekarto, A., Siahaan, H.M.P., Setiyawati, N.H., (2008), Pelayanan publik dalam persepsi masyarakat: hasil survei persepsi masyarakat dengan metode citizen report card di daerah, Kemitraan Partnership, Калып:ISBN
  9. Biro Pusat Statistik, Jakarta, 2011.
  10. Параметрны бирергә кирәк trans-title= {{cite web}} калыбында. Kerja Sama Kunci Terwujudnya Perpres Rencana Tata Ruang Kawasan Perkotaan. BKPRN. 2013 елның 25 гыйнвар көнендә тикшерелгән.
  11. Параметрны бирергә кирәк trans-title= {{cite web}} калыбында. Motivasi Kerja Perempuan Bali pada Hotel Berbintang di Kota Denpasar. LIPI. 2011 елның 6 апрель көнендә тикшерелгән.
  12. Achmadi, Amanda (2010). «Reading urban Bali: Untold history, unwanted urbanism». RIMA: Review of Indonesian and Malaysian Affairs 44 (2): 149–178. ISSN 0815-7251.
  13. Achmadi, Amanda (2010). «Reading urban Bali: Untold history, unwanted urbanism». RIMA: Review of Indonesian and Malaysian Affairs 44 (2): 157–158. ISSN 0815-7251.
  14. Achmadi, Amanda (2010). «Reading urban Bali: Untold history, unwanted urbanism». RIMA: Review of Indonesian and Malaysian Affairs 44 (2): 155. ISSN 0815-7251.
  15. Параметрны бирергә кирәк trans-title= {{cite web}} калыбында. Anjaiah, Veeramalla Indian firm to manage Bali airport operations. The Jakarta Post. 2013 елның 25 гыйнвар көнендә тикшерелгән.
  16. Параметрны бирергә кирәк trans-title= {{cite web}} калыбында. Benoa – Bali. PT Pelabuhan Indonesia III (PERSERO). 2013 елның 25 гыйнвар көнендә тикшерелгән.
  17. Параметрны бирергә кирәк trans-title= {{cite web}} калыбында. Trans Sarbagita buses claimed to ease traffic. TheJakartaPost.
  18. Параметрны бирергә кирәк trans-title= {{cite web}} калыбында. Perseden Denpasar Tembus Babak Semifinal. KONI. 2013 елның 25 гыйнвар көнендә тикшерелгән.
  19. Birgit Borowski. Bali and Lombok, p. 133. Ostfildern 2013
  20. Birgit Borowski. Bali and Lombok, p. 137. Ostfildern 2013
  21. Birgit Borowski. Bali and Lombok, p. 134. Ostfildern 2013
  22. Bali and Lombok, pp. 62–62.
  23. Параметрны бирергә кирәк trans-title= {{cite web}} калыбында. P.C., Net Gdynia – International Gdynia – International co-operation of Gdynia. www.gdynia.pl.

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]