Миңгәр сынлы сәнгать музее
Миңгәр сынлы сәнгать музее | |
---|---|
Файл:.jpg | |
Нигезләү датасы | 2023 |
Урын | 422057 ТР, Саба районы, Миңгәр |
Директор | Фәйзрахман Камал |
Миңгәр сынлы сәнгать музее (рус. Музей изобразительного искусства в с.Мингер) – Татарстанның Саба муниципаль районы Тимершык авыл җирлегенә керүче Миңгәр авылында 2023 елның гыйнварында ачылган дәүләтнеке булмаган мәдәният оешмасы (музей).
![]() | |
---|---|
![]() |
Мингер авылында сынлы сәнгать музеен ачу күренешләре. |
Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Авылда сынлы сәнгать музее ачылу 2021 елда Миңгәргә Санкт-Петербургтан кайтып төпләнгән күренекле рәссам, скульптор, журналист, кинорежиссер Фәйзрахман Камал исеме белән бәйле. Утыз ел читтә яшәгән Фәйзрахман Камал (1960 елда Чакмагыш районында туган[1]) ― К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының баш дирижеры, композитор Ильяс Камалның, әдәбиятта үз юлын салып килүче Салават Камаловның[2] әтисе.
Ф. Камалов Миңгәргә кайткач, иске мәктәп бинасында остаханә ачып җибәрә.[3]
Аның бер өлешендә Ф. Камалов үзе иҗат иткән сувенир сынчыклар, майлы буяу белән ясалган картиналар һәм рәссамга төрле илләрнең күренекле осталары бүләк иткән сурәтләр урын алган, икенче өлешендә Ф. Камаловның туганы ― лицей мөгаллимәсе, скульптура остасы Раушания Габидуллина-Төхфәтуллинаның (Толбазы)[4] кул эшләре урын алган.
2023 елның башында Татарстанның халык рәссамы Мөдәррис Минһаҗев башлангычы белән авылда кырыклап рәссам катнашында зур пленэр үтә. Татарстанның төрле районнарыннан, Башкортстаннан, Чуашстаннан, Киров өлкәсеннән, Череповец шәһәреннән килгән рәссамнар ике атна дәвамында йөзләгән этюд, картина иҗат итә, шуларның кырыклабы Миңгәр музеена тапшырылган.
Киләчәктә музей-остаханә базасында Миңгәрдә рәсем (сынлы сәнгать) мәктәбе ачу күздә тотыла. Авылда мәдәниятне күтәрүдә зур өлеш кертүче ― Саба районы Тимершык авылында туган эшмәкәр, җәмәгать эшлеклесе, Россия Көрәш федерациясе президенты Җәүдәт Миннәхмәтов. [5]
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ Прямой эфир с Файзрахман Камаловым и Ильнуром Ярхамовым
- ↑ Салават Камалов ВКонтакте
- ↑ Самир Закиров. Мастерская профессионального художника, скульптора Файзрахмана Камалова. Культурный дневник школьника, 27.11.2022
- ↑ Раушания Габидуллина ВКонтакте
- ↑ Миләүшә Галиуллина. Миңгәрдә ― сәнгать музее. Мәдәни Җомга, 17.02.2023, 12-13нче бит.
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Открытие музея изобразительного искусства в с.Мингер. Сабинский муниципальный район. 23.01.2023
- Саба районында чишмәләргә бай Миңгәр авылы бар... – YouTube, 16:54 (Фәйзрахман Камал 10:37 дә сөйли)