Каһвә агачы
Каһвә агачы | |
Халыкара фәнни исем | Coffea L., 1753[1][2] |
---|---|
Таксономик ранг | ыру[1] |
Югарырак таксон | Coffeeae[d] |
Таксонның халык атамасы | coffee[3], Koffie, بن, kávovník, Kaffe-slægten, Kaffee, Καφεόδεντρο, Kafarbo, Cafeto, Kahvipensaat, Caféier, Kofe, קפה, Tanaman kopi, コーヒーノキ, Kavamedis, Кафе, Koffieplant, Kaffiplante, Kaffeplanter, Kawowiec, Cafeeiro, Кофейное дерево, Kavovec, Кафа, Kaffesläktet, Кавове дерево, Cây cà phê һәм 咖啡树 |
Таксономик төр | Кофе аравийский[d] |
GRIN URL | npgsweb.ars-grin.gov/gringlobal/taxonomygenus.aspx?id=2779[4] |
![]() |
Каһвә агачы (Coffea) - мәңгеяшел үсемлекләр ыругы. Күбесенчә зур булмаган, озынлыгы буенча 4 метрга кадәр агачлар. Агачлардан каһвә бөртекләре үсәләр.
Кофе ыругының Иске Дөнья тропикасында, нигездә Африкада үсүче 40 тере билгеле. Җир шарының күп илләрендә үстерелүче аравия кофе агачы (C.arabica) зур икътисади әһәмияткә ия. Бу үсемлекнең туган иле — Эфиопия. Хәзер дә Абиссин тавының елга үзәнлекләрендә диңгез өсте тигезлегеннән 1000—2000 м биеклектә кофе агачы әрәмәлекләрен очратырга мөмкин. Бу—мәңге яшел куак яки 8—10 м биеклегендәге агач . Яфраклары тиречел, куе яшел. Чәчәкләре яфрак куентыгында урнаша, таҗы ак, озын көпшәле. Җимешләре кызыл яки кара-зәңгәр төстә, сусыл. Алар 2 эре, овал, кабарынкы, каты эндо-спермлы орлыклы. Җимеш тирәлегеннән аерылган орлыкларны (кофе бөртеген) кыздыралар, төяләр һәм шуннан безгә таныш эчемлек — каһвә әзерлиләр. Орлыклары үзәк нерв системасын ярсытучы, йөрәк эшчәнлеген көчәйтүче кофеин алкалоидына ия.[5]
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ 1,0 1,1 Линней К. Genera plantarum eorumque characteres naturales, secundum numerum figuram, situm, & proportionem omnium fructificationis partium — 5 — Стокһолм: 1754. — doi:10.5962/BHL.TITLE.746
- ↑ Linnaeus C. Species Plantarum: Exhibentes plantas rite cognitas ad genera relatas — 1753.
- ↑ АКШ авыл хуҗалыгы министрлыгының үсемлекләр базасы
- ↑ GRIN үсемлекләр таксономиясе
- ↑ Мәүлүдова Л.Г., Ботаника: Югары төзелешле үсемлекләр системасы: Югары уку йортлары өчен дәреслек бит328, archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2015-10-21
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|