Кама аръягы һәм Нурлат шәһәре тарихы төбәк музее

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кама аръягы һәм Нурлат шәһәре тарихы төбәк музее latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Кама аръягы һәм Норлат тарихы музее
Музей урнашкан Норлат мәдәният сарае
Музей урнашкан Норлат мәдәният сарае
Нигезләү датасы 2002
Урын 423040 ТР, Норлат, Мәктәп ур., 3.
Директор Флюра Җамал кызы Морзаханова
Сайт Музей сайты
Images.png Тышкы рәсемнәр
Image-silk.png Музейдан фотосурәтләр.

Кама аръягы һәм Нурлат шәһәре тарихы төбәк музее (рус. Региональный музей истории Закамья и города Нурлат) — Татарстанның Норлат шәһәрендә урнашкан муниципаль мәдәният оешмасы (музей). Норлат шәһәре һәм районы тарихы, биредә яшәүче халыкларның тормышы, көнкүреше, гореф-гадәтләре, мәдәнияте белән таныштыра.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Музей, «Норлат районы тарих һәм туган якны өйрәнү музее» буларак, 2002 елның июнендә ачыла. 2003 елның декабрендә «Кама аръягы һәм Норлат шәһәре тарихы музее» исеме белән төбәк музее статусын ала. 2009 елда, Норлат шәһәренең 100 еллыгына, музейда экспозиция төзү тәмамлана[1].

Бина[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Музей 2002 елда төзекләндерелгән Норлат шәһәре мәдәният сараеның икенче катында һәм өченче катның бер өлешендә урнашкан[2].

Экспонатлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәйданы — 1 232 кв. м. Музей фондында 8 мең саклау берәмлеге. Музей экспозициясендә норлатлыларның Бөек Ватан сугышындагы батырлыгы, сугыштан соң Норлатта сәнәгать оешмалары төзелү, Норлат районында туып-үскән нефтьчеләр һ. б. танылган шәхесләр (галимнәр, шагыйрьләр, рәссамнар һ. б.), Норлат районының археология һәм архитектура һәйкәлләре турында мәгълүмат бар. «Хәрби Дан» аерым экспозициясе дүрт Hero of the USSR Gold Star.png Советлар Берлеге Каһарманы, Hero of the Russian Federation medal.png РФ Каһарманы һәм ике OrderofGlory.png Дан орденының тулы кавалеры турында сөйли. Бөек Ватан сугышы вакытында станциядә урнашкан хәрби завод һәм 3654нче эвакогоспиталь турында мәгълүмат тупланган.

Аерым күргәзмә Яңа Иглайда туган ССРБ җыелма командасының атаклы футболчысы Галимҗан Хөсәеновка багышланган.

Музей заллары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Норлат шәһәре һәм Норлат районы тарихы. Залда «Хәрби Дан» аерым экспозициясе бар.
  • Районда авыл хуҗалыгы
  • Табигать
  • Археология һәм этнография
  • «Без барыбыз да бераз атлар»
  • Норлат районы спортчылары һәм спорт казанышлары

Экскурсияләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Кечкенә будкадан, корыч мичтән башлангыч алдың, Норлат. Норлат тимер юл станциясе оешу һәм аның республика әһәмиятендәге шәһәргә әверелү, 1930 елда Октябрь районы һәм (ТАССР да беренче) Октябрь МТС барлыкка килү тарихы.
  • Идел буе халыклары тормышы һәм көнкүреше. Норлат шәһәре һәм районы тарихы, биредә яшәгән халыкларның тормышы, көнкүреше, гореф-гадәтләре, мәдәнияте белән танышу.
  • Ерак сугыш авазы. Норлат Бөек Ватан сугышы вакытында.
  • Спорт - сәламәт тормыш образы. Төрле спорт төрләрендә уңыш казанган спортчылар турында мәгълүмат белән танышу.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]