Кием

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кием latin yazuında])
Бүгенге чор киемнәрне кигән хатын-кыз һәм ир кеше.

Киемтукымадан, күннән, мехтан һ.б.ш. тегелгән, эшләнгән һәм тәнне каплау өчен хезмәт итә торган предметлар җыелмасы.

Евразиянең шактый кырыс шартларында киемнән башка тереклек итү мөмкин түгел: ул салкыннан һәм эсседән, яңгырдан һәм кардан, җилдән саклый; шул ук вакытта эстетик функция дә үти, ягъни кеше кием белән үзен тыштан берникадәр бизи дә.

Кием тарихыннан[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иң борынгы кешеләр суыклар һәм салкын кышлар булмый торган җылы якларда яшәгәннәр, шуңа күрә аларга кием кирәк булмаган.Йөз меңнәрчә еллар үткән, борынгы кешеләр акрынлап Европа һәм Азиянең салкын илләрендә дә яши башлаганнар. Алар кырыс һәм салкын кышлардан саклану өчен кием-салым уйлап тапканнар.

Киемне җәнлек тиресеннән теккәннәр. Тиренең эчке ягын таш кыргычлар белән чистартканнар. Аннан соң тишекләр уеп, җәнлек сеңере белән теккәннәр. Соңрак хатын-кызлар җеп эрләргә һәм тукырга өйрәнгәннәр. Алар җепне йорт хайваннары йоныннан яисә җитен һәм киндер сүсләрдән эрләгәннәр. Туку станогы да ясаганнар. Кешеләр җитен һәм йон тукымадан тегелгән кием кия башлаганнар. Һәр милләтнең киемендә үзенә генә хас булган үзенчәлекләр булган.

Мәсәлән, татар халкының тормыш-көнкүрешендә XIX гасырның икенче яртысы һәм XX гасыр башларында кием-салым иң үзенчәлекле һәм оригиналь бер өлкә булып тора. Аның формалашуына халыкның социаль-экономик, тормыш-көнкүреш һәм табигать шартлары, гасырлар буена килгән традицияләре, эстетик зәвыгы, шулай ук башка халыклар белән культура бәйләнеше дә йогынты ясаган. Идел буе татарларының киемнәрендә төрки кабиләләренең традицияләре билгеле бер дәрәҗәдә чагыла. Моңа төрки халыклар киеменең төп үзенчәлекләрен саклаган киң итәкле күлмәк, камзул, бишмәт, билле казаки, туры билле чикмән һ.б.ш. күрсәтергә була. Хатын-кызлар өчен дә күлмәкне озын һәм киң итеп теккәннәр. Бу киемнәрнең барысы да затлы тукымалардан тегелгән.

Киемгә таләпләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Борынгы дөнья һәм Урта гасырлар чорындагы кием үрнәкләре.

Киемгә төрле таләпләр куела. Төп таләпләргә эстетик, гигиена һәм файдалану таләпләре керә. Эстетик таләпләр шуннан гыйбарәт: кием уңайлы, матур һәм модага тәңгәл килергә, киемнең төсе, фасоны һәм гомумән, стиле гармонияле булырга тиеш.

Гигиена таләпләре кеше организмының нормаль эшчәнлеген тәэмин итү өчен куела. Гигиена таләпләре шуннан гыйбарәт: кешенең кигән киеме аның организмына яшәү өчен нормаль шартлар тудырырга (тән тиресенең сулавы, су парларының бүленеп чыгуы) һәм тәнен тышкы (механик, химик) тәэсирләрдән сакларга тиеш. Кием кеше тәне тирәсендә микроклимат тудыра. Ул температура, дымлылык һәм углекислый газның күпме булуы кебек күрсәткечләр белән билгеләнә. Билгеле бер микроклимат тудыру өчен, кием җылыны саклый торган, газ һәм һава үткәрүчән, дым тарту сыйфатларына ия булырга тиеш. Синтетик тукымадан тегелгән күлмәкләрне җылы якларда кияргә ярамый. Әгәр кияргә туры килсә, күлмәкләрне тәнгә сыланып торырлык түгел, ә иркен итеп тегәргә кирәк. Бу очракта тән тиресенә сулау өчен һава яхшы керәчәк.

Файдалану ягыннан куелган таләпләр. Кием кешегә иркен хәрәкәт итәргә комачауламаска, бөгәрләнмәскә, җиңел киелергә һәм салынырга тиеш. Киеп йөргән чагында кием деформацияләнә. Кеше хәрәкәтләнгән чакта киемнең кайбер урыннары кысыла, ышкыла. Тора-бара кием туза һәм инде аны киеп йөреп булмый башлый. Файдалану вакыты киемне ничек киюгә, тукыманың үзенчәлекләренә, сыйфатына һәм эшкәртү төренә бәйле була.

Кием төрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Киеменең ассортиментына эчке киемнәр, җиңел һәм өске кием керә.

Эчке кием – турыдан-туры тәнгә киелә торган әйберләр (төнге күлмәкләр, майка, трусиклар).

Җиңел кием – эчке кием өстеннән киелә торган әйберләр (итәк, күлмәк, чалбар, свитерлар).

Өске кием (яки кием-салым) - җиңел кием өстеннән киелә торган әйберләр (пальто, плащ, куртка, туннар).

Файдалану ягыннан киемне җилкәдән һәм билдән киелә торганга бүләләр. Җилкәдән киелә торган киемнәр – җилкәдә, ә билдән киелә торган әйберләр билдә, пута булырга тиеш урында эләгеп тора. Иң киң таралган, билдән киелә торган киемнәр – ир-атларда чалбар, хатын-кызларда - итәк.

Кием терминологиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Өске кием өчен татар телендә алъяпкыч, балак, билбау, бишмәт, бурка, бушлат, гамаш, гимнастерка, жакет/жикет, жилет, итәк, камзул, каплама, капот, кафтан, кесә, кимоно, кожан, комбинезон, костюм, кофта, куртка, кыса, камәр, күлмәк, пальто, пиджак, плащ, пута, пәрәнҗә, сарафан, свитер, телогрейка, толып, тун, фрак, френч, фуфайка, халат, чадра, чалбар, чапан, чикмән, ыштан, эзәр, итәк, яка, әрмәк, җилән Һ.б. сүзләре хезмәт итә.
  2. Эчке кием: бюстгалтер, кальсон, корсет, күкрәкчә, лифчик, пижама, трико һ.б.
  3. Баш киемнәре: башлык, берет, бөркәнчек, бүрек, калпак, калфак, картуз, кепка, өрпәк, кубанка, кәләпүш, кәпәч, көрәпәлә, тастар, фуражка, чалма, шарф, фәс, шәл, шәльяулык, эшләпә, яулык һ.б. Бу баш киемнәре арасында картуз - ирләрнең козыреклы баш киеме, кашбау - алгы ягы сәйлән, энҗе, асылташлар белән бизәлгән тасма яки такыя- сыман хатын-кыз баш киеме, тастар - кияүгә китәсе кызлар башларына сарып йөри торган озынча ак киндер яулык гомумән тарихта калган. Кәпәч - түбәтәй, көрәпәлә - кайбер өске киемнәрнең очлы башлыгы, капюшон бүгенге көндә дә киелә торган баш киемнәренең искергән атамалары булып калган. Чалма һәм фәс дини атрибут буларак хәзер дә кулланылышта.
  4. Аяк киеме һәм аның өлешләре: аякчу, балтыр, башмак, бота, ботинка, будыргыч, бурка, бәйләвеч, галош, итек, ката, киндерә, куныч, кәвеш, күтәртмә, оек, оекбаш, олтан, олтырак, оектоткыч, пима, сандал, туфли, чабата, читек, чүәк, ыштыр һ.б.
  5. Кулга киелә торган кием: бишбармак, бияләй, перчатка һ.б.

Кием үлчәмнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Русиядә кием-салымның үлчәмен өч күрсәткеч билгели: буй озынлыгы – түш үлчәме – янбаш үлчәме. Мәсәлән, 164-96-104 үлчәмнәр белән тамгаланган кием буе – 164 см, түш үлчәме – 96 см һәм янбаш үлчәме 104 см булган гүзәл затлар өчен тәгаенләнүен аңлата. Русиядә үлчәмнәр 42-44-48-50 һ.б. кебек җөп саннардан гыйбарәт. Алар түш үлчәмен икегә бүлү нәтиҗәсендә барлыкка килә. Мәсәлән, ул 88 см икән, димәк киемнең 44 санлысын сайларга була. Әгәр сан так булса, ул гәүдәнең тулылыгына карап, зуррак яки кимрәк җөп санга таба түгәрәкләнә.

Кием ясау өчен материаллар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Килеп чыгышы буенча тукыма җепселләре табигый һәм химик җепселләргә бүленә.

Табигый җепселләр,үз чиратында, үсемлекнекенә (целлюлозалы), хайванныкына (аксымлы) һәм минераль җепселгә бүленә. Киҗе-мамык, киндер һәм башкаларны үсемлектән алынган җепселләр дип йөртәләр. Сарык, дөя, кәҗә йонын һәм табигый ефәкне хайваннардан алынган җепселләргә кертәләр.

Азбис, пыяла җепселләр һәм металл җепләр минераль җепселләргә керә.

Химик тукыма җепселләрен килеп чыгышлары буенча төрле булган чималны эшкәртү юлы белән алалар. Бу төр җепселләр ясалма һәм синтетик төрләргә бүленә.

Ясалма җепсел җитештерү өчен төп чимал булып чыршы үзагачыннан һәм мамык калдыкларынннан алынган целлюлоза хезмәт итә. Синтетик җепселләр җитештергәндә ташкүмер һәм нефть эшкәртүдән калган продуктлардан — газлардан файдаланалар. Хәзерге заман кешесенең гардеробында табигый җепселләрдән тукылган кием-салымны сирәк очратасың. Еш кына кием-салым тулаем химик җепселләрдән тукылган тукымадан да тегелә. Тукыма, текстиль һәм трикотаж әйберләр сатып алганда аларның физик сыйфатларын белү бик мөһим.

Эч­ке ки­ем­нәр­гә һәм аяк ки­ем­нә­ре­нә ги­ги­е­на таләпләреннән чыгып: эч­ке ки­ем­нәр ки­җе ма­мык ту­кы­ма­дан һәм ефәк три­ко­таж­дан бул­ган­ын са­тып алу ки­рәк. Син­те­тик сүс­ле ту­кы­ма­лар­дан (ней­лон, кап­рон, аце­тат, три­а­це­тат) бул­ган ки­ем­нәр са­тып алу ки­рәк тү­гел. Һәм мо­ңа җит­ди игъ­ти­бар би­рү ки­рәк, чөн­ки ки­җе ма­мык яки вис­ко­за ту­кы­ма­лар­дан те­гел­гән эч­ке ки­ем­нәр син­те­тик ту­кы­ма­дан те­гел­гән өс­ке ки­ем­нәр­нең тән­гә на­чар тәэ­сир итү­ен­нән дә сак­лый.

Еш кына полимер материалларны, мәсәлән поролонны, киемнәрне эчләү өчен кулланалар. Бу вакытта кием җылылыкны яхшы саклый. Поролон агулы химик матдәләр бүлеп чыгармый. Ләкин поролон бик яхшы дым үткәрә, аның җылылык саклау сыйфаты кими. Шуңа күрә андый киемнәрне еш җилләтергә һәм киптерергә кирәк. Ясалма һәм синтетик тукымалардан тегелгән киемнәрне сатып алганда, ясалма ефәк һәм синтетикадан тегелгән күлмәкләрнең 20-25 градустан түбән температурага гына яраклы икәнен истә тотарга кирәк.

Кыска төньяк җәе өчен вискозадан тегелгән киемнәр алыштыргысыз. Чөнки вискоза организм өчен, бигрәк тә кечкенә балалар өчен кирәк булган ультрамиләүшә нурларны яхшы үткәрә. Мондый нурларны үткәрү сәләте тукыманың төренә дә бәйле. Тыгыз һәм караңгы төсләргә буялган тукымалар мондый нурларны тулысынча диярлек үткәрми.

Вискоза бернинди катнашмаларсыз чыршы үзагачыннан алынган чиста целлюлозадан тора. Вискоза киҗе-мамык тукымага карагында дымны үзенә яхшырак сеңдерә.

Ацетат һәм триацетат җепселләренә чимал булып үзагач һәм мамык калдыклары тора. Ацетат дымны начар сеңдерә, ә триацетат исә аннан да начаррак, ләкин алар тиз кибәләр. Үтүкләргә кирәкми, 210 градус температурада эри.

Хәзерге вакытта синтетик тукымаларны нигездә полиэфир, полиамид һәм полиакрилонитриль җепселләрдән тукыйлар.

Полиэфир җепселләр — лавсан, элана, кримплен. Болардан тукылган тукымалар йомшак,сыгылмалы,әмма бик нык була. Алар бөгәрләнми,яктылык тәэсиренә әйбәт каршы тора.Җитешмәгән ягы — дымны начар сеңдерә.

Полиамид җепселләр — нейлон, капрон, дедерон — барлык синтетик җепселләр арасында иң ныклылардан санала. Алар өзелми дә, тузмый да. Мондый җепселләрдән тукылган тукыма катырак, өсте шома, ертыу кыен, тузмый, төсен югалтмый. Җитешсезлекләре: дымны начар сеңдерәләр, югары температурага сизгер.

Эластан җепсел — лайкра, күп очракта башка җепселләр белән кушып файдаланыла.Эластан кушылган тукымалар гәүдәгә сыланып торган киемнәр теккәндә кулланыла.

Мамык суны үзенә тиз сеңдерә һәм тиз кибә. Мамык тукымалар нык, җиңел гигиена ягыннан саф, озакка чыдамлы була. Куллану өчен уңайлы, җиңел юыла, үтүкләнә.

Җитен тукымалар шома,ялтырап торучан,нык була.Алар югары гигиена таләпләренә җавап бирә,дымны тиз сеңдерә,тиз кибә.Уңай сыйфатларыннан чыгып,җитен тукымаларны җәйге киемнәр тегү өчен кулланалар.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Р.С.Нурмөхәммәтова. Татар халкының матди мәдәниятен чагылдырган лексик берәмлекләр буларак кием-салым атамалары

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]