Витаминнар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Витаминнар яшелчәләрдә һәм җимешләрдә бар

Витаминнар (лат. vita тереклек, яшәү) - организмның тереклек функцияләре өчен кирәкле матдәләр.

Витаминнар — яшәү өчен мөһим органик матдәләр. Андый матдәләргә элек аксымнар, майлар һәм углеводларны гына кертәләр иде. Хәзерге вакытта алар исәбенә шулай ук витаминнар белән берлектә минераль тозлар да керә. Шулай итеп, кеше сәламәтлеген саклау өчен мәҗбүри һәм кирәкле комплекс кыйммәтләре бер үк булган төп биш өлештән тора.
Организмда матдәләрнең нормаль алмашуы белән бәйләнгән барлык яшәү процесслары — витаминнарның турыдан-туры катнашы белән бара. Моннан тыш, алар йөздән артык ферментның составына керәләр һәм организмдагы гаять күп санлы реакцияләрне тизләтәләр яки акрынайталар. Витаминнар организмның саклану көчләрен киметмәүдә, аның төрле җайсыз факторларга — туңуга, агулануга һ. б. бирешмәүчәнлеген саклауда да иммунобиологик әһәмияткә ия.
Дәвалау туклануының балансланган булуы, витаминнарның тулы комплексын кертү — барлык төр авырулар вакытында да хәзерге медицинаның мәҗбүри таләбе. Витаминнарның гаять мөһим сыйфаты — аларның антибиотиклардан һәм башка дарулардан мөмкин булган өстәмә тәэсир итүне йомшарту, бу хәлне бөтенләй булдырмау, дару авыруының килеп чыгуын һәм көчәюен ышанычлы кисәтү сәләте булуыннан гыйбарәт.
Хәзерге шартларда витаминнарны аз микъдардагы химик матдәләрнең агулы тәэсиренә, ионлаштыручы нурланышларга һәм организм өчен башка тискәре тәэсир итүләргә каршы нәтиҗәле профилактик чара итеп карыйлар.
Бүгенге көндә витаминнарның физиологик үзлекләре һәм биологик тәэсир итүләре нык өйрәнелде. Организмның эчке мохитын нормальләштерүдә һәм анда төрле системаларның яхшырак функциональ сәләтләре өчен оптималь шартлар тудыру аларның өстен роле турындагы мәгълүматлар тулылана төште. Бу исә хәзерге вакытта аеруча әһәмиятле. Организмны витаминнар белән тәэмин итүнең катлаулы формалары һәм үзара бәйләнешләре бар, ә аларны кешенең яшәү һәм эшчәнлек процессында формалашкан җайсыз факторлар китереп чыгаралар.
Витаминнар җитешмәү башлыча яшерен формада була, ул үзен күп кенә патологик күренешләрнең килеп чыгуы һәм көчәюе белән сиздерә. Организмга витаминнарның керүе тулысынча тукталганда гына авитаминоз килеп чыгарга мөмкин.