Эчтәлеккә күчү

Буа туган якны өйрәнү музее

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Буа туган якны өйрәнү музее latin yazuında])
Буа туган якны өйрәнү музее
Нигезләнү датасы 15 июнь 1992[1]
Сурәт
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Идел буе федераль округы, Татарстан, Буа районы һәм Буа
Идарә итүче орган Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы
Ана ширкәт Буа районы
Бәйле оешмалар Бакый Урманче музей-йорты[2]
Рәсми ачылу датасы 22 декабрь 1994[1]
Адрес 422430, Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы, Буа шәһәре, Карл Маркс урамы, 70 йорт
Рәсми веб-сайт buinsk.tatarstan.ru/munitsipalnoe-byudzhetnoe-uchrezhdenie-buinskiy.htm(рус.)
Нинди веб-биттә тасвирланган museum.ru/m2672(рус.)
Карта

Тышкы рәсемнәр
Музейдан фотосурәтләр.

Буа туган якны өйрәнү музее (рус. Буинский краеведческий музей, ингл. Buisk local history museum) — Татарстанның Буа районы үзәге Буа шәһәрендә урнашкан муниципаль мәдәният оешмасы (музей). Буа районы һәм шәһәре тарихын чагылдыра. Музей бинасы — XIX гасыр башы гражданнар архитектурасы һәйкәле.

1992 елның 15 июнендә нигез салына. Бинада ремонт тәмамлангач, 1994 елның 24 декабрендә ачыла. Тантанада ТР Президенты М. Ш. Шәймиев катнаша[3]. Музейның беренче директоры — Илдар Исмәгыйль улы Садриев. Иҗат төркеменең җитәкчесе — Розалия Галиәкбәр кызы Гарифҗанова.

Музей урнашкан бина — эклектика стилендә XIX гасыр башында таштан салынган ике катлы бина — шәһәрдә таштан салынган беренче корылмаларның берсе. 1882 елда бина эшлекле очрашулар урыны булып хезмәт иткән. Беренче катта — Буа өязе казначейлыгы һәм исправник фатиры, икенче катта — кабул итү бүлмәсе, архив һәм өяз полициясе идарәсе урнашкан булган. 2002 елның 15 мартыннан бинада капиталь ремонт үткәрелгән (музейның икенче директоры — Рафаэль Әхмәтҗан улы Мусин җитәкчелегендә башланган). 20022006 елларда музей директоры — Гөлназ Марс кызы Сәетгәрәева[4].

1992 елның сентябрендә 1 000 эскпонатлы беренче күргәзмәләр оештырыла. Иҗат төркеме көче белән 6 күргәзмә залы барлыкка килә (хәзер 9 зал): «Шәһәрнең 1780 елдан ХХ гасыр башына кадәрге тарихы», «Дворян Ивашевлар нәселе», «Районда күмәк хуҗалыклар оешу тарихы», «С. Сәйдәшев — безнең шәһәрдә», «Буа төбәге этнографиясе» (автор - Е. И. Карташева), «Хәтер залы», «1941 – 1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы чорында шәһәрдә яшәүчеләр» (авторлар - Л. В. Милашевская, Г. А. Милашевский), «Буа: бүген һәм кичә». Бизәү эшләре өчен С. И. Матвеев («Абрис» остаханәсе) җавап бирә.

Музей фондында 8 716 берәмлек исәпләнә (3 636 төп фондта, 5 080 ярдәмче фондта), шуның эченнән Бакый Урманче һәм Борһан Шәһиди, Галимҗан Шәрәф һәм аның туганнарының шәхси әйберләре (шул исәптән, фарфор касә һәм чынаяк), Николай Угодник иконасы (XVIII гасыр ахыры) һ. б. Декабрист В. П. Ивашев туганнары асылзат Ивашевларның нәселе турында күргәзмә булдырылган.

  • Буа архитектура һәйкәлләре
  • Музейда:
Туган як табигате залы
Археология залы
Этнография залы
Дворяннар залы
1920-еллар залы
Репрессия һәм күмәкләштерү еллары залы
Бөек Ватан сугышы залы
Хәзерге заман залы
Якташлар залы
  • 1992-???? — Илдар Исмәгыйль улы Садриев
  • ????-2002 — Рафаэль Әхмәтҗан улы Мусин
  • 2002-2006 — Гөлназ Марс кызы Сәетгәрәева
  • 2006-???? — ???
  • ????-2025 — Люция Мәүләтҗан кызы Әхмәтҗанова

Танылган хезмәткәрләр

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]


  1. Буа ягым-тау ягым (төзүче И. Әхмәтҗанов). К.: ТКН, 2000. ISBN 5-298-01000-8