Беренче Россия инкыйлабы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Беренче Россия инкыйлабы latin yazuında])
(Беренче Рәсәй инкыйлабы битеннән юнәлтелде)
Беренче Россия инкыйлабы
Сурәт
Дәүләт  Россия империясе
Урын Россия
Вакыт мизгеле 22 гыйнвар 1905
Башлану вакыты 22 гыйнвар 1905
Тәмамла(н)у вакыты 16 июнь 1907
Катнашучы(лар) Россия империясе, Пүлшә социалистик фиркасе[d], Бунд[d] һәм Социал-демократия королевства Польши и Литвы[d]
 Беренче Россия инкыйлабы Викиҗыентыкта
Якобстадта чуалышлар, 1905

Беренче Россия инкыйлабы яки 1905 елгы Россия инкыйлабы1905 елның гыйнварыннан бирле 1907 елның июненә кадәр Россия империясендә узган иҗтимагый-сәяси вакыйгалар.

"Канлы якшәмбе": 1905 елның 9 гыйнварында рухани Георгий Гапон җитәкләгән эшчеләр тыныч демонстрациясен Санкт-Петербургда император гаскәрләре тарафыннан ату — массакүләм ризасызлык һәм сәяси шигарьләр астындагы чуалышларның сәбәбе була.

Шул чорда стачка-чуалышлар хәрәкәте киң колач ала, ризасызлыклар, баш күтәрүләр әрмедә һәм флотта урын ала, монархиягә каршы массакүләм чыгышлар уза.

Нәтиҗәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1905 елның 17 октябре, Илья Репин

Инкыйлаб нәтиҗәсендә 1905 елның 17 октябрендәге Манифест (бирелгән конституция) кабул ителә.

Әлеге манифест шәхес иминлеге нигезендәге ватандашлар азатлыгы, вөҗдан, сүз, җыелышлар, берлекләр иреген бирә.

Дәүләт Шурасыннан һәм Дәүләт думасыннан торган Парламент оеша.

1907 елның 3 июнендә инкыйлабтан соң реакция башлана — "3 июньдәге түнтәрелеш" уза: Дәүләт думасына сайлау кагыйдәләре монархия көчләре файдасына үзгәртелә, төбәкләрдә бирелгән ирекләр үтәлми, аграр мәсьәләсе чишелми.

Шулай итеп, Беренче Россия инкыйлабына китерелгән проблемалар, каршылыклар хәл ителмәгән һәм 1917 елгы инкыйлабына китерә.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]