Эчтәлеккә күчү

Читек

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Читек latin yazuında])
Читек
Материал төре күн
 Читек Викиҗыентыкта
Казан кирмәнендә урнашкан сувенир кибетендәге читекләр сурәте.

Читек — итек формасында йомшак эчле каты үкчәле аяк киеме. Читекләр татарларда киң таралган һәм татар милли киеменең үзгәрешсез элементы булган.

Русиядә ул бик популяр һәм хәтта аннан читтә дә билгеле булган татар милли күн аяк киеме. «Читек» сүзе «чигелгән итек» сүзеннән кыскартылган дигән фикер дә бар. Татарстан Республикасының милли музеенда үзенең матурлыгы белән таң калдырган ХIX-XI йөзләрдәге искиткеч читекләр саклана.

Татар бизәкле аяк киеме тарихы Идел Болгариясе дәүләте барлыкка килгәннән бирле башлана һәм Казан татарлары язмышы белән аерылгысыз бәйләнгән. Читекләрдә юфти сафьяннан болгар батырлары сугышкан, аларны рус кенәзләре горурлык белән тагып йөргән. XIX гасырда Казан, Нократ, Тверь, Оренбург губерналарында читек кәсепләре булган.[1]

Мөселманнарда шулай ук гади, әмма нык чабата, биек итек — киез итек һәм кыска итекләр — киез ката, ә шәһәрдә артыксыз туфлилар, алтын һәм көмеш таш яки бисер белән чигелгән күннән тегелгән каты табанлы башмаклар күрергә мөмкин булган. Биш мәртәбә намазын калдырмый торган мөселманнар өчен йомшак табанлы читекләр тегелгән.

Йомшак күн итекләр хәзерге татарларның ата-бабалары тарафыннан махсус уңайлы җәяүле йөрү, озакка сузылган атлы кичүләр һәм ау өчен ясалган. Аннан соң инде алар татар кызларының һәм яшь кешеләрнең мода әйберләренә әверелә. Хатын-кыз читекләре төрле төстәге бизәкләр белән бизәлә башлай. Бүген Казан һәм Татарстан кибетләре сувенир итеп алып була.[2]

Татар милли киемнәре Татар халкының милли аяк киемнәре

Татарский энциклопедический словарь. — Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1999. — 703 с., илл. ISBN 0-9530650-3-0

Тышкы сылтамалар

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татарский национальный костюм