Тәмәке (үсемлек)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тәмәке (үсемлек) latin yazuında])
Тәмәке
Сурәт
... хөрмәтенә аталган Жан Нико[d][1]
Халыкара фәнни исем Nicotiana L., 1753[2][3]
Таксономик ранг ыру[2]
Югарырак таксон Пасленчалар
Таксонның халык атамасы Ошибка Lua в Модуль:Sources на строке 178: attempt to concatenate local 'letter' (a nil value).
Нәрсәнең чыганагы tobacco leaf[d]
Нинди вики-проектка керә ВикиПроект Инвазив биология[d]
GRIN URL npgsweb.ars-grin.gov/gringlobal/taxonomygenus.aspx?id=8235[8]
 Тәмәке Викиҗыентыкта

Тәмәке (лат. Nicotiána) – пасленчалар (эт җиләге) семьялыгыннан берьеллык озын сабаклы, үлән үсемлекләр ыругы. Хуҗалыкта зур әһәмияткә ия. Ул нигездә Төньяк Америкада таралган 70 ләп төрне үз эченә ала. Алар — берьеллык, сирәк кенә күпьеллык үләнчел үсемлекләр һәм куаклар. Яфраклары тоташ, тигез читле. Таҗы алсу, кызыл яки яшькелт сары төстә, бүрәнкәсыман, кабарган ак көпшәле. Тартмачык 2 оялы, 2 капкач ярдәмендә ачыла. Бу үсемлек авыр, начар исле. Культурада чын тәмәке (N.tabacum) һәм махорка (N.rustica) төрләре киң таралган. Аларда агулы никотин алкалоиды бар. Кешеләр киптерелеп, бик ваклап туралган, төелгән яфракларын һәм сабакларын тарталар, суыралар, исниләр яки чәйниләр. Алардан шулай ук никотин кислотасы (PP витамины), лимун кислотасы алалар. Европага тәмәкене XV гасыр ахырында — XVI гасыр башында алып кайталар һәм башта аны декоратив һәм дару үләне буларак үстерәләр.[9]

Христофор Колумб экспедициясендә катнашучылар индеецларның яфракларны бөтереп трубкага беркетеп куюларын, очында ут күренгән трубканы суырып, авызларыннан төтен чыгаруларын күргәннәр. Бу трубканы индеецлар “сигаро” дип атаганнар. Тәмәкене Европага 1493 нче елда Колумбның икенче экспедициясе вакытында испан монархы Роман Панно алып кайта. Европада яшәүчеләр “табак” (ул үсә торган Тобаго утравы атамасыннан) дип исемләгәннәр.

1560 елда тәмәке Франциягә эләгә. Португалиядәге Франция илчесе Жан Нико аны баш авыртуы (мигрень) белән интегүче Екатерина Медичига бирә. Нико тәкъдиме белән королева тәмәкене ваклый һәм исни. Чынлап та, берникадәр вакытка бу аңа җиңеллек китерә, һәм Жанно Нико хөрмәтенә бу дәва чарасын Екатерина Медичи никотин дип атый. Шулай итеп, тәмәкене һәртөрле авырулардан дәвалану чарасы итеп куллана башлыйлар. Аңардан төнәтмә, сыгынты (экстракт), дару ясаганнар. Ләкин бу озак дәвам итми. Тәмәкене дөрес кулланмау сәбәпле, агуланганнар. Бу дәүләт башлыкларын тартучылар белән каты көрәш алып барырга мәҗбүр иткән. Әйтик, Михаил Федорович патшалык иткән чорда тартучыларны бик каты җәзалаганнар. Аларны таяк, камчы белән кыйнаганнар, ә тәмәке сатучыларның борыннарын кисәләр һәм ерак шәһәрләргә сөргенгә җибәрәләр.

1697 елда Петр I Россиядә рәсми рәвештә тәмәке сатуны һәм тартуны рөхсәт иткән, тәмәке сату үзе генә казнага бик зур табыш китергән. 19 нчы гасыр уртасында папирос, 20 нче гасырның икенче яртысыннан сигаретлар ясый башлаганнар.

Виргиния штатында тәмәке плантациясе

Тәмәке үстерү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тәмәкенең иң популяр төрләре: киңяфраклы яки Мэриленд тәмәкесе, кызыл чәчәкле (Nicotiana macrofilla); ал чәчәкле виргиния тәмәкесе (Nicotiana tabacum); гади махра (Nicotiana rustica), сары чәчәкле.

Тәмәкенең яфраклары тарту өчен, иснәү һәм чәйнәү өчен кулланыла. Тарту өчен сигара һәм папирос сортларын кулланалар.

Тарта торган тәмәкенең янучанлыгы мөһим. Яхшы янсын өчен тәмәке иккәндә хлорлы тоз кергән ашламалар кулланмыйлар. Хлорны киметер өчен тәмәке яфракларын акҗымшау яки поташка чылаталар. Хушландыру өчен тәмәкегә сумалалар, ниль, бетнек, чәй яфрагы белән кушып кайнаталар.

Россия шартларында тәмәкене 55 параллельдән төньягракта үстермиләр. Тәмәке өчен иң яхшы ашлама – сыер тизәге, шулай ук көнбагыш көле, кош тизәге уңайлы.

Тәмәкенең вегетатив чоры шактый озын. Шуңа да аны башта аерым җирдә (теплицада яки кояшлы урында) үстерәләр.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Flora of Australia — 1981.
  2. 2,0 2,1 Линней К. Genera plantarum eorumque characteres naturales, secundum numerum figuram, situm, & proportionem omnium fructificationis partium — 5 — Стокһолм: 1754. — doi:10.5962/BHL.TITLE.746
  3. Linnaeus C. Species Plantarum: Exhibentes plantas rite cognitas ad genera relatas — 1753.
  4. АКШ авыл хуҗалыгы министрлыгының үсемлекләр базасы
  5. Nederlands Soortenregister
  6. Flora Reipublicae Popularis Sinicae, volume 67(1) / мөхәррир К. Кэжэнь, Л. Аньминь — 1978.
  7. 彭莳嘉, 罗源, 蔡宏宇 et al. 全球变化情景下的中国木本植物受威胁物种名录, A new list of threatened woody species in China under future global change scenarios // 生物多样性 — 2022. — ISSN 1005-0094doi:10.17520/BIODS.2021459
  8. GRIN үсемлекләр таксономиясе
  9. Мәүлүдова Л.Г., Ботаника: Югары төзелешле үсемлекләр системасы: Югары уку йортлары өчен дәреслек бит352, archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2013-05-21 

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]