Перу

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Перу latin yazuında])
Перу
Байрак
Илтамга
Шигарь Firm and Happy for the Union Edit this on Wikidata
Башкала Лима
Халык саны 29 381 884 (2017, ҖанисәпEdit this on Wikidata
Нигезләнгән 28 июль 1821 Edit this on Wikidata
Сәгать кушагы UTC−05:00
Рәсми тел испан теле, Аймара теле, Кечуа теле
География
Мәйдан 1,285,216 км²
Координатлар 9.4°S 76°W Edit this on Wikidata
Сәясәт
Карта
Икътисад
ТЭП 223 718 миллион US$ (2021), 242 632 миллион US$ (2022) Edit this on Wikidata
Акча берәмлеге Перу яңа соле
Эшсезлек дәрәҗәсе 4% (2014)[1]
Туу күрсәткече 2.455 (2014)[2]
КПҮИ 0.762 (2021)[3]
Яшәү озынлыгы 74.983 ел (2016)[4]
Джини коэффициенты 43.8 (2020)[5]
Башка мәгълүмат
Ярдәм телефоннары
Автомобил хәрәкәте ягы уң[6]
Челтәр көчәнеше 220 вольт[7]
Телефон коды +51
ISO 3166-1 коды PE
ХОК коды PER
Интернет домены .pe


Перу́ (Пәру,[8] исп. Perú, кечуа Piruw, аймара Piruw), рәсми атамасы Перу́ Җөмһүрияте (исп. República del Perú, кечуа Piruw Mama Llaqta, аймара Piruw Suyu) – Көньяк Америкада урнашкан дәүләт. Төньяк-көнбатышта Эквадор белән, төньякта Колумбия белән, көнчыгышта Бразилия белән, көньяк-көнчыгышта Боливия һәм Чили белән чиктәш. Көнбатышта Тын океан сулары белән юыла.

Перу тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп мәкалә: Перу тарихы

Иртә чор[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тарихчылар фикеренчә, бу территорияләрдә беренче кешеләр якынча б.э.к. 9000 еллар тирәсендә килеп чыккан. Иң борынгы торак урыны буларак Норте-Чико санала. Аның килеп чыгу вакыты б.э.к. 3000 ел белән б.э.к. 1800 ел арасына туры килә.

Инклар дәүләте[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Б.э. XII гасырында инклар кабилә булып Урубамба елгасы үзәнендәге Куско тирәсендә оешалар. Инкларның аерым халык түгеллеген, ә бары тик идарә итүче класс икәнлеген искәртеп үтәргә кирәк. 1438 елда алар Сапа Инка җитәкчелегендә дәүләтләрен киңәйтә башлыйлар. Дәүләтнең чәчәк атуы XVI гасырның башына туры килә. Аларның дәүләтләре Тауантинсуйу дип атала. Тауантинсуйу Колумбка кадәрге Американың иң зур империясе була. Төньякта аның чиге хәзерге Колумбиядәге Патия елгасы буенча, көньякта хәзерге Чилидагы Мауле елгасы буенча үтә торган була. Көнчыгышта инклар хакимияте бүгенге Бразилия, Парагвай һәм Аргентина дәүләтләренең җирләрен үз эченә алган була.

Инклар чорында җир эшкәртү киң таралган була. Җирне таяклар белән йомшарталар, сабан билгеле булмый. Кукуруза, маниока, бәрәңге, томат, борчак, тәмәке, кока һәм мамык үстерелә. Йорт хайваннарыннан лама асрала. Мамыктан һәм йоннан кием туку, чүлмәкчелек, алтын, көмеш, бакыр һәм бронзадан әйберләр ясау гаять зур үсешкә ирешкән була. Кадаклар билгеле булмый. Халыкның төп өлеше булган игенчеләр бергәләп җир эшкәртүче җәмгыятьләр корып яшиләр. Уңышның өчтән бере инкларның милкенә, тагын өчтән бере гыйбадәтханәләргә күчә торган була.

Перуның испаннар тарафыннан яулап алынуы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Панамада яшәүче Франсиско Писарро, Диего де Альмагро исемле конкистадорлар һәм Эрнандо де Луке исемле рухани 1524 елда Перуны яулап алу эшен башлыйлар. 1531 елда Писарро 227 кешелек гаскәр белән өченче экспедициясенә чыга. 1533 елда Писарро, Перу эчендәге каршылыклардан файдаланып, Перу дәүләтенең башкаласын – Куско шәһәрен ала.

1535 елда ул Лима шәһәренә нигез сала.

Индеецлар берничә тапкыр испаннарга каршы баш күтәрәләр. Алар арасында иң эресе 1780-1781 елларда Хосе Габриэль Кондорканка җитәкчелегендәге баш күтәрү була. Ләкин ул уңышка ирешми, баш күтәрү канга батырыла, Кондорканка исә җәзалап үтерелә.

Бәйсезлек өчен көрәш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Латин Америкасының бәйсезлек өчен көрәше чорында Перу Испаниянең терәге булып тора, моннан испан гаскәрләре күрше вице-корольлекләрдәге баш күтәрүчеләргә каршы җибәрелә торган була. 1823 елда испаннар Перуны 1821 елда Чилидан килеп Перуның бәйсезлеген игълан иткән Сан-Мартин исемле җитәкченең кулыннан кире тартып алалар.

1824 елда төньяктан Перуга Боливар яклы Сукре гаскәрләре керә. Алар испаннарны тар-мар итәләр. Перу вице-корольлеге бүгенге Перуга һәм Боливиягә бүленә.

Азатлык игълан иткәннән соң 20 ел дәвамында Перуның тарихы Боливия белән сугышларга, халык күтәрелешләренә һәм хакимият алмашынуларына бай була.

Мачу Пикчу – инкларның "югалган" шәһәре
  • 15311533 – испан конкистадорлары Перу җирләрен яулыйлар.
  • 1535 – Лимага нигез салына.
  • 1544 – Перу вице-корольлеге нигезләнә.
  • 1821 – Перуның вакытлы бәйсезлеге.
  • 1823 – бәйсезлекне югалту.
  • 1824 – Аякучо янында сугыш. Испан колонизаторлары тар-мар ителә. Бәйсезлек игълан ителә.
  • 1877 – Пакоча култыгында сугыш.
  • 19321933Перу-Колумбия сугышы
  • 1941Перу-Эквадор сугышы
  • 1965 – сул карашлы төркемнәр хакимиятне бәреп төшерү буенча актив эшчәнлек алып баралар.
  • 1968 – хәрбиләр хакимиятне үз кулына ала. Дәүләт башына Хуаном Веласко Альварадо җитәкчелегендәге сул офицерлар килә. 1980 елда алар хакимиятне граждан хөкүмәткә кире кайтаралар.
  • 1981Пакиш сугышы
  • 1995Альто-Сенепа сугышы
  • 2001 – Фухимори режимының бетүе.
  • 20012006Алехандро Толедо президент була.
  • 2006Алан Гарсия президент буларак сайлана.

Административ төзелеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Перу 24 департаментка һәм 159 провинциягә бүленә.

Сәяси корылышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Перу – җөмһүрият. Перу конституциясе буенча президент дәүләт һәм хөкүмәт башлыгы булып тора.

Парламент – Перу Җөмһүриятенең халык тарафыннан биш елга сайланып куелган 120 депутаттан торучы бер палаталы Конгрессы.

Географик мәгълүмат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Көнбатышта, Тын океан ярлары буенча чүлле киң түгел үзәнлекләр тамасы сузылган (Коста дип атала). Көнчыгышта – 6768 метрга (Уаскаран тавы) җитүче Анд таулары (Сьерра). Шулай ук көнчыгышта Амазонка үзәнлеге ята.

Елгалар арасында иң зурысы – Амазонка, күлләрдән – Титикака һәм Хунин.

Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өстенлекләр: файдалы казылмаларның, шул исәптән нефтнең дә күплеге. Тын океанда балыкның күплеге. Мамык, каһвә һәм каучык мөһим культуралар булып тора. Алга киткән текстиль сәнәгате.

Кимчелекләр: металларга һәм башка товарларга дөньякүләм бәягә бик нык бәйлелек. Бәяләрнең тибрәнүе сәүдәгә һәм инвестицияләргә комачаулый. Озакка сузылган приватизация. Коррупция һәм артта калган инфраструктура инвестицияләргә каршылык тудыра. Банк өлкәсе көчсез.

Диннәр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Перу Конституциясенең 2нче статьясы «һәр кешенең вөҗдан һәм дин ирегенә, индивидуаль яки бергәләп дин тотуга хокукы барлыгын» игълан итә [9].

Христианлык ― Перуда тарафдарлары саны буенча иң зур дин, католиклар күпчелекне тәшкил итә. Соңгы 30 ел эчендә протестантлык шактый алга киткән. Бернинди дингә табынмаучыларның, бигрәк тә шәһәр районнарында яшьләр арасында, эзлекле рәвештә артуы күзәтелә. Яһүд дине, Буддачылык, соңгы вакытта Һинд дине һәм Ислам мөһаҗирләр күбәю исәбенә тарафдарлары санын арттыра бара[10].

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  2. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  3. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  4. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  5. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  6. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  7. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  8. https://darul-kutub.com/uploads/books/065ef0a9869dc0b1190b9e1ef33250847afbcecc.pdf
  9. Political Constitution of Peru (September 2009). әлеге чыганактан 2019-12-21 архивланды. 2022-01-24 тикшерелгән.
  10. Perú: Perfil Sociodemográfico.