Никотин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Никотин
Никотин
Никотин
Химик берләшмә
Химик мәгълүмат
Формула C10H14N2 
Мол. маса 162,26 г/моль
SMILES eMolecules & PubChem
Физик мәгълүмат
Куелыгы 1.01 г/см³
Эрү температурасы -79 °C (-110 °F)
Кайнау температурасы 247 °C (477 °F)
Фармакологик мәгълүмат
Биологик ирешү 20 to 45%
Метаболизм гепатичний
Ярымтаркалыш чоры 2 ел
Бүленүләре  ?
Сәүдә маркасы  ?
Терапевтик кисәтүләр
Йөклелек категориясе

D(АКШ)

Кануни статус
Бәйлелек уртачадан алып көчлегә кадәр
Куллану алымнары тәмәкечелек (төтен, махорка ш.у.), иснәү, чәйнәү, тән аша (пластырьі, никогель, паста), ингалляция

Никоти́н - пасленчалар (Solanaceae) гаиләлеге үсемлекләрендә, аеруча тәмәке, махоркада, бик аз күләмдә томат, бәрәңге, баклажан, яшел борычта тупланучы алкалоид[1]

Никотин алкалоидлары шулай ук кока яфракларында бар. Никотин коры тәмәкенең 0,3 - 5 % авырлыгын тәшкил итә, махоркада 2,2%. Никотинның биосинтезы тамырда, ә никотин туплануы яфракларда уза. Никотин — көчле бөҗәкләргә тәэсир итүче нейротоксин һәм кардиотоксин; шунлыктан элек инсектицид буларак файдаланылган.

Тәмәке төтененең составында 30лап химик матдәнең (никотин, аммиак, синиль кислотасы, исле газ, никель, хром, мышьяк һәм башкалар) никотин – иң куркынычы. Әлеге алкалоид тәмәкенең барлык төрләренә дә керә һәм 0,68-4,8 процент тәшкил итә. Кешене үтерү өчен аның 0,08-0,16 граммы (20-25 папирос) да җитә. Әгъзәләргә кергән никотинның бер өлеше бик тиз тарала, ләкин шул кыска вакытта да ул бар организмны агуларга өлгерә. Агулану беренче тапкыр тәмәке тартканда аеруча сизелә. Мондый чакта кеше хәлсезләнә, колак һәм баш шаулый, йөз агара, селәгәй ага, укшыта, йөрәк кага, хәтта аң югалтып егылырга мөмкин. Берничә тәмәке тартканнан соң, кеше аңа шулкадәр ияләшә ки: организмда үзгәрешләр башлана. Агулы матдә беренче чиратта үзәк нерв системасын, йөрәк-кан тамырларын зарарлый. Соңыннан башка әгъзаларга – үпкәгә, бавырга, ашказанына чират җитә. Әгәр бүлмәдә тәмәке тартучы бар икән, тәмәке төтене барлык кешене дә агулый. Аларның организмында да үзгәрешләр башлануы ихтимал. [2]

Никотин йөрәк кыскаруларын 15-20 процентка көчсезләндерә, йөрәк-кан тамырлары системасын күтәренке режимда эшләргә мәҗбүр итә. Нәтиҗәдә кан тамырлары кысыла, инфаркт булырга мөмкин. Тәмәке тарту шулай ук тирә-яктагы кешеләр өчен дә куркыныч. Тартучы ата-аналарның балалары йөткерү белән интегә, аларда бронхит һәм пневмония авыруы үсү куркынычы арта. Төрле органнар һәм системаларның, беренче чиратта йөрәк һәм баш миенең кан белән тәэмин ителеше бозыла. Хәтер һәм эшкә сәләтлелек акрыная. Акыл сәләте кими. Тәмәке төтенендә булган зарарлы матдәләр яман шеш авыруының барлыкка килүенә булышлык итә. Организмның саклану сыйфатлары көчсезләнә. Тәмәке тартучылар үпкә ялкынсынуы, туберкулез, бронхиаль астма белән еш авырыйлар. Тәмәке хатын-кызның тышкы кыяфәтенә тискәре йогынты ясый.[3]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Алкалоидлар, (урта гасыр лат. alkali — селте һәм гр. eidos — төр), составында азот булган табигый чыгышлы органик нигезләр. Структур яктан күп төрлеләр, физиологик активлыкка ияләр. Алкалоид молекуладагы углерод азот каркасының төзелеше (пиридин, хинолин, акридин, изохинолин, хиназолин, фенилэтиламин һ.б. төркем, шулай ук стероидлы, колхицинлы, терпенлы һ.б. төркем алкалоидлар), сирәк очракта — филогенетик билгеләре (бер затка караган үсемлекләр составындагы матдәләр бер төркемгә индерелә) буенча классификацияләнә. Идел һәм Урал буе флорасы алкалоидлы үсемлекләргә бай: аютабан, камчат чәчкә, сөял үләне, елан көпшәсе һ.б. А. (морфин, кофеин, кодеин, пилокарпин, галантамин, папаверин, атропин, резерпин, эфедрин, аймалин һ.б.) медицинада, ветеринариядә кулланыла. Кайсыбер алкалоидлар – көчле агулар (аконитин, стрихнин, тубакурарин, гелиотрин һ.б.).Чыганак: Башкорт энциклопедиясе (башк.)
  2. ВТ: Сәламәтлек. Вакытсыз картайма!
  3. Юлда йөрү кагыйдәләрен һәм гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәнү буенча «КӨНБАГЫШ» уку елы буе дәвам иткән конкурс