Мексика култыгы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мексика култыгы latin yazuında])

Мексика култыгы
25°22′00″ т. к. 90°23'00" кб. о. (G) (T)
Югарыдагы акваторияАтлантик океаны
Мәйдан1 543 000 км²
Күләм2 332 000 км³
Мексика култыгы (Төньяк Америка)
[[commons:Category: Gulf of Mexico Викиҗыентыкта|Мексика култыгы]] Викиҗыентыкта
Cantarell

Мексика култыгы (исп. Golfo de México, ингл. Gulf of Mexico, фр. Golfe de Mexique) — Атлантик океанындагы ярымъябык диңгез, Төньяк Американың көньяк-көнчыгыш яр буе янында, Флорида вә Юкатан ярымутраулары һәм Куба утравы арасында.

Майданы 1555 мең км². Тирәнлеге 3822 метргача. Флорида бугазы аркылы Атлантик океаны белән, Юкатан бугазы аркылы Кариб диңгезе белән тоташкан. Миссисипи елгасы коя.

Климаты көньякта тропик, төньякта субтропик, һава температурасы августта 28°, февральдә 14—15°. Еллык явымнар саны 1000–1200 мм. Җәй һәм көз айларында көчле давыллар була. Су өслегенең температурасы 29°, сай урыннарда 30—З1, салкын фасылларда 18—25°. Тозлылыгы 36—36,9‰. Өске агымнар, нигездә, сәгать телләре юнәлешендә хәрәкәт. Мексика култыгына Кариб диңгезеннән Юкатан агымы керә. Култыктан Гольфстрим башлана. Суның күтәрелеше тәүлеклек, 0,3—0,6 метргача.

Мексика култыгының шельф өлешендә балык, устрица, кәкрәч, лангуст вә ташбака тотыла. Култыкның төньяк-көнбатыш шельф өлешендә эре карамай чыганкалары бар. Төп портлар: Яңа Орлеан (АКШ), Веракрус (Мексика) вә Гавана (Куба).