Борис Пастернак музее (Чистай)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Борис Пастернак музее (Чистай) latin yazuında])
Борис Пастернак музее
Сурәт
... хөрмәтенә аталган Борис Пастернак
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Чистай
Мирас статусы Төбәк әһәмиятендәге Россия мәдәни мирас объекты[d]
Карта
 Борис Пастернак музее Викиҗыентыкта

Борис Пастернак музее
Чистайда Б. Пастернак музее
Чистайда Б. Пастернак музее
Нигезләү датасы 1990
Урын ТР, Чистай, Ленин урамы, 81
Директор Любовь Демченко
Сайт http://museum.prometey.org/info;2
 Борис Пастернак музее Викиҗыентыкта

Борис Пастернакның мемориаль музее (рус. Мемориальный музей Бориса Пастернака) — Татарстанның Чистай шәһәрендә 1990 елда ачылган музей. Чистай дәүләт тарихи-архитектура һәм әдәби музей-тыюлыгының бүлекчәсе. 19411943 елларда Чистайда яшәгән рус совет шагыйре, тәрҗемәче, әдәбият өлкәсендә Нобель премиясе лауреаты (1958) Борис Леонид улы Пастернакның (18901960) тормышына һәм иҗатына багышланган. Б. Пастернакка ССРБда (РФдә) ачылган беренче дәүләт музее.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Борис Пастернакка 18 яшь. 1908

1990 елда Борис Пастернакка 100 ел тулуга багышлап, ЮНЕСКО тарафыннан «Борис Пастернак елы» игълан ителә. Чистай шәһәрендә язучы 1941 елның 18 октябреннән 1943 елның 25 июненә кадәр яшәгән йортта (Чистай, Володарский урамы, 75, хәзерге Ленин урамы, 81) аның мемориаль музеен ачу буенча эш башлана. Музейга 1990 елның 10 февралендә нигез салына. Музей рәсми рәвештә 1990 елның 12 сентябрендә ачыла. Ул — Б. Пастернакка ССРБда (РФдә) ачылган беренче дәүләт музее.

Чистайда яшәгән чорда Борис Пастернак Уильям Шекспирның «Ромео һәм Җульетта», «Антоний һәм Клеопатра» трагедияләрен тәрҗемә итә, «Һамлет»ның икенче басмасын әзерли; поляк шагыйре Ю. Словацкийның (pl) поэма һәм шигырьләрен тәрҗемә итә; үзенең «На ранних поездах» (тат. Иртәнге поездларда) җыентыгына керәчәк шигырьләрен, «Доктор Живаго» романына керәчәк «На этом свете» (тат. Бу дөньяда) пьесасын, Шекспир турында фәлсәфи мәкаләләрен һ. б. оригиналь әсәрләрен яза.

Мөһаҗирлектә яшәгән елларында Борис Пастернак Чистайны яратып өлгерә. Аның язмаларында Чистай турында язылган фикерләр еш очрый: «Чистай миңа бик охшый. Чулман буендагы күңелгә ятышлы һәм шау-шусыз шәһәр», «Барлык күңелем белән минем Чистайга һәм Оксфордка гына барасым килә» һ. б.

Музей заллары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Музейда 2015 елда ачылган «Мәңгелекнең тотыгы вакытта әсирлектә» (рус. Вечности заложник у времени в плену) экспозициясе тема-хронология принцибы буенча төзелгән һәм 6 бүлектән (6 залдан) тора. Музей күргәзмәләре фатир хуҗабикәсе Е. И. Коростылева саклаган йорт җиһазлары һәм Чистайның «Поиск» туган якны өйрәнү клубы тапкан материалларга нигезләнгән.

Беренче зал[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Б. Л. Пастернакның балачагы һәм үсмер еллары». Булачак язучының әтисе рәссам Леонид Осип улы Пастернак (18621945) һәм әнисе пианистка Роза Исидор кызы Кауфман (? — 1939), гаилә дуслары — рәссамнар Серов, Врубель, Ге, Левитан, Коровин, композиторлар А. Г. Рубинштейн, С. В. Рахманинов, А. Н. Скрябин, язучылар Лев Толстой һ. б. яшүсмернең шәхесе үсешенә зур йогынты ясыйлар. Ул күренекле рәссам да, комозитор да, фәлсәфәче дә (югары уку йортларында алган белеме буенча) була алган булыр иде, ләкин шигъриятне сайлый.

Икенче зал[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Беренче хатыны Е. Лурье һәм улы белән

«Әдәби иҗаты башлану чоры». Күргәзмә рус әдәбиятының Көмеш гасырын яктырта. 1914 елда ук Б. Пастернак Владимир Маяковский, Анна Ахматова, Николай Гумилев, Марина Цветаева, Осип Мандельштам һ. б. шагыйрьләр рәтенә (футуризм вәкиле буларак) баса. Залда Көмеш гасыр шагыйрьләренең үзләре исән вакытта басылган китаплары, документлар урын алган. Бер күргәзмә шагыйрьнең шәхси тормышы — беренче гаиләсе турында сөйли (19221931 елларда Б. Пастернак рәссам Евгения Лурье белән яши).

Өченче зал[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Шагыйрь һәм Хакимият». Күргәзмә ил һәм шагыйрь язмышындагы кискен үзгәрешләр турында сөйли. 1930 еллар башындагы кыска вакыт аралыгында Б. Пастернакның иҗаты совет хакимияте тарафыннан рәсми танылу ала. 1934 елда ул ССРБ язучылар берлегенең 1нче корылтаенда чыгыш ясый. Китаплары кат-кат нәшер ителә. Н. И. Бухарин аны «илнең иң яхшы шагыйре» дип атый. 1935 елда Б. Пастернак Парижда узган язучыларның Тынычлыкны яклау халыкара конгрессы эшендә катнаша. Шул ук елларда кулга алынган О. Э. Мандельштамны яклап чыга, Анна Ахматованың улы Лев Гумилевны төрмәдән коткаруны сорап хат яза, сәяси золымга эләккән Н. И. Бухарин белән аралашуны өзми, ССРБ язучылар берлеге идарәсе әгъзасы буларак, атып үтерелергә хөкем ителгәннәр исемлегенә кул куймый, Иосиф Сталин тарафыннан «күкләрдә яшәүче» (рус. небожитель) кушаматы тагыла. 1937 елдан Б. Пастернак иҗатын туктатып тора, бары тик тәрҗемә белән генә шөгыльләнә.

Дүртенче зал[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Чистай минем күңелемә якын» (1941-1943 елларда Чистайда яшәү чоры). Күргәзмә ике мемориаль бүлмәне (язучы яшәгән кабинет һәм кухня) били. Ташкәнтта яшәүче өлкән улы Евгенийга: «Шәһәрнең яхшы өлешендә бик яхшы бүлмәләрем, гади һәм бик сөйкемле хуҗаларым бар», дип язган (18.11.1941).

Бишенче зал[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Борис Пастернак — әдәбият өлкәсендә Нобель премиясе лауреаты». Аның төп танылган әсәре — «Доктор Живаго» романы (19451955) әдәбият өлкәсендә Нобель премиясе нә (1958) лаек була. Күргәзмәдә романның беренче тапкыр 1957 елда (Миланда, Италия) басылган нөсхәсе куелган. Әдәбият өлкәсендә Нобель премиясе (1958) лауреаты булгач, совет мәгълүмат чараларында, уку йортларында, сәнәгать оешмаларында уздырылган митингларда аны «Ватанга хыянәт итүче», «эчке мөһаҗир» дип атыйлар. ССРБ язучылар берлеге аны әгъзалыктан чыгара, шулай ук ССРБ ватандашлыгыннан чыгаруны таләп итә. Б. Пастернак «Илне ташлап китү — миңа үлем белән бер», дип, Никита Хрущев исеменә хат яза. Сәяси элита романнан баш тартуны таләп итә, ләкин автор моңа риза булмый. Шулай да компромисска бара: премиядән баш тарта. Нобель премиясе комитеты премияне тапшыруны кичектереп торырга карар итә. 1989 елның 10 декабрендә Стокгольмдә премиянең медале өлкән улы Е. Б. Пастернакка тапшырыла.[1]

Алтынчы зал[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Борис Пастернакның иҗатын һәм шәхесен мәңгеләштерү»гә багышланган.

Бина[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

XIX гасыр ахыры — XX гасыр башында шәһәр утары тибында төзелгән йорт.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Чистопольские страницы. К.: ТКН, 1987.
  2. Любовь Демченко. «Привлечь к себе любовь пространства...» «Мәгариф», 2018 ел, июнь, 94-97 битләр.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Нобелевская премия Пастернака. Воспоминания сына. 2018 елның 25 июнь көнендә архивланган. Электронная библиотека «Наука и техника»