Николай Лобачевский музее (Казан)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Николай Лобачевский музее (Казан) latin yazuında])
Казан университетының
Н. И. Лобачевский музее
КФУ. Төп бина
КФУ. Төп бина
Нигезләү датасы 2016
Урын 420008 Казан, Кирмән урамы, 18, 2нче корпус
Директор Свелана Фролова,
Артем Казаков (Н. И. Лобачевский музее буенча белгеч)
Сайт muzej-n-i-lobachevskogo

Николай Лобачевский музее, Казан университеты тарихы музееның Н. И. Лобачевский музее (рус. музей Николая Лобачевского, музей Н. И. Лобачевского Музея истории КФУ) — Казанда 2016 елда ачылган музей. 1827—1846 елларда Казан император университеты ректоры Н. И. Лобачевскийның (17921856) тормышын һәм гыйльми эшчәнлеген яктырта. Музей заллары галим гаиләсе белән 1827—1845 елларда яшәгән Ректор йортының 2нче катында урнашкан.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Лев Крюков. «Н. И. Лобачевский портреты». 1843
Ректор йорты. Музей 2нче катта урнашкан

.

Евклидча булмаган геометрияне барлыкка китерүче Н. И. Лобачевскийга беренче тапкыр музей ачу фикере 1942 елда туа. Математиклар Петр Широков (1895—1944) һәм Николай Чеботарёв (1894—1947) галимнең 150 еллык юбилеена Казан университетында аның музеен булдыру идеясен күтәрәләр.

1991 елда университет башлангычы белән ТАССР министрлар шурасы Ректор йортында («комендант йорты») галимнең музеен оештыру турында карар кабул итә. Музей өчен 2нче каттагы почмак бүлмәдә урын табыла. Әмма төзәтү-яңарту эшләренә акча табылмау сәбәпле, музей ачылмый кала. Музей оештыру идеясенә 14 елдан гына әйләнеп кайталар.

КФУ ректоры Илшат Гафуров 2017 елны «Николай Лобачевский елы» дип игълан итә. 2016 елның 1 декабрендә, галимнең 225 еллыгына Николай Лобачевский музее ачыла[1].

Музей заллары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Музей берничә бүлектән (залдан) тора. Беренче бүлектә Лобачевскийның ата-анасы һәм ир туганнары, гаиләсе һәм варислары турында сөйләнә. Педагогик, административ һәм иҗтимагый эшчәнлеге яктыртыла.

Галим-ректорның эш кабинетының бер өлеше торгызылган. Биредә галимнең документлары, кайбер шәхси әйберләре күрсәтелә.

Нәевклид геометриясе залы. Нәевклид геометриясенең барлыкка килү тарихы ачыла. Биредә шулай ук Казан университетына дөньякүләм шөһрәт китергән математик һәм геометрларның шәхси әйберләре куелган.

Бер залда Н. И. Лобачевский йортының кабул итүләр өчен кулланылган Зәңгәр кунак бүлмәсе мохите торгызылган. Биредә халыкара Лобачевский бәйгесе һәм премиясе тарихы турында сөйләнелә һәм Лобачевский премиясе лауреатлары турында мәгълүмат китерелә.

Музейның соңгы залы — Геометрия кабинетының 100 еллык китапханәсе. Н. И. Лобачевский исән чагында басылган рус һәм чит телләрдәге китаплардан башка, биредә «Казан университетының Физика-математика җәмгыяте хәбәрләре»нең тулы җыелмасы урын алган.

Күргәзмәләр залы 3 бүлмәгә урнашкан. Яңа күргәзмә «Н. И. Лобачевскийның замандашлары» дип атала. Биредә КФУ музейларыннан, ТР милли музееннан, Татарстанның сынлы сәнгать музееннан китерелгән экспонатлар (XIX гасырның II яртысы Казан күренешләре, Н. И. Лобачевскийның хезмәттәшләре һәм шәкертләре - Иосиф Больцани, Николай Зинин, Александр Попов, Эраст Янишевский портретлары һ. б.) күрсәтелә.

Кайбер экспонатлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Н. И. Лобачевскийның дворянлык гербы
  • Николай Лобачевскийның эш өстәле. Музейга КФУның Математика һәм механика институты тапшырган. Өстәл артында геометрия кафедрасы мөдирләре утырып эшләгән.
  • Лобачевскийның мөһере. Француз керәстиян кызы бюсты формасында бронзадан алтын-көмеш йөгертеп эшләнгән (университет гербы булган) мөһер XIX гасырның I яртысында булдырылган. Мөһернең әйләнәсендә галимнең дворянлык гербы символлары — алты кырлы йолдыз, корт, ук, дага кырып ясалган.
  • Н. И. Лобачевскийның профессор Э. А. Эверсманга (1794—1860) язган хаты.
  • Гаусс медале. 1842 елда Н. И. Лобачевскийны Гөттинген король җәмгыятенең мөхбир-әгъзасы итеп сайлыйлар. Шуның билгесе итеп әлеге җәмгыять Казанга Гаусс профиле төшерелгән көмеш һәм бронза медальләр җибәрә.

Атнаның якшәмбедән башка көннәрендә 9-18 сәгатьләрдә ачык. Киләсеңне алдан хәбәр итәргә кирәк. КФУ хезмәткәрләре һәм студентларыннан башкаларга, төркемнәргә керү түләүле. Телефоны: +7(843) 238-15-73.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. М. М. Шарипов. Познавательный путеводитель по Казани. К.: «Скрипта», 2015. ISBN 978-5-99008-642-5

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Алмас Загрутдинов. Новое место. Музей Лобачевского в Ректорском доме КФУ. Интернет-журнал «Инде»
Казанның истәлекле урыннары
Герб Казани
Герб Казани