Веракрус
Веракрус | |
---|---|
![]() | |
Ил | Мексика |
Координатлар | 19°11'25"N, 96°9'12"W |
Телефон коды | 229 |
Кардәш шәһәрләр | Майами-Дейд (округ, Флорида), Сан-Хосе (Калифорния), Кадис, Тампа, Валенсия, Сантус, Сан-Франсиско-де-Кампече, Овьедо, Халапа һәм Мобил (Алабама) |
Веракрус (исп. Veracruz), рәсми исеме Эройка-Веракрус (исп. Heroica Veracruz) — Мексиканең Веракрус штатында урнашкан шәһәр.
Географиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Шәһәр Мексика култыгы яр буенда, Тамаулипас түбәнлегендә урнашкан.
Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1519 елда Эрнан Кортес тарафыннан Вилья-Рика-де-ла-Вера-Крус (Villa Rica de la Vera Cruz) исеме астында нигезләнгән. 1599 елда хәзерге урынга күчерелгән. Шәһәр 1838 һәм 1861 елларда франсузлар, 1847 һәм 1914 елларда америкалар тарафыннан кыска гына вакытка басып алына.
Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
2010[1] |
---|
428 323 |
Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Икътисад нигезе – хезмәт күрсәтү сферасы.
Транспорт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Тимер һәм автомобил (Тампико – Веракрус – Минатитлан – Кампече – Мерида; Веракрус – Халапа – Пвебла – Мехико, Веракрус – Кордова – Орисаба – Пвебла – Мехико) юллары төене. Мөһим диңгез порты. Эриберто Хара исемендәге халыкара һава лиманы (1969 елдан гамәлдә).
Мәдәният[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Архитектурасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Сан-Хван-де-Улва кирмәне (1528-1565 еллар), рәтүш бинасы (1627), инквизиция йорты (18 йөз азагы), Ла-Асунсьон (Күккә ашу, 1721-1734), Ла-Пастора (1783) чиркәүләре, һ.б.
Тамгаханә бинасы
Мәгариф[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Югары уку йортлары: технология институты (1957); Веракрус университеты (Халапа) кампусы; дәүләтнеке булмаган Христофор Колумб ис. университет (1969). Хәрби-диңгез мәктәбе (1897); сәүдә флоты академиясе.