Алексеевское Сугыш даны музее
Алексеевское Сугыш даны музее | |
Дәүләт | Россия |
---|---|
Административ-территориаль берәмлек | Алексеевское |
Алексеевское Сугыш даны музее | |
---|---|
Нигезләү датасы | 2010 |
Урын | 422900 ТР, Алексеевск районы, Алексеевское, Ленин ур., 33. |
Директор | Ольга Герман кызы Кладова |
Сайт | Музей сайты |
Тышкы рәсемнәр | |
---|---|
Музейдан фотосурәтләр |
Алексеевское Сугыш даны музее (рус. Алексеевский музей боевой славы) – Татарстанның Алексеевск районы үзәге Алексеевское шәһәр тибындагы бистәсендә урнашкан муниципаль мәдәният оешмасы (музей). Алексеевск районының В. И. Абрамов исемендәге Туган як музее филиалы. ХХ гасырда — XXI гасыр башында алексеевскилыларның локаль сугыш конфликтларында катнашуы турында сөйли.
Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Алексеевск районы Әфган сугышы инвалидлары иҗтимагый оешмасы (җитәкчесе Николай Гордеев) әгъзалары башлангычы белән 2010 елда оештырыла. Музей ачу өчен ТР министрлар кабинетының 150 мең сумлык грантын оту да ярдәм итә[1]. Әлеге акчага стендлар, витриналар, муляжлар сатып алына. Музей оештыру өчен Алексеевск районы башлыгы ярдәме белән бистә балалар сәнгать мәктәбендә [2] иркен бүлмә бирелә. Районның сәнәгать оешмалары, шәхси эшмәкәрләр факс, фотоаппарат, компьютер, принтер, компьютер өстәле, фоторамкалар алырга ярдәм итә.
Музей экспонатлары ХХ гасырда – XXI гасыр башында алексеевскилыларның локаль сугыш конфликтларында (бигрәк тә, Әфган, Төньяк Кавказ - Чечня сугышларында) катнашуы турында сөйли. Локаль сугыш конфликтларында катнашучыларның картотекасы алып барыла.
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Музей боевой славы. Сайт Союза ветеранов РТ(рус.)
- Музей родного края имени В. И. Абрамова Алексеевского района. Музеи России(рус.)
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ Ирина Чудновская. Музей – место памяти и связи с будущим. «Моя газета. Татарстан»(рус.)
- ↑ Алексеевское балалар сәнгать мәктәбенең «Татарстан Республикасында электрон мәгариф» порталындагы сәхифәсе, archived from the original on 2019-07-11, retrieved 2019-07-11