Чепья «Халыклар дуслыгы» музее

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Чепья «Халыклар дуслыгы» музее latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
«Халыклар дуслыгы»
туган як тарихы
музее
Чепья музее.jpg
Нигезләү датасы 1982
Урын 422243 ТР, Балтач районы, Чепья, Ленин ур., 7.
Директор Гарифҗан Гали улы Галиев
Сайт Музей сайты
Images.png Тышкы рәсемнәр
Image-silk.png Музейдан фотосурәтләр.

«Халыклар дуслыгы» туган як тарихы музее (рус. Краеведческий музей «Дружба народов») — Татарстанның Балтач районы Чепья авылында урнашкан муниципаль мәдәният оешмасы (музей). Төбәк тарихы һәм милләтләр мәдәнияте үсеше белән таныштыра.

Филиалы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1965 елның 1 маенда нигез салына. 1967 елның 24 маенда «мәктәп музее» булып ачыла. 1977 елдан — «халык музее». Музейга нигез салучы — тарих укытучысы, Чепья мәктәбе директоры Гарифҗан Гали улы Галиев, ТАССР атказанган мәдәният хезмәткәре (1987)[1]. 1982 елдан — «Халыклар дуслыгы» туган як тарихы музее». 1989 елга хәтле җәмәгать башлангычында эшли, 1989 елның маеннанТР милли музее филиалы. 2006 елның декабреннән — муниципаль мәдәният оешмасы.

Бина[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

ТАССР мәгариф министры (1958-1976) Мирза Мәхмүтов башлангычы белән 19791981 елларда авыл үзәгендә музей өчен махсус ике катлы бина төзелгән.

Экспонатлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәйданы — 441 кв. м. 9 экспозиция-күргәзмә залы бар. Музей фондларында 20 меңнән артык экспонат, шул исәптән, палеонтология, археология тупланмалары һәм табигый фонд саклана. Экспозициядә мамонт казык теше (Шушма ярында табылган, озынлыгы — 2 м, авырлыгы — 137 кг), ук очлары, борынгы кешеләрнең сөңгеләре, таш чүкеч һәм балталар урын алган. Экспонатлар арасында — Емельян Пугачев җитәкчелегендәге крестьяннар күтәрелеше (XVIII гасыр) вакытындагы авыр тимер кистән. Экспозициядә XIX гасыр Тула самоварлары, 1820 елда Согуд Гарәбстаныннан кайткан, сары тимердән ясалган комган, XIX гасыр Швейцария сәгате һ. б. бар. «Сәүдәгәр Мортаза Мулюковның сату лавкасы» интерьеры XIX гасыр ахыры — ХХ гасыр башын искә төшерә.

Төбәк аркылы үткән Себер тракты белән бәйле бүлектә кул богавы, XIX гасыр богавы, 19051907 еллар грузин сәяси сөргеннәренең торак күренеше бар. Ватандашлар һәм Бөек Ватан сугышлары турында, Балтач районында туган Hero of the USSR.png Советлар Берлеге Каһарманнары турында мәгълүмат тупланган. Этнография комплексы татарлар, руслар, удмуртлар, марилар һ. б. халыкларның мәдәниятен һәм яшәешен яктырта. Корал тупланмасы районда төрле елларда табылган XVIIIХХ гасыр корал үрнәкләре белән таныштыра. Дөньяның 38 телендә язылган 13 томлык бәяләмә китабы бар.

Экскурсияләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Чепья авылы «Халыклар дуслыгы» музее. Казан: «Заман», 2003.
  2. Халыклар дуслыгы музее. Казан: «Отечество», 2015.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]