Татарстан Республикасының милли музее

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
ТР милли музее
Музейның төп бинасы
Музейның төп бинасы
Нигезләү датасы 1895
Урын Казан
Директор Гөлчәчәк Нәҗипова
Сайт http://www.museum.ru/M1299
Логотип Викисклада ТР милли музее Викиҗыентыкта

ТР милли музее - Татарстан Республикасының Милли музееТатарстанның фәнни-тикшеренү һәм мәдәният-агарту оешмасы, Русиянең иң зур музейларыннан берсе. 1895 елның 5 апрелендә ачыла. 1981 елдан 2005 елга кадәр милли музей 80 музейны берләштергән Татарстан музей берлегенең әйдәүче оешмасы булып тора. Бүген Казанда 12 бүлекчәсе, Югары Ослан һәм Кама Тамагы районында 2 филиалы бар.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1894 елда Казанның фән һәм сәнәгать музее буларак, тарихчы, коллекционер, төбәкне өйрәнүче А.Ф. Лихачевның (1832-1890) 40 000 саклау берәмлегеннән торучы шәхси тупланмасыннан һәм 1890 елда узган фән-сәнәгать күргәзмәсе экспонатлары нигезендә оештырыла. Казан император университеты галимнәре А.А. Штукенберг, Н.П. Загоскин, П.И. Кротов, Н.Ф. Высоцкий, Н.Ф. Катанов музейның коллекцияләрен оештыруда үз өлешен кертә. Казан шәһәренең шәхси коллекционерлары һәм хәйриячеләре И.Ф. Лихачев, Ф.А. Лихачев, В.И. Заусайлов, О.С. Александрова-Гейнс, Галимҗан Баруди, Д.И. Образцов музей фондын тулыландыра.

Казан шәһәр музееның беренче директоры (шура рәисе) (1895-1902) — Сергей Виктор улы Дьяченко (1846-1907)[1].

Исеме еш алышына: 1918Казан губернасы музее, 1921ТАССР (АТССР) Үзәк музее, 1944Татарстан АССР дәүләт музее, 1982Татарстан АССР дәүләт берләштерелгән музее, 2001 елданТатарстан Республикасының милли музее.[2]

Бинасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Кунак йорты» (рус. Гостиный двор) бинасы. 1820 ел.

Татарстанның һәм Русиянең мигъмарият һәйкәле саналучы «Кунак йорты» (рус. Гостиный двор) бинасында урнашкан. Бина турында беренче тапкыр 1556 елда телгә алына. 1770 елда мигъмар В.И. Кафтырев таштан яңадан төзи. 1800 елның июнендә мигъмар Ф.Е. Емельянов җитәкчелегендә яңартып кору эшләре башлана. Бинаны үзгәртеп корулар XIX гасыр азагында гына төгәлләнә[3]

Тупланмалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Музей фондларында 800 000 саклау берәмлеге экспонат бар. Алар туган якның тарихын, табигатен, Идел буе, Урал алды, Русия һәм дөнья халыкларының тарихын өйрәнү һәм күрсәтү өчен файдаланыла. А.Ф. Лихачевның болгар тупланмасы, Ананьино казылмалары тупланмасы, мисыр һәм антик коллекцияләре, алтын тәңкәләр тупланмасы, XVII гасырның свиткалары, XV - XX гасыр кулъязма китаплары тупланмасы, татар әдәбияты вәкилләренең шәхси әйберләре, Казан татарларының декоратив-гамәли сәнгате үрнәкләре, Г.Р. Державинның мемориаль тупланмасы, тарихи таксидермия (тат. карачкы ясау)[4] үрнәкләре тупланмасы, колибри тупланмасы, көнчыгыш нумизматикасы тупланмасы - игътибарга иң лаеклылардан.[5]

Даими эшләүче күргәзмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Күчмә күргәзмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татарстан: мәдәниятләр бердәмлеге. – Мәскәү, 2006.
  • Кышкы бәйрәмнәр традициясе. – Казан, 2006.
  • Театр чакыруы (Камал театрына 100, Качалов театрына 215, рус театрына 250 ел). – Казан, 2006.
  • Ата-бабалар чакыруы (Аучылык тарихыннан). – Казан, 2007.
  • Кытайдан Аурупага кадәр: Ефәк юлы. Ефәк сәнгатенә 5 000 ел.- Казан, 2007.
  • Музыка кораллары дөньясы. – Казан, 2007 (В.Потанин хәйрия фонды ярдәме белән).
  • Толстойлар нәселе тарихы –Русия тарихы. – Мәскәү, Пушкин музее, 2008.
  • Казан Санкт – Петербургта кунакта. Санкт –Петербург - 2008.
  • Кытайдан Аурупага кадәр: ислам дөньясы сәнгате – Казан, 2008.
  • Максим Горькийның Казан университетлары (М.Горькийга -135 ,Ф.Шаляпинга – 140) – Казан, 2008.

Белем бирү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Казан университетлары шәкертләре өчен музей практикасы (1972 елдан)
  • Музей хезмәткәрләре өчен стажировкалар
  • «Витязь» хәрби-тарих клубы (җитәкчесе – В.Хабаров)

Бүлекчәләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Үсеш проекты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2001 елда Татарстан Министрлар шурасы милли музейны үстерүнең фәнни концепиясен раслый. Аның буенча милли музей тәртипкә салынган күргәзмәләре, яңа саклау урыны, реставрация һәм сәнгать остаханәләре, интернет үзәге булган заманча эре музей үзәгенә әйләнергә тиеш була. Бинаны үзгәртеп кору 6 000 кв.м күргәзмә мәйданы ясарга мөмкинлек бирә. Гостиный дворда музейның клублары, түгәрәкләре эшчәнлеген берләштерүче мәдәният-мәгариф үзәге ачу күздә тотыла. Шунда ук 3 күргәзмә җәелдерелә:

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2006 елда В. Потанинның хәйрия фонды иганәсендә узган бөтенрусия «Үзгәрүчән дөньяда үзгәрүчән музей» конкурсында «Музей музыкасы» проекты белән җиңүче була.[6]

Музей турында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Генераль директоры – Гөлчәчәк Нәҗипова

Адресы: Татарстан, Казан шәһәре, Кремль урамы, 2

Ачылу вакыты: 05.04.1895

Бюджет статусы: РФ субъекты, мунииципаль

Оештыру-хокукый формасы: коммерцияле булмаган оешма

Оешма тибы: мәдәни-гаммәви, тикшеренү, уку-укыту

Оешманың классификациясе: универсаль

Оешманың мәйданы: күргәзмә мәйданы 5 206 кв.м; вакытлы күргәзмәләр 1 200 кв.м; саклау фонды 6 015 кв.м

Оешмага керә: архив, фәнни китапханә, реставрация остаханәләре

Югарыдагы оешма: Татарстанның мәдәният министрлыгы

Партнер-оешмалар: Манеж (Мәскәү), Башкортстанның милли музее, Яр Чаллы шәһәренең тарихы музее, өяз шәһәре музее, Болгар музей-тыюлыгы, Иске Казан музей-тыюлыгы, В.М. һәм А.М. Васнецовлар исемендәге Вятка сәнгать музее, ТР дәүләт сынлы сәнгать музее, Биләр музей-тыюлыгы, Казан кремле музей-тыюлыгы, Казан (Идел буе) федераль университетының этнография музее, Качалов театры музее, Эрмитаж-Казан үзәге,Татарстан Республикасының Милли китапханәсе, Татарстанның фәннәр академиясе, Татарстанның милли архивы, Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы, Н.И. Лобачевский исемендәге фәнни китапханә һ.б.

Саклау берәмлеге805 400; 580 085 (төп фондта)

Рәсми бит: http://www.museum.ru/M1299

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Все музеи Казани. Белешмәлек. - Казан, Заман, 2004.
  • Г.Р. Назипова, С.Ю. Измайлова. Казанский антиквариум. - Казан, Фолиантъ, 2006. В.М. Дьяконов. Моя жизнь и музей. Сорок лет участия в музейном строительстве. - Казан, "Kazan - Казань", 2006.
  • DVD-диск "Сокровища Национального музея". - Казан, 2005.
  • Г.А. Милашевский. Старая Казань. Фотопортрет. Китап - альбом. - Казан, Заман, 2005.
  • Р. Идрисова. По старым улицам казанским... Белешмәлек. - Казан, Новое знание, 2005.
  • Сбереженная память. 110 лет Национальному музею Республики Татарстан. «Казань» журналы, № 3, 2005.
  • Л. Милашевская. Зоологическая коллекция Национального музея Республики Татарстан. Позвоночные животные.Каталог. - Казан, Заман, 2003.
  • Кадырова А. Застывшая музыка Гостиного двора // Казанские ведомости. — 1993. — 3 август.
  • Музейные ежегодники. Милли музей нәшрияты.

Сылтама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гостиный двор турында РусВикипедиядә

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Мэр Дьяченко был голова. «Элита Татарстана»
  2. Валеева Л. Г. Страницы прошлого листая: Из истории Государственного объединенного музея ТАССР 1970—1980 годов. — Казань, «Kazan-Казань», 2005.
  3. Тарвердян А. Двор Гостин. Рәсми сайтта.
  4. аңлатмасы
  5. Рәсми сайттан
  6. http://museum.fondpotanin.ru/authors/656437


Казанның истәлекле урыннары
Герб Казани