Йөклелек

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

-

26нчы һәм 40нчы атналык йөклелек
Кеше эмбрионы (8 атна).

Кеше йөклелеге́ (лат. graviditas) — хатын-кызларның организмының аерым халәте, аны кичергәндә хатын-кызның репродуктив органнарында эмбрион яки йөк үсеше булып тора. Йөклелек хатын-кызның җенес күзәнәге (күкәй күзәнәге) ирнең җенес күзәнәге (сперматозоид) белән аталану нәтиҗәсе булган яралгы яралу моментыннан башлана. Аталанган күкәй (яралгы) ананың аналык куышлыгында үсә. Ул Х-хромосома исе булып тора. Булачак баланың җенесе сперматозоид күчерә торган җенси Y-хромосома белән билгеләнә. X-хромосомадан кыз бала, ә Y-хромосомадан ир бала туачак. Баланың ана карынында үсеше 9 ай дәвам итә.

Ана карынындагы 3 айга кадәрге яралгыны эмбрион дип, ә 3 айдан туганга кадәр — карындагы бала дип атыйлар. Ул кирәкле ризыкны һәм кислородны бала урынындагы кан тамырлары аша ананың каныннан ала. IX Кояш аеның ахырында (яки 28 көнгә тигез булган X Ай аеның башында) бала дөньяга килә. Баланың яңа туганнан соңгы үсеш чоры 18 яшькә кадәр дәвам итә.

Яңа туган баланың массасы һәм буе аның җенесенә, ата-аналарының гәүдә төзелешенә, ананың ничәнче йөклелеге булуга нык бәйле. Икенче һәм калган йөклелектә тапкан балаларның массалары һәм буйлары, кагыйдә буларак, беренче йөклелектә тапкан балалардан зуррак була.

Җитлегеп туган баланың буе уртача 50 см (48–52 см), шул ук вакытта малайлар гадәттә кызлардан озынрак була. Яшь бала беренче өч айда бигрәк тә тиз үсә, һәр айда 3 см га озыная. Алты айга кадәр айлык үсеш уртача 2–2, 5 см, аннары — 2 см һәм тугыз айдан бер яшькә кадәр 1, 5 см була. Шулай итеп, бала бер яшькә кадәр 25 см га үсә. Әгәр яңадан елга якынча 5 см га үсүен игътибарга алсак, баланың беренче ел яшәү дәверендә аңарда матдәләр алмашы процессының нинди көчле булуын күз алдына китерергә мөмкин. Җитлегеп туган баланың массасы 3000–3500 г. Малайлар гадәттә кызлардан зуррак була.

Медицина күзәтүе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Йөклелеккә 12 атна булганда УЗИ үтү мөһим. Нәкъ шул чорда яралгыда хромосом тайпылышлар (мисалга, Даун синдромы һәм шуңа охшаш башка төр авырулар) барлыгы-юклыгы ачыклана. Йөклелек 18-21 һәм 32-33 атнага җиткәндә район дәваханәсенең үзендә янә бер тапкыр УЗИ үтелә. КТГ( кардиотохография) аппараты ярдәмендә ана карынындагы баланың йөрәк тибеше тикшерелә. Йөкле вакытта (яки авырга узу алдыннан) пенициллин, тетрациклин, ПАСК, ацетилсалицил кислотасы (аспирин), амидопирин, хинин, сульфаниламид препаратларын һ.б.ш. контрольсез эчү аркасында еш кына авыру балалар туа. Йөкле хатынның тиешенчә тукланмавы (бигрәк тә витаминнар җитмәү), йөклелек чорында токсикозның көчле булуы, ананың авырга калганга кадәрге һәм авырлы вакыттагы авырулары (бигрәк тә дәваланмаган яки дөрес дәваланмаганда), озак вакыт рентген нурлары белән нурландыру һ. б. — боларның барысы да булачак балага эзсез калмый. Еш кына баланың үзеннән-үзе төшүенә, вакытыннан алда яисә үле тууына китерүе ачыкланды. Шулай ук боларның баланың үсешендә төрле авырулар яки яшерен үзгәрешләр китереп чыгаруы да мөмкин. Соңгы очракта балалар бик зәгыйфь үсәләр, матдәләр алмашының төрле үзгәрешләре күзәтелә, яшьтәшләреннән аң ягыннан калышалар, җенси үсешләрендә кимчелекләр булуы мөмкин.

Фәндә озак вакытлар бала ана карынында ятканда аның организмыннан тулысынча бәйсез була дигән караш яшәп килде. Хәзер галимнәр яралгы белән ананың организмы бербөтен тәшкил итүен исбатладылар. Шулай ук анадан яралгыга микроблар, вируслар, агулы матдәләр, алкоголь һәм кайбер дару препаратларының эләгү мөмкинлеген дә раслыйлар. Аларның карындагы яралгыга, ә аннары балага зарарлы тәэсир итүе билгеле булды. Йөклелекнең беренче өч ае, яралгының әгъзалары формалашып, өлешчә эшли башлаганда, аеруча «сизгер» була, шуңа күрә авыру тудыручы факторларның тәэсире бу периодта аеруча куркыныч. Сәламәт хатын-кыз өчен бөтен гомеренә бары тик бер генә мәртәбә бала тудыру физиологик яктан нормаль күренеш түгел. 3–5 ел аша бала табу хатын-кызның яшәрүенә, чәчәк атуына китерә.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]


Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]